Поурочная разработка по татарскому языку на тему Й хэрефе (2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: [й] авазының хәреф белән белдерелүе.

Максатлары:

Дидактик - [й] авазының хәреф белән белдерелү очракларын күзәтеп нәтиҗә ясау;

Психологик - [й] авазын хәрефләр белән дөрес билгелергә өйрәтү;

Тәрбияви - истә калдыру теләген уяту.

Дәрес барышы

1. Актуальләштерү.

1. Шигырь өстендә эш.

Йөгереп керде дә

Дус кызы Миләүшә,

Гөлгенәне мәктәпкә

Барырга эндәшә.

(Ә. Бикчантаева.)

- Ө, е, э хәрефләре кергән сүзләрне табыгыз, аларның эшен аңлатыгыз.

Мәсәлән, йөгереп, йө - ө хәрефе [ө] авазын белдерә;

ге - е хәрефе [ө] авазын белдерә

реп - е хәрефе [ө] авазын белдерә.

2. Уку мәсьәләсен кую.

18 нче биремне үтәү.

1. Рәсем буенча җөмләләргә сүзләр өстәп, җөмләләрне төзеп бетерәләр.

2. [й] авазы кергән сүзләрнең күп булуы ачыклана.

3. [й] авазы кергән сүзләрне күзәтеп нәтиҗә ясыйлар.

Нәтиҗә.

Й хәрефе сүз башында ө, о хәрефләре алдыннан языла.

(Нәтиҗәне төркемнәрдә,парларда, үз-үзләренә ныгыталар, 1-2 укучы сөйләп карый, мисаллар китерәләр.)

3. Уку мәсьәләсен чишү.


  1. 76 нчы күнегү. (Төркемнәрдә киңәшләшеп эшлиләр, тикшерү, үзбәя.)

йомран бәйлә сай

йөгән төймә туй

йөзек сайла тай

йөгерә сөйли май

йөзә сыйла өй


  1. 77 нче күнегү

-Белешмә өчен сүзләрне ничек кулланабыз? (Җөмләләргә мәгънәләрнре буенча туры китерәбез.) (Парларда киңәшләшеп эшлиләр; үзара тикшерү, үзбәя.)

3. 78 нче күнегү.

а) Берукучы, тактада аңлатып, беренче сүзгә фонетик анализ ясый;

[йозак]

Телдән авазларга характеристика бирелә.

5 хәреф, 5 аваз, 2 иҗек.

3 тартык:

[й] - парсыз яңгырау тартык;

[з] - парлы яңгырау тартык;

[к] - парлы саңгырау тартык.

2 сузык:

[о] - калын парлы сузык;

[а] - калын парлы сузык.

б) Калган ике сүзне парларда бер-берсенә аңлатып эшлиләр.

в) Төркемдә тикшерәләр, бәялиләр.

4. Модельләштерү.

[й] авазы, үзеннән соң килгән сузыкны ияртеп, я, ю, е хәрефләре белән тамгалана.

[Поурочная разработка по татарскому языку на тему Й хэрефе (2 класс)Поурочная разработка по татарскому языку на тему Й хэрефе (2 класс)Поурочная разработка по татарскому языку на тему Й хэрефе (2 класс)йа] [йу] [йы]

Поурочная разработка по татарскому языку на тему Й хэрефе (2 класс)Поурочная разработка по татарскому языку на тему Й хэрефе (2 класс)Поурочная разработка по татарскому языку на тему Й хэрефе (2 класс)я ю е

[йә] [йү] [йэ]

5. Өйгә эш.

1. [й] авазының й хәрефе белән тамгалануы турында сөйләгез.

2. 79 нчы күнегү. Хәтердән язарга.

2

© 2010-2022