- Преподавателю
- Начальные классы
- Разработка урока по татарскому языку и литературе «Г. Тукай»
Разработка урока по татарскому языку и литературе «Г. Тукай»
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Павлова Л.Х. |
Дата | 22.02.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Г.Тукай иҗаты буенча уен-дәрес
(26 нчы апрель - Г.Тукайның туган көненә багышланган дәрес эшкәртмәсе) Дәреснең максаты:
- Г.Тукайның биографиясе һәм иҗаты белән тирәнрәк таныштыру
- Уку һәм сөйләм телен ныгыту
- Туган телгә, Г.Тукай иҗатына карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү
- Оештыру моменты.
- Исәнләшү.
- Исәнмесез, укучылар!
- Укучылар, сезнең кәефләрегез ничек?
- Ярый. Ә хәзер кәефләр тагын да яхшырак булсын өчен бер-беребезгә комплиментлар әйтеп китик әле.
- Айгөл, бүген синең күлмәгең бик матур, үзеңә дә бик килешеп тора.
- Дежур укучы белән әңгәмә.
- Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
- Укучылар бүген безнең дәрескә бик калын бер хат килеп төште бит әле. Ләкин шунысы кызганыч, хатны кем җибәргән һәм ул кайдан килеп төшкәне дә билгесез. Без сезнең белән хатның эчен ачып карыйк бәлки белербез дә кемнән икәнен.
- Әллә соң укучылар иң арттагы битне генә ачып карыйбызмы? Туйдырды бит болай, Шүрәле безне эшләтә дә эшләтә.
Күренмидер күзләренә ак һәм кара
Бара болар. Күпме баргач,алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба. (Кәҗә белән Сарык)
Б) Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл-Кырлай, диләр Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр. (Шүрәле)
В) Ул көн буе авызы белән балчык ташый, Балчык белән матур итеп оя ясый. (Карлыгач)
Г) Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар ,якын безнең авылга ул. (Туган авыл)
Д) "Тик гомерем бик кыска, бары бер көн генә" -
дип кем җырлый? ("Күбәләк")
-
Бик дөрес укучылар! Әфәрин!
8 нче бирем.
-
Бу кем әйбере? уенын уйнап алабыз
-
1.Алтын тарак (Су анасы Г.Тукай)
-
2. Акбай (Кызыклы шәкерт)
-
3. Күбәләк (Бала белән күбәләк)
-
4.Бүре башы (Кәҗә белән Сарык)
-
5. Балта (Шүрәле Г.Тукай)
-
6. Чирәм (Гали белән Кәҗә)
9 нчы бирем. 1. Г.Тукайның шигырьләре булган вариантны күрсәтегез. а) "Бала белән күбәләк", "Сабыйга", "Эш". ә) "Бала белән ана", "Сабыйга", "Уен". 2. Габдулла Тукайның туган елы. а) 1886 ел; ә) 1888 ел. 3. Г.Тукай кайсы халык шагыйре? а) рус; ә) татар. 4. Шигырь бәйрәме кайчан үткәрелә? а) 16 нчы апрельдә; ә) 26 нчы апрельдә. 5. Г.Тукай туган авыл исеме? а) Кушлавыч; ә) Кырлай.
Рәхмәт укучылар. Сез мине бик шатландырдыгыз. Сезгә алдагы тормышыгызда исәнлек-саулык, укуларыгызда зур уңышлар телим. Киләчәктә дә Тукай шигырьләрен өйрәнегез, яратыгыз, укыгыз. Аның шигырьләре сезне бары тик яхшылыкка гына өйрәтер, белемле итәр. Тукай шигырьләрен белсәгез, туган телегезне дә беләчәксез. Шушындый акыллы балалар булганда гына безнең телебез яшәячәк. Туган телегезне бервакытта да онытмагыз! Туган телегездә аралашып яшәгез! Рәхмәт сезгә бик зур! Шүрәле! Безнең бүгенге дәресебез ахырына якынлашты. Бу дәресне без Г.Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән тәмамлыйк әле! Рәхмәт укучылар! Саубулыгыз!
1
2
3
4
5
6