Конспект классного часа на тему

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБББУ "Сарман гимназиясе"

Әйдәгез, дус яшик!

( Тәрбия сәгате эшкәртмәсе)



Фатыхова Гөлия Фоат кызы,

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Тема: Әйдәгез, дус яшик!

Максат:

Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру.

Конфликт турында белешмә бирү;

Конфликт барлыкка килүнең сәбәпләрен ачыклау;

Конфликтны хәл итү юлларын билгеләү

Җиһазлау: ноутбук, видеопроектор, Һәр төркемдә тарату материаллары, чәчәк таҗлары

Үткәрү формасы: эшлекле уен

Класс: 1

Әңгәмә барышы

1 Сәламләү ритуалы

Бүген барыбызның да йөзе шат, көләч. Шулай булмый мөмкин түгел. Бүген сыйныфка чын дуслар җыелган. Һәр укучы үзенә ошаган дусны эзләп таба. Гадәти булмаганча исәнләшә.

Бу минем борын,

Бу синең борын

Бу минем колак,

Бу синең колак.

Бу минем битем,

Бу синең битең

Син минем дустым,

Мин синең дустың.

Сәлам дустым!

Урыннарга килеп бастык .Бүген бездә кунаклар, аларга елмаю бүләк итик. Сылу кызларырыбыз утыра, батыр егетләребез утыра.

II. Актуальләштерү. (Уку мәсьәләсен кую).

Энергизатор "Җил исә" (Кулларны өскә күтәрү, агачның җилдә чайкалуын күрсәтү)

-Кем чалбар кигән җил шуңа исә

-Кемнең чәч толымнары озын ...

-Кем баллы ярата ....

- Кемнәр иртән туганнарына "хәерле иртә "теләде

- Кемнең дуслары бар ....

Бүген гимназиягә килгәндә галәмне яктыртучы , җылытучы кояш миңа шарлар бәйләме бирде. Ул шарларда хәрефләр язылган. Шул хәрефләрне тиешле урынга куйсагыз, бүгенге әңгәмәнең нәрсә турында баруын укый алырсыз.

-ДУСЛЫК турында сөйләшербез.

Әңгәмәбезнең темасы : "Әйдәгез, дус яшик" Слайд №1

III . Төп өлеш.

1) АКЫЛ ШТУРМЫ . (Җавап бирә башлаганчы, кагыйдә искә төшерелә: үз фикереңне курыкмыйча әйтергә, башкаларны кабатламаска, бер - береңне тәнкыйтьләмәскә).СЛАЙД №2

Дуслык сүзен ишеткәч сезнең күз алдыгызга нәрсә килә? Дәвам ит. Дуслык ул ....

Укытучы сүзе .Дуслык - дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше генә бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык - бөек нәрсә ул. Чын дуслыкны тоя белергә, табарга, югалтмаска кирәк.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

Бүгенге әңгәмәдә без түбәндәге төп сорауларга җавап табарбыз.

-Нәрсә ул дуслык?

-Кем ул чын дус?

-Дуслашу кагыйдәләре бармы?

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә Дуслык -бер-береңә ышануга нигезләнгән якын мөнәсәбәтләр диелә.

2) Төркемнәрдә эш . (РЕЛЛИ РОБИН)

- Дуслык кемнәр арасында була ала? (Җилкә буенча партнерларыгыз белән исәнләшергә. Кызлар башлый.)

Укытучы сүзе: Дуслык хисе кешеләр белән кешеләр(Әни-бала, әти- бала, кыз- кыз, малай- малай, кыз- малай) , шулай ук кешеләр белән хайваннар арасында да булырга мөмкин. Сез быел гына 1 нче сыйныфка укырга килдегез. Төрле гаиләдә, төрле балалар бакчасында тәрбия алдыгыз.Кайберләрегез бөтенләй таныш түгел кешеләр янына килеп кердегез. Без берничә ай уку дәвамында укырга, язарга, дус булырга өйрәндек һәм бер гаилә булып яшибез. СЛАЙД №3

-Балалар, сез кемнәр?

-Укучылар.

-Сез ниндиләр?

-Дуслар

-Уңганнар.

