Проектная работа младших школьников «Я - исследователь»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Проектная работа младших школьников «Я - исследователь».

Название проекта - « Исемем матур, кем куйган? »

Номинации проекта - исследовательский проект в печатном виде.

Возрастная группа - 2,3

Вид проекта по количеству участников- групповой

Вид проекта по доминирующейдеятельности- исследовательский

Авторы проекта:

Хайруллина Ландыш Рафиловна- ученица 2 класса

Камалиев Гулюс Фидарисович - ученик 3 класса

Наименование ОУ

Филиал МБОУ «Суксинская СОШ» - «Ташсунская НОШ».

Руководитель проекта:

Ахметханова Гульсина Камиловна





















Проект эшенең паспорты.

1.Проектның исеме - « Исемем матур, кем куйган?»

2Эшне башкардылар - Хайруллина Ландыш Рафил кызы,

Камалиев Гөлүс Фидарис улы.

3.Проектның җитәкчесе - Ахметханова Гульсина Камиловна

4.Проект эше кайсы уку-укыту предметы кысаларында башкарыла?-

әдәби уку,әйләнә - тирә дөнья.

5. Проект эше якын булгануку - укыту дисциплинасы: әдәби уку.

6. Проект эшен башкаручы укучыларның яше: 9,10 лет.

7. Проектның тибы: комплекслы (иҗади, фәнни - эзләнүле).

8. Проектның максаты:үзебезнең гаилә әгъзаларыбыз исемнәренең мәгънәләрен ачыклау.

9.Дидактик максатлар:

-Проект эшчәнлеге методы аша укучыларны төрле яклап үстерү, аларны иҗади фикер йөртергә өйрәтү.

- Фәнни-эзләнүле эшчәнлек аша укучыларның танып-белү сәләтен үстерү.

- Проект эшчәнлеге аша укучының үз белемен һәм алга таба үз үсешен үстерү.

-Укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруда әти-әниләр белән тыгыз элемтә урнаштыру.

10.Проектның бурычлары: Гаилә әгъзаларыбызның исемнәре турында мәгълүматлар һәм аларның фотографияләрен туплау.Аларның исемнәре нинди мәгънә аңлатканын һәм ни өчен шул исемне кушуларын ачыклау. Проект эшен уңышлы гына башкарып чыгу.

11. Проектның сораулары:

Балага исем кушу тарихы нинди чорларга бүленгән?

Кеше исемнәре кеше өчен нинди әһәмияткә ия ?

Үзебезнең һәм иң кадерле кешеләребезнең исем мәгънәләрен беләбезме?

12. Проектның продукты: проект эше.

13. Аннотация

Безнең бу проект эшендә аеруча зур игътибар үзебезнең гаиләдәге иң якын кешеләребезнең исем мәгънәләренә һәм шул исемнең кушылу тарихына бирелә.Эш барышында үзебез өчен шактый зур һәм файдалы мәгълүмат тупладык. Гаилә әгъзаларыбызның исемнәре нинди мәгънә аңлатканын белдек. Проектның кереш өлешендә татар галимнәренең исемнәр турында язган цитаталарын китердек.

14.Эзләнүләребезнең нәтиҗәсе:

Безнең фикерләр: бу проектны без бик зур кызыксыну белән эшләдек. Моңарчы исемнәргә без артык игътибар бирмәгәнбез. Эзләнә,иҗади фикер йөртә торгач,исем кушу тарихының, исем мәгънәләренеңнинди бай хәзинә икәнен аңладык һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештек:

  1. Мәгълүмат белән эшли белергә.

  2. Максат куярга

  3. Планлаштырырга.

  4. Уйлау,фикерләү сәләтен үстерергә

  5. Белем дәрәҗәсен арттырырга һ.б.

15. Проект эшенең практик бәяләмәсе:

Башлангыч сыйныфта проект эшчәнлеге укытучы һәм укучыдан зур түземлек, сабырлык, күп вакыт

сарыф итүне сорый.Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән файдаландык, интернет аша күп мәгълүмат тупладык, ижади фикер йөртергә тырыштык. Проект эшен эшләгәндә без группада эшләргә, үзебезгә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәндек.Гомумән, проект методы -укучының интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора дип уйлыйбыз без.






















"Исемем матур, кемнәр куйган?"











Проект эшен башкардылар - Хайруллина Ландыш Рафил кызы- 2 сыйныф

Камалиев Гөлүс Фидарис улы - 3 сыйныф

Ташсу башлангыч гомуми белем мәктәбе.

