Конспект урока

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


2 класс

Әдәби уку дәресеннән технологик карта.

Тема: Галим Хисамов "Үз юлыңа чыктың, хуш, балам!".





Төзеде: Апас муниципаль районы

Кызылау урта гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Салаватуллина Гөлнур Заһид кызы





2013 ел

Тема


Галим Хисамов "Үз юлыңа чыктың,хуш, балам!".

Теманың максаты.

Әсәр эчтәлеген укучы аңына җиткерү; ишетеп,күреп тану күнекмәләрен үстерү; әсәр аша табигатькә , анага мәхәббәт тәрбияләү; кышын кошларга ярдәм кирәклеген аңлату.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предметлы: туган як турында тиешле мәгълүмат бирү; хикәягә анализ ясау; балаларның йөгерек, дөрес,сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру; логик иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

. Шәхескә кагылышлы: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы Метапредметлы:Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү; үз фикереңне дөрес итеп әйтү;( Регулятив УУ): Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү. (Коммуникатив УУГ) Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү. (Танып-белү УУГ)

Төп төшенчәләр

Җәйге табигать, иген кыры, үсемлекләр, кошлар тормышы.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, татар әдәбияты, әйләнә-тирә дөнья, рәсем сәнгате.

Ресурслар

Топ

Өстәмә

"Уку китабы", Р.Х.Ягъфәрова,Р.И.Раскулова; 95-96 бит.

Татар балалар фольклоры.

Күрсәтмә һәм таратма материал, магнитофон язмасында төрле кошлар тавышы, төсле карандашлар,җәйге табигатьне чагылдырган картина.

Төркемнәрне оештыру

Фронталь, индивидуаль, парлы эш.

Дәрес этаплары

Укыту һәм үстерү технологияләре

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Формалашучы

УУГ I этап.

Оештыру моменты.

Максат - төркемнәрне дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Оештыру.

1. Дәрескә әзерләнү.

2. Сыйныфны тәртипкә китерү.

3.Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләр искә төшерелә:

- Игътибар белән тыңла, бүлдермә

- Тулы җөмләләр белән сөйлә

- Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерү..

Дәрескә кирәкле әсбапларны әзерләү.

Укучыларны эшкә хәзерләү.

Шәхси универсаль уку гамәлләре. Безнең тырышып укуыбыз нәрсәдән тора?

II этап. Яңа темага хәзерләнү.

Төрле мәгънәдәге сүзләр белән эш.

Максат - төрле мәгънәдәге сүзләр турында белемнәрне актуальләштерү.


Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлилли белү. Дәреснең темасын ачыклыйлар.

Җәйге табигать, иген кыры, үсемлекләр, кошлар тормышы.

Сүзләрне укы һәм мәгънәсен үзең белгәнчә аңлатып кара.

Җәй турында сынамышлар уку, мәгънәсен аңлату. Проблемалы сорауларны чишкәндә һәм дәреснең темасын ачыклаганда .тиешле юнәлеш бирү.

Җәй

айлары:июнь,июль,август

Кыш

айлары:декабрь,январь,фев-раль.

Сутлы-сусыл.

Янавыч-чалгыны үткенләү өчен кирәкле таш.

Пакус-чабылган печән теземе.

РЕЛЛИ ТЭЙБЛ (ике укучы бер кәгазь битенә чиратлап җәй һәм кыш айларын яза)

Регулятив универсаль уку гамәлләре.

Сүзлектәге сүзләребез нинди темага кагылышлы?

III этап. Яңа тема өстендә эш.

Текст белән таныштыру.

Максат - текстның эчтәлеген укучыларга дөрес дикция, аһәң белән җиткерү.


  1. Текст белән таныштыру.

  2. Хикәягә сорау кую.

- Хикәя авторы нәрсә турында әйтергә тели?

Дәреснең планын бергәләп төзү.

Фикер алышуда катнашу.

Җавапларны дәлилли белү.

Дәреснең планын төзү өчен күрсәтмә бирү.

1.ТАЙМД ПЭА ШЭА (Бер укучы икенче укучыга үз әнисе турында сөйли, ә ул укучыдан иптәшенең әнисе турында сөйләгәне сорала.

  1. 1вариант - 2 нче кызыл юлны, 2 вариант - 3 нче кызыл юлны табып, тиешле интонация белән укырга.Җәй айларына,

кыш фасылына нинди айлар керә, аларны тасфирлап күрсәт.

Регулятив универсаль уку гамәлләре.

Әнисе баласын тормыш юлына ничек әзерли?

IV этап.

Текст өстендә эш.

Максат - ишетеп,күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

1 бирем: - Текстны "гөжләп" укып чыгу.

- Сәнгатьле уку

2 бирем: Ана улын олы юлга озатканда нинди юлны күздә тота?Әнисе улын тормыш юлына ничек әзерли?

4 бирем: китапта бирелгән сорауларга җавап бирү.

3 бирем: Әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләтү.

5 бирем: Иген кыры рәсемен яса. ( эш индивидуаль башкарыла)

СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ (Бер биткә кошлар исемен чиратлап язалар)

Физминутка(Музыка астында түгәрәк буенча биеп әниләренә бүләккә чәчәк җыялар)

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН

(Торырга-утырырга)

Проблемалы сорауларга җавап табу һәм аларны дәлилли белү.



(Карга,чыпчык,чәүкә,саескан,

Сандугач,песнәк,тукран,тилгән,

Торна,бөркет,ябалак...)

Укучыларны проблемалы сорауларга җавап бирергә этәрү.



-Укучылар чиратлашып бер кәгазь битенә кошлар исемен язалар.

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН

(Укучылар мин сезгә төрле җөмләләр әйтәм сез дөрес җавапка торып басарга тиеш буласыз)

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

Нинди юллар була?

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

Укучылар ни өчен тормыш юлына яшьтән үк әзерләнеп чыгарга кирәк?

V этап.

Контроль.

Максат -укучыларның игътибарлыгын тикшерү, хаталарны төзәтү.

Хикәягә план төзү һәм эчтәлеген сөйләтү.

VI этап.

6 этап. Рефлексия.Парковка

Мин сезгә карточкалар бирәм.Сез үзегезгә туры килгән җавапны миңа тапшырырга тиеш буласыз.

(Дәресне аңладым)

(Дәресне аңламадым)


© 2010-2022