“Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау” темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Биектау муниципаль районы Х.Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе





2 нче сыйныф өчен "Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе











Башлангыч сыйныф укытучысы : Сайфуллина Р.С.


2015
Тема : Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.
Максат: сүзләрнең нәрсә белдерүләрен, сораулар куеп, төркемнәргә бүленүен ныгыту һәм сөйләмдә аларның төрле формаларын танып белү күнемәсен формалаштыру; төркемнәп эшләү күнекмәләрен ныгыту; игътибарлык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Җиһазлау: аваз модельләре, сүз төркемнәре моделе, дәреслек, өстәмә эш дәфтәрләре.

Дәрес барышы: 1.Оештыру өлеше. Укытучы сүзе. Мин иртә белән дәрескә керәм Укучыларымның хәлләрен беләм. Исәнме, Гүзәл, саумы Рүзәл! хэерле иртэ, Мәрьям, хэлен ничек Галләм.
Укытучы сүзе. Мин сезнең белэн ничек итеп исәнлэштем? (Жавап бирэлэр). Сез дә иптәшләрегез белән шулай исәнләшәсезме? Бер-берегезгә хәерле иртәләр телисезме? Бу ягымлы, җылы йомшак сүзләрдән соң сезнең дә күңелегез күтәрелдеме?
Укытучы сүзе. Балалар, безнең татар халкында бик матур итеп исәнләшү йоласы бар. Безнен эби-бабайлар ничек итеп исэнлэшэлэр? (Ике кулларын сузып, ягымлы елмаеп исәнләшәләр)
Укытучы сүзе. Донья халыклары ничек итеп исэнлэшэләр икән шуны карап үтик әле: (Карта янына килэсен!) Японнар ике кулларын күкрәкләренә куеп, баш иеп исәнләшәләр. Америкалылар, гел елмаеп, кул болгап исәнләшә. Ә менә руслар, укучылар, кочаклашып исәнләшә. Әйдәгез, без дә алар кебек бер-беребезне сәламләп карыйк (Басалар, исәнләшәләр).
Укытучы сүзе. Ничек күңелле булып китте. Шундый күңелле моментта, дәресебезне башлыйбыз. (Сыерчык сайраган тавыш ишетелә.) Укытучы сүзе: -Балалар, ишетәсезме, безнең дәрескә кунак килгән. Кем белә, нинди кош тавышы икән бу? (сыерчык) Сыерчык, сыерчык... кем бу кошны тасвирлап бирә ала. (Сөйлиләр) -Бик дөрес, ерак илләрдән туган ягыбызга сыерчык кайткан. (Экранда сыерчык рәсеме чыга).
Укытучы сыерчык турында өстәлдән таптырып укыта:
-Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага. Үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. Сыерчыклар башка кошларның тавышларын истә калдыралар һәм бик төгәл итеп башкаралар. Сыерчыклар 1 сәг эчендә 30-35 тапкыр җим алып кайталар. Басу, бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып, сыерчыклар кешеләргә зур файда китерәләр. Ата сыерчыклар иртәрәк килә. Укытучы сүзе. А) Тактада РЕБУС: Сыер+чык, Б) Сыерчык сүзенә башка аңлатмалар биреп үтик әле. Сыерчык сүзенең моделен дәфтәрдә тикшерү.

Төркемнәргә бүленеп эшләү.
1 нче эш: Укытучы сүзе. Сыерчыклар безгә ЯЗ (рәсеме кирәк) алып килгәннәр. Алар үз канатларында яз көне нәрсәләр алып киләләр? (Күп итеп кояш нурлары, җылылык, кар эрү, гөрләвекләр агу ...).
Укытучы сүзе. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен табигать үзгәрә соң? (Кояш нурларын күбрәк сипкәнгә) Кояш кайчан яктылыкны, җылылыкны күбрәк бирә? (нурлары күп булганда). Тактага куела 1нче төркем:Яз, кояш, тамчы, балалар 2 нче төркем:Ямьле, зәңгәр, күңелле 3нче төркем: Җитте, эри, тама, ага Әйдәгез, кояш нурлары артындагы сүзләрнең мәгънәләренә карап 3 төркемгә берләшик. (Сүзләрне чыгып алалар, басып аралашалар, киңәшәләр һәм төркемләшеп утыралар).
Укытучы сүзе. Сүзләрне тагын бер кат укып, нәрсәгә карап бүлендегез, аңлатып бирегез? (мәгънәләренә карап). -Димәк, бүген без мәгънәләренә карап бүленүче сүзләр турында булган белемнәребезне барларбыз. 2 нче эш: Укытучы сүзе. Ә хәзер өстәлдәге 3 карточканың 1 сендә сезнең сүзләргә туры килә торган җавап бирелгән, кайсысы булыр? Уйлагыз, сайлагыз!! Язып өстәлгә куела. 1 төркем. Бу сүзләр предметны белдерәләр. Кем? Нәрсә ? соравына җавап бирәләр. 2 төркем. Бу сүзләр предметның билгесен белдерәләр Нинди? Кайсы ? соравына җавап булып киләләр. 3 төркем. Бу сүзләр эшне белдерәләр. Нишли? Нишләде? Соравына җавап булып киләләр.
3 нче эш: Укытучы сүзе. Һәрбер предметның, күренешнең исеме булырга тиеш. Әйдәгез без дә үзебез төзегән сүз төркемнәренә исемнәр бирик. (экранда 3 сүз тәкъдим ителә, үзегезгә туры килгәнен сайлап алыгыз.). Экранда исем, сыйфат, фигыль сүзләренең аңлатмалары бирелә. Һәр төркем бу исемне ни өчен сайлап алганын әйтә. (Кагыйдәне тулы итеп әйттер).
4 нче эш. Предмет исемен белдергән сүзләрдән предметның билгесен һәм эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр яса. Тактага язу Май-майлы, майлый Җыр-җырлы, җырлый һ.б.( тикшерү).
4 нче эш. Бу йортларда нинди сүзләр яши ала? Һәр йортка бишәр сүз яз. (Йорт рәсеме бирелә)

5 нче эш. Уен "Бер предметка күп билге" (Муляжларны телдән тасвирлау)
1нче төркем алма сүзенә 2нче төркем кыяр сүзенә 3нче төркем лимон сүзенә сыйфатлар языгыз
6 нчы эш. Табышмаклардагы предметның билгесен белдергән сүзләрне - кызыл карандаш белән, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне яшел карандаш белән түгәрәккә ал.
7 нче эш: Бирем И, С, Ф не белдергән 3-5 әр сүзне сайлап языгыз: Йөгерә, авыз, бәрәңге, җиңел, җылы, елый, тикшерә, тавык, сәгать, шәһәр, эссе, йөрәк, карый, тәмле, савыт, сеңел, елга, муен, егет, авыл, кыңгырау, караңгы, тәмле, йөзә, кавын, казый, чаңгы, һава, йолдыз, сикерә, елмая, борын, йомшак, хайван, эшли, бияләй.


Йомгаклау. Бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндек? (Кагыйдәләрне тагын 1 кат әйтеп чыгыгыз)
Дәрес сезгә ошадымы? (Кайсы ягы кемгә күбрәк ошады.)
Бәяләү. Өйгә эш бирү. Сүзләрдән схемага туры килерлек итеп җөмләләр төзү. җөмләләр язу.

  1. ИСЕМ сыйфат исем
  2. Сыйфат исем фигыль
  3. Исем исем фигыль



















© 2010-2022