Конспект классного часа «Дуслык»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

"Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе"





Сыйныф сәгате

"Дуслык"



Сыйныф җитәкчесе:

Вәлиуллина Фәрдия Рафисовна,

I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы




2014


Тема: Дуслык

Максат: Дуслык турында фикер алышырга өйрәтү.

Дуслыкны саклый белергә, дус була белергә өйрәтү.

Дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү. Материал: Р.Вәлиева "Кыңгырау чәчәк", бала.рф "Чукмар белән тукмар" әкияте, mon.tatarstan.ru/ Рөстәм Мингалим "Дусларың гына булсын".
Җиһазлау: музыкаль үзәк, ноутбук, прекцион аппарат, презентация, әкият геройлары рәсемнәре, мәсьәләләр һәм мәкальләр язылган карточкалар, ромашка таҗлары, Әмир рәсеме, фломастерлар, альбом битләре, Куиз-Куиз-Трэйд өчен язылган карточкалар, кулланмалар .

План - конспект -Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! ( слайд 1.) -Әйдәгез, хәзер бер-беребезгә карап елмайыйк та утырыйк. Тәрбия сәгатебезнең темасын ачыклар өчен без сезнең белән Резеда Вәлиеваның "Кыңгырау чәчәк" әкиятеннән бер өзек тыңлап китәрбез. Бу әкияттә нәрсә турында сүз бара икән? (Тыңлыйлар) (бала.рф) (слайд 2) -Бу әкияттә нәрсә турында сүз бара? -Бу әкияттә дуслык турында сүз бара. ... . -Димәк, без бүген дуслык ( слайд 3.) турында сөйләшербез. Кыңгырау чәчәккә дә ярдәм итәрбез. Дуслыкның нәрсә икәнлеген ачыкларбыз, дуслык кагыйдәләрен, дусларның кайчак сыналасын белербез. Мин ышанам, сезнең дусларыгыз бик күп. Бүгеннән соң сез үзегезгә чын дусларны сайлый алырсыз дип уйлыйм.

- Ә нәрсә соң ул дуслык? Дуслык нәрсәгә ярдәм итә? Мин сезгә бу сорауларга җавапны төркемдә тикшерергә тәкъдим итәм. Сингл Раунд Робин (по кругу 1 раз) 2нче укучы башлый . (сөйләшәләр) (слайд 4- кара экран)

-Ә хәзер зур бантиклы укучы җавап бирә.

-Дуслык - ул яхшылык, игътибарлылык, кайгыны, шатлыкны уртаклашу.....

-Ә дус дип без нинди кешегә әйтә алабыз?

-Дус синең өчен шатлана, борчыла, хәлеңгә керә, ярдәм итә, кирәк вакытта аңлата, дөресен әйтә, син аңа ышанасың, сереңне сөйлисең, .... -Әйе, укучылар, нинди матур сүз. Әйтү белән сиңа уйнарга бик күңелле булган дустыңны, мультфильм, әкият геройларын искә төшерәсең. Дус - ул сиңа һәрвакытта да ярдәмгә килүче әниең, әтиең. Дус - ул яраткан китабың, аны укыган саен укыйсы килә. Дус - ул сине белем иленең серләренә төшендерүче укытучың. Дус - ул колаклары өзелгән, сиңа авыр вакытта зарыңны тыңлаучы яраткан йомшак уенчыгың. Дуслык - ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу - зур байлык.


