Урок татарского языка для 2 класса «Яя хәрефе, [йа], [йә] кушылмалары»

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Теләче районы

Теләче урта гомумбелем мәктәбе








Татар теле дәресенә технологик карта

Тема: "Яя хәрефе, [йа], [йә] кушылмалары"

(2 сыйныф)





Төзеде: Югары категорияле башлангыч

сыйныфлар укытучысы

Г.Ф.Нигъмәтҗанова


2012 ел

Тема

Яя хәрефе, [йа], [йә] кушылмалары

Максаты

1) Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;

2) Укучыларның сөйләм телләрен, хәтерләрен, игътибарлылыкларын белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәсен үстерү;

3) Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек, әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү, парларда дустанә эшләүләренә җирлек булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Белергә тиеш:

-Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә -[йа] , нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә ] дип укырга кирәклеген.

Башкара алырга тиеш:

-Я хәрефе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Шәхси нәтиҗәләр.

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

- укуга карата кызыксыну хисе булу,

- укыган шигырьдәге, мәкальләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Предметара нәтиҗәләр.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

  • Эшне планлаштырырга өйрәнү.

  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- Дәреслек белән эш итә белү.

- Укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

  • Парларда, төркемнәрдә эшли белү.

Төп төшенчәләр

Аваз кушылмасы, хәреф, калын сүз, нечкә сүз.

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгать

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова "Татар теле"(1 нче кисәк);

Мөстәкыйль эш дәфтәре: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова "Татар теле"

Презентация, тест биремнәре, ИКТ

Оештыру

Фронталь, индивидуаль, парларда һәм төркемнәрдә эшләү.

Үткәрү технологиясе


Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Һәр этапның биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре


I этап. Оештыру. Максат - укучыларны дәрескә активлаштыру.

Дәрестә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен формалаштыру.

Психологик уңай халәт булдыру, укучыларны эшкә әзерләү.

I этап. Оештыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысез!

- Хәерле иртә, балалар!

- Имин үтсен көнегез.

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.

Ана телен, туган телне

Өйрәнергә дип килдек.

- Әйе, укучылар, чыннан да, бүген көн искиткеч матур, кояшлы, тыныч. Һава саф һәм чиста. Һәм без сезнең белән шушындый гүзәл көндә ана телебез - татар теленнән белемнәребезне тагын да ныгытырбыз, тирәнәйтербез.

I этап. Оештыру. - Ни өчен һәркемгә бу кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
Коммуникатив УУГ

Шәхси УУГ

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат - калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр турында белемнәрен искә төшерү.

ПН - Е хәрефе кергән сүзләрне әйтелешенә карап 3 төркемгә бүлү.

Информация белән эшләү, проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.

Төркемнәрдә эшне оештыру, кагыйдәләрне искә төшереп сүзләрне бүлдерү, укучыларны проблемалы сорауларны чишүгә җәлеп итү.


II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, хәзер без сезнең белән өй эшен тикшереп, узган дәрестә үтелгән материалны искә төшерәбез.

1нче бирем. Сүзләрне укыгыз, төркемнәргә бүлегез:

Елга, кеше, кием, бүре, ефәк, тел, елан, ел.

- Сүзләрне ничә төркемгә бүлдегез?

- Төркемнәргә бүлгәндә нинди кагыйдәләрне искә төшердегез?

1нче кагыйдә: Е хәрефе сүз, иҗек башында килгәндә һәм сузык аваз хәрефләреннән соң [йы], [йэ] аваз кушылмасын белдерә. Ул калын әйтелешле сүзләрдә [йы], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йэ] дип укыла.

2нче кагыйдә: Тартыклардан соң килгән е хәрефе [э] дип укыла.

Үз-үзегезне тикшерегез:

[йы] [йэ] [э]

елга кием кеше

елан ефәк бүре

ел тел

2. Матур язу.

- Укучылар, ә хәзер әйдәгез, тапкырлыгыгызны сынап карыйк.

"Табышмак әйтәм, җавабын тап". (Слайд №1)

Көндез ул начар күрә,

Нәкъ менә шуңа күрә,

Үз корбанын сагалап,

Төнлә тора чамалап

Бу нинди кош? (ябалак)

Ялт-йолт ялтырый,

Җирнең өсте калтырый,

Энҗе кебек тезелә,

Ефәк кебек сузыла. (яшен)

- Сүзләрне хор белән кабатлагыз.