Проектның җитәкчесе - Ахметханова Гөлсинә Камил кызы

Исемнәр турында галимнәребез менә нәрсәләр язып калдырган:

"Тел сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе,тылсымлы могҗизасы һәркемгә үз исем-күңеленә иң якын, иң кадерле исем-сүз".

Гомәр Саттар-Мулилле

" Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк

нәфислеге,ир-ат исемнәрендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын".

Рәсул Гамзатов.

Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә.Өйгә,гаиләгә яңа ямь,юаныч,куаныч,бәхет өстәлде.Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китеде.Аларның иң беренчесе - балага исем кушу."Нинди исем кушарга"? дигән сорау бала дөньяга килгәнче үк инде әти-әниләрешул хакта уйлана башлыйлар,туганнар һәм дуслар белән киңәшләшәләр. Мәгънәле, күңелгә ятышлы һәм кадерле, матур һәм аһәңле исем сайлап табасылары килә һәм ул исемнең җиңел әйтелүчән булуын,төрле милләтләр телендә яки кечерәйтеп-иркәләп дәшкәндә бозылмавын да телиләр алар. Чөнки балага бит исем гомерлеккә бирелә,ә ир-ат исеме буыннан-буынга күчә. Исем-кешенең гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменәшулкадәр күнегә һәм ул аның туган теленең иң якын,иң газиз,иң кадерле сүзе булып тоела.

Яхшы исем кыйммәт барсыннан да

Аннан тугры дусны күрмиләр.

Безнең хакта мәңге ядкарь саклап,

Картаймыйча яши һәр исем.

Исем кушу тарихын төрле чорларга бүлеп фикер йөртеп карасак аны 4 төркемгә бүләргә мөмкин.

  1. Борынгы исмнәрнең традицион рәвештә сакланып, безнең буынга күчә баруы.(Айтуган,Булат,Чулпан,Энҗе, һ.б)

  2. Элекке исемнәрнең кулланыштан төшеп калуы(Бикмулла,Гайнетдин,Гөбайдулла,Рәхмәтулла,Сайфетдин).


  1. Октябрь революциясенән соң бөтенләй яңа исемнәр барлыкка килгән.2 тамыр сүзне кушып исемнәр ясауэлектән үк килгән актив чара. Монда ил,гөл,нур,таң фән сүзләре еш катнаша(Илсөя,Гөлйөзем,Илнур,Гөлназ,Илдан,Фәндүс һ.б.)


  1. Совет чорында рус теле аша бик күп исемнәр килеп кергән.(Альберт, Клара, Сирена, Земфира, Розалия, Регина, Рубин һ.б.).




2

Татар теле-бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә

иң бай телләрнең берсе.

Татарларны татар иткән-исемнәр,

Исемнәр бит милләт йөзе-җисемнәр:

Миңсылу,Айсылу,Сәрвиназ,Айназ,

Миңлебай,Минтимер,Габдулла,Фәрваз,

Гомәр, Госман,Ибраһим,Зәкәрия,,

Гөлсем,Зәйнәп,Әлфия,Камәрия,

Гөлсинә,Гөлназ,Гөлгенә,Гөлнәфис...

Барчасының асылы гүзәл вә нәфис.

Галиәхмәт,Шәһиәхмәт,Минәхмәт,

Караәхмәтле халкыма мең рәхмәт.

Шиһабетдин,Хисаметдин,Хәйретдин,

Сафагәрәй,Әхмәтгәрәй кемнән ким?

Исемнәрнең кәттәләре татарда:

Бар Гафур да,Сөембикә,Саттар да,

Айрат,Айдар,Илдүс,Гыйлемдар,

Татарларда чук-чук күркәм исем бар.

Әхмәт,Мәхмүт,Хәмит,Фәрит,Әдһәм,бар,

Әхмәтгали,Әхмәтвәли вә һәм бар.

Энҗе,Мәрҗән,Гәүхәр,Җәүһәр,Фирәзә-

Асыл ташлы исме асылбезләрдә,

Илһам тулы иман нурлы йөзләрдә.

Нурислам,Нурихан,Гөлнур,Халисә,

Нурбәнат,Нурсылулар күп ирсә,

Галиулла,Сафиулла,Сәйфулла,

Исемнәре кире кайтса, шәп була?!

Нәкъ Исламча,мөселманча гамәл бу,

Нәкъ болгарча вә татарча әмәл бу;

Болгарлыкка,булганлыкка кайту бу,

Ата-бабалар рухын яңарту бу,

Зәвыклы асыл исемнәр ярату бу.

Без татар баласы. Безнең киләчәк безнең ныклы кулларда. Без үз милләтебезне,телебезне,үз исемебезне акларга, сакларга, якларга тиеш.


