Әлифба бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Класс бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән. Укучыларның дәфтәрләреннән күргәзмәләр куелган. Тактада "Рәхмәт сиңа, Әлифба" дигән лозунг эленгән. Тамашачылар алдында серле бакча күренеше. Агачлар. Араларындагы бер агачка күгәрченнәр кунган. Әкрен генә музыка астында укытучы әкият сөйли. Д.ЗБорын-борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик-бик еракта ук та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар, имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошларда гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак күгәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән. Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сорап караган идем, ул миңа болай дип җавап бирде!«Сеңлем, бу агачның исемен Зур Сәрдек гимназиясенең 1нче сыйныф укучылары белергә тиеш, син шулардай сора»,- диде Балалар, каравылчы бабай дөрес әйткәнме соң, сез чыннан да ул агачның исемен беләсезме әллә? Укучылар: Әйе шул без ул агачның исемен беләбез. Укытучы: Белсәгез әйдәгез безгә дә әйтеп күрсәтегез әле. Укучылар хәрефләргә багышланган шигырьләр сөйлиләр. (М.Фәйзуллина-ның "Әлифба" китабыннан)

Бергә: Әлифба, син алып кердең,

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы илдә беленә. Укыт.: Карагыз әле, укучылар, чынлап та сез әле генә Әлифбаны тәмамладыгыз бит, име ? Шуңа яхшы беләсез инде сез бу агачның исемен?! Ә хәзер, әйдәгез, бездә "Бәйрәм бүген". (Җыр.) Укытучының 1нче сыйныф укучыларына сүзе:

Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләр-

үтәргә өйрәтте.

Укытучының әти-әниләргә сүзе: Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Ук-р: Әйе шул, без хәзер балалар гына түгел, без хәзер укучылар!

Зәринә "Әлифба" шигырен сөйли. Укыт.: Әйе, укучылар, күреп торам, сезгә Әлифба белән хушлашуы бер дә җиңел түгел. Чөнки ул сезнең икенче әниегез кебек булды. Әниләрегез сезне сөйләшергә өйрәткән булса, Әлифба сезне укырга, язарга өйрәтте. Әлифба булмаса, иң беренче укырга һәм язарга өйрәнмәгән булсагыз, сез санарга да, җырларга да, биергә дә, рәсем ясарга өйрәнә алмаган булыр идегез. Ләкин сез боекмагыз әле, укучылар, Әлифбаны тәмамлаган булсагыз да, сезнең яныгызда бүген бәйрәм буена Әлифба агачы бар бит. Ул сезне үзенең серле дөньясына чакыра. Агачы серле булгач, аңа кунган кошлар да серле була икән. Һәрбер күгәрчен сезгә төрле биремнәр, сораулар, табышмаклар тәкъдим итә. Ә аларның җавапларын Әлифбаны яхшы үзләштергән укучылар гына белә ала икән. Сынатмассызмы, укучылар, Әлифбаны яхшы үзләштерүегезне әти-әниләр, укытучылар алдында күрсәтә алырсызмы? Ук-р: Сынатмабыз, укучылар бервакытта да сынатмыйлар. Укыт. Мин сезгә ышанам, укучылар. Әйдәгез, Әлифба бәйрәмен дәвам итәбез.

- Язгөл сезгә Әлифба турында җыр җырлаячак. Укыт. Рәхмәт, балалар! Ә менә хәзер инде Әлифба агачының серләрен ача башларга вакыт җитте. Күгәрченнәр алып килгән биремнәрне чишәбез. 1 бирем: Нәрсә ул алфавит? (Әлифбадагы хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы алфавит дип атала.)

(Илсинә алфавитны сөйләп күрсәтә.)

  • Илсинә, димәк алфавитта барлыгы ничә хәреф булды инде?
  • Тартык авазлар ничә?

  • Сузык авазлар ничә?

  • Ә икесе кая? (Чөнки ь һәм ъ билгеләре авазны белдермиләр.)
  • Ә кайсы хәрефләр киресенчә 2 авазны белдерә? (я,ю,е,ё)
  • Алфавит кайларда кулланыла? (Китапханәдә, класс журналларында, башка күп төрле исемлекләр төзегәндә.)
"Әниләрнең исемнәрен алфавит тәртибендә төзү" уены. Әтиләрнең исемнәрен алфавит тәртибендә төзү" уены.

(Һәр исемне берәр укучы тактага язып куя бара.) Концерт номеры.

2 бирем: Әлифбадан сез нинди табышмаклар өйрәндегез? (Укучылар әйтә, әниләр җавап бирә.) -Армый-талмый , Ат артыннан калмый, (арба) -5 олан, бчолан,

Чолан саен бер олан. (Перчатка эчеңдә бармаклар.) -Йомры йомшак йон йомгак Йортта чирәм йолкадыр. (чеби) -Йөзә, йөри, йөгерә, Чума, оча да белә. (үрдәк) - Канаты бар, йоны юк, Үзе бара, юлы юк. (самолет) -Ак ашъяулык таптык, Җир өстенә яптык, (кар ява) Укыт. Дөрес җавап бирдегез, әниләр. Рәхмәт сезгә! Ләкин башны эшләтүдән туктамыйбыз әле, мин дә сезгә табышмаклар әзерләдем. Менә сезнең балаларыгыз мәктәптә укый башладылар.. Бер-берсе белән бик дуслар, ярдәмчелләр. Мин шулай дип уйлыйм: сез дә әти-әниләр балаларыгыз кебек бер класс укучыларына әйләндегез, якыннанрак дуслаштыгыз. Һәммәгез дә башка балаларның ничек укуы белән дә, аларның гаилә составы, гаилә тормышы белән дә кызыксынасыз. Һәм барысын да белеп торасыз дип уйлыйм. Шуңа күрә мин сезгә хәзер һәрбер укучы турында табышмак-шигырьлөр тәкъдим итәм. Сез бу шигырьдә кайсы бала турында сүз барганын әйтергә тиеш буласыз.

