Методич. материал Әлифба бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлифба бәйрәме

А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

1 ук. Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - балачак.

Ә тагын да шәбрәге

Әлифба бәйрәме булачак.

2 ук. Тышта ап-ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

3 ук. Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә

Әлифбабыз китә бездән

Бу көн калыр хәтердә.

4 ук. Алтын яуган көзге көндә.

Тыйнак үттек класска,

Әлифбаны кулга алдык,

Әй сөендек шул чакта.

Әлифба.

Исәнмесез, минем нәни дусларым.

Мин бүген зур бәйрәмгә килдем.

Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр-юктыр , ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберегезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч ,укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез .

Ә хәрефе Әтәч бии әрҗәдә, ди

"Әкәмәт!" -дип көләсезме?

"Әтәч" , "Әрҗә"сүзләрендә

Ничә "Ә " бар беләсезме?

Л хәрефе. Лимон үскән җылы якта

Бигрәк тә ямьле диләр

"Л" хәрефен яхшы белсәң

Лимон да тәмле диләр

И хәрефе. Икмәк илдә иң кадерле,

Икмәкне ипләп кап син

Икмәк сүзендәге "И" не

Теләгән кеше тапсын!

Ф хәрефе. Фил китергәннәр циркка ,

Йөз кешелек ашый , ди.

Һәр көнне борыны белән

Физзарядка ясый , ди.

Б хәрефе . Бакалар җырлый буада,

Отып калырга уйлыйм.

"Б" хәрефен яхшы белеп

"Бишле" алырга уйлыйм.

А хәрефе.Алма бакчасында- алма

Әтием алма ташый.

"А" хәрефен өйрәнәм мин,

Алмалар ашый-ашый.

Җыр Әлифба

(Шүрәле керә)

Шүрәле: Мине чакырмыйча нинди бәйрәм ясап ятасыз монда?

Алып баручы: Чү, чү шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар. Синең турында әкиятләрне дә беләләр алар. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм. Җавап бирә алсаң - син җиңүче.әгәр дә җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмнең ахырын карап китәсең. Ризамы?

Шүрәле: риза!Һи, мин белмәгән әйбер юк бит, ул дөньяда! Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны!

Алып баручы: 1 нче сорау. Билгеле бер тәртиптә бирелгән хәрефләр җыелмасы ничек атала:

Шүрәле: Беләм, беләм. Күргәнем дә бар! Солдатлар.

А.б.: белмәдең шул Шүрәле! Ягез әйтегез әле балалар?

Укучылар: Алфавит.

А.б.: ни өчен ъ һәм ь билгесе тавышсыз хәрефләр дип атала?

Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый

А.б.: тагын белмәдең Шүрәле абзый. Балалар я кайсыгыз әйтә?

Укучылар: ъ һәм ь аваз белдермиләр, шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип атала.

Шүрәле: җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам. Әле минем өйрәнәсе әйберләрем күп икән.

Алып баручы. Мәктәптә сез нәрсәләр өйрәндегез?

1ук. Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек.

Җырлар итеп җырладык та

Шигырь итеп сөйләдек.

2 ук. Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

3 ук. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең , син Әлифба.

4 ук. Әлифба , аларны безгә син өйрәттең,

Әлифба , китәсең , килмәссең моннан соң .

Әмма син гомергә күңелдә каласың.

Бергә. Әлифба, әлифба , китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.

Җыр. "Әлифба"

Әлифба. Менә, дуслар минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине

Сөекле туган илне.

Бергә. Рәхмәт сиңа , Әлифба !

1ук. Нигә безгә куанмаска

Без бит инде зур үстек.

Әлифбаны тәмамлап ,

Әдәби укуга да күчтек.

Әдәби уку.

Исәнмесез , дусларым.

Дусларым, якыннарым-

Сүзләр, хәрефләр.

Китердем мин сезгә бик күп

Бүләк- дәресләр.

Бүгеннән без фән иленә

Бергә барабыз.

Ләкин башта ни беләсез,

Әйтеп карагыз!