3

Кеше исемнәренең бай тарихы безнең күңелләрдә зур кызыксыну уятты. Без, Ландыш белән Гөлүс үзебезнең гаиләбездәге кешеләрнең исемнәренең мәгънәләрен ачыкларга булдык.

Проектная работа младших школьников «Я - исследователь».

Һәрвакытта иңнәремдә

Тоям әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юллары

Әтием - горурлыгым

Син минем.

Бу матур ир кеше- минем әтием. Аның исеме Рафил.Бу исемне аңа әнисе ягыннан дәү әтисе куштырган.

Рафил -купшы ,көяз дигән мәгънәне белдерә.Ләкин минем әтием бер дә купшыланып,көязләнеп йөрми.Ул бик гади кеше.Бу очракта исеме җисеменә туры килеп бетми дисәм дә буладыр.


4

Проектная работа младших школьников «Я - исследователь».

Әнием, кадерлем,

Син-энҗе бөртегем.

Син- хөрмә җимешем.

Син- йөрәк тибешем.

Әнием, әнием,

Иң кадерлем ,син минем.

Мин сине яратып, иркәләп торырмын.

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

Ә менә бу гүзәл хатын-кыз - минем әнием. Аның исеме- Роза.Әниемә бу исемне дәү әнинең бертуган сеңлесе Фәридә апа киңәш биреп куштырган. Мин роза гөлләрен бик яратам дигән. Ул өендә бик зур роза гөле үстерә .Роза исеменең мәгънәсе - розагөлен аңлата. Менә әниемнең исем тарихы шундый.


5

Проектная работа младших школьников «Я - исследователь».

Күрәсезме,нинди чибәр кыз! Ул минем бердәнбер ,кадерле,иң газиз апаем.Аның исеме- Зөһрә.Бу матур исемне аңа әти ягыннан Минҗан дәү әти куштырган.Иртәнге таң йолдызы кебек балкып яшәсен дип юраган.

Зөһрә исеме -Яктыртучы, иртәнге йолдыз мәгънәсен аңлата.

Чыннан да апаем гел елмаеп кына яши.Мәктәпне тәмамлагач пешекче һөнәрен үзләштерде.Хәзер бөтен гаиләбезне үзенең тәмле - тәмле рецептлары белән сыйлый.



6

Проектная работа младших школьников «Я - исследователь».

Син булганга абыем бәхетле мин,

Син булганда миңа син терәк

Тормыш җилләренә каршы тору,

Син булганда абыем җиңелрәк

Бу көчле егет - минем абыем.Ул Рамил исемле.

Рамил - тылсымлы дигән мәгънәне аңлата. Гарәпчәдән рамл сүзе

"комда багу,юрау төшенчәсен белдерә.Көнчыгышта комга ясалган нокта һәм сызыклар буенча багу-юрауның бик киң таралган төре.

Абыема бу исемне дәү әнинең кызы Галия апа куштырган.

7

Проектная работа младших школьников «Я - исследователь».

Рәхмәт, сиңа әнкәй

Саф татарча исем биргәнгә.

Үз дәүләтең, үз милләтең барын

Онытма, син кызым, дигәнгә.


Ә бу матур кыз мин .Исемем минем -Ландыш.Бу сүзнең мәгънәсе -ландыш, энҗе чәчәк.Миңа бу исемне әти ягыннан Рафикъ дәү әти куштырган.Иртә язда ландыш чәчәге урманны ямьләндерә,тирә-якка хуш исләрен тарата.Ә безнең энҗе чәчәгебез өебезне ямьләндереп яшәсен дигән.

Мин үзем 2 нче сыйныфта укыйм.Күп укырга ,күп белергә телим.Кроссвордлар,табышмаклар чишәргә яратам.Вакытымны бушка уздырмаска тырышам.Мин бик кызыксынучан кыз. Исемнәр турындагы бу иҗади эзләнүле эшебез кызыксынучанлыкның бер билгесе дип уйлыйм

Без- абыем,апаем һәм мин әти әниебезнең иң кадерлеләре . Алар безгә саф татарча ,мәгънәле исемнәр кушканнар.Әиң мөһиме исем кушканда әти белән әниебез гаиләдәге олы кешеләрнең, туган тумачаларның фикерләренә дә колак салганнар."Киңәшле эш таркалмас " ди татар халык мәкале.


