Повторение имени существительного, внеклассное мероприятие Колобок

Раздел Начальные классы
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Благовещен районының Благовещен шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Повторение имени существительного, внеклассное мероприятие Колобок

"Кабартма" әкияте буенча

(4нче сыйныф)



Укытучы: Мәхмүтова Әлфинә

Фәрит кызы



2016

Максат:

  1. Укучыларның татар теленнән белем-күнекмәләрен тикшерү;

  1. Укучыларның тел байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру;

3.Татар теленә сөю, аны өйрәнүгә кызыксынучанлык тәрбияләү.
Җиһазлау: төрле плакатлар, ребуслар, кызыклы биремнәр, компьютер, проектор, карточкалар
Дәрес барышы.

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. - Кадерле балалар! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул да безгә күңел күтәренкелеге һәм уңыш тели. һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы. Димәк, дәресне башларга мөмкин. Балалар, хәзер бездә кызыклы грамматика дәресе. Безнең дәрескә бер кунак килгән. Сез аны танырсызмы икән? Ул безнең ярдәмгә моһтаҗ. Яйдәгез әле, күмәкләшеп аңа исан- имен сәяхәттән йөреп кайтырга ярдәм итик.

II. Кабартма керә, балаларны сәяхәткә алып китә (слайд)
Кабартма: - Исәнмесез, балалар! Мин сезгә бик ерактан килдем. Сез мине таныйсызмы?

(Балалар җавап бирәләр. Кабартма дәвам итә).

- Мин әкияттәге әби пешергән бик тәмле Кабартма булам. Без дә сезнең кебек укыйбыз, туган телебезне өйрәнәбез.Телебезне белү безгә дә кирәк. Укучылар, сез миңа сәяхәттән исән - иман кайтып җитәргә ярдәм итәсезме? Урман җәнлекләре минем өчен татар теленнән төрле - төрле авыр, күп кенә эшләр әзерләгәннәр. Мин аларны белеп бетермим, бәлки сез миңа ярдәм итәрсез? (слайд)

Балалар:

- Әлбәттә, ярдәм итәрбез!

Укытучы: - Син, Кабартма, утырып балаларны тынлап тор, ә без биремнәрне үтик. Моның өчен башта ике командага бүленик һәм һәр команда үзенә исем һәм капитан сайласын. (Укучылар өч командага бүленә, исем сайлап алалар, капитаннар билгеләнә) (слайд) Кабартманың эшләре "Кызыклы грамматика" дип атала, (слайд). I бирем. Сезгә беренче биремне әби белән бабай әзерләгән. Тактаның бер ягында парлы сүзнең яртысы, икенче якта - яртысы. Һәр команда шул сүзләрне туры китереп, парлы сүзләр төзи (слайд)

җир май

җиләк кыз

бал туар

хатын су

мал чебеш

иртә тоз

тавык корт

ипи җимеш

кош кич II. Капитаннарга бирем. а) Шигырьне руссчага тәрҗемә итәргә (слайд)

Кар ява иренеп кенә,

Бу әле кышның малае.

Ак сакаллы, җил-буранлы

Кыш бабае бар әле.




б) Бу вакытта командалар "Фонетика тавы" дип аталган Куян әзерләгән биремне эшлиләр. Сезгә монда, укучылар, һәрбер сүзгә фонетик анализ ясарга кирәк (слайд)

  1. Алмагач, яшел, яшь, уйныйбыз.
  2. Урманда, кояшлы, кызыл, апам.
  3. Куңелле, елан, юлдаш, лимон.

III бирем. "Тапкырга-табышмак" уены үткәрелә (слайд)

Каны бар, җаны юк. (балан)

Тирән күл, суы акмый, (күз) Ялкаулар аннан кача, тырышлар бик ярата. Аны яраткан кешенең - кадер-хөрмәте арта. (эш)

Үзе урак, үзе тешсез, (ай)

Җәен киенә, кышын чишенә, (агач)

Ашамый-эчми, көне-төне эшли. (сәгать)

Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста. (аю)

Синдә бар, миндә бар, Казанда бар, өйдә юк, Урманда бар - бер генә.

Җирдә, суда бер дә юк. ("н" хәрефе)

IV бирем. Бу биремне безгә Бүре әзерләгән.

Сүзләрне тутыру (слайд)
... ар ... ар

... ар ... ар

... ар ... ар

... ар ... ар

(Бар, зар, кар, чар, лар, тар, шар, пар..).

V бирем. "Уйлап тап". Бирелгән тамырлардан файдаланып, ялгызлык исемнәр уйларга. (слайд)

I командага Гөл

II командага Ил III командага Ай


VI бирем. Бу биремнәрне Аю әфәнде уйлап тапкан. Капма-каршы мәгънәле сүзләр уйлап язарга. (слайд)

I команда II команда III команда

ак - көн - төн -

авыр - озын - җәй -

зур - киң - матур -

биек - караңгы - бәләкәй -

VII бирем. Баштан башлап укысаң,

Арттан башлап укысаң,

Каян башлап укысаң да,

һаман да шул бер үк сүз.

Сүзләр уйлап әйттерү: (слайд)

к.б.к, к.к, к.р.к, к.з.к, к.л.к, к.д.к, а.а, а.а, и.и, и.и (Кабак, күк, кырык, кызык, калак, кадак, апа, ата, ипи, или,)

Кабартма:

Балалар, ә хәзер безгә бик авырга туры килә, чөнки без сезнең белән иң хәйләкәр җәнлек белән очрашабыз. Ул Төлке апабыз булыр. Төлке апа сүзләрнең килешләрен билгеләргә һәм шул сүзләрне килешләре буенча дөрес итеп язырга куша:

VIIIбирем. "Килешләр" (слайд)

Апаның, өстәл, көчекне, урманнан, шәһәрдә, әнигә
IX бирем. Калын сузыкларны нечкә сузыклар белән алыштыр (слайд)

каз бар

чук боз

тыш моң

тор бал X бирем. "Әйтеп бетер" уены. (слайд) Мәкальнең яртысы әйтелә, яртысын әйтеп бетерергә.

  1. Иле барның... (теле бар).

  2. Теле озын кешенең... (акылы кыска булыр).

  3. Телләр белгән - ... (илләр белгән).

  4. Иң татлы тел . (туган тел).

  1. Тел күңелнең... . (көзгесе).

  2. Туган телне кадерләгән халык... .(кадерле булыр).

  3. Кем эшләми, (шул ашамый)

  4. Әүвәл уйла, шуннан... (сөйлә).

XI бирем, "н" га беткән 10 җәнлек исеме язарга (слайд) - Тиен, куян, болан, кабан, колын, әрлән, тычкан, йомран, арыслан, көзән. Кабартма: Укучылар, Төлке апаның соңгы биреме калды. Әйдәгез, бөтен көчебезне җыеп аны чишәбез!

XII бирем. "Артык сүзләрне тап" (слайд)

Ручка, укучы, мәктәп, зал, альбом, укыта, китап, фән.

Укый, китапханә, җырлый, шөгыльләнә, йөзә, бии, уйный. Йомгаклау. Жюри нәтиҗәләрне әйтә, җиңүчеләр билгеләнә. Кабартма җиңүчеләргә үзенең урман күчтәнәчләрен тарата. Кабартма - Рәхмәт, сезгә, балалар! Мин монда күп нәрсәләргә өйрәндем. Сау булыгыз!



© 2010-2022