Методическая разработка на тему «» Әниләр көне!»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:






ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ




Методическая разработка на тему «»Әниләр көне!»






























Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле әниләр, әбиләр, килгән кунаклар! Бүген без бирегә әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын - кызларда. Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен!
Алып баручы. Әни! Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат иясе юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче газиз әниләр! Сез булмасагыз, без оясыз кош, моңсыз җыр булыр идек. Күңелегездәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә безгә - балаларыгызга яшәү чыганагы булып торуын телибез.
Укучы.Кем күңеле тулган айдай серле, Язлар сыман назлы, ягымлы? Шатлыкларын башкаларга бүлеп, Кайгыларга түзем, сабырлы?
Укучы.Кем куллары өйне, җирне ямьли, Изгелеге үлчәү тапкысыз? Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы, Тормыш яме, - Әнкәй, хатын - кыз!
Укучы.Бүген бездә зур бәйрәм, Һәр кеше дә сөенгән. Чөнки безгә кунакка Әниләребез килгән!
Укучы.Әниләр, сезне котлыйбыз Зур бәйрәмегез белән! Матур җыр яңгырасын, Бүләк булсын ул бездән!
Җыр: «Әниләр бәйрәме» 1. Бүген сөенә - сөенә Шушы җырны җырлыйбыз. Сезне кадерле әниләр Бәйрәм белән котлыйбыз. Кушылып җырлагыз Сез дә бу җырга. Әниләргә хөрмәт , Рәхмәт аларга. 2. Бу көнне ел да көтәбез, Әтиләр белән бергә. Өйдә көн буе эшлибез, Бәйрәм ясап әнигә. 3. Бүген бүләкләр, чәчәкләр, Сезгә иң тәмле сүзләр. Бер көн түгел, ә ел буе Дәвам итсен бу көннәр. Укучы.Тузаннарны сөртеп чыктым, Коедан су китердем; Әни эштән кайтканчы, дип, Бөтен эшне бетердем.
Укучы. Бүлмәләрне җыештырдым, Бар җир ялт итсен әле, Үзенең бәйрәмендә бер Әни ял итсен әле.
Укучы. Син, әнием, минем өчен Бу дөньяда бер генә. Елмайганда йөзләреңнән Бар өйгә нур бөркелә.
Укучы. Яңгырасын көйләр, шат көлүләр Тирә - юньгә бүген таралсын. Кемнәр бүген бәхетлеләр, диеп, Бөтен кеше безгә карасын.
Җыр: "Кояш гомере"
Укучы. Тыңлап бишек җырларыңны Елавым басылган бит. Телем дә минем иң әүвәл "Әннә" дип ачылган бит.
Укучы. Көнгә ничә тапкыр "әни" дибез, Рәхәт тә соң "әни" диюләр. Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, Бүләк итик матур биюләр.
Укучы. Мәктәп бүген гөрләп тора, Шаулап тора, күрегез. Без бит бәйрәмгә җыелдык, Әллә шуны белмисез?
Алып баручы. Дөньяда иң кадерле кеше кем? Дөрес, әни. "Әни, ән - нә" диеп нәниләрнең теле ачыла. "Әни" сүзе иң кадерле сүз ул. Көннәр якты булсын өчен, Ашлар тәмле булсын өчен, Йокы татлы булсын өчен Җир йөзендә әни кирәк!
Укучы. Авырсаң, янда тора ул, Төн буе керфек какмый. Үз саулыгын да кызганмый, Ул безне саклый - саклый.
Укучы. Җиңеләйткән кебек әнкәй Безнең һәрбер сулышны. Өлкән яшькә җиткәндә дә Без әнигә бурычлы.
Җыр:
Укучы. Йөзең синең һәрвакытта Балкып тора, әнием! Аш - суыңнан тәмле исләр Аңкып тора, әнием!
Укучы. Нинди назлы, нинди эшчән Синең куллар, әнием! Бөтен дөнья бәйрәм итә Сине зурлап, әнием!
Укучы. Йөрәгемнең түрендә Иң кадерлем - әнием! Яхшылыкта, якынлыкта Әниемә тиң илем!
Укучы. Әни диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз! Һич ярамый Әни сүзен таптарга.
Укучы. Кайчан кайтсам, кайдан кайтсам, Әниемә сыенам. Әниемнең кочагында Мин кош баласы сыман. Иркәли дә, назлый да ул, Татлы, баллы сүзләре. Меңләгән серләрне саклый Мөлдер - мөлдер күзләре. Әнием, синең кочакта Күпме җылы наз таптым. Кочагыңны, күзләреңне Сине сагынып кайттым.
Укучы. Өйрәтте мине әнкәй Кошлар җырын тыңларга. Кошларның моңын отып, Матур итеп җырларга. Өйрәтте мине әнкәй Чишмә җырын аңларга. Челтерәп аккан сулардан Көмеш көйләр тарала. Җырларыма күчерәм Табигать тавышларын. Әнкәемнең моңнарын, Чишмәләр агышларын.
Җыр: Әни кирәк.
Укучы. Минем әни шундый уңган, Һәр эшне эшли белә. Мин дә аны бик яратам Шундый уңганга күрә. Әниләрнең эшләре күп: Әле идән себерә, Әле камыр пешерә. Миңа дәрес хәзерләшә - Барысына өлгерә.
Укучы. Кояштан да яктырак Әнием йөзләре. Балдан да татлырак әнием сүзләре. Ут кебек уйныйлар Әнием куллары Уңганлык билгесе Белеп тор боларын. Бар яктан килгән ул, Пешерә, кыздыра. Сөйләсәң сереңне Эченә сыйдыра.
Укучы. Мең рәхмәт сиңа, әни, Безне тудырган өчен. Бишек җырларын көйләп Безне үстергән өчен. Җирдә басып йөрергә, Матурлыкны күрергә, Яхшылыклар кылырга Безне өйрәткән өчен. Начарлыкны танырга, Дөреслекне якларга, Кеше хакын хакларга Безне өйрәткән өчен. Сезнең мәхәббәт белән Җир йөзендә кеше бар. Сезнең тырышлык белән Бу дөньяда тормыш бар.
Укучы. Янымда елмаеп көлгәндә, "Кадерлем, бәбкәем", - дигәндә Күңелем яктыра нигәдер, Әнием иркәләп сөйгәндә. Иманлы, ягымлы карашы Җылыта, иркәли күңелне. Туктале, туктале, тормышның Иң гүзәл мизгеле түгелме?
Укучы. Балачак дөньясы һич кенә Ятимлек хисләре тоймасын. Сабыйлар күңеле һичкайчан Сагышлы, хәсрәтле булмасын. Әниләр кочагы - гөлбакча,- Җаннарны терелтә, юата. Авырдыр тормышта, авырдыр, Юатыр кешеләр булмаса.
Укучы. Биедек тә, җырладык та, Шигырьләр дә сөйләдек. Бәйрәм итеп уйнап алдык, Матур көйләр көйләдек.
Бәйрәм киче бетеп килә Әниләргә әйтик шуны: Сәламәтлек, бәхет телик, Һич белмәсеннәр борчуны.
Алып баручы. Газиз әнкәм! Назлы карашыңнан Әйтерсең лә дөнья җылына. Синең һәрбер якты елмаюың Тиң бит, әнкәй, кояш нурына.
Газиз әнкәм! Син көйләдең миңа Сабый чакта бишек җырларын. Син сөйләгән әкиятләрне дә Күзләреңә карап тыңладым.
Газиз әнкәм! Телем ачылганда Тәүге сүзем "әннә" булгандыр. Миңа бәхет теләп иртә - кичен Күңелеңә дога тулгандыр.
Газиз әнкәм! Үсеп җиткәчтен дә Син һаман да минем сердәшчем. Беркайчан да истән чыкмас төсле Миңа биргән һәрбер киңәшең.
Газиз әнкәм! Гомер юлларында Ихлас ярдәмеңне тоябыз. Синең ышанычыңны аклар өчен Барлык көчебезне куярбыз.
Җыр: "Һәрвакыт булсын кояш"


© 2010-2022