-Сөйкемлеләр.

-Ләззәтлеләр

-Ышанычлылар.

-Көчлеләр

-Хәзер безнең коллективта, узара нәрсә булырга тиеш?

ДУСЛЫК

3. Уен "Дус табыйк" Түгәрәктә бию (МУЗЫКА)

Балалар парлап, бер- берсенә йөз белән карап, ике түгәрәккә тезеләләр.Бер, ике дигәндә, ике адым уңга атлыйлар, өч дигәндә, аяк очларына күтәреләләр. Шул ук хәрәкәтне сул якка таба кабатлыйлар.Аннары бер сүзенә- уңга, икегә- сулга атлыйлар, өч дигәндә, кул чабалар.

Бер, ике, өч, бас аяк очка ,

Бер, ике, өч, бас аяк очка ,

Бер, ике, өч кулларны чабыйк,

Бер, ике, өч, яңа дус табыйк!-

4.-Сезнең дусларыгыз бармы? соравына җавап табу

Укытучы сүзе: Минемчә, һәрберегезнең дусты бар. Кем соң ул дус? Дус-ул синең сыйныфташың, партадашың, кечкенәдән бергә уйнап үскән күрше кызы, я малае.
Ә инде чын дус дип аталучы Бер генә буладыр ул. Ул синең серләреңне саклый белергә, кирәк урында сине якларга тиеш.Чын дус ул сине аңлырак, көчлерәк, акыллырак итә. Шуңа күрә кечкенәдән үк кешеләр белән аралаша, үзеңә дуслар сайлый белергә кирәк.

Вәсимә Хәйруллинаның "Дуслык кадере" шигырен тыңлап үтик.

Дустым белән бер-беребезне

Кайчак ачуланабыз.

Үпкәләшеп тә алабыз,

Тагын татуланабыз.

Җәй дә җитте, уку бетте,

хәзер без каникулда.

Дустым авылда кунакта,

Сагына микән ул да?

Ә мин аны бик сагындым,

Килә шундый күрәсем.

Дуслык кадерен, ахрысы,

Аерылгач беләсең.

5."Чын дус нинди була?" уены (Тор , утыр). Чын дуска гына хас билгеләр ишетсәгез, басасыз.

- Чын дус һәрвакыт булыша, ярдәм итә.

-Чын дус теләсә булыша, теләсә булышмый.

-Чын дус миңа дәрес әзерләргә булыша.

-Чын дус өй эшен күчерергә бирә.

-Чын дус теләсә яхшылык эшли.

-Чын дус гел яхшылык эшли.

-Чын дус авыр хәлдә калдырмый.

-Чын дус авыр хәлдә булыша.

6.Уен-тренинг "Чәчәк" СЛАЙД №4

Сезнең алдыгызда чәчәк таҗлары ята. Төркемнәрдә тикшереп, чын дуска хас сыйфатларны табып, чәчәкне терелтик.Дуслык аланында чын дус чәчәге барлыкка килсен.(Таҗда язулар : ярдәмчел, әләкче, бүлешә белә, тәрбияле, аңлаучан, талашмый, көнләшми,саф күңелле, саран,алдакчы усал, сугыш чукмары, дорфа)

-Нинди сыйфатларны алмадык? Ни өчен?

7 .Ситуатив мәсьәләләр чишү.

Дус булу бик рәхәт. Әмма кайчакта ике кеше арасында мөнәсәбәт бозыла - конфликт килеп чыга. Бу сүз сезгә танышмы? Нәрсә ул конфликт?

Слайд №5

Конфликт- бер үк вакыйгага, әйбергә карата туган төрлечә фикерләр, ягъни фикерләрнең чагышмавы, капма-каршылыгы.

1 нче очрак. Син парталар арасыннан узып барганда, ялгыш кулың тиеп китеп, иптәшеңнең китапларын идәнгә бәреп төшердең. Ул кисәк кенә сикереп торды да синең китапларыңны идәнгә тотып атты.

