Мероприятие Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы


МБОУ "77 нче мәктәп"












Сыйныфтан тыш чара


"Рәхмәт сиңа, Әлифба"



Башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хаметгатина Зилә Әсфан кызы.

11 февраль, 2016 ел


Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү. Җиһазлау: интерактив такта, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән хәрефләр, ноутбук, проектор, 3-обруч, муляжлар - җиләк-җимешләр, яшелчәләр, шарлар, сумка, дәреслек, дәфтәр, пенал, каләм, карандаш, бетергеч.
Слайд № 1

Укытучы: Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр ,укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме.1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар.

Укытучы: (рус телендә)________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

Укытучы: (рус телендә)_________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

1. Алтын яуган көзге көндә 2. Бүген бездә зур тантана

Тыйнак үттек класска. Моңсу да ул, ямьле дә

Әлифбаны кулга алдык Әлифбабыз китә бездән,

Әй, сөендек шул чакта. Бу көн калыр хәтердә.

3. Тышта кыш булганда 4. Бүген сезнең алда без

Без җыелдык бәйрәмгә. Зур сынаулар үтәрбез.

Безнең шатлык эчкә сыймый Үзебезнең осталыкны

Сезгә ничек сөйләргә? Сезгә дә күрсәтербез.

5 . Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.




Укытучы: Бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз. Безнең поезд сәяхәткә әзер. Поездга исем кирәк бит. Хәзер безнең укычылар безгә шигырь сөйли, ә бу шигырьләрне тыңлап, хәрефләрдән сүз төзергә кирәк. Укытучы: Ребята, сегодня мы с вами отправляемся в путешествие. Наш поезд готов. Но прежде чем отправиться в путешествие мы с вами должны составить слово из букв, которых нам назовут наши ученики из 1Б класса (1-Б) Булат, Альмир, Инсаф, Камилә Х., Алмас, Азалия.

Ана сүзен һәммәбез дә БУЛАТ

Яратабыз, сөябез.

Шуңа күрә " хәрефен

Беренче өйрәнәбез.

. "Ә" хәрефе дә сөйкемле, АЛЬМИР

Чакырып тора безне.

Әни белән рәттән куям

"Әтием" дигән сүзне.

. "И" хәрефеннән башлана ИНСАФ

"Илем" дигән матур сүз.

Туган илнен бик бәхетле

Уллары, кызлары без.

Өйрәндегез күп хәрефләр, КАМИЛЯ Х

Тырышып, түгеп тирләр.

"Л" хәрефенә башлана

Кайсыгызның исемнәр?

"Ф" Фәннәрне яхшы белик, АЛМАС

Файдалы кеше булыйк.

"Б" Бүген бәйрәм бит безнең, АЗАЛИЯ

Бар балалар да белсен

"Б" дан башка бәйрәм булмый,

Барысы да күреп китсен.
Слайд № 2

Укытучы: Кем бу хәрефләрдән сүз төзи?

Кто из этих букв составит слово?

( укучылар Әлифба сүзен төзи.)

Укытучы: Менә безнең поездның исеме дә булды , кузгалдык юлга.

Ну вот теперь есть и название нашего поезда. Капитан: Без сәяхәткә әзер. Тик без үзебез белән белем иленә юл ачучы тылсымлы ачкычны да алабыз, ул безгә ярдәм итәр.
Мы готовы к путешествию. Но прежде всего, чем мы отправимся в путешествие в МИР ЗНАНИЙ, мы должны взять с собой ЗОЛОТОЙ КЛЮЧИК. В наш поезд садятся ученики- _______________________________________________________________________ Белем иленә сәяхәтне башлыйбыз.
Слайд № 3 Укытучы: И так впереди мы видим первую станцию "СТРАНА БУКВ", "ХӘРЕФЛӘР ИЛЕ"
Укучылар яраткан хәрефләре турында шигырьләр сөйлиләр. (1-Б)
Я хәрефе яшьлектә А хәрефе алмада Я хәрефе яшәүдә А хәрефе агачта Я хәрефе бик кирәк А хәрефен яратабыз Язилә диеп дәшәргә. Өйрәнәбез иң башта.
Үзе хәреф, Бу мәктәпкә ни булган Үзе сан - Мәктәп К белән тулган Бик аз гына Санасаң. Карандаш, каләм, китап (3 хәрефе, өч саны) Кайчы, кәгазь һәм картон. «Т»-антенна түбәдә: Бөтенесен күрә, ишетә. Телевизорны кабызабыз Мәктәптән кайтып керешкә.
Җыр: Алфавит (ПЕСНЯ)
ИГРА № 1 Уен: "Татар хәрефләрен тап" (Ә, Ө, Ү, Ң, Җ, Һ)