-Ә хәзер дуслык турында бер шигырь тыңлап китик. (1 укучы сөйли) Егылсаң торып була, Торсаң йөгереп була, Йөгерсәң җитеп була- Дусларың гына булсын!
Сөйләшеп, уйнап була, Күп нәрсә белеп була, Шаярып, көлеп була- Дусларың гына булсын. - Мин сезгә бер уен тәкъдим итәм Фо Бокс Синектикс. Сезнең алдыгызда кәгазьләр. Сез аны 2 гә бөкләгез, ә хәзер яңадан 2 гә бөклибез. Уртада квадрат ясыйбыз. Кәгазьне ачабыз һәм эзләр буенча сызабыз. Сезнең һәрберегез җансыз предметлар ясарга тиеш, шуларның берсе хәрәкәт итә торган булырга тиеш. (ясыйлар) Ә хәзер уртадагы квадратка дуслык дип языгыз. Сез бу рәсемнәрне дуслык сүзе белән ничек бәйли алыр идегез? Әйдәгез уйлап карагыз әле. Ә хәзер Сингл Раунд Робин (по кругу 1 раз) Иң ошаган рәсемне сайлап Айзат башлый. (укучылар үзара сөйләшәләр, ахырыдан 1 укучы әйтә) -Ә хәзер Тимур башлый. -Мин дуслыкны самолетка ошатам, чөнки ул дус булганда гына югарыга менеп була. Кояш -ул һәрвакыт җылытып тора, дусларның юлларын яктырта. Өй - чөнки дус булсаң, бердәм булсаң гына бергә яшәп була. Алма - чөнки дуслык кына татлы була. Йолдыз - чөнки дуслар булса гына янып яшәп була. -Бик яхшы, укучылар. Дуслыкны күп нәрсәләргә ошатып була. Бердәм, дус булсак кына без күп нәрсәләр эшли алырбыз. "Шалкан" әкиятен генә искә төшерик. Алар шалканны ничек тартып чыгардылар? (слайд 5) -Бердәм булгач кына алар шалканны тартып чыгара алдылар. -Ә менә Иван Андреевич Крыловның "Аккош, Чуртан һәм Кысла" мәсәлендә йөкне урыннан ни өчен кузгалта алмадылар? (слайд 5) -Бердәм булмагач, бергә киңәшмәгәч йөк урныннан кузгалмады. -Ә сезнең дуслык турында тагын нинди әкиятләр, хикәяләр укыганыгыз бар? (Фәнис Яруллин "Иң бәхетле көн" (Кар кызы белән юаш малай дуслыгы), Резеда Вәлиева "Ак песи" (сары песи белән кара көчек дуслыгы), Нәби Дәүли "Дуслар" (Барлас белән Агат кушаматлы ат дуслыгы), Әмин Раков "Дуслык" (дуслык ярдәме), Әхсән Баян "Эт янында тиеннәр" ( эт белән тиен балалары дуслыгы), Әхсән Баян "Чебешләре хакына" ( эт белән чуарт тавык дуслыгы ). (слайд 6-кара экран) -Ә хәзер "Дусларны тап" уенын уйнап алабыз. Мин сезгә әкият геройлары рәсемнәрен биреп чыгам. Сез аларның дусларын табып, парлашырга тиеш. -Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер парлап эшлибез, берничә мәсьәлә чишеп китик. Әгәр шундый хәлдә калсагыз, нишләр идегез? ( һәр парга 1 мәсьәлә бирәм). Уйлап карагыз әле. 1. Синең дустың өй эшен хәзерләп килмәгән, күчерергә сорап тора. Син нишлисең? 2.Синең дустың сөйләшкәндә начар сүзләр куллана. Син нишлисең? 3.Синең дустың начарырак укый башлады, чирегенә дә "3"ле билгеләре чыга. Сиңа аның белән уйнамаска да кушалар. Син нишләрсең бу очракта?
-Бик яхшы, укучылар. Димәк дуслык ул иң авыр вакытта сынала икән. -Укучылар, ә сезнең үзегезнең дусларыгыз бармы соң? Әйдәгез алар турында тыңлап китик әле. (Укучылар үзләре язып килгән хикәяләрне укыйлар, презентацияләрен күрсәтәләр)
-Укучылар, мин сезне татар халык мәкальләре белән таныштырырмын дип мәкальләр әзерләп куйган идем, Әмир ялгыш аларны бутап бетергән. Миңа шуларны җыярга ярдәм итмәссезме? Эшләргә җиңелрәк булсын өчен бер уен тәкъдим итәм Куиз-Куиз-Трэйд (сорауларга җавап, бөкләп) . -Мәкальләр истә калдымы? Ә хәзер биремне үтик. Сезнең алдыгызда конвертлар ята. Сезгә аерым кисәкләрдән мәкальләр төзергә кирәк. (төзиләр, чираттан җавап бирәләр) Кош канаты белән, ә кеше дуслары белән көчле. Дус серен дус белер. 100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын. Дусны табу җиңел, саклавы авыр. Дус - акчадан кыйммәт.

