Тукай-безнең күңелләрдә. Дәрес конспекты. 3 класс

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Тукай- безнең күңелләрдә

Максат: Габдулла Тукай турында белемнәрне ныгыту; шигырьләренә карата кызыксыну уяту; фикерләү,иҗади сәләтләрен һәм сөйләм телен, үстерү.

Дәрес барышы

Хәерле көн укучылар, килгән кунаклар!

Туган илкәй! Иң аһәңле назлы исем

Сизәм анда болыннарның татлы исен

Ишетәм анда яфракларның серле шавын

Тау астыннан салкын чишмә чылтыравын

Туган илкәй! Бу исемдә язгы таңнар,

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.

Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем

Туган халкым,туган илем,туган телем.

Туган илебезгә,туган телебезгә дан җырлаган шигырь юллары белән әдәби уку дәресебезне башлыйбыз.

Йөрәкләрне дәртләндереп,

Тирә- якны ямьгә күмеп

Шаулап- гөрләп яз килә...

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп,бозлар агып киткәч,агачлар һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез туган.Ә шагыйрьнең кем икәнен белү өчен безгә табышмаклар чишәргә кирәк.Табышмакларның җавапларын алдыбыздагы кәгазьләргә язып барабыз.Кызыл төс белән булган җавапларны бер баганага, яшел төс белән белән булган җавапларны икенче баганага язабыз

Һәр сүздән бер хәреф алып сүзләр җыябыз.

Язгы матур көндә кем туган икән?

Укучылыр җавабы: Габдулла Тукай

Слай№1,2 Дәресебезнең темасы: Тукай- безнең күңелләрдә.Максатыбыз:Габдулла Тукай турында белемнәрне ныгыту; шигырьләренә карата кызыксыну уяту; фикерләү,иҗади сәләтләрен һәм сөйләм телен, үстерү.

Укучылар без дәреслектәге Тукайга багышланган бүлекне йомгаклыйбыз,әйдәгез әле искә төшереп үтик, кем ул Тукай?

Слайд №3,4,5. 1нче укучы экрандагы слайд буенча сөйли

1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә бәләкәй Тукай дөньяга килә.Малай туып дүрт ай ярым вакыт үткәч әтисе үлеп китә.Тол калган Мәмдүдәне Сасна мулласынакияүгә бирәләр.Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь карчыгына асрамага калдыралар.Әнә шуннан шагыйрьнең авыр,газаплы тормышы башлана.

Слайд №6.2 нче укучы сөйли

Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга "әни"дип дәшеп караганы булмагандыр.Габдулла әнә шундый язмыш кичерә.Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра,ләкин бу рәхәт озакка бармый ,әнисе үлеп китә дә Габдулла дөм ятим кала.

Слайд №7. 3нче укучы сөйли

Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә,Габдулланың әнисенең әтисенә кайтарып куя.Монда исә үги әби, күп балалы гаилә."Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга,мине- еласам юатучы,иркәләним дисәм сөюче, ашыйсым- эчәсем килсә кызганучы бер дә булмаган.Мине эткәннәр дә төрткәннәр.

Слайд №8,9 4 нче укучы сөйли

Ә бервакыт баланы Казанга баручы бер ямщикка утыртып ерак, билгесез сәфәргә озаталар.Ямщик исә Печән базарына килгәч: " Асрамага бала бирәм,кем ала?"-дип кычкырып йөри.Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый беләнГазизә абыстай шулай итеп малайлы булалар.

Слайд№10. 5нче укучы сөйли

Бу гаиләдә 2 ел яшәгәч әти-әнисе авырып китә.Үзебез үлгәч бу бала кем кулына калыр дип малайны яңадан Өчилегә озаталар

Слайд№11. 6 нчы укучы сөйли

"Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу гаиләнең мине ничек каршы алуын уйлап белергә мөмкин"-дип, искә ала Тукай.Тырыша торгач Габдулланы Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыка озаталар.

Слайд№12. Укытучы сөйли

Оядан-ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши,хәтта сабакка йөри башлый.Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен рухи байлык туплый.Кырлай малайлары белән бергә ат сакларга барулар, су коенулар,учаклы,әкиятле сихри төннәре сизгер күңелле баланың ятимлек ,каһәр белән имгәтелгән рухын баеталар.Кырлай авылы Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе.

Без беренче сыйныфтан ук ярткан шагыйребезнең бик күп шигырьләрен өйрәндек, әкиятләрен укыдык. Аның балалар өчен язылган шигырьләрендә татар халкының искиткеч бай тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге, намусы,вөҗданы,әдәбе,әхлагы чагылыш тапты.

Ә хәзер өйрәнгән шигырьләрне сөйлибез.

(Укучылар Тукай шигырьләрен сөйлиләр)

Туган җир,туган авыл- һәрберебезнең чишмә башы,беренче мәртәбә яшел чирәменә аяк баскан һәм йөрәккә мәңгегә уелып калган урын. Ә хәзер Габдулла Тукайның "Туган авыл" шигырен тыңлыйбыз.(Укытучы шигырьне яттан сөйли)

Шагыйрь шушы юллар аша безнең күңелләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уята һәм бернинди кыйммәтләргә дә алыштырып булмый торган туган җиргә мәхәббәт,бирелгәнлек тәрбияли.Әйдәгез, без дә туган авылыбыз турында сөйләп үтик әле.(Укучылар өйгә бирелгән "Туган авылым" дигән темага иҗади эшләрен укыйлар)

2013 нче ел Татарстанда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак билгеләп үтелде.Ә без үзебезнең тирә-юнебезнең чисталыгын,әйләнә- тирә мохитебезне саклау өчен нәрсә эшли алабыз?

(Укучылар фикере тыңлана)

Физкультминут

Гөрләвекләр агалар Инешләрдә коена

Күктә кояш елмая Канатланып үрдәк, каз

Каңгылдашып торналар Җирне яшәртеп безгә

Тезелеп үтте бая. Гөлләр алып килә яз.

Кем генә балачакта Тукайның "Шүрәле","Су анасы" әкиятләрен укып шомланмаган.Бу әкиятләр безнең өчен тәрбия дәресе.Ә сез укучылар,бу әкиятләрләрдән нинди нәтиҗә ясыйсыз?

(Укучылар фикере тыңлана)

"Шүрәле" әкияте безне кыю,батыр булырга,курыкмаска өйрәтә."Су анасы" әкияте кеше әйберенә сораусыз тияргә, алдашырга ярамаганлыкны без тарак урлаган малайның кичерешләрен үз йөрәгебез ашаүткәреп аңлыйбыз.Тукай безгә тормыш дәресләре,тормыш сабаклары бирүчебөек мөгаллим.

Ә без укучылар Тукай шигырьләрен беләбез микән?

(Экрандагы презентация буенча тест биремнәре,табышмаклар чишү)

Дәреслек белән эш. Шагыйрьләрнең Тукайга багышлап язган шигырьләрен уку.

Йомгаклау.

Табигатьнең иң матур мизгеле -яз безгә Тукайны биргән булса,шушы ук матур яз мизгелләре аны безнең арадан алып та киткән.1913 нче елның 15 нче апрелендә Габдулла Тукай үлгән. Быел Тукай үлгәнгә100 ел. Һәр елны 26 нчы апрельдә татар дөньясында шигырь бәйрәме уздырыла,күренекле шәхесләребезгә Тукай премиясе бирелә.

Өй эше . Шигырь язып карарга

Билгеләр кую.

© 2010-2022