- Преподавателю
- Начальные классы
- Дружная семья
Дружная семья
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Макарова И.А. |
Дата | 22.02.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
25.04.2013
1 б классының рус төркемендә ачык дәрес
Тема: "Дус, тату гаилә"
Максат:1) укучыларның яңа лексиканы көндәлек тормышта куллана алуларын камилләштерү;
2) диалогик, монологик сөйләм телен, тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү.
3) толерантлы булу һәм сыйныфта дус яшәү сыйфатларын тәрбияләү.
Җиһазлау: Уен өчен биремнәр белән таҗлы чәчәк, укучыларның гаилә рәсемнәре, презентация, рәсемнәр, аудиоязмада текст.
Дәрес барышы
-
Актуальләштерү
-
Исәнмесез, укучылар.
-
Исәнмесез.
-
Хәерле иртә!
-
Хәерле иртә!
-
Хәлләрегез ничек?
-
Яхшы, рәхмәт, ә сезнең хәлләрегез ничек?
-
Рәхмәт, минем дә бик яхшы.
- Укучылар, монда карагыз әле. Бу - кроссворд. Әйдәгез, чишәбез. Бу нәрсә?
-
Сөлге.
-
Бу нәрсә?
-
Бу - тарак.
-
Ә бу кем?
-
Бу - әби.
-
Бу нәрсә?
-
Кул.
-
Ә бу кем?
-
Әни.
-
Укучылар, нинди сүз килеп чыкты?
-
Гаилә.
-
Дөрес.Димәк, без дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?
-
Гаилә турында.
-
Бу нинди гаилә?
-
Зур гаилә.
-
Анда ничә кеше бар?
-
9 кеше бар.
-
Кемнәр?
-
Бабай, әби, әти, әни, абый, апа, эне, сеңел, мин.
-
Дөрес. Ә сезнең гаиләгез зурмы?
(1-3 бала үз гаиләләре турында ясаган рәсемнәре буенча сөйлиләр) .
- Рәхмәт, булдырдыгыз. Инде текст тыңлыйбыз:
Бу - Лиза. Аларның гаиләсе кечкенә. Гаиләдә 3 кеше. Лизаның әтисе - Николай. Аңа 40 яшь. Ул көчле, яхшы. Аның чәче кыска, коңгырт, ә күзләре кара. Лизаның әнисе - Света. Аңа 37 яшь. Әнисе бик яхшы, мәрхәмәтле, матур. Аның чәче озын, сары, күзләре зәңгәр, ә куллары йомшак. Әтисе заводта эшли, ә әнисе мәктәптә эшли. Лизаның гаиләсе бик дус.
-
Лизаның гаиләсе зурмы?
-
Юк, кечкенә.
-
Гаиләдә ничә кеше?
-
3 кеше.
-
Әтисенең исеме ничек?
-
Николай
-
Ә әнисенең исеме ничек?
-
Света.
-
Әтисенә ничә яшь?
-
40 яшь.
-
Әнисенә ничә яшь?
-
37 яшь.
-
Әтисе кайда эшли?
-
Заводта эшли.
-
Ә әнисе кайда эшли?
-
Мәктәптә эшли.
-
Әтисе нинди?
-
Көчле , яхшы.
-
Ә әнисе нинди?
-
Яхшы, мәрхәмәтле, матур.
-
Әтисенең чәче нинди?
-
Кыска, коңгырт.
-
Ә күзләре нинди?
-
Кара.
-
Әнисенең чәче нинди?
-
Озын, сары.
-
Ә күзләре нинди?
-
Зәңгәр.
-
Ә куллары нинди?
-
Йомшак.
-
Молодцы. Бик дөрес. Балалар, хәзер диалог төзибез. Парлар монда чыга һәм әтисе, әнисе турында сорый. (2 пар).
-
Молодцы. Ял итәбез. Бу - гаилә.
Бу бармак - бабай. Бу бармак - әби. Бу бармак - әти. Бу бармак - әни. Бу бармак - мин.
-
Без гаиләдә, мәктәптә нәрсәдер эшлибез. Мин команда бирәм, сез үтәгез: утырыгыз, ятыгыз, йоклагыз, торыгыз, теш чистартыгыз, бит юыгыз, бит сөртегез, чәч тарагыз, ашагыз, эчегез, языгыз, укыгыз, сикерегез, җырлагыз, уйнагыз, утырыгыз.
-
Молодцы.Укучылар, ә нинди гаиләләр була? Бу нинди гаиләләр?
-
Рус, татар, чуваш, вьетнам, әрмән һәм башка гаиләләр.