Дус килгән көн - бәйрәм көн. -Бу мәкальләр нәрсәне берләштерә? (дуслык) -Алар безне нәрсәгә өйрәтә? (дус булырга, дуслыкны сакларга)
-Дуслык безгә нәрсәгә ярдәм итә? (укырга, эшләргә, яшәргә)
-Укучылар, әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Өстәлдә чәчәк таҗлары, аларда кешедә булырга мөмкин уңай һәм тискәре сыйфатлар язылган. Беребез аларны укыр, ә калган укучылар чын дуслыкка туры килгән билгеләрне ишетсәгез кул чабарсыз, ә килмәсә башыгызны иярсез. Таҗларның туры килгәннәрен беркетә барырбыз. (укучылар таҗлар артына язылган сүзләрне укыйлар.) Ә хәзер басабыз.
-сугыш чукмары -туры сүзле -ярдәмел -мәрхәмәтле - ялганчы -тыйнак -игътибарлы -намуслы -кешелекле -тәрбияле - тупас -яхшы
-Карагыз әле кешедәге яхшы сыйфатлардан нинди матур дуслык чәчәге килеп чыкты. Сезгә ошыймы? Сез дә, әгәр дус булсагыз, шушы чәчәккә ошап матур булырсыз. -Әйдәгез яңадан чын дусның сыйфатларын кабатлап китик әле. (7 слайдтан укыйлар) -Ә хәзер "Чукмар белән Тукмар" әкиятен карап үтик әле. Алар дуслармы? Нинди булганнар? Дуслык кадерен кайчан аңлаганнар? Шул сорауларга җавап та бирерсез. (слай 9-карыйлар) -Чукмар белән Тукмар дуслармы? -Алар нинди булганнар? -Дуслык кадерен кайчан аңлаганнар? -Әйе, укучылар, дуслык кадерен бары аерылгач кына аңлыйсың. Шуңа күрә аны сакларга кирәк. -Дусларсыз яшәве бик авыр. Шуңа күрә һәркемнең якын дусты булырга тиеш. Алар дуслык кагыйдәләрен үтәргә тиешләр. Ә сез дуслык кагыйдәләренә нәрсәләрне кертер идегез. (әйтәләр) Сингл Раунд Робин Бу кагыйдәләрне карап китик әле. ( слайд 10.) -Ярдәм ит! -Кычкырышма! -Юл куй! -Бер-береңә игътибарлы бул! -Гафу үтенә бел! -Ачуланма! -Сер сакла! -Саранланма! -Гадел бул! -Чакма, үзең төзәт! -Мактанма! -Әгәр бу кагыйдәләрне үтәсәгез, бервакытта да дустыгызны югалтмассыз. (слайд11-кара экран)
- Мин сезгә ленталар бирдем. Хәзер сез шул ленталарны бәйлисез һәм "Мин бик шат, чөнки мин Рифат белән дус" дип күршегезнең исемен әйтәсез. (бәйлиләр) -Менә нинди матур дуслык җебе барлыкка килде.
-Укучылар, әйдәгез, бирелгән җөмләләрне дәвам итик әле. (слайд 12) -Чын дус ул-... -Дуслар һәрвакыт.... -Минем белән дуслашалар, чөнки...

Йомгаклау. -Укучылар, нәрсә турында сөйләштек? -Дуслык турында, дусларга хас була торган сыйфатларны санадык, дусның авыр чакта кирәклегенә ышандык, ..... -Укучылар, без бер гаилә кебек. Сезнең бергә дус булып яшәвегезне телим. Дуслык чәчәгендәге сыйфатлар сездә күп булсын иде һәм беркайчан бетмәсен иде. -Сыйныф сәгатебезнең истәлеге итеп мин сезгә кулланмалар бирәм. Сез аны югалтмагыз. Үзегезнең көндәлекләрегездә саклагыз.

-Укучылар, сез акыллы, тәртипле, белемле балалар. Мин сезнең киләчәктә дә шундый дус, тату булып калуыгызны телим. Дәрес өчен сезгә зур рәхмәт. Сау булыгыз.
-Сыйныф сәгатен дуслык турындагы җыр белән тәмамлыйсы килә. ("Чын дуслык" җыры.)

Кулланма.

  1. Кыен вакытта дустыңа булыш!
  2. Дустың белән ихлас бул!
  3. Дустың белән шатлыкларыңны уртаклашырга өйрән!
  4. Дустыңның хаталарын төзәтә бел!
  5. Дстыңнан көләргә ярамый!
  6. Дустыңа карата игътибарлы бул!


© 2010-2022