Укытучы балалар турында табыш-
мак-шигырьләр укый.
1. Апам белән абыем
Үсте инде, зур хәзер.

Әти белән әниемә'

Булышырга мин әзер.
Исемем минем бик матур,
Йөземдә балкый гел нур.
Сөйләшергә яратам,
Барысын үземә каратам.
2. Олы кыз мин гаиләбездә,
Кечкенә сеңлем дә бар.
Әнием башка авылда эшли
Эшем күп, вакытым тар.

Тик шулай да тырыш кыз мин Барысына да өлгерәм. Җырлыйм, биим, дөресемне дә Бик оста сөйләп бирәм. (Язгөл) 3. Энем өчен иң кадерле Апай булам - беләмсез., әтием, әнием _Бәхетле мин - сизәмсез.

Русча дөрес, матур сөйлим,

Яратам исәпләргә.

Матур-матур сүзләр өстәп

Әкиятләр сөйләргә.

4. Мин гаиләдә олы малай
Булышам бөтен эштә.
Нәни энемне карау да
Әле бит минем өстә..

Жибеткә дә мин йөрим,

Юл ачам, карлар көрим.

Бик тырышам, мәктәптә дә

Яхшы укырга телим. (Линур)

Апай кеше мин узем,

Бар минем матур сөңяем.

Бик күп укыйм, куп эзләнәм,

Хәтердән бик тиз сөйлим

Әби, бабай, әти, әни,

-Сеңдем дә бар - күбәү без.

Әти белән әле тагы

Бер энекәш көтәбез. (Зәринә)

Апамнан калышмыйм диеп

Тырышам бар көчемә.

Тәртипле бул, күпне бел,- дип

Максат куйдым үземә. _

Спортны мин бик яратам,

Яратам күп укырга, Башваткычлар чишәргә,

Чиста, пөхтә язарга.

. Гаиләдә без 6 кеше
Кечкенәсе мин булам.

Карлар көрим, юам, җыям

Бар эшне дә булдырам.

Абыем белән бергәләп
Эшлибез өй эшләрен.

Куып җитәрмен сезне дә

Көтегез, иптәшләрем. (Ләйсән)

"Концерт номеры. '- 3 бирем: Әлифбада сез нинди һөнәрләр белән таныштыгыз?(Умартачы, очучы, төзүче, укытучы, врач, дару
сатучы.)

("Кем күбрәк һөнәр белә ?"уенын уйнау.)

  • Ә сезнең әти-өнилөрегез кемнәр булып эшли ?
  • Үзегез үскәч кем булып эшләр идегез ?
- Менәбезсезнеңбеләнбиккуптөрлеһөнәрләрбеләнтаныштык.
Аларның иң яхшысы кайсы дип уйлыйсыз

Ук-р: Һөнәрнең һәркайсы яхшы! Концерт номеры. 4 бирем: Математикмәсьәләләр
чишәргә.

1 )Керпе гөмбәгә барды, 9 ак гөмбә тапты. 3 не куйды энәсенә Калганын кәрзиненө. Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган? (6) 2)7 малай урамга Чыкты футбол уйнарга. 3 әү килде тагын да Исәплә син барын да. Барысы ничә малай? (10 )

3) Айдар китте урманга
Тәмле җиләк җыярга.
Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.
Ничә калыр чиләккә? (5)

4) Ак каенда 3 чыпчык-
Түбәдә 5 сыерчык.
Әйтмәс микән берегез
Барысы ничә кошчык? (8) 5 бирем: - Без нинди республикада яшибез?

  • Республикабызның башлыгы кем?

  • Безнең республикабызда күбрәк нинди телдә сөйләшәләр? Безнең туган телебез нинди?
  • Республикабызның башкаласы кайсы шәһәр?
  • Сез Казан турында нәрсәләр беләсез?

- Казан турында сез нәрсәләр Беренче укытучыбыз Нурзия апа! Сез безне укырга, язарга, беренче хәрефләрне танырга өйрәттегез. Сезнең ярдәмегез белән без инде күп кенә эшләр эшләргә, дөньяны танырга өйрәнә башладык. Сезгә барысы өчен дә бик зур рәхмәт! Сәламәт булыгыз!

Укучыларның әти- әниләренә рәхмәте:


Кадерле әти- әниләребез! Әлифбаны укырга өйрәнгәндә сезнең дә ярдәмегез бик зур булды. Нурзия апа безне мәктәптә, Гөлнара апа озынай-тылган көн группасында, ә сез өйгә кайткач безгә өй эшләрен хәзерләргә ярдәм итмәсәгез, без әле болай матур итеп укырга, язарга өйрәнә алмаган булыр идек. Бик зур рәхмәт сезгә! Рәхмәт сиңа, Әлифба!


© 2010-2022