Классный час Родной край

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Туган җирем - алтын бишек.

Максат: -туган авылыбызның тарихын өйрәнү, ата- бабаларыбыз тормышын күзаллау;

-үзалдына эзләнә, матурлыкны аңларга өйрәтү;

-туган җир төшенчәсен аңлы күз алдына китерү, горурлану,

чын күңелдән сөя белү тойгысы уяту, туган җиргә тугрылык тәрбияләү.

Җиһазлау:1. Тема язылган тасма, папкалар карта-авыл, чишмәләр.

2. Балалар төшергән рәсемнәр" Минем авыл";

3. " Туган җирем- Мостафам"-слайд, компҗютер, аудиоязма "Курай " моңнары

Барышы:

1. Укытучы курай тавышы астында шигырь укый:

Җирем минем!

Аунап үскән җирем!

Нинди матур

Нинди якын син.

Син булганда алтын кирәк түгел

Син бит үзең, үзең алтын син.

- Балалар, бүгенге класстан тыш чарабыз «Туган җирем - алтын бишек» дип атала. Нәрсә турында сөйләшербез без сезнең белән?

- Туган җир - ничек аңлыйсыз сез бу сүзләрне?

(Туган җиребезне яратабыз, аның табигатен саклыйбыз. Шуңа да бүгенге чарабызның төп темасы - туган җирем. )

- Бишек сүзен ничек аңлыйсыз?

(яшь баланы тирбәтеп йоклата торган урын )

- Баланы бишектә тирбәткән кебек, туган җиребез кешене гомере буена кырлар, урманнар, елгалар, тауларны эченә алган зур, матур җирендә, икенче төрле әйткәндә, йомшак бишегендә (кайгы килгәндә юатып сагышларны таратып үстерә ) тирбәтеп үстерә, кеше булабыз. Ул безнең бишегебез.

2. Тыныч көй яңгырый.

- Хәзер балалар башларыгызны партага куеп, күзләрегезне йомыгыз... Бала йоклый. Нинди генә төшләр күрә икән сабый?Менә матур иркен болын.Еракта күкселләнеп биек таулар, бормалы елгалар, иркен чәчәкле матур яланнар. Син рәхәтләнеп, изрәп йоклыйсың. Шундый матур төш күргәндә кемдер синең чәчеңнән сыйпап үтә. Кем соң ул, балалар? (әни)

- Тавышлары булмаса да,

Әллә каян ишетәм.

Аяк очларына гына басып

Әнием йөри икән.

Сөеп уятучы әниебез икән.

1 укучы сөйли.

Бердән -берем әнием

Назлап сөеп үстерде.

Әниемнең нечкә куллары

Канат куйды, көч бирде.

3. Мостафа авылы барлыкка килүе.

- Бар кешенең -зурмы ул, кечкенәме, туган өе була. Иң беренче әйткән сүзебез, әти-әни иркәләвен дә шушы йортта тоябыз.

- Якынсыңдыр туган якларым,

Каз бәбкәсе кебек, капка астыннан

Чыгып йөргән бала чакларым.

- Балалар, сез башта ишек алды белән таныш идегез. Шигырдагыча, капка астыннан килеп чыккан нәрсә белән танышасыз?

- Әйе, урамны, авылны күрдегез.

- Ә ничек барлыкка килде икән Мостафа авылы? Ни өчен Мостафа исеме бирелде икән? Әби -бабаларыгыздан сорап килегез дигән идем.

(Элек безнең авыл булмаган. Урманнар гына булган. Киң елга аккан. Беренче булып Мостафа исемле кеше гаиләсе белән килнп урнашкан).

Моннан 450 ел элекМостафа исемле кеше урман-чишмәләргә бай булган иң матур урынны сайлап, туган авылыбызга нигез салган.

- Тагын кемнәр нәрсә белеп килде?

(Без бәләкәй чакта бу урыннарда урман иде. Шушы мәктәп урыны буш, тау бите иде. Хәзер бик күп өйләр төзелде).

- Мостафа авылы әкренләп үсә башлый. Зур тарих бу. Сезнең абыйларыгыз, минем укучыларым Мостафа авылының картасын сызып карадылар.(сезгә аңлашырлык иттем). Авылыбызда үзенең исеменә туры килерлек 5 урам бар. Иң озын урам - үзәк урам - Ленин исемен йөртә, Матросов, Чапаев, Мәктәп, РТС, Яңа урам - яшьләр урамы дип йөртәбез. Бу яшьләрнең, сезнең әти - әниләрегезнең туган җирләрен ташлап китмичә, авылда төпләнеп калулары бик куанычлы. Алар авылыбызның киләчәге өчен кайгырталар.

4.Урам исемнәре белән таныштыру.(Эзләнү эше)

- Безнең класста тарихны өйрәнүче, эзләнергә яратучы гаиләләр бик күп. Алар үзләренең урамнары турында газеталар да чыгарганнар. Үз урамының тарихы белән таныштырам,- ди Х.Наилә.

5 Слайдлар күрсәтү.( Авыл күренеше, басу, тау, чишмә)

- Безнең әби - бабаларыбыз җыр моңга бик бай булганнар. Чөнки авылыбызның матурлыгына, чылтырап аккан чишмәләренә(рәсем), баһадир тауларына, иркен басуларына карап моңланмассыңмы ни?

Без табигатькә чыккач, моңа тагын бер тапкыр инандык.

6. Чишмәләр.

Мостафа вылы халкы тау астыннан чылтырап чыккан саф, тәмле сулы 7 чишмәсе белән горурлана. Чишмәләр су чыганагы гына түгел, ә авылдашларыбызның ял итү урынына әйләнеп бара. Һәр чишмәнең үз исеме - атамасы, үз тарихы бар. (Чишмәләрнең атамасын әйтү, тарихы белән таныштыру, картадан күрсәтү).

7. Авылыбызны икегә бүлеп кечкенә Мостафа елгасы ага.(слайд)

8. Күренекле якташлар(слайд)

Ә шушы авылның матурлыгын күреп, аның бишегендә тибрәлеп үскән, елгаларында су кергән, туган җирен, туган авылын яраткан, тарихын тергезгән якташларыбыз да бик күп:

Кәримов Равил Мотыйгулла улы Уфа шәһәрендәге янгын сүндерү часте начальнигы;

Закиров Дильфат Минияхмәт улы - Бәләбей "Автонормаль" заводы генераль директоры һәм башка күпләр белән горурлана.һ.б.

9. Шагыйрә Ахметгалиева Равилә.

- Ә бүген бездә кунакта, безнең җирле шагыйрәбез, Мостафа авылында яшәүче һәм эшләүче, үзенең йөрәккә үтеп керерлек киң эчтәлекле шигырьләр язучы Равилә апа Ахметгалиева. Равилә апаның шигырьләрен бик еш район газетасында басылып тора. Шунысы олы куанычлы, аның шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.

Ул олы кешенең дә һәм кеченең дә күңеленә ятышлы шигырьләр яза. Быел "Шигырь дөньсына керәм әле"... исемлеберенче шигырьләр җыентыгы чыкты. Ул мәктәбебезнең олы кунагы, укучылар белән очрашуга бик теләп килә. Равилә апа рәхим итегез.

(Равилә апага теләкләр)

Равилә апа!Рәхмәт шигырьләрегез өчен. Яңа-яңа шигырьләрегез белән безне куандырыгыз. Иҗат очкыныгыз сүнмәсен, сүрелмәсен.

9. Укучыларның рәсемнәре.

- Туган җирне, туган авылыңны ярату бәләкәйдән үк тәрбияләнә. Сез дә талантлы, матурлыкны күрә белгән балалар. Моны сезнең рәсемнәрегездән күрергә була.

Нәрсәләр әйтергә теләдегез икән...(укучылар сөйлиләр)

10. Йомгаклау.

- Туган як һәр кешегә газиз, кадерле. .Моны авылыбыз турында, тарихы, аның хезмәт кешеләре турында язылган китап кулыбызга эләккәч, үзебез дә бетмәс- төкәнмәс горурлык кичердек.

- Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз күкләр телим җиремә!

Кояшлы көн телим барыгызга

Һәм иминлек телим илемә (җиремә).

- Без Мостафа авылы җирендә яшәвебез белән горурланабыз. Аның зифа каеннарын, урманнарын, көмеш сулы елгаларын, саф сулы чишмәләрен яратабыз.

Ә сез балалар, авылыбызның киләчәге. Туган җирегезне яратыгыз, табигатен скалагыз!

- Хәзер барыбыз да басып "Туган җирем - алтын бишек" исемле чарабызны "Мостафам " җыры белән тәмамларбыз.



© 2010-2022