План-конспект урока татарского языка на тему Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы (2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

«Олы Әтнә урта белем бирү мәктәбе»

Әтнә муниципаль районы





Тема:

Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы.

(2 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

















Галимҗанова Руфина Тәлгать кызы

югары категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

2015 ел, ноябрь

Тема: Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы.

Максат: Саңгырау тартыкларның яңгыраулашу очрагы ,саңгырау тартыктан соң ы,е,а,ә сузык авазлары килү сәбәпле,авазларның яңгыраулашуын аңлату,матур язу күнекмәләрен камилләштерү; критик фикер йөртү сәләтен үстерү; туган телгә ихтирам, кызыксынучанлык, дуслык, табигатькә сакчыл караш,белемгә омтылыш тәрбияләү. Метод һәм алымнар. Әңгәмә, тикшерү, өлешчә эзләнү. Технология. Коммуникатив үстерелешле укыту, компьютер технологиясе. Танып белү универсаль уку гамәлләре (УУГ): - дәреслектә ориентлаша белү; - рәсем , карточкалар һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү; - төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; - авазларның урнашу тәртибен белү ; - дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү. Регулятив УУГ: - кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; - гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; - үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү; - тормыш тәҗрибәсен куллану; - эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. Шәхескә кагылышлы УУГ: - дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү; - үз мөмкинлекләреңне бәяләү; - үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру; Коммуникатив УУГ: - тормыш тәҗрибәсен куллану; - күршең белән хезмәттәшлек итү.
Планлаштырылган нәтиҗә. 1. Саңгырау тартыкларның яңгыраулашу очрагы ,саңгырау тартыктан соң ы,е,а,ә сузык авазлары килү сәбәпле,авазларның яңгыраулашуын аңлату. 2.Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы. Җиһазлау:Татар теле: татар мәктәпләренең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. I кисәк. / И.Х. Мияссарова, К.Ф Фәйзрахманова. - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.- 76-77 нче битләр Вәгыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма. 3 нче басма. Тулыл. - Казан, 2002. - 207 б.;"Мәгариф" журналлары, компьютерда слайдлар, индивидуаль-дифференциаль карточкалар. Өйрәтү структуралары: РЕЛЛИ ТЭЙБЛ, КОНТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ, МИКС- ФРИЗ- ГРУП. Дәрес барышы. 1 Дәрескә оештыру моменты Бүген барыбызның да йөзе шат, көләч. Шулай булмый мөмкин түгел. Бүген сыйныфка чын дуслар җыелган.. Син минем дустым, Мин синең дустың. Сәлам дустым! -Балалар, хәзер кара-каршы утыручы партнерлар бер-беребезнең кулларын тотып, исәнме дустым диеп исәнләшик!!! Мине дә онытма дип иңне иңгә куеп алыйк!!! II. Төп өлеш. 1. Матур язу күнегүе. Ручканы мин дөрес тотам, дәфтәрне авыш итеп . Яза башлыйм хәрефләрне Тигез һәм матур итеп. Дәфтәрләрне ачу, число язу - 1-юл- баш һәм юл Юю хәрефен язу; - 2-юл- Юныс юкә юлчы аю сүзләрен язу; 2. Алган белемнәрне актуальләштерү - Ә хәзер узган дәресне кабатлап алыйк, чөнки кабатлап торганда гына, белем нык була. -Юхәрефе турында нәрсәләр әйтә аласыз?(Укучылар җавап бирәләр) -Балалар, без узара ничек аралашабыз?(-Сөйләшәбез.) -Сөйләшкәндә нәрсәләр кулланабыз?(-Җөмләләр,сүзләр.) -Сүзләр нәрсәләрдән төзелә?(-Авазлардан,хәрефләрдән.) -Алар кайда җыелган?(-Алфавитта.) -Ничә хәреф бар?(-39.) -Алар ниниди 2 зур төркемгә бүленә?(-Сузык һәм тартыкларга.) -Сузык авазлар турында нәрсә беләсез?(Калын һәм нечкә)(1слайд) -Тартык авазлар турында нәрсә беләсез?(Яңгырау һәм саңгырау, алар парлы һәм парсыз булалар)

1.РЕЛЛИ ТЭЙБЛ структурасы (Укучылар бер кәгазь битенә чиратлап парлы тартыкларны язалар).Б-п,в-ф,г-к,д-т,ж-ш,җ-ч,з-с.