8

Безнең Камалиевлар гаиләсе 5 кешедән тора:дәү әнием, әтием,әнием, апаем һәм мин.Мәктәптә класс сәгатендә исемнәр турында сөйләшү миндә зур кызыксыну уятты.Үземнең өемдәге кешеләрнең исемнәре ,аларның нинди мәгънә аңлатулары ,аларга бу исемне кем,ни өчен кушканнарын беләсем килде .


Проектная работа младших школьников «Я - исследователь».

Менә бу минем дәү әнием. Мин аны бик яратам.

Минем дәү әнием тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә,өебезнең нуры ул,барыбыздан олы ул. Өйдә дәрес хәзерләгәндә дә дәү әнием минем зур ярдәмчем.Ул бик күп белә. Мине дә өйрәтә.Аның хәтере дә яхшы.Мәктәптә укыганда үзе ятлаган шигырьләрне мин шаккаатып тыңлап торам.

Ә инде исеменә килгәндә Аның исеме -Рәмзия. Бу исем билге,тамга символ дигәнне аңлата.Исеме җисеменә бик тә туры килә. Чыннан да дәү әнием минем өчен өлге, үрнәк. Дәү әнием сау-сәламәт булсын, картаймасын,Озак яшәсен.

9

Проектная работа младших школьников «Я - исследователь».

Әти безнең терәгебез

Әти безнең яклаучы.

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы

Ул зирәк тә, шаян да.

Акыллы да, гаҗәп тә

Кем дисезме, ул кеше?

Минем әти, әлбәттә.

Бу төз гәүдәле ,озын буйлы ир кеше -минем әтием.

Аның исеме - Фидәрис.Исеменең мәгънәсе -котлау,бүләк итү дигәнне аңлата. Әтиемнең дәү әнисе бу исемне бик тә дөрес итеп кушкан.Минем

әтием киң күңелле ,олы йөрәкле кеше.Ул кешеләргә изгелек.мәрхәмәтлелек өләшеп яши.Мин әтиемне бик яратам.Аның дәвамчысы булырга телим.

10

Проектная работа младших школьников «Я - исследователь».

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

"Әннә" дип ачылган бит.

Карагыз әле, бу фотога!Нинди гүзәл ханым! Матур бит ,ә!.

Бу кем дисезме? Горурланып әйтәм. Ул минем әнием. Исеме дисезме? Исеме бик матур аның - Гөлчәчәк.Аңа бу исемне әнисе кушкан .Мөгаен үз исеменә охшатып шушы исемне сайлагандыр. Әниеми гөлләргә күмелеп, чәчәкләргә төренеп яшәсен.


11

Проектная работа младших школьников «Я - исследователь».

Гөлия исемле булам.

Җәйнең иң матур чагында

Будөньяга мин туган.

Мин бит татар кызыдиеп

Горурбасыпәйтәмен.

Ниндиэшкәтотынсам да,

Бисмилламныәйтәмен.

Йөрәгемдә минем кайнарутлар

Борчукилсәкуыптаратам.

Ялгызяшәүһичтәмөмкинтүгел

Мин бит сезнеяратам!!!

Бузифа буйлы озын толымлы, көләч йөзле матуркыз минем апаем. Аның исеме Гөлия.

Гөлия мәгънәсе буенча алсу төсне аңлата. Минем апаемның бит алмалары гел алсу төстә. Апаема бу исемне әнием кушкан. Ул аны үз исеменә якын булганы өчен кушкан. Гөлчәчәк-Гөлия. Гөлләр, гөлчәчәкләр безгә һәрвакыт юлдаш булсыннар дигән.


12

Проектная работа младших школьников «Я - исследователь».

Ә мин Гөлүс булам

Үзем тырыш, акыллы

Тәртиптә бозмыйм болай

Нәрсә әйтим инде сезгә

Вообщем мин бик шәп малай .

Укуда да бик тырышам

Спортны да яратам

Ярышларүткәнчагында

Беренчелекне алам .

Безнең гаиләдә әнинеке,апаныкы һәм минем исем дә гөл тамырына башлана.Минем исемем Гөлүс.Исемнең мәгънәсе-Үсәргөл.Әнием мине гөлләр кебек яктылыкка,җылылыкка үрләсен дип юраган .


13

Информация чыганаклары

- Интернет -ресурсы;

- Гаилә фотографияләре;

-" Справочник татарских имён" китабы,Татарстан китап нәшрияты, 1973ел.

-Татарча-русча кеше исемнәре һәм фамилияләре сүзлеге, Татарстан китап нәшрияты, 2006 ел.

-Гомәр Саттар-Мулилле"Татар исемнәре ни сөйли"? "Раннур" нәшрияты 1998 ел.

- Гаиләдә өлкәннәр сөйләве.





14

© 2010-2022