Поурочный план по ОРКСЭ

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең темасы:Дини йолалар һәм горф- гадәләр.

Максат:

-укучыларны төрле диндәге халыкларның гореф- гадәтләре белән танныштыру.

Бурычлар: - Төрле диндәге халыкларның гореф- гадәтләрдә уртак һәм аермалы якларын табу.

-Төрле диндәге халыкларның горф- гадәләре һәм йолаларына,мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү.

-Укучыларның сөйләм һәм аралашу осталыкларын үстерү.

Дәрес тибы:Яңа материалны үзләштерү.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Азан,колокол тавышларын тыңлау.

-Сез үзегезне кайда дип хис иттегез?

-Чиркәү һәм мәчет кайсы дингә кагылышлы?

- Чиркәү һәм мәчеткә кергәч нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш?

Слайд 1,2,3,

  1. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

"Кем тизрәк" уены. Укучыларга сүзләр язылган карточкалар бирелә. Аларның кайсы дингә каралганын белергә һәм дөрес итеп урнаштырырга.

Сүзләр: икона,мәчет, чукыну, тәре,имам,мулла,чиркәү,тәсбих,намаз,Библия, мөселман.Җаваплар слайд буенча тикшерелә. Слайд 4.

Тест белән эш.

1.Борынгы кешеләр ауга чыгу алдыннан нинди йола башкарганнар?

А) Сәдака биргәннәр.

Б)Мәгарәдә ташка рәсем ясаганнар.

В) Табын әзерләгәннәр.

2. Ислам динен тотучыларның күмәк гыйбадәт кылу урыны?

А)Клуб.

Б)Мәчет.

В) Мәктәп.

3. Чукындыру йоласы вакытында кешене ничә тапкыр суга чумдыралар?

А) 5

Б) 1

В) 3

4. Кайсы йола ислам диненә генә карый?

А)Никахлашу.

Б) Күмү йоласы.

В) Сөннәткә утырту.

5.Атнаның кайсы көне мөселманнарда изге,олы көн дип санала?

А) Пәнҗешәмбе.

Б) Җомга.

В) Якшәмбе.

III.Яңа белем күнекмәләр бирү.

Россия дәүләте күпмилләтле дәүләт. Төрле милләт халыклары илебездә бербөтен гаилә булып яшиләр. Бер - берсенең гореф гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен,кайгы шатлыкларын уртаклашып,бергә эшләп,бәйрәм итеп,дус,тату яшиләр. Мин сезгә гореф-гадәт,йола дидем,нәрсә соң ул ? Слайд 7

Гореф -гадәтләр,йолалар бик борынгы заманнарда ук. Кешеләр ыруг кабиләләр булып яшәгәндә үк барлыкка килгәннәр.Бу турыда мәгарәләрдә, тау куышларында ташка чокып ясалган рәсемнәр сөйли . Слайд 8-9

  • Ни өчен борыгы кешеләр бу рәсемнәрне ясаган дип уйлыйсыз?

  • 1 укучы.Борынгы кешеләр өчен мәгарәләрдә ташка чокып рәсемнәр ясау гади күренеш кенә булмаган.алар аучылык белән шөгылләнгән.Ауга чыгар алдыннан, чит күзләрдән качып,йола башкарганнар.Узләре ауларга теләгән хайван сүрәтләрен ясагганнар,ау өчен кулланыла торган коралларны сүрәтләгәннәр. Шулай итеп,эшләрнең уңышлы булачагына ышандырганнар.Йолалар торган саен катлаулана барган.Кешеләр Алланың ризалыгына ирешергә омтылганнар,аннан уңыш,байлык сораганнар,гыйбадәт кылганнар. Слайд 10-12

  • Йолалар ике төргә бүленә? Слайд 13

  • Йолалар ике төргә бүленә?

  1. Ислам дине йолалары:Слайд 14-18

-Исем кую

-Туй мәҗлесләре уздыру (никахлашу);

-Соңгы юлга озату;

-Сөннәткә утырту;

2.Христиан дине йолалары: Слайд 19-21

-Чукындыру;

-Өлеш алу;

-Никахлашу;

3. Иудаизм динендә йола һәм гореф -гадәтләр. Слайд22-26

-Шимбә көнне яки шабатны олылау йоласы;

- Яңа елны аршылау бәйрәмендә балга алма турап ашау;

-бәйрәм уңаеннан гыйбадәт кылулар алдыннан тәкә мөгезе кычкырту- тәүбәгә килү вакытын искәртү йоласы.

-Гөнахлар өчен түләү катгый ураза тоту йоласы.

4. Будда динендә йолалары. Слайд 27-28

-Яңа ел бәйрәменә 1 көн кала Сор,ягъни явыз көчләрне куа торган тылсымлы конус яндырыла.Бу көнне иске,кирәксез әйберләрне яндыру,чәчәкләр белән бизәү гадәте.

- Вафат булган кешеләрне искә алу ;

Йомгаклау;

  • Укучылар ,төрле милләт халыкларының гореф гадәтләрен белә ,өйрәнү безгә ни өчен кирәк?

  • Китап белән эш. 18 бит.

  • Кроссворд чишү.

  • Таблица тутыру,барлык диннәрнең гореф- гадәтләре.

Йомгаклау.



© 2010-2022