Зур сугышның кечкенә геройлары - класс сәгате

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Зур сугышның кечкенә геройлары.

Максат: -укучыларга Бөек Ватан сугышы чорындагы балалар язмышы турында сөйләү;

-укучыларда мәрхәмәтлелек, патриотизм хисләре тәрбияләү.

1.Оештыру моменты.

Психологик уңай халәт тудыру.

2.Сугыш башлануын хәбәр итү. Аудиоязма.

3.Укытучының кереш сүзе.

Егылып калды Тарих күкләреннән

Мең дүрт йөз атылган кош

Төзек түгел гомер чылбырлары

Күпме бәхетләрнең урыны буш!

1418 кара кояш,

Аталмаган таң 1418...

Бөтен түгел тарих, төзек түгел -

Көннәр җитми 1418,

Бәхетсез сан җирдә 13 түгел,

Билгеле ул:1418!..

1941 ел 22 июнь… Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Ватан сугышы башлана. Сугышта олылар белән беррәттән балалар да туган җирләрен фашист илбасарларыннан азат итүгә зур өлеш кертәләр. Безнең класс сәгатебезнең темасын мин "Зур сугышның кечкенә геройлары" дип алдым. Укучылар, минем сезгә герой-пионерлар турында, аларның батырлыклары турында сөйләргә телим. Аларның күбесе сездән дә бәләкәйрәк булганнар. Сугышка кадәр алар гади балалардан, гади укучылардан бер нәрсәләре белән дә аерылмаганнар. Мәк-тәптә укыганнар, уйнаганнар, әти-әниләренә ярдәм иткәннәр. Һәм менә сугыш башланган, бу балаларга әтиләре, абыйлары белән беррәттән туган илен саклап сафка басканнар.

Әйдәгез, укучылар, хәзер шул герой-пионерларның кайберләренең генә булса да язмышы, батырлыгы белән танышып китик.

МАРАТ КАЗЕЙ

Сугыш Белорус җирендә бара. Әнисе, апасы белән Марат яшәгән авылга да фашистлар бәреп керә. Партизаннар белән бәйләнеш тотканы өчен Маратның әнисен - Анна Александровнаны - фашистлар үтерәләр.

Малай партизаннар янына китә. Фашистлардан үч ала башлый.

Марат бик күп сугышларда катнаша, һәрвакыт батырлык үрнәге була. Кечкенә герой каты сугышларның берсендә һәлак була. Ул соңгы патро- нына кадәр сугыша. Бер генә гранатасы калгач, ул фашистларны якынрак җибәрә дә үзен дә, фашистларны да юк итә. Батырлыгы, кыюлыгы өчен марат Казейга Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Минск шәһәрендә аңа һәйкәл куелган.

ЛЕНЯ ГОЛИКОВ

Лукино авылында үсә. Фашистлар аларның авылын басып алгач, Леня партизан отрядына китә. Бик күп тапкырлар ул разведкага йөри. Дошманның поездларын, күперләрен, складларын шартлата.

Бервакытны малайга фашист генералы белән берүзенә сугышырга туры килә. Леня ташлаган граната машинага тия. Машинадан кулына портфель тоткан немец генералы чыга һәм пистолеттан ата-ата алга таба йөгерә. Бер километр чамасы малай аны куып бара һәм атып үтерә. Портфельдә совет гаскәрләре өчен бик кирәкле документлар була. Кечкенә герой аларны самолет белән Мәскәүгә озата. Үзенең кыска гына гомере эчендә Леня голиков бик күп сугышларда катнаша. 1943 елның кышында ул һәлак буа. 1944 елның 2 апрелендә Л.Голиковка Советлар Союзы герое исеме бирелә. Великий Новгород шәһәрендә аңа һәйкәл куелган.

ГАЛЯ КОМЛЕВА

Галяның туган авылы - Ленинград өлкәсендәге Лужск районы Тарковичига фашистлар басып керә. Пионерка Галя Комлева илбасарларга буйсынырга теләми һәм көрәшчеләр сафына баса. Ул ел ярым дәвамында партизаннар элемтәчесе вазифаларын үти. Караңгы төннәрдә япа-ялгызы карурманнар аша узып партизаннарга азык-төлек ташый, кирәкле хәбәр-ләрне җиткерә. Үзе листовкалар язып, аларны коймаларга ябыштыра.

Фашистлар батыр пионерның эзенә төшәләр һәм кулга алалар. Галя Комлеваны гестапода ике ай буе җәзалыйлар, партизаннарның кайдалыгын әйттерергә телиләр. Кызны һәр көнне аңын югалтканчы кыйнап, камерага кертеп ыргыталар. Иртәгесен тагын шундый ук хәл... Ләкин аның авызыннан бер сүз дә ала алмыйлар.

1943 нче елның 20 нче февралендә гестапочылар партизан кызны аталар.

Фашистлар Германиясен җиңүнең 20 еллыгын бәйрәм ит-кәндә, Галя Комлