Конспект урока «Творчество Мусы Джалиля»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Конспект урока «Творчество Мусы Джалиля»Конспект урока «Творчество Мусы Джалиля»Конспект урока «Творчество Мусы Джалиля»Конспект урока «Творчество Мусы Джалиля»Тема: "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."

(Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган дәрес)

Максат: 1. Укучыларны Муса Җәлилнең тормыш сукмаклары, иҗат биографиясе белән таныштыру.

2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм һәм әдәби әсәргә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда М.Җәлил иҗатына кызыксыну, туган якка мәхәббәт, туган як белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Материал:

1. Гайнуллина Ф. Үлемне җиңгән шагыйрь (телдән журнал) // Мәгариф. - 2006. - №2. - Б. 14-16.

2. Галиуллин Т. Әдәбият - хәтер хәзинәсе: Укытучылар, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма / Тәлгат Галиуллин. - Казан: Мәгариф, 2008. - Б. 34-72.

3. Гафиятуллина Н. "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." // Мәгариф. - 2006. - №2. - Б. 8-11.

4. Муса Җәлил турында истәлекләр / Төз. Мостафин Р.Ә. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2006. - 319 б.

5. Сабирҗанов Т. Сез Җәлилне беләсезме? (викторина) // Мәгариф. - 2006. - №2. - Б. 26.

Җиһазлау: 1. Татар әдәбияты: Рус урта гомуми белем мәкт., 8 нче с-фында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия / З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. - Тулыл. 2 нче басма. - Казан: Мәгариф, 1999.- Б. 85-90.

2. М.Җәлилнең портреты.

3. Хронологик таблица.

4. "Гасырларда калган батырлык" дип аталган видеоязма.

5. Эпиграф язылган плакат.

6. Презентация (фотосурәтләр белән).

7. Муса Җәлил китапларыннан күргәзмә.

Дәреснең тибы: кино-дәрес

Дәреснең методы: репродуктив метод

Алымнар: әңгәмә, лекция, күрсәтмәлелектән файдалану.

Дәреснең планы:

I. Башлам.

1. Исәнләшү, укучыларны барлау.

2.Аралашу өчен класста уңай психологик халәт тудыру.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

1. Укучыларның игътибарын тактага эленгән портретка юнәлтеп, Муса Җәлил турында әңгәмә оештыру һәм тема белән таныштыру.

2. Муса Җәлилгә багышланган "Гасырларда калган батырлык" дип исемләнгән видеоязма карау (кирәкле урында туктатылып, укытучы тарафыннан комментарийлар бирелә, шигырьләр сөйләнә, истәлекләр укыла, хронологик таблица төзелә):

- Зәйнәп Җәлилова истәлекләрен уку;

- хронологик таблица төзү;

- Әминә Җәлилова истәлекләре белән таныштыру;

- кызы Чулпанга һәм сөеклесе Әминәгә язган хатларын уку;

- "Моабит дәфтәрләре" турында мәгълүмат бирү;

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Алдан әзерләнгән хронологик таблицаны тәкъдим итеп, укучыларныкы белән чагыштыру.

IV. Өйгә эш бирү.

Дәрес барышы:

Укытучы. Укучылар, узган дәрестә без сезнең белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныша башладык. Өйгә М.Җәлилнең тормыш юлын өйрәнергә бирелгән иде. Әйдәгез шул турыда сөйләшек әле. (Төркемнәрдән шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы мәгълүматлар тыңлана. Укучылар кул күтәреп җавап бирәләр) (Тактага схема сызыла, схемага көтелгән җаваплар языла).

МУСА ҖӘЛИЛ

ТОРМЫШЫ ИҖАТЫ

1. 1906 нчы ел 15 нче февраль Оренбург 1925 нче ел. "Барабыз"

исемле

өлкәсе Мостафа авылында туа. беренчешигырьләрҗыентыгы

2. 1913 нче ел. Мостафа абзый гаиләсе

белән Оренбургка күчә 1928 нче ел "Иптәшкә" дигән

3. 1922 нче ел. Муса Казанга килә. шигырьләр җыентыгы.

4. 1923 нче ел. Татар рабфагында укый башлый

5. 1927 нче ел. Җәлил Мәскәүдә яши башлый. Мәскәүдә яшәгәндә "Хат ташучы"

7. 1932 нче елга кадәр."Кечкенә иптәшләр", поэмасын, "Алтынчәч",

"Октябрь баласы" җурналларының "Илдар" либреттоларын яза.

җаваплы редакторы.

8 .1927-31 нче еллар. Мәскәү университетының

әдәбият бүлегендә укый 1943 нче елда "Тупчы анты"

9 .1935 нче ел. Мәскәүдә татар опера исемле җыентыгы басылып

студиясендә эшли чыга.

10 .1939 нче ел. . Татарстан Язучылар берлеге

җитәкчесе.

11. 1942 нче ел. Июнь. Шагыйрь Волхов фронтында. Моабит дәфтәрләре" җыентыгы.

12. 1942.әсирлеккә эләгә

13. 1944 нче елның феврале. Фашистларның хәрби

суды Җәлилне һәм аның 11 көрәштәшен

үлем җәзасына хөкем итә.

14. 1944 нче ел 25 нче август. Герой-шагыйрьнең

Плетцензее төрмәсендә гомере өзелә.

15. 1956 нчы елның феврале. Муса Җәлилгә

Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

ҮЗ бәя.