Мин әйткән табышмакларның җавабын табабыз.

1ук. Җем-җем итә

Җемелдәп китә.

2 ук. Йомры- йомшак сары йомгак

Тәгәрәп йөри чирәмдә.

3 ук. Хәбәрләр ташып тора

Араны тоташтыра

4 ук. Тукайга да, Җәлилгә дә

Сәйдәшкә дә куйганнар.

Нәрсә соң ул туганнар?

5ук. Көн йөри, төн йөри

Бер атлам җир китә алмый..

Әдәби уку. Табышмакларны да бик яхшы беләсез икән.Бик рәхмәт. Ә хәрефләрне сезгә тагын нинди китап өйрәтте?

Бергә. Азбука

1ук . "А" Аист с нами прожил лето,

А зимой гостил он где-то.

2ук. "З" Звёзды видели мы днём,

За рекою над Кремлём.

3 ук. "Б" Бегемот разинул рот,

Булки просит бегемот.

4 ук. "У" Ученик учил уроки

У него в чернилах щёки.

5 ук. "К" Кот ловил мышей и крыс,

Кролик лист капустный грыз.

Җыр. "Учат в школе"

Математика. Исәнмесез, дуслар . Минем дә сезне сынап карыйсым килде. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез , кем җитез икән?


  1. Керпе гөмбәгә барды

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энәсенә

Калганын кәрзиненә

Керпе ничә гөмбәне

Кәрзиненә куйды?


  1. Айдар китте урманга,

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты

5есен авызына капты.

Ничә калыр чиләктә ?

Уйла , тизрәк исәплә.

3.7 малай урамга,

Чыкты футбол уйнарга.

Өчәү килде тагын да

Исәплә син барын да.

4. Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез

Барысы ничә кошчык?

Бергә. Рәхмәт сиңа , математика !

Алып баручы. Әлифба сезне туган илне сөяргә , туган телне сөяргә өйрәтте. Безнең алга таба укып китә торган китапларыбыз"Татар теле", "Әдәби уку". Сез аларны да тырышып укырсыз дип ышанып калам.

Бүген сезне котларга әти-әниләрегез дә килде. Без аларга зур рәхмәт әйтәбез.Чөнки аларның тырыш хезмәте белән сез укырга , язарга өйрәндегез.

Әти -әниләрнең котлавы.

Алып баручы: Әйдәгез без әти-әниләрне дә сынап карый әле:

1 нче сорау: Быелгы уку елында балалар ничә төрле фән укый?

2 нче сорау: "Шүрәле әкиятен " кем язган?

3 нчы сорау: Марат белән Алия автобуста баралар. Алия 15 минут бара. Алар бергә ничә минут баралар?

4 нчы сорау: Алия астан да, өстән дә 5 нче катта яши. Ул яшәгән йорт ничә катлы?

5 нчы сорау: Ул җәй дә, кыш та, яз да, көз дә була. Укучылар аны көтеп ала, ярата.

6 нче сорау:Аны көн дә мәктәпкә алып барырга кирәк, аны әти-әниләр карый, укучы өчен ул паспорт кебек. Укытучылар аны еш сорый, тик кайчакта югала?

7 нче сорау: Нинди аваздан сүз башланмый?

Бию: Үрдәкләр

А.Б: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез Һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

1ук. Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

"2" ле алмаска,

Тырыш булырга,

"5"кә укырга

Укытучы: укучылар бүген сезнең кулыгызга 1 нче сыйныфны уңышлы тәмамлавыгыз белән таныклыклар тапшырабыз моның өчен бирегә Рәсимә Рафиковнаны чакырабыз. Рәхим итегез. Таныклыклар тапшырыла.

Җыр "Хәерле көн"

Татарча бию

Укытучы: Кадерле балалар, кунаклар. Безнең бәйрәмебез шуның белән ахырына якынлаша. Укучыларга зур уңышлар теләп калабыз. Ә кунакларга килгәнегез өчен зур рәхмәт белдерәбез.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.


© 2010-2022