Тест по литературному чтению Проверка темпа чтения и знание содержания

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

3 нче сыйныфка тест .Уку тизлеген тикшерү һәм эчтәлек буенча эш.

Тиен һәм бүре

Тиен ботактан ботакка сикерә иде. Кинәт йоклап яткан бүренең өстенә килеп төште. Бүре сикереп торды һәм тиенне ашарга теләде. Тиен ялына башлады:

  • Зинһар, бүре, җибәр мине.

Бүре әйтте:

  • Ярар, мин сине җибәрермен. Тик син башта әйт, нилектән сез, тиеннәр, шулкадәр шат. Миңа һәрвакыт күңелсез, ә сезгә карасаң, сез анда өстә гел уйныйсыз да сикерәсез.

Тиен әйтте:

  • Башта мине агачка җибәр, аннан мин сиңа әйтермен. Мин синнән куркам.

Бүре тиенне җибәрде. Тиен агач башыннан бүрегә әйтте:

  • Син явыз, шуңа күрә сиңа күңелсез. Синең явызлыгың йөрәгеңне яндыра. Ә без тиеннәр берәүгә дә зыян салмыйбыз, шуңа күрә шат яшибез, - диде.

(Лев Николаевич Толстой)

А өлеше. Дөрес җавапны язып ал.

  1. Бу нинди текст?

А) Хикәя Ә) Шигырь Б) әкият

2) Ни өчен бүрегә гел күңелсез?

А) чөнки ул ботактан ботакка сикерә белми

Ә) чөнки тиеннәр гел шат

Б) чөнки ул явыз

  1. Ни өчен тиеннәр гел шат?

А) алар ботактан ботакка сикереп уйный

Ә) алар берәүгә дә зыян китерми, яхшы күңеллеләр

Б) алар куышларда яши

4) Текстта язылган кайсы вакыйга тормышта булырга мөмкин?

А) хайваннар үзара сөйләшә

Ә) Тиен ялгыш берәр хайван өстенә егылып төшә

Б) тиен явыз була һәм начарлык эшли

  1. Бу әсәр нәрсәгә өйрәтә?

А) явызланмаска һәм башкаларга начарлык эшләмәскә

Ә) игътибарлы булырга, башкалар өстенә егылмаска

Б) күңелсез булганда гына явыз булырга

  1. Бу әсәрне рольләргә бүлеп укыр өчен ничә кеше кирәк?

А) ике: автор һәм тиен сүзләрен укыр өчен

Ә) ике: бүре һәм тиен сүзләрен укыр өчен

Б) өч: автор, бүре һәм тиен сүзләрен укыр өчен

Б өлеше. Дөрес җавапны үзең яз.

  1. Бүре тиеннән нәрсә турында сораган?

  1. Тиен һәм бүре образлары аша автор нинди кешеләрне күрсәтә?

Тиен образы - ... Бүре образы - ...

  1. Әсәр нәрсә турында?

  1. Тексттан тиеннәрнең ни өчен гел шат булулары турында әйтелгән җөмләне күчереп яз.

Икмәк үсә

Авыл янындагы кырлар әле буш. Ә бер басуга әйтерсең яшел буяу сипкәннәр. Шундый ачык, шундый матур, шундый күңелле, бәйрәмчә!

Әни әйтә:

  • Икмәк шулай үсә!

Яшел уҗымнар барысы да бертөсле, бертуган малайлар кебек. Кайчан үсәргә өлгергән соң алар?

Әни аңлата:

  • Бу кар астында кыш чыккан икмәк. Аны узган көз, кыш җиткәнче чәчтеләр. Орлыклар кышкы салкыннар җиткәнче тишелергә һәм җир өстенә яшел яфракларын чыгарырга өлгерделәр.

Аннан соң аларны калын кар юрганы каплап китте. Кар юрганы астында уҗым кышкы йокыга талды. Алар өстендә салкын бураннар уйнады, кышкы салкыннар җирне туңдырды.

Ә икмәк барысына да түзде. Кар астында аңа караңгы, салкын һәм күңелсез булды. Кыш бик озак дәвам итте.

Ләкин икмәк түзде, яз җиткәнен көтте. Яз җитүгә ул башын күтәрде, үсә башлады. Беренче җылыны үткәреп җибәрмәде, үзенә алды. Кояшка таба үрелә, үсәргә тырыша.

Кешеләр яшел басу буйлап барганда як-якларын караналар да әйтеп куялар:

  • Икмәк ничек яхшы булган!

А өлеше. Дөрес җавапны язып ал.

  1. Бу нинди текст?

А) Хикәя Ә) Шигырь Б) әкият

  1. Текстта язылган вакыйгалар кайда булган?

А) басуда Ә) шәһәрдә Б) авылда

  1. Автор яшел уҗымнарны нәрсә белән чагыштыра?

А) чирәм белән

Ә) бертуган малайлар белән

Б) яшел яфраклы куак белән

  1. Орлыклар кайчан тишелергә һәм җир өстенә яшел яфракларын чыгарырга өлгерделәр.

А) яз көне Ә) кыш көне Б) көз көне

5) Уҗымны кар каплагач, аның белән нәрсә булды?

А) салкыннан өшеделәр

Ә) кышкы йокыга талдылар

Б) кар астында үсүләрен дәвам иттеләр

Б өлеше. Дөрес җавапны үзең яз.

  1. Кар астында кышлаган икмәкне кайчан чәчәләр?

  1. Яз җиткәч, уҗым нишләде?

  1. Тексттан сорау җөмләне табып яз.

  1. Тексттан кешеләрнең икмәккә сокланганын күрсәткән җөмләне күчереп яз



© 2010-2022