-Ябалак, яшен сүзләренең башында нинди хәреф языла?

- Яя хәрефләрен дөрес һәм матур итеп дәфтәрегезгә язып куегыз. (Слайд №2-4)

3. Рәсемле диктант. (Слайд №5-6)

- Укучылар, тактадагы рәсемнәргә игътибар белән карагыз, аларны сүзләр белән әйтегез һәм исегездә калдырырга тырышыгыз.

- Ә хәзер шушы сүзләр арасыннан Я хәрефе кергән сүзләрне генә дәфтәрегезгә язып куегыз.

- Дөреслеген тикшерегез. (Слайд №7)

Куян, кояш, чия, кыяр, бияләй, дөя.

- Димәк укучылар, без бүген дәрестә нинди хәреф турында сөйләшербез?

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

- Сүзләрне ничә төркемгә бүлдегез?

-Төркемнәргә бүлгәндә нинди кагыйдәләрне искә төшердегез?

Интерактив тактада эшләү


































- Шушы сүзләр рәтенә үзегез берничә сүз уйлап языгыз. Шушы сүзләр белән телдән җөмләләр төзегез.


Коммуникатив УУГ

III этап. Яңа материалны үзләштерү.

Максат - Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү.

ПН: Белергә тиеш:

-Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә -[йа] , нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә ] дип укырга кирәклеген.

Башкара алырга тиеш:

-Я хәрефе булган сүзләрне дөрес яза һәм укый.

Практик эзләнү эшендә катнашу.

Үзара ярдәмләшеп эшләү. (парларда эшләү).

Проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.


Практик эзләнү эше оештыру.

Парларда эшне оештыру.

Биремнең үтәлешенә контроль булдыру.

Укучыларны проблемалы сорауларны чишүгә җәлеп итү.


III этап. Яңа материалны үзләштерү.

1. Парларда эшләү.

- Укучылар, дәфтәрдәге сүзләрне тагын бер кабат укып чыгыгыз. Парларда түбәндәге сорауларга җавап бирегез:

1) Я хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында килә?

2) Я хәрефе ничә авазга билге булып йөри?

3) Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә ничек укырга кирәк?

4) Я хәрефен нечкә әйтелешле сүзләрдә ничек укырга кирәк?

- Димәк, сез нинди нәтиҗә чыгардыгыз? Әйдәгез сезнең фикерләрегезне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырып карыйк . (Дәреслек, 70 нче бит, тылсымчы кагыйдәсен уку, парларда кабатлау.)

Кагыйдә: Я хәрефе ике авазга билге булып

йөри.

Я хәрефен калын әйтелешле

сүзләрдә - [йа], нечкә

әйтелешле сүзләрдә [йә] дип укырга

кирәк.

2. Дәреслек буенча эш. 64 нче күнегү, 70 нче бит. (Телдән эшләү)

- Мәкальләрне укы. Я хәрефе сүзләрнең кайсы урынында килүен күзәт.

Яхшы сүз җанга рәхәт,

Яман сүз җанга җәрәхәт.

Ялкау ятып эшли,

Утырып йоклый.

Аннан-моннан эшләсәң,

Яңадан эшләрсең.

- Бу мәкальләрдә нәрсә турында сүз бара?

3. 65нче күнегү, 70 нче бит. (Язмача эшләү )

- Сүзләрне укы, дөрес әйтелешен һәм язылышын истә калдыр.

- Син калын әйтелә торган сүзләрне яз, ә партадашың нечкә әйтелә торган сүзләрне язсын. Моны ничек белеп була? (Әгәр сүздә нечкә сузыклар булса, сүз нечкә әйтелә, калын сузыклар булса, калын әйтелә)

Физкультминутка.

III этап. Яңа материалны үзләштерү.

Парларда практик эш:

Парларда түбәндәге сорауларга җавап бирегез:

1) Я хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында килә?

2) Я хәрефе ничә авазга билге булып йөри?

3) Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә ничек укырга кирәк?

4) Я хәрефен нечкә әйтелешле сүзләрдә ничек укырга кирәк?