Слайд № 4 (гласные, согласные)
Укытучы: Бу сынауны уңышлы үттегез. Кузгалабыз юлга. Командага 1......_________________________________________________________________________________юлга кузгалдык. (ПОЕЗД)

Это задание вы прошли успешно, а теперь отправляемся дальше. Следующая станция "ДРУЖБА" "ДУСЛЫК" Слайд № 5 (1-...) Сафина Э.Ф. Һәммәбезнең үз урыны Барыбыз да кирәкле Безне Әлифба китабы Дус булырга өйрәтте.

  1. Өйрәтте Әлифба безне 2. Кызларны ул зур ярдәмче

Табигатьне сөяргә. Булышчы булсын диде.

Кечкенә дусларыбызга Эшләгән һәрбер эшләре

Бул син, дустым, дияргә. Елмаеп торсын диде.


  1. Ә малайларга әлифба 4 . Курыкмаска салкыннан,

Өйрәтте җитез булырга. Яңгыр, яшен, карыннан.

Батыр, кыю кешеләрдән Дус булсагыз, яратсагыз,

Үрнәк алып торырга Файда тияр барыннан.

5 . Өйрәтте чиста булырга, 6. Әгәр ничәү дисәгез

Пөхтәлекне сакларга, Без класста ____________________

Усал, ямьсезләрдән безгә Аерылмас дус булып

Кечкенәләрне якларга. Тату булып үсәбез.


Слайд № 6

Станция "ИГРОВАЯ"

Угадай сказочного героя: 1) АЙБОЛИТ

2) КРАСНАЯ ШАПОЧКА

3) ЧЕБУРАШКА

4) КОЛОБОК


Слайд № 7 ИГРА № 2 "ШКОЛЬНЫЕ ПРИНАДЛЕЖНОСТИ"
Уен: "Уку кирәк яракларын тап" (Собери учебные принадлежности) (китап, дәфтәр, краска, подставка, пенал....)

  • Что относится к учебным принадлежностям?
Книга - китап Тетрадь - дәфтәр Ручка - каләм Карандаш Пенал Линейка Сумка - букча


Слайд № 8 (ПОЕЗД)

Укытучы: Следующая станция "БЫСТРЫЕ И ЛОВКИЕ"

Кем зирәк, кем тапкыр икән?

Сынап карыйк әйдәгез!

Сез төсләрне табыгыз.

Без аларны әйтәбез.


ИГРА № 3


Уен: "Төсләр"шарлар (кызыл, зәңгәр, яшел, сары, ак, кара)


Слайд № 9 (ПОЕЗД)


Укытучы: Наше путешествие продолжается. И следующая станция "ТУГАН ТЕЛ" РОДНОЙ ЯЗЫК.

Капитан: Команда (Камил, Алинә, Саша Литв, Валерия, Тимур, Ришат, Данил)

(1-В)

Нигә безгә куанмаска Туган тел - иң әйбәт шигырь

Без бит инде зур үстек Туган тел - иң әйбәт җыр

Әлифбаны тәмамлап Туган тел - иң әйбәт китап

Туган телгә күчтек. Туган тел - иң якын тел.

Туган тел - иң татлы тел. Татар теле - туган тел

Туган тел - иң тәмле тел. Безгә газиз булган тел.

Тәмле дип телең йотма, Атаң- анаң. Әби- бабаң

Туган телне онытма! Сине сөя торган тел.

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.





ИГРА № 4


Уен: "Күз бәйләп җиләк-җимешләр җыю" (алма, кыяр, кишер, суган, груша......)

Укытучы. Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

Укытучы. Ребята через РОДНОЙ ЯЗЫК мы с вами знакомимся со стихами, рассказами, сказками. И сейчас мы с вами послушаем и посмотрим стихотворение знаменитого татарского писателя Габдуллы Тукая "Туган тел" (видео-мультфильм)

Җыр:Туган тел (Шигырь): 1-А Адель - Лиза

Милана - Полина

Алина - Эрик

Алмас (1-Б) - Даша Слайд № 10

Укытучы: Карагыз, кара алда тагын бер утрау күренә. Белем иле диеп язылган.

Укытучы: Вот наконец, и доехали мы с вами до нашей последней станции и называется она "СТРАНА ЗНАНИЙ" - "БЕЛЕМ ИЛЕ"

Укытучы: Белем иленә килеп тә җиттегез. Юлны уңышлы узар өчен сезгә нәрсә ярдәм итте?

