Әбиләр бәйрәме. (Өлкәннәр көненә карата)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Ягез әле, әбиләр!"

Зал бәйрәмчә бизәлгән.

укучы. Мин бәйрәмнәр яратам

Бәйрәм булса күңелле.

Яңа күлмәктән генә

Йөрисең гел ул көнне.

укучы. Нинди бәйрәм соң бүген?

Һәммәсе көлеп тора

Уйныйсы да, биисе,

Җырлыйсы килеп тора.

Җыр:" Бәйрәм бүген"

Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая.

Яшерә алмый шатлыгын.

Тып-тып тама тамчылар

Җырлап бәйрәм көенә.

Бәйрәм бүген, бәйрәм!- дип.

Тамчылар да сөенә.

Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммә безнең дә.

(өлкәннәрне тәбрикләү.)

Кем соң минем әби?( Роберт Миннулин)

укучы. Минем Әби бик тә кызык

Кеше ул

Ләбибәләргә-Хәбибәләргә

Сәгыйтьләргә

Күрше ул...

Ул - әтинең Әнисе,

Апамның Дәү Әнисе,

Ул минемдә Дәү Әни,

Ул инде бик Дәү Әби.

Сезнең җылы сүзегез

Минем өчен дәва,- ди.

Бабам: "Карчык,"- ди.

Малайлар: "Бал әби",- ди.

Сәрби әби:"Яшьтәш",- ди.

Әбиләргә сораулар.

- Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?

- Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?

- Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?

- Оныгыгыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?

- Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?

- Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.

Укытучы: Әбиләребез әзерләнгәндә балалар шигырь сөйли.

1 .Әниемнең әнисе

Әбием була минем,

әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.

Ак ефәктәй чәчләрен

Ул тарап куя үреп,

Чисталыкка өйрәнәм

Мин дә аңардан куреп.

2. Күзлексез күрмәсә дә,

Таяксыз йөрмәсә дә,

Җитмеш яше тулса да,

Бик картайган булса да,
Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә,
Өебезнең нуры ул,
Барыбыздан олы ул.

3.Кызыклы әкиятләр

Сөйли кичләрен безгә.

" Бәбкәм!"-диеп иркәләп Эндәшә үзебезгә.

Җылы оек, бияләй
Бәәйли безгә көз житкәч.
Мин дә аңа бүләкләр
Алырмын үсеп җиткәч.
Өйдә аны һәммәбез

Яратабыз,сөябез:

-Син бик кадерле безгә,

Озак яшә диябез.

" Минем әби" җыры башкарыла. -

Әбием күзлек кия,

Чәчләренә ак кунган.

Бер көндә соңга калмый,

Иртүк тора йокыдан.

Әбекәй, алтыным,

Минем иң якыным.

Яратам, яратам мин аны!

Минем әби энемне

Бәй- бәй итә, пәп итә.

Ул йокыдан торганда,

Мәмие пешеп җитә.

Кушымта.

Ул мине дә үстергән, Апамны да пәп иткән.

У л хәзер пәп иттерми, Апам шул буйга җиткән.

Укучы 5.Әби күзлеген эзли.

Кайда икәнен белми,

Әби күзлеген эзли.

Күзлеге бит кулында

Әмма ул аны сизми.

-Әби, әби,- дим аңа -

Каршысына ук килеп.

Җайлы булыр эзләргә

Күзлегеңне ки элек.

Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә. -Рәхмәт, табып бирдең ди Аркамнан сөя- сөя.

укучы Әби. Безнең әби бик уңган Иртүк тора йокыдан. Куллары тора уйнап Пешереп куя коймак. Бик бәхетле, әйе, без Нишләр идек әбисез?

Укучы Минем эби.
Синең эби тегучеме?
Минем әби тегүче.
Курчакка да, үземә дә
Күлмәк тегеп бирүче.

Минем әби аңлый ул,

Модадан да калмый ул.

Рәхмәт сүзен күп әйтәбез

Акча бирсәң алмый ул.

9.Кирәгемне бирсәнә. Аңламассың тиз генә

Безнең әбинең телен. Беркөнне ул кирәгемне Бирмәкче иде минем.

Гаеп үземдә билгеле

Уеннан бик соң кайттым.

Сарыкларны, бәтиләрне

Абзарга да соң яптым. Карамаганны сизеп

Алар бакчага кергән. Бәрәңгене, кишерне

Тәмам таптап бетергән.

Моны белгәч, әбием

Орышты да соң мине

Аннары вәгъдә бирде

Бирергә кирәгемне.

17. Өлкәннәр.

Бу өлкәннәр ни өчендер

Гел киресен эшлиләр

Мин үзем чәй эчмим, алар

Кыстый- кыстый: "Эч!" диләр. Урамга чыга башласаң

"Ныгытып киен!"- диләр.

Ә үзләре ни өчендер

Ныгытып киенмиләр. Йоклыйсы килмәгән чакта:

"Бар инде йокла!"-диләр Йоклаганда: "Тор инде, тор, Аунама юкка!"-диләр.

Эшсез йөрсәң дә ярамый

"Бераз ярдәм ит!"- диләр

Әгәр ярдәм итәм дисәң:

"Борчып йөрмә, кит!"- диләр. Кадерле әбиләр! Сез - тыйнак та, сөйкемле дә, Сез эшчән дә, түземле дә, Сез - иманлы да, дәрманлы да. Сез- өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә сез дөрләтеп торгансыз.

Ашыкмагыз картаерга,

Йөрәккәегез тынмасын.

Картлык шатлык түгел диеп,

Гел моңаеп йөрмик әле.

Сагыш-моңнарны таратып,

Елмаешыйк, көлик әле,

Картаябыз димик әле

16 нчы укучы. Дәү әнием, дәү әтием!

Сез бит минем йөрәккә иң якыны.

17 нче укучы. Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә сезгә бүләк итәсе.

18 нчы укучы . Дөньядагы матур сүзләрнеңдә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

19 нчы укучы. Яшәгез сез мәжңге яшь булып,

Оныкларга терәк булып.

Барсы бергә: Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта


© 2010-2022