Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе.

Максат. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре төшенчәсен формалаштыру, күчерелмә мәгънәнең әдәби сурәтләү чарасы буларак әһәмиятен аңларга ярдәм итү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау. Мультимедиа проеторы, экран, презентация

Дәрес барышы.

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1.а)Психологик уңай халәт тудыру;

Ә)белемнәрне тигезләү.

- Үткән дәрестә нинди УМ чишкән идек? Үткән дәрестәбез бер һәм күп мәгънәле сүзләр хакында сөйләштек, аларны аерырга өйрәндек.

2."Минем яраткан ел фасылым" темасына язылган хикәяләргә анализ һәм хаталар өстендә эш.

3.УМ кую ситуациясе. Бирелгән сүзтезмәләрне чагыштырыгыз, алар арасындагы аерманы табыгыз.

Көмеш алка-көмеш сулы чишмә, алтын балдак- алтын куллы кеше, бала елый- җил елый.

Көмеш алка, алтын балдак, бала елый сүзтезмәләрендә көмеш, алтын, елый сүзләре туры мәгънщсендә килгән, ягъни алка-кцмештщн, балдак алтыннан эшләнгән, бала да елый ала. Ә менә көмеш сулы чишмә, алтын куллы кеше, җил елый сүзтезмәләрендә-туры мәгънәдә түгел.Чишмә көмеш сулы була алмый, аның төсе көмешкә охшагандыр, мөгаен. Алтын-кыйммәтле металл, алтын куллы дип, бик булдыклы, бик кирәкле кешегә әйтергә мөмкин. Ә җил елавы-аның бала елавына охшаган тавыш чыгаруы. Димәк, бу сүзләр күчерелмә мәгънәдә килгән булып чыга. Шулай итеп, без бүген сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе турында сөйләшербез.

II. УМ адымлап чишү.

1.Бирелгән мисалларны күчереп язарга, күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табарга, мәгънәләрен аңлатырга.

Чәчәк башларын селкетеп, җил исә (И.Гази) Күпер башында бер көтү малайлар кар бәрешеп уйный.(И.Гази)

Бигрәк күңелле май башларында,

Каеннар яфрак ярган чагында (М.Җәлил)

Агач очларыннан җил үтеп китте. Хәзер инде Илсөяр, Бикмүш бабайча әйтсәң, акны карадан аера башлаган иде.

Чәчәк башлары- чәчәк очлары, үсемлекнең өске өлеше.

Күпер башы-күпернең башланган урыны, бер көтү малайлар-бик күп малайлар

Май башларында-май аеның беренче числолары, көннәре.

Җил үтеп китте-җил исте, җил яфракларны селкетте.

Акны карадан аеру- яхшыны яманнан аеру.

2.Модельләштерү.

Сүзләр

Туры мәгънәле күчерелмә мәгънәле

Предметны, күренешне турыдан

туры атый икенче бер предмет яки

күренешнең охшаш билгеләрен

күчереп күзаллау

III. Рефлексия

  1. Дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек?

  2. Өй эше. Ут борчасы, олы йөрәкле, зирәк акыллы, кечкенә дә төш кенә сүзтезмәләре белән җөмлә төзергә.

© 2010-2022