(2слайд)1укучыукый.Тактадан дөреслеген тикшерәләр.(үзбәя) Кара-каршы парлар бер-берсенең эшен тикшерәләр.Хата булмаса, "Уңышка ирешү" битенә бер түгәрәк ясыйбыз.Парлы яңгырау һәм саңгырау тартыкларга игътибар итегез! Бу безгә киләчәктә кирәк булачак. III. Яңа материал өстендә эш. 2.Карточкалар белән эш.КОНТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ структурасы ( Укучылар бер кәгазь битенә чиратлап язалар).КАРТОЧКА Җир җилә...е футбол ту...ы ана йөрә...е Бака яфра...ы көрәк са...ы каен яфра...ы Кыр үрдә...е шырпы ка...ы минем мәктә...ем (3слайд) Тактадан дөреслеген тикшерү - Укучылар.нәрсәгә игътибар иттегез? Нинди нәтиҗә ясарга була? -Җиләк сүзенең ахырында саңгырау к иде, аңа е өстәлгәч,ул г яңгырау тартыгына әйләнде.Тубы сүзендә дә шул ук хәл,п саңгырау тартыгы ы сузыгы өстәлгәч, б яңгырау тартыгына әйләнде. -Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?(Саңгырау тартыклар яңгыраулаша икән) Тактада язу: җиләк - җир җиләге, китап - уку китабы
III. Яңа материалны ныгыту. 73 күнегү.Табышмакларга җавап табу. Калын хәреф белән бирелгән сүзләрдә г,б хәрефләре кайсы хәрефләрне алыштырган? Бу сүзләрне үрнәктәгечә парлап яз:

Койрыгы-койрык Мыегы-мыек Тоягы-тояк Төбе-төп Колагы-колак (4слайд) Тактадан дөреслеген тикшерү (үзбәя)
IV. Физминутка: Укучылар, урыннардан тордык.Урындыкларны этеп куегыз. МИКС - ФРИЗ - ГРУП (Mix-Freeze-Group)структурасы

  • Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.
Татар халык бию көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр:
  • Колагым сүзендә ничә хәреф бар? (7)
  • Аю сүзендә ничә аваз? (3)
- Татар алфавитында гына булган хәрефләр санынча? (6)(Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ) V. Яңа материалны ныгыту. 1.Карагыз әле, балалар, өстәлләргә яфраклар коелган. Әйтегез әле, бу яфрак кайсы куактан төшкән ? (Сирень куагы,өрәңге куагы ) -Ни өчен куак сүзе куагы дип үзгәргән?(ы авазы өстәлгән, шуңа күрә к саңгырау тартыгы яңгыраулашкан) Сирень һәм өрәңге куаклары турында сөйләшү. -Бу куакларны ни өчен утырталар?(Матурлык өчен) Сирень чәчәгенең исе бик хуш исле, ул дәвалау үзлегенә дә ия. Яфрагына ручка белән язып, китап эченә салып куйсаң, бик озак еллар бетмичә саклана.Ә өрәңге яфрагы матурлыгы белән таң калдыра. а) Куагы , сүзен тикшерү. - ничә хәреф , аваздан тора ? - сузыклар ( калын, нечкә ) - тартыклар ( яңгырау, саңгырау ) - ничә иҗекле ? - ничек әйтелә ? өрәңге сүзенең моделен төзү(үзбәя) 2. Яфраклар артына мәкаль яшеренгән. Сезгә шуларны бергәләп киңәшләшеп, сүзләрне тәртипкә китереп, укып күрсәтергә кирәк. Беләге юан берне егар,белеме булган меңне егар. Мәгънәсен аңлату.Белем турында сөйләшү. Беләге сүзенең язылышын аңлату. Группада эш.Бу мәкальдә бүгенге темага туры килгән бер сүз бар. Шуны табып , дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Бер-берегездән күчерергә ярамый, бу эш ,шулай ук, түгәрәкләр белән бәяләнә.(үзбәя) 3. 74күнегүне телдән эшләү VI Өй эше бирү. 74күнегү,77бит.Т-б,к-г хәрефләренең асларына сызарга VII. Бүгенге дәрестә сезнең белемнәрегез арттымы?
1.Кем бүген дәрестә барлык мәгълүматны да аңладым һәм өйгә кайтып, әтигә, әнигә сөйләп бирә алам ди, кызыл түгәрәк янына басасыз. 2.Кем барлык мәгълүматны да аңладым, ләкин сөйләп бирергә әлегә читенсенәм ди, яшел түгәрәк янына басасыз. 3.Кем барлык мәгълүматны да әлегә аңлап бетермәдем ди, сары түгәрәкне сайлыйсыз.
VIII.Рефлексия. -Без нинди максатлар куйган идек ? -Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуын белдек Димәк, без сезнең белән максатыбызга ирештек.

IX.Йомгаклау. -Укучылар, молодцы! Сез бик-бик булдырдыгыз! Барыгызга да рәхмәт!











© 2010-2022