Бертөрле тартыкларның янәшә килүе

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе Максат:1.Укучыларның икеләтелгән тартык авазлы сүзләрне дөрес язарга, юлдан-юлга дөрес күчерергә өйрәтү.

2.Матур язу күнекмәләрен камилләштерү.

3.Логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

4.Туган телгә ихтирам, кызыксынучанлык, дуслык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Метод һәм алымнар: әңгәмә,тикшерү,өлешчә эзләнү.

Технология:коммуникатив үстерелешле укыту,компьютер технологиясе

Планлаштырылган нәтиҗә:1.Бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган сүзләрне истә калдыру;

2.Янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан-юлга дөрес күчерү.

Җиhазлау:таблицалар,индивидуаль-дифференциаль карточкалар,кроссворд,компьютерда слайдлар

Материал:Татар теле 2 сыйныф.И.Х.Мияссарова,К.Ф.Фәйзрахманова.

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше

Укучыларны дәрескә әзерләү

-Хәерле иртә, укучылар! Көннәрегез имин, кәефләрегез күтәренке, эшләрегез уң булсын! Эш урыныгыз дәрескә әзерме? Утырыгыз. Эшебезне башлап җибәрәбез.

2.Төп өлеш

1.Матур язу

Дөрес итеп утырып

Язам җайлап матурлап

Ярамый бит дәфтәргә

Төшерергә кара тап.

Кк, Зз, Нн

2.Алган белемнәрне актуальләштерү

1)-Ә хәзер узган дәресне кабатлап алыйк. Белемнәребез нык булсын. Сезгә биремнәрне Әмир алып килгән.(Карточкада я, ю, е хәрефләренең дөрес язылышы буенча эшләр). Бер-берегезнекен тикшерегез.

2) Аңлатмалы сүзлектән бу сүзләрнең дөреслеген тикшер.

3)Рәсемгә карап предмет исемнәрен иҗекләп әйтү һәм беренче иҗек ахырында, икенче иҗек башында килгән икеләтелгән авазларны табу.

аккош, касса, ванна

- Нинди тартыклар бар?

- Бертөрле.

-Дөрес.

(Укучылар дәрес темасын әйтәләр. Максат әйтелә.)

3.Яңа материал өстендә эш

-Хәзер укучылар,менә бу таблицадагы сүзләргә карагыз әле. Бу сүзләрнең язылышына игътибар итегез.Сез нәрсә әйтә аласыз?

эссе

илле

Саттар

касса

масса

рәттән

Габбас

ванна

-Сүздә ике бертөрле хәреф рәттән язылган.

-Нинди авазны белдерә алар?

-Тартык

-Димәк, ике тартык янәшә килгән.

Физ-ка (күзгә)

-Дәреслектәге 76 нчы күнегүне табыйк әле.Күнегүне кем аңлатып бирер икән?

-Күнегүне укып чыгарга һәм бертөрле ике тартык янәшә килгән сүзләрне күчереп язарга.

-Аңлатмалы сүзлектән грипп сүзенең мәгънәсен ачыклыйк әле.

-Бу сүзнең мәгънәсен, язылышын истә калдырыгыз.Грипп белән авырмас өчен ниләр эшләргә кирәк? Ничек уйлыйсыз?

(укучылар җавабы)

Мөстәкыйль эш дәфтәре буенча эш. 31 нче бирем (28 бит)

-Ә юлдан-юлга ничек күчерербез икән без бу сүзләрне?

-Иҗеккә бүлеп күчерәбез. Ләкин берсе бу якта кала, икенчесе икенче юлга күчә: хок-кей, пер-рон.

4. Алган белемнәрне ныгыту өстендә эш.

"Иҗекле карта" уены.

-Хәзер менә бу таблицага предмет исемнәрен бүлеп язарга кирәк.

(каз, марка,мал, барабан, лампа,кар, кәбестә,каз,курчак)

0

00

000

ат

ал-ма

чө-ген-дер




(нәтиҗә ясала)

-Ә хәзер мин сезнең яңа теманы ничек аңлаганыгызны тикшереп алыйм әле. Дәфтәргә 77 нче күнегүне эшлибез.

-Сезгә зирәк ябалак та табышмаклар алып килгән.

Вокзал алдында поездга

Утыра торган урын

Ике р белән языла

Исеме аның ....(перрон)

Тимер юлдан үтә ул

Еракларга китә ул

Сүз ахыры ике с

Аның исеме ......(экспресс)

Краннарны борасың

Су тутырып куясың

hәркем юына анда

аның исеме........(ванна)

-Бик әйбәт,тырыштыгыз.

-Ә үзегез нинди сүзләр беләсез?Сүзлектә нинди сүзләр очраттыгыз?

(Россия,класс,аккош,....)

Физ-ка

-"Кем игътибарлырак" уены.

((нн) авазы ишетелсә кул чабабыз.)

нарат, Миннур, Габбас, кайта, эссе, күркә, каккыч, ләззәт

3.Өй эше.

1.78 нче күнегү.

2."Кыш җиткәч" темасына хикәя.

4.Дәресне йомгаклау

-Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Ниләр белдегез?

5.Рефлексия

Сезнең кәефегез ничек булды?Теманы син аңлый алдыңмы?

Дәрестә үзеңә нинди билге куяр идең?


© 2010-2022