Сез әле генә конфликтка кердегез. Үзегез генә түгел, бу бәхәскә иптәшләрегезне дә тарттыгыз. Бу,чыннан да, зур конфликт. Әмма чыгу юлы бармы? ( фикерләр)

елыйм

укытучыга әйтәм

бер сүз дә әйтмим

синең фикерем

2 нче очрак. Классташыгыз сезнең якын дустыгызны үрти, аннан көлә. Сез ни эшләрсез?

-елыйм

-йодрык кулланам

- аңа кушылып дустымнан көләм

- синең фикерем.

3 нче очрак. Классташыгыз сораусыз сезнең ручкагызны алды.Сез нәрсә эшләрсез?

-синең фикер

8. Вәсимә Хәйруллинаның "Гафу сорамасаң" шигырен уку

Әйбәт кенә уйнаганда,

Бәхәскә чыга сәбәп.

Зур дуслыкны боза ала

Шушы кечкенә сәбәп.

Кешеләр татуланырга

Сүзләр тапканнар ярый.

Әле берең, йә икенчең,

Баш иеп, гафу сорый.

Конфликттан чыгуның төрле юллары бар: 1) яраклашу. "Әйе, син дөрес әйттең, мин гаепле"( ә бит син гаепле түгел!) 2) үз фикереңнең дөреслеген тыныч кына исбатлый алу. "Тыңла әле мине. Мин сиңа начарлык эшләргә теләмәгән идем, ялгыш кына шулай килеп чыкты. Гафу ит" 3) Сүзсез җиңү. Елмаю. Конфликтны булдырмау. 4) Килешү. "Әйдә, бер нәтиҗәгә киләбез. Бүтән талашырга теләмим" Конфликттан чыгу өчен ике якның да килешүгә баруы компромисс дип атала. Бу адым бары тик рухи һәм әхлаки үсешкә ия кешеләргә генә хас.

9. Укучылар, дуслашу ул- җиңел бирелми. Сез әле дуслашырга өйрәнәсез генә. Ә дуслык нык булсын, тукталмасын өчен аерым кагыйдәләрне белергә кирәк. Дус булу кагыйдәләрен исеңдә тот!

СЛАЙД №6

Таптап китмә, юл бир!

Талап алма, бирә бел!

Йодрык кулланма, ярдәм кулы суз!

Әйбереңне яшермә, бүлешә бел!

Кычкырма, тыңлап бетер!

Кемнәр кагыйдәләрне тулыландыра?

(Дустыңны кимсетмә. Дустыңны алдама. Авыр вакытта ярдәм ит. Дустың белән шатлык, кайгыларны уртаклаш.)

Әгәр дуслык тукталмасын дисәң, дустыңның яхшы һәм начар якларын да кабул итәргә кирәк

10 нчы уен. "Дусларын табарга ярдәм ит".(Төркемнәрдә аерылган рәсемнәр, шуларны "дуслаштыру") СЛАЙД №7

1. Шаян, шук борындыклар: Чип һәм ..............(Дейл).

2. Мәрхәмәтле Белоснежка һәм ..........................(җиде гном).

3. Тапкыр Винни Пух һәм ..............................(Пятачок).

4. Крокодил Гена һәм .......................................(Чебурашка).

11. Рефлексия. Аланыбызга дуслык агачы җитми. Алдыгызда кечкенә генә уч (кул рәсемнәре бар. Әгәр бүгенге әңгәмәдән дуслык турында нәрсәдер белдем дип уйласагыз- яшелгә, аңлап бетермәсәгез сарыга буяп , агачыбызга яфраклар итеп эләрбез)

Әйдәгез,барыбыз да матур итеп басып,кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк. Куллардан-кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирсен.

Әйдәгез җырлыйк

Дуслык турында.

Яхшы дуслыкны

Тиңлик алтынга.

Дуслык алтындай

Чиста, саф булсын

Кара төндә дә

Нурдай балкысын..

(Шарларны тотып җырлау)Җыр "Чын дус"

Укытучы сүзе: Балалар, сезнең чын дуслар булуыгызны телим, араларыгыз беркайчан да бозылмасын. Иң киң күңелле мәче Леопольд сүзләрен бер- беребезгә тагын әйтик "Әйдәгез, дус яшик!"


© 2010-2022