-
Ә сезнең класста нинди гаиләләр бар?
-
Без - рус гаиләсе.
-
Без - татар гаиләсе.
-
Без - рус һәм татар гаиләсе.
-
Без - әрмән гаиләсе.
-
Бик яхшы. Сез төрле гаиләдән, төрле милләттән, ә класста дус яшисезме?
-
Әйе. Дус яшибез.
-
Гаилә турында төрле телләрдә шигырьләр бар. Сез үз туган телегездә шигырьләр беләсезме? Кем сөйләргә тели?
-
Даша Данилина. "В семейном кругу".
В семейном кругу мы с вами растем
Основа основ - родительский дом.
В семейном кругу все корни твои,
И в жизнь ты входишь из семьи.
В семейном кругу мы жизнь создаем,
Основа основ - родительский дом.
- Даша Киргинцева "Семья"
Семья - это счастье, любовь и удача,
Семья - это летом поездки на дачу.
Семья - это праздник, семейные даты,
Подарки, покупки, приятные траты.
Рождение детей, первый шаг, первый лепет,
Мечты о хорошем, волнение и трепет.
Аня Сумарокова
Семья - это труд, друг о друге забота,
Семья - это много домашней работы.
Семья - это важно!
Семья - это сложно!
Но счастливо жить одному невозможно!
«Безнең гаилә» Г.Тукай.
Камил Фәхретдинов
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи -
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи - җиденчесе.
Марсель
Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
-
Сукиасян Луиза - әрмән кызы. Ул әрмәнчә сөйли.
-
Сезнең класс дусмы, татумы?
-
Әйе.
-
Дөрес кеше тәрбияле, акыллы булса, ул һәркем белән дус була, тату яши. Ә сез бик акыллы, тәртипле, мәрхәмәтле балалар. Сез класста бер гаиләме?
-
Әйе.
-
Ә хәзер уйныйбыз. Бу- нәрсә?
-
Чәчәк.
-
Әйе. Монда бирем. Кем уйнарга тели?
-
Берсен сайлап ал.
-
Әниеңне бәйрәм белән котла.
Әнием сине бәйрәм белән котлыйм. Мин сине яратам.
-
Әниең турында сөйлә.
Минем әнием - Аня. Аңа 40 яшь. Ул бик матур, акыллы, мәрхәмәтле, яхшы. Чәче- кара, күзе - зәңгәр, куллары - йомшак.
-
Иртән син нишлисең, сөйлә.
Мин бит, кулны сабын белән юам, сөлге белән сөртәм. Теш щеткасы белән теш чистартам, тарак белән чәч тарыйм.
-
Чәйне нәрсә белән эчәсең?
Чәйне лимон, кәнфит, торт, печенье белән эчәм.
-
Бабаң турында сөйлә?
Минем бабам карт түгел. Ул заводта эшли. Чәче коңгырт, кыска. Күзләре - кара. Мин бабайны яратам.
-
Бик яхшы укучылар. Без бер гаиләме? Без дус гаиләме?
-
Укучылар сез кич белән өйдә өстәл артына җыеласыз. Ашыйсыз. Рәсемдә бабай нишли?
-
Аш ашый.
-
Нәрсә белән ашый?
-
Кашык һәм ипи белән.
-
Әби нишли?
-
Лимон, печенье һәм шикәр белән чәй эчә.
-
Малай нишли?
-
Малай кул белән шоколад ашый.
-
Кыз нишли?
-
Кыз калак белән туңдырма ашый.
-
Ә әти нәрсә ашый?
-
Чәнечке белән бәрәңге һәм балык ашый.
-
Әни нәрсә ашый?
-
Кашык белән майлы ботка ашый.
-
Молодцы. Бик дөрес. Балалар, гаиләләр төрле җирдә яши. Бу гаилә кайда яши?
-
Шәһәрдә яши.
-
Ә бу гаилә?
-
Авылда яши.
-
Әйе, ә авылдагы гаиләнең нинди хайваннары бар?
-
Әтәч, сарык, кәҗә, тавык, каз, сыер, дуңгыз, үрдәк, песи, эт, куян, ат.
-
Бик дөрес. Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
-
Гаилә турында. Гаиләдә ничек яшәргә кирәк?
-
Дус, тату.
-
Әйе. Гел дус яшәгез, сезнең класс та - ул бер гаилә. Анда да дус яшәгез! Бүген бик яхшы җавап бирделәр ...... Гаделгә әз генә тырышырга кирәк.
-
Дәрес бетте. Сау булыгыз, укучылар. Урындыкларны матурлап куябыз.