Хәзерге заман хикәя фигыль

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

3 нче сыйныф( татар төркеме)

Дәрес темасы: Хәзерге заман хикәя фигыль Максат:1.Фигыльнең мәгънәсе һәмсораулары белән таныштыруны дәвам итү,аны башка сүз төркемнәреннән аерырга өйрәтү,хәзерге заман хикәя фиг белән таныштыру,кушымчаларын дөрес куярга, сөйләмдә кулланырга өйрәтү. 2.Пөхтә,дөрес язу күнекмәлрен үстерү,сүз баелыгын арттыру. 3.Олы кешеләргә карата хөрмәт,ихтирам тәрбияләү. Дәрес барышы. I. Оештыру моменты. -Исәнмесез укучылар,хәерле көн! -Татар теле дәрес башлыйбыз. II. Актуальләштерү. Үткәннәрне кабатлау Укучылар без инде сезнең белән сүз төркемнәре белән таныша башладык. Сез нинди сүз төркемнәрен беләсез?Бүген без,сезнең белән сәяхәткә чыгабыз.Табышмаклар аланын килеп җиттек. Үткән дәрестә без нинди сүз төркеме белән таныша башлаган идек.Аны белү өчен кроссвордны дөрес чишәргә кирәк. Табышмакларга дөрес җаваплар табарга һәм яза барырга кирәк. Без бүген сәяхәт итәрбез -Табышмаклар аланы

ф

и

г

ы

л

ь

1)Әрекмәндәй зур колак Аяклары зур колач Борыны җиргә тигән Килгән ул зур илдән (фил)

2)Теле юк,үзе аңлата(китап)

Әрчи башласаң аны, Күздән яшьләр чыгара, Кыйнамыйча да елата(суган)

3)Аягы бар,кулы юк, Аркасы бар ,түше юк.(Урындык)

4)Үзе ялагай, Үзе хәйләкәр. Ул нәрсә булыр, Я әйтеп җибәр(төлке)

5)Бертуктаусыз йөри, Урыныннан кузгалмый.(сәгать)

Нинди сүз килеп чыкты.Дөрес, фигыль предметның нәрсәсен белдерә?Нинди сорауларга җавап бирә?Фигыльләр нинди формаларда була?Хикәя фигыльләр нәрсә белән төрләнә?

Уен аланы. Фигыльләр булса басабыз III.Яңа тема.Хәзерге заман хикәя фигыль. Менә без сүзләр аланында.Сүзләр аланында "Югалган хәреф" уены Хәрефләрне дөрес табып буш шакмалар яза барыгыз әле .Дөрес тапсагыз,ул бүгенге дәрес темасы була. 1) .ат, .ни, .ур, .лга, .ү.дәк ,.өмбә, .лан;

з

а

м

а

н

2) .үз, .лма, .алай, .к, .окта.

х

ә

з

е

р

г

е

-Нинди сүз килеп чыкты?Хәзерге заман . Димәк без,сезнең хикәя фигыльнең хәзерге заманы белән танышабыз.Татар телендә хәзерге заман а,ә,ый,и,я -кушымчалары ярдәмендә ясала.Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең дә барлык,юклык формалары була. Барлык юклык яз-а яз-мый бар-а бар-мый кайт-а кайт-мый кил-ә кил-ми кит-ә кит-ми көл-ә көл-ми уйна уйный уйнамый җырла җырлый җырламый тыңла тыңлый тыңламый сөйлә сөйли сөйләми әзерлә әзерли әзерләми үтүклә үтүкли үтүкләми җый җыя җыймый ки кия кими ти тия тими куй куя куймый

Физ\мин

-Ничек яшисең?

-Менә шулай(Балалар басалар зур бармакны күрсәтәләр.)

-Ничек барасың?

-Менә шулай.

-Ничек чабасың?

Менә шулай.

-Ничек очасың?

Менә шулай.

-Ничек йөзәсең?

Менә шулай.

-Ничек шаярасың?

Менә шулай.

IV.Ныгыту/Гр.биремле күнегүләр эшләү. Карточкалар белән эшләү. Кызыклы грамматика аланы. Фигыльләрне табарга астларына ике сызык сызарга. 1)Үзе ура,үзе суга, Үзе капчыкка сала Шаулап-гөрләп эшләгәндә, Кыр матурланып кала(Комбайн)

2)Күтәреп була , Ыргытып булмый(мамык)

4)Яз килсә киенә, Кышын чишенә(агач)

5)Утта янмый,суда батмый(боз)

6)Өй артында дөп-дөп кое казый(тамчы)

Табышмакларның һәм мәкальләрнең фигыльләренә хәзерге заман кушымчаларын куеп язарга

1)Аяксыз,кулсыз капка ач. .

2)Суда йөз., күктә оча.,җирдә йөр, Ит белән сыйл.. .

3)Кулсыз,күзсез,буяусыз Яс.. ул төрле бизәк. Беркем аны өйрәт.., Ул үзе шундый зирәк. 4) Кем эшләми, шул аша... .

5)Тел елата. да, юат. да.

6)Кеше тавыгы күркә булып күрен. . -Ә хәзер бер күнегү эшләп алырбыз. Бу күнегүдә бирелгән фигыльләр буенча исемне белдерүче сүзләрне табарга кирәк.

1. Оча, куна, сайрый, корт чүпли, оя ясый, бала чыгара … (кош).

2.Чаба, кешни, узыша, йөк ташый … (ат).

3.Шуыша, чага, урала, ысылдый … (елан).

4.Йөзә, саклый, ашый, йоклый, эзли,өрә … (эт).

5.Яктырта, җылыта, чыга..(Кояш)

6.Мөгри,печән ашый,ит һәм сөт бирә(сыер)

7.Оча,йөзә,йомырка сала,ашый (каз) Җөмләләргә сүзләрне дөрес куеп язу. Яз…… . Түбәләрдән тамчылар ……….. Кояш …… . Балалар урамда ……… .

Сүзләр: җитә, җылыта, уйный, тама.

V.Йомгаклау.Хикәя фигыльнең нинди заманы белән таныштык? Ул нинди сорауларга җавап бирә? Өйгә эш бирү,билгеләрен әйтү.



© 2010-2022