Укытучы. Укучылар, Муса Җәлил турындагы белемнәрегезне тикшерү максатыннан сезгә сораулар бирелә.(Һәр төркемгә шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы турында сораулар язылган карточкалар таратыла. Укучылар 4-5 минут эчендә сорауларга җаваплар табарга тиешләр. Карточкалардагы сораулар бер төрле. Ахырда җаваплар чиратлашып укыла).

Сораулар.

1.Шагыйрьгә һәйкәл куелган мәйдан. (Беренче май мәйданы)

2.Аның исемен йөртүче театр. (Опера һәм балет театры).

3.Беренче шигыренең исеме("Бәхет")

4"Хөкем алдыннан картинасының авторы.(Харис Якупов).

5.Шагыйрьнең беренче китабы.("Барабыз")

6.Муса укыган мәдрәсә.(Хөсәения")

7.Җәлилнең абыйсының исеме.(Ибраһим)

8.Мусаның әсирлектәге фамилиясе.(Гомәров)

9.Ул әсирлеккә ничәнче елда эләгә.(1942)

10.Җәлил белән ничә көрәштәше җәзалап үтерелә.(11).

Үз бәя.

II. Уку мәсәләсен кую һәм чишү.

Укытучы. Укучылар, без бүген сезнең белән Муса Җәлилнең иҗаты белән якыннан

рак танышабыз һәм "Ни өчен Муса Җәлил- каһарман -шагыйрьме"- дигән сорауга җавап табарга тырышабыз.Муса Җәлил, аның биографиясеннән күренгәнчә, Бөек Ватан сугышында катнаша һәм 1942 нче елның 26 нчы июлендә, каты яраланып, әсирлеккә эләгә. Ләкин фашист концлагерьларының коточкыч шартлары да шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул яшерен оешма аша дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара. Татар, бапшкорт әсирләре өчен концертлар кую сылтавы белән, бик күп концлагерьларда була һәм анда

фашистларга каршы яшерен төркемнәр оештыра. Җәлилчеләр әсирләрне

гитлерчыларның үзләренә каршы барырга өндиләр. Укучылар, хәзер Муса Җәлилнең сугыш чорында.әсирлектә язылган шигырьләре белән танышабыз.

(Төркемнәрдә дәреслектән һәм шигырьләр җыентыгыннан укучылар

шигырьләр укыйлар)

Укытучы. Укучылар, шагырь үзенең әсәрләрен нинди темаларга язганын әйтәбез

һәм сезнеңчә шул теманы яктырткан юлларны укыйбыз.

(Төркемнәрдә җаваплар, бергәләп темаларны 4 калдырабыз)

Укытучы. Укучылар, әсирлектә шагыйрь нинди хисләр кичерә?

(Төркемнәрдән көтелгән җаваплар: туган илне, кадерле баласын,сөекле

кешесен ярату, горурлык, шатлык, үкенү, нәфрәт, үч алу, өмет).

Укытучы. Балалар шушы хисләр чагылган шигырь юлларын укыйбыз.

(төркемнәрдә укучылар берәр куплет шигырь укыйлар, сәнгатьле укуга

да иъгтибар бирелә).

Үз бәя.

Укытучы. Җәлил үзенең шигырьләренең туган иленә кайтуы турында хыяллана,

үзе үлсә дә алар илгә кайтыр, туган илендә аның батырларча һәлак

булуын белерләр дип өметләнә. Укучылар Җәлил шигырьләренең алдагы

язмышы нинди?

(Көтелгән җаваплар)

Укучылар.

Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокно-

тын берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле тоткын, ә икенчесен

Моабит төрмәсендә бергә утырган белгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

Укытучы. Бу җыентыкларга нинди исем бирелә?

(Укучылардан көтелгән җавап):

Укучылар. Бу җыентыкларга "Моабит дәфтәрләре"дип исем бирелә. Чөнки алар

Моабит төрмәсендә язылалар.

Укытучы. 1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое

исеме бирелә , чөнки илгә "Моабит дәфтәрләре" җыентыгы кайта.

Димәк

Муса Җәлил-

Герой - шагыйрь

Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Ни өчен Муса Җәлилне герой-шагыйр дип атыйбыз дигән сорауга җавап эзләдек һәм таптык.

Укытучы.Ә хәзер көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куябыз.

1. Хронологик таблицага нигезләнеп, М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләргә әзерләнеп килергә.

2. М.Җәлилнең шигырь җыентыкларын табарга.

(Укучылар язып куялар)

Укытучы.Укучылар, тактада язылган шигырь юлларына игътибар итегез. Дамир, укып чык әле.

Укучы. Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрәк тибешен.

Үлгәндә дә әйтә алсам иде

Үлдем, диеп, туган ил өчен!

Укытучы. Рәхмәт, Дамир. Укучылар, без Муса Җәлил турында туган иле өчен үлгән дип әйтә алабызмы?

Укучы.Әйе, әйтә алабыз, чөнки ул Бөек Ватан сугышында тоткынлыкка эләксә дә, рухын сындырмаган, матур шигырьләр язып калдырган.

Укытучы. Бик дөрес. Димәк, ул чыннан да үз иле өчен яшәгән, аның өчен җанын да кызганмаган. Аның бу батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк.

Дәрес ахырында "Җырларым" шигыренә язылган җырны тыңлап, фотосурәтләрдән төзелгән презентация карала.



© 2010-2022