Внеклассное мероприятие по татарскому языку на темуШалкан

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе


Класстан тыш чара

Халык әкияте "Шалкан".

Бурычлары:

- балаларның әкиятләр белән кызыксынуын арттыру;

- иҗади сәләтен үстерү;

- әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык, ярдәмчелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү;

- сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

- сүз байлыгын үстерү.

Максатлары: - балаларны " Шалкан" әкиятенең яңа төре-шигъри формасы белән таныштыру, сүзлек запасларын яңа сүзләр белән баету, сөйләм телен камилләштерү;

- әкиятне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү;

- һәр баланың әкиятләр белән кызыксыну сәләтен мөмкин кадәр ачыклау, әкиятнең яхшылыкка өндәүче әсәр икәнен аңлату.

Тәрбияви максатлары: - әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, әти-әнине, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү хисләре булдыру, дус, тату яшәү һәм ярдәмчеллек кебек сыйфатлар тәрбияләү;

- татар халкының эш карашларын , күркәм гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтүне дәвам итү, шигырь, җыр-бию аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү.

Җиһазлар: өй күренеше, читән, көрәк, тырма, лейка, чүлмәк, шалкан, самавыр, чәйнек, чынаяклар, чәк-чәк, агачлар.


-Исәнмесез, кунаклар! Без бүген рус халык әкиятен татар телендә күрсәтербез. Әкият "Шалкан" дип атала. Рәхим итеп карагыз.

(Бию хәрәкәтләре белән сәхнәгә "Яз кызы" чыга, шигырь сөйли).

Яз кызы: Күк йөзеннән бакчаларга

Кояш нур сибә.

Яфрак яра бакчаларда

Шомырт һәм чия.

(Әби белән бабай өстәл артында чәй эчеп утыралар).

Бабай: Бик тәмле, бик тәмле булган. Хушландым, карчык, рәхмәт яусын.Әйдә, дога кылып алый әле (дога кылалар).Ярар булмаса, карчык , мин, бакчага чыгыйм әле, җирне казып, йомшартып, шалкан чәчим әле.

(Бакчага чыга).

Бабай: Җирләрем дә катып киткән икән, казып алыйм әле.(җирне казый) Йомшак булсын, күпереп торсын тырмалап алыйм.(тырмалый).Шалканга оялар ясыйм әле.(савыт белән орлык алып чыга). Шалкан чәчәм, шалкан чәчәм, балаларга бүләккә!(шалканны күмә, сү сибә) Күкрәп үсегез, шалканнарым. Ярар, булмаса, берәр чынаяк чәй эчеп , чыгыйм.(өйгә кереп китә).

Алтын көз җитә.("Көз" кызлары бию хәрәкәтләре белән сәхнәгә чыгалар һәм шигырьләр сөйлиләр).

1нче кыз: Ни арада җәй үтте,

Алтын көз килеп җитте

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

2нче кыз(кулында кәрзин): Мин- Көз. Килдем сезгә

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очасы юлында.

3нче кыз: Рәхим итегез, балалар

Көз бәйрәменә.

Яфраклар тотып

Биибез,әйдә.

("Яфраклар" биюе башкарыла).

Бабай: Шалкан ничек зур булган, ай-яй, уңыш бик уңган. 1,2,3 һич җитми көч. Уф, булмаса, карчыкны чакырыйм әле. Мәрфуга, Мәрфуга , чык әле, ярдәм ит әле.

Әби: Хәзер, хәзер чыгам , Нигъмәтҗан.

Бабай: Бик зур булган шалканым,

Алып кайта алмадым.

Әби: Әй, карткаем, карткаем,

Икәү йолкыйк шалканны.

Бергә: 1,2,3 һич җитми көч.

Бабай: Булмый, карчык булмаса, кызны чакыр.

Әби.(Маңгаендагы тирен сөртеп ала).

Булмый, бабай, туктале.

Кызны чакырыйк әле.

Кызым, кызым, Алия.

Кил әле, син бирегә.

(Кыз биеп, туп белән уйнап , килеп чыга).

Кыз: Ай, битләрем алланды.

Иреннәрем кызарды.

Әбием, тагын нәрсәгә.

Мине өйдән чыгардың?

Әби.(Кулы белән күрсәтеп).

Кара, кызым, күрәмсең.

Шалкан ничек үскәнен.

Бергәләп тартып карыйк.

Бу шалканны чыгарыйк.

Бергә: 1,2,3 һич җитми көч.

Кыз.(Кулларын карый).

Ай, кулым арыды.

Тартуы авыр ла.

Акбайны чакырыйк.

Булышсын тартырга.

Акбай, Акбай. Кайда син?

Ник бирегә килмисең.

Акбай, булыш, бик авыр.

Бу шалканны тартуы.

Акбай.(Чыга).

Һау-һау-һау. Ни булды монда?

Көн буе саклыйм йортны.

Бер каракны китермим,

Энәгә дә тидермим.

Һау-һау. Нәрсә булды, Алия?

Кыз.(Күрсәтеп).

Тотын минем артыма.

Әйдә шалкан тартырга.

Бергә:1,2,3 һич җитми көч.

Акбай.(Тирен сөртә).

Һау- һау- һау. Булмый болай.

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә.

Мияубикә.(Киерелеп-тартылып чыга).

Мияу-мияу- мияу мин.

Һәрвакытта уяу мин.

Сөт эчәм, тычкан тотам.

Йокларга бик яратам.(Киерелеп ала).

Акбай, Акбай. Ник уяттың мине?

Акбай.(Күрсәтеп).

Бабай шалкан үстергән.

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыйбыз.

Һич чыгара алмыйбыз.

Булыш әле, Мияубикә.

Бергә: 1,2,3 һич җитми көч.

Мияубикә:

Мияу-мияу, арыдым.

Ә шалкан чыкмый һаман.

Бергә-бергә җиңел булыр.

Ярдәм сорый тычканнан.

Тычкан-тычкан, чи-чи-чи.

Син кайларда йөрисең?

Һич тимәскә сүз бирәм.

Килсәң иде бирегә.

Тычкан.(Чи-чи-чи килеп чыга).

Качып ипи кимердем.

Әллә шуны сиздеңме?

Мияубикә, ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк.

Мияубикә.(Күрсәтеп).

Бабай үстергән шалкан.

Шалканы бик зур булган.

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Тартып чыгарыйк тизрәк.

Бергә:1, 2,3 менә, җитте көч.(Шалканны тартып чыгаралар).

(Балалар түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар һәм җырлыйлар).

Барысы бергә:

Әй,бабабыз бик уңган.

Үстергән шундый шалкан.

Шалкан үскән, зур булган.

Бөтен бакчабыз тулган.

Без әбигә булышырбыз.

Бергәләп тәмләп ашарбыз.

Шалканны авыз итәргә.

Без сезне дә чакырабыз.

Күңелле музыка яңгырый.

Әкиятебез тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.




















.























© 2010-2022