Шәхси УУГ

Регулятив УУГ

Танып белү УУГ

Коммуникатив УУГ

Дәреслек буенча эш.

65нче күнегү, 70 нче бит

Парларда практик эш:

- Син калын әйтелә торган сүзләрне яз, ә партадашың нечкә әйтелә торган сүзләрне язсын.

Моны ничек белеп була?

IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Максат - Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләре формалаштыру.

ПН - Башкара алырга тиеш:

-Я хәрефе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку

Информация белән эшләү

Үзара ярдәмләшеп эшләү. (парларда эшләү)

Проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.

Биремнең дөрес үтәлешен бәяләү.

Парларда эшне оештыру.

Биремнең үтәлешенә контроль булдыру

Укучыларны проблемалы сорауларны чишүгә җәлеп итү.

IV этап. Ныгыту

1. 66 нчы күнегү, 71 нче бит.

- Шигырьне укы. Я хәрефе кергән сүзләрне тап.

Ялгыш, ярга, ярый, яңгыр, яуган.

- Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? Үзегезгә һәм иптәшләрегезгә нинди киңәш бирә аласыз?

- Әниләрнең сүзләрен һәрвакыт тыңларга кирәк. Алар безнең турында гел кайгырталар, яхшы булсын дип тырышалар. Һ.б.

2. Мөстәкыйль эш. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тикшер.

1 вариант - ялгыш

2 вариант - ярый

Тактада бер укучы ярга сүзен тикшерә.

3. ИКТ- Сүзләрне төркемнәргә бүл. (Нетбукларда мөстәкыйль эш)

- Я хәрефе кергән сүзләрне әйтелешләре буенча ике төркемгә бүлегез.

4. Тест биремнәрен үтәү.

- Укучылар, ә хәзер дәрестә үткәннәрне йомгаклап, белемнәрегезне тикшерер өчен тест биремнәре эшләрбез.

Тест

1. Дөрес җавапны билгелә. Кояш сүзендә : 1) 4 хәреф, 3 аваз 2) 4 хәреф, 4 аваз

3) 4 хәреф,5 аваз.

2. Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк?

1) урман 2) җәя 3) төлке

3. Пыяла сүзендә я хәрефе ничек укыла?

1) [йа] 2) [а] 3) [йә]

4. Өч иҗекле сүзне билгелә:

1) маяк 2) әкият 3) яшен

5. Я хәрефе [йә] дип укыла торган сүзләр рәтен тап:

1) аяк 2) яфрак 3) хикәя

Бер-берегезнең җавапларын тикшерегез. (Слайд)

IV этап. Ныгыту.

Дәреслек белән эшләү

66 нчы күнегү, 71 нче бит.

Мөстәкыйль эш

Мөст. эшләү. Парларда тикшерү.

ИКТ- Сүзләрне төркемнәргә бүл. (Нетбукларда мөстәкыйль эш)

- Я хәрефе кергән сүзләрне әйтелешләре буенча ике төркемгә бүлегез.

Тест биремнәрен үтәү. Парларда бер-береңне тикшерү.

Регулятив УУГ

Танып белү УУГ

Коммуникатив УУГ

Тест

1. Дөрес җавапны билгелә. Кояш сүзендә : 1) 4 хәреф,3 аваз 2) 4 хәреф,4 аваз 3) 4 хәреф,5 аваз.

2. Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк?

1) урман 2) җәя 3) төлке

3. Пыяла сүзендә я хәрефе ничек укыла?

1) [йа] 2) [а] 3) [йә]

4. Өч иҗекле сүзне билгелә:

1) маяк 2) әкият 3) яшен

5. Я хәрефе [йә] дип укыла торган сүзләр рәтен тап:

1) аяк 2) яфрак 3) хикәя

V. Йомгаклау.

Максат - дәрестә эшләнгән эшләргә йомгак ясау.

V. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

1. Өй эше. 66 нчы күнегү, 71 бит - сүзләрне тикшереп бетерергә; 70 бит, кагыйдәне кабатларга.

2. Дәрестә нәрсә белдек? Нинди нәтиҗәләр ясадык?

Схема бунча сөйлә:

мин Урок татарского языка для 2 класса «Яя хәрефе, [йа], [йә] кушылмалары» беләм

истә калдырдым

эшли алдым

3. Үзбәя.



© 2010-2022