План урока на тему «Табын янында»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема : Табын янында.

Максат:1."Табын Янында " тексты өстендә эш.Диалогик ,монологик сөйләм телен үстерү,камилләштерү

2.Укучыларның белем, күнекмәләрен ныгыту,камилләштерү.

3.Саша үрнәгендә тәрбиялелек,әдәплелек,үз-үзеңне тота белү

сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһаз.Компьютер,слайдлар,рәсемнәр.Дәреслек 99- 100 нче битләр.

Дәрес барышы.

I.Исәнмесез укучылар! Безгә бүген бик күп кунаклар килгәннәр.Әйдәгез алар белән хәзер исәнләшик.

-Исәнмесез.Хәерле көн,кадерле кунаклар!

II.Укытучы сүзе: Балалар,без узган дәрестә нинди текст укыган идек?

Бүген укучылар ,шул текст өстендә эшләүне дәвам итәрбез.

-Әйтегез әле,зинһар,текст өстендә нәрсәләр эшләп була?

-Скажите пожалуйста ,что можно делать по тексту?(читать,отвечать на вопросы,составлять диалоги,пересказать содержание).

Бик дөрес балалар.Бүгенге дәресебездә без текст буенча сорауларга җавап бирербез,диалоглар төзербез,укырбыз,хикәя төзербез.

-Укучылар,тактага карыйк һәм безгә дәрестә кирәк булган кайбер сүзләрне искә төшерик һәм истә калдырыйк.

Әдәпле[әдәплэ]-әдәпсез(приличный-нериличный)

Тәрбияле[тәрбийәлэ]-тәрбиясез (воспитанный-невоспитанный)

Ихтирамлы[ихтирамлы]-ихтирамсыз]-(учтивый-неучтивый)

Комсыз[къомсос]-әдәпле(жадный,нериличный)

1.Без сезнең белән "Табын янында" хикәясен укыган идек.Шул хикәя буенча сорауларга җавап биреп карыйк әле.(Укучылар текстка таянып сорауларга җавап бирәләр)

А) Кем -ул Саша?(Саша хуҗа малае)

Б)Саша салатны ничек ашады?(Саша салатны үз янына куйды һәм ашыгып ашады).

В).Ул итне ничек ашады?(Ул итне аштан кулы белән алып ашады).

Г).Саша нинди алманы алып ашады?(Саша иң зур алманы алып ашады).

Д).Саша киткәч ,өстәл өсте ничек калды?(Өстәл өсте бик пычрак калды).

Е).Ул табын артында үзен тота беләме?).(Ул табын артында үзен тота белми)

2. Укучылар Сашага характеристика бирик инде.(Саша әдәпсез,тәрбиясез,игътибарсыз,комсыз,саран,пычрак малай.Ул үзен генә ярата,үзен кешеләр янында тота белми).

3.Текстка балалар тагын нинди исем биреп булыр иде?(как еще можно озаглавить текст.можете выбрать названия из 9 го упражнения по стр.100)

III.Укучылар,өй эшен тикшереп карыйк әле.Мин сезгә бу текстны үзгәртеп язарга кушкан идем.Әйтик ,Саша -тәрбияле малай.Хикәя ничек үзгәрер?(балалар үзләренең хикәләрен укыйлар.)

Укучылар бер-берсенә сораулар бирәләр (диалог төзиләр).

А).Саша салатны ашый башлыймы?(Юк,ул башкаларны көтеп тора)

Б).Саша ашны ашыгып ашыймы?(Юк ,ул ашны ашыгып ашамый).

В).Саша алманы кайчан ала?(Саша алманы ахырдан ала).

Г).Саша комсыз малаймы?(Юк,ул комсыз түгел).

Д). А)Бу текстта Саша нинди?(тәрбияле,әдәпле,чиста һ.б).

Физкультминут.

IV.Уен уйнау.(такта янына чыгып,Саша 1гә,Саша 2 гә туры килгән сыйфатларны магнитлар белән ябыштырып куялар һәм билгеләмәләрне антонимнар тәртибендә куярга).

V.Проблемалы ситуация тудырабыз

Укытучы.Сез балалар ике төрле Сашаны беләсез.Сез кайсы Сашадан үрнәк алыр идегез.?Китапта язылган Сашаданмы,яки үзегез язган Сашаданмы?)

Ни өчен ?

VI.Балалар слайдта күрсәтелгән биремнәрне эшлиләр.

Как скажете другу другу о том,

-что он воспитанный мальчик или девочка.

-что он(она)очень внимательная;

-что он(она) оченьтерпеливый(ая)

-что вам не нравятся жадные ,грязные,невоспитанные мальчики.

VII. Балалар, яхшы ,әйбәт Саша турында сөйләргә кирәк.(Балалар үзләре төзегән хикәянең эчтәлеген сөйлиләр.

VIII.Дәрескә йомгак.Әдәплелек турында мәкальләр әйтелә,мәгъәләре ачыкланыла.

Үзе әдәпсез-киеме сәдәпсез.

Адәмне адәм иткән -әдәп.

Комсыз тау кимерсә дә туймас.

Кеше холкын күзәт,үзеңнекен төзәт.

-Балалар ,без бу дәрестә сезнең белән нәрсәләр эшләдек?

-Укучылар , ничек уйлыйсыз,бу дәрес сезнең өчен файдалы булдымы?

-Ребята,как вы думаете,этот урок был полезным для вас?

IX.Балалар ,хәзер үзегез эшләгән эшләргә билгеләр куегыз.(Поставьте себе оценки по следующим критериям)

1 .Сорауларга җавап(ответы на вопросы)

2.Диалог

3.Тәрҗемә(перевод)

4.Эчтәлек(содержание)

X.Өй эше бирү.Сашага нинди киңәшләр бирер идегез.(Какие советы вы бы дали Саше?)



© 2010-2022