2 класска укудан йомгаклау тесты

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укудан тест.

2 класс.

1 вариант.

  1. Кайсы Г.Тукайның шигыре?

А) Яңа чана, яңа шул.

Б) Туган тел.

В) Бишек җыры.

2.Мәкальнең дәвамын тап. Теле барның, ...

А) иң зур байлык.

Б) иле бар.

В) тыңлый да бел.

3. Бу юллар нинди шигырьдән?

Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк!

Җил-давылдан саклар өчен, әни кирәк!

Усаллардан яклар өчен, әни кирәк!

А) Дәү әни.

Б) Әниемнең кызы юк бит.

В) Әни кирәк!

4."Минем әбием" дип аталган хикәянең өч җөмләсе бирелгән. Алар хикәядә билгеле бер тәртиптә киләләр. Кайсы тәртиптә?

1) Хәзер ул пенсиядә.

2) Минем әбием бар.

3) Аның исеме Әнисә.

А) 1,2,3

Б) 1,3,2

В) 2,3,1

5. Төшеп калган сүзне табыгыз.

... диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

... сүзен таптарга.

А) әби

Б) әти

В) әни

6. "Өлгер"хикәясе. Өлгер нинди малай?

А) тырыш

Б) ялкау

7. Г.Тукайның бу шигырендә кайсы ел фасылы турында сүз бара?

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана -

Бу кайчак була?

А) кыш

Б) яз

В) көз

8. "Яңа чана" хикәясе. Кемгә яңа чана алалар?

А) Фираяга

Б) Гүзәлгә

В) Раиләгә

9. Түбәндәге юллар кайсы төргә керә ?

Бер алма, ике алма,

Өч алма, дүрт алма,

Биш алма, алты алма,

Җиде алма, сигез алма, тугыз алма,

Кызыл алма!

А) мәкаль

Б) табышмак

В) санамыш

10 "Зөһрә кыз" әкияте. Зөһрә кыз нәрсә дип тели?

А) су ташырга

Б) айга менәргә

В) идән юарга





Укудан тест.

2 класс.

  1. вариант.

1.Кайсы шигырь Г.Тукайныкы?

А) Бала белән күбәләк.

Б) Бишек җыры.

В) Әни кирәк.

2.Мәкальне дәвам ит.

Туган илем, ... .

А) тыңлый да бел.

Б) туган өем.

В) ашы бар.

3. Бу юллар нинди шигырьдән?

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

А) Дәү әни.

Б) Әниемнең кызы юк бит.

В) Әни кирәк!

4."Минем әнием" дип аталган хикәянең өч җөмләсе бирелгән. Алар хикәядә билгеле бер тәртиптә киләләр. Кайсы тәртиптә?

1) Минем әнием мәктәптә эшли.

2) Әнием эшен бик ярата.

3 )Ул балалар укыта .

А) 1,2,3

Б) 1,3,2

В)2,1,3

5. Төшеп калган сүзне табыгыз.

... диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

... сүзен таптарга.

А) әби

Б) әти

В) әни

6 "Зөһрә кыз"әкияте. Зөһрә кызның үги анасы нинди?

А) ягымлы

Б) усал

В) матур

7. Бари Рәхмәтнең бу шигырендә кайсы ел фасылы турында сүз бара?

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән;

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

А) кыш

Б) яз

В) көз

8. Мәкальнең башын тап. ... - иң зур байлык.

А) Ипи

Б) Мәктәп

В) Китап

9. Түбәндәге юллар кайсына керә?

Кара карга кардан бара,

Канатларын кага-кага.

А) мәкаль

Б) табышмак

В) тизәйткеч

10. Түбәндәге юллар нинди төргә керә?

Безгә аклы-каралы песи баласы ияләште. Үзебезнең бер песи баласы бар иде инде. Ул үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар.

А) хикәя

Б) әкият

В) шигырь










Укудан тест.

2 класс.

2 вариант.

1.Вспомните произведения Г. Тукая и напишите.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

2 Продолжите пословицы .

Туган илем, __________________________________________________________________________

Ипидән зур __________________________________________________________________________

Эше барның -_________________________________________________________________________

3. Из какого стихотворения эти строки?

Әниемнең әнисе,

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

А) Дәү әни.

Б) Әниемнең кызы юк бит.

В) Әни кирәк!

Г) Кояш кебек.

4.Из рассказа "Моя мама" даны несколько предложений. В каком порядке они расположены?.

1) Минем әнием мәктәптә эшли.

2) Әнием эшен бик ярата.

3 )Ул балалар укыта .

А) 1,2,3

Б) 1,3,2

В)2,1,3

Г)2,3,1

5. Вставьте нужное слово.

... диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

... сүзен таптарга.

А) әби

Б) әти

В) икмәк

Г) әни

6. Разделите текст на предложения.

Көз җитте агачларның яфраклары саргайды салкын җилләр исә яңгырлар ява

7 О каком времени года идет речь в стихотворении Бари Рахмата?

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән;

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

А) кыш

Б) яз

В) көз

Г) җәй

8.Найдите слово, которое отвечает на вопрос что сделал?.

А) язган

Б) укыды

В) утырыр

Г) килә

9.К какому виду устного народного творчества относятся эти строчки?

Кара карга кардан бара,

Канатларын кага-кага.

А) мәкаль

Б) табышмак

В) тизәйткеч

Г) санамыш

10. К какому виду произведений относятся эти строчки?

Безгә аклы-каралы песи баласы ияләште. Үзебезнең бер песи баласы бар иде инде. Ул үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар.

А) хикәя

Б) әкият

В) шигырь





© 2010-2022