Укытучы:Скажите пожалуйста, а что помогло ВАМ пройти эти станции?

Укучылар: ӘЛИФБА.

Укытучы: И теперь мы можем передать наш ЗОЛОТОЙ КЛЮЧИК нашему БУРАТИНО, пусть он откроет НАМ все двери МИРА ЗНАНИЙ. А теперь давайте, скажем слова благодорности нашему учебнику.

1 сентябрьдә сезгә бирелгән ачкыч бик ярдәм итте - Белем иленең ишекләрен ачты.

Укытучы: Кадерле укучылар! Әлифба - сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

(1-...) Сафина Э.Ф. Слайд № 11

  1. Әлифба, син алып кердең 2. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз

Безне белем иленә. Олы бәйрәмең өчен.

Тырышлык та, ялкаулык та Тагын да күп белер өчен

Шушы илдә күренә. Беркем кызганмас көчен

3.Өйрәттең укырга син, 4.Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

Кадерлем-Әлифбам. Бәлки юлларым китәр еракка.

Инде китәрсең миннән, Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

Ә мин сине онытмам. Сине онытмам, дустым Әлифба!

5 . Сине укып бетерсәк тә, 6.Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз

Күңелләрдә калырсың. Бик озын-озак юллар узарбыз.

Синсез белем дөньясына Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

Юлны ничек табарсың? Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!


Җыр: "ӨЙРӘТӘЛӘР МӘКТӘПЛӘРДӘ"
Укытучы: Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Сезнең дә аларга әйтер сүзегез бардыр.
Укытучы: Дорогие родители! В усвоении учебника Алифбы есть и ваша заслуга. Вместе с ними и вы разучивали татарские буквы и слова. Теперь ваши дети стали настоящими учениками. Может и у вас есть для них пожелания.

Әти-әниләр котлый.

Укытучы. Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик.

Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

"2" ле алмаска,

Тырыш булырга,

"5" кә укырга.

Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Укырга да, язарга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.

(Дипломнар тапшыру)


Мероприятие Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Артта калды авыр хезмәт

Иҗекләп сүзләр төзү

Бу дипломнар сезгә бүләк

Бу инде - олы җиңү!

Кадерле Нәни дустым!

Бүген син беренче китабыңның соңгы битен яптың. Саубуллашу мизгелләре дә килеп җитте. Без бергәләп матур итеп укырга һәм дөрес итеп язарга өйрәндек. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калма, яңадан-яңа үрләр яула. Киләчәккә матур өметләр, хыяллар кор һәм шуларга иреш!

Синең беренче билгеләрең:

  • Ручка тоту -5

  • Дөрес утыру - 5

  • Хәрефләрне тану - 5

  • Хәрефләрдән сүзләр төзү - 5

  • Иҗекләп уку - 5

  • Хәрефләрне яза белү - 5

Мероприятие Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Беренче укытучың: Хаметгатина З.А.

11 февраль, 2016 ел

Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Бишкә бишне кушарга,

Хәрефтән сүз ясарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Таңнар ничек атканын,

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Табарга утрауларны,

Биек-биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Өтер белән ноктаны,

Кайчан кайда куярга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дуслык кадрен белергә,

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Җыр:"Әлифба"

1.И,Әлифбам,син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле,син туган телемнең

Алтын ачкычы.

2.И,Әлифбам,син кулымда

Балкыйсың нәкъ нур булып.

Һәр баланы зур бәхеткә

Илтүче ак юл булып.

3. И,Әлифбам,син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Җыр "Укучылар маршы"

Кем укуда иң оста,

Китап-дәфтәре чиста?

Ул бала-уңган бала,

Укучы дип атала.

Кем булыша зурларга,

Кем бик оста җырларга?

Ул бала -уңган бала,

Укучы дип атала.

Кем ярата кошларны,

Кемнең бик күп дуслары?

Ул бала -уңган бала,

Укучы дип атала.

Җыр " Әлифба"

Әлифба,әлифба, беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә зур бөйрәм шикелле!

Әлифба,әлифба, китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз, иң соңгы битеңне.

Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең

Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

Әлифба,әлифба, китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз, иң соңгы битеңне.

Җыр "Учат в школе"

Буквы разные писать

Тонким перышком в тетрадь

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

Вычитать и умножать,

Малышей не обижать

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

К четырем прибавить два,

По слогам читать слова

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

Книжки добрые любить

И воспитанными быть

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.







Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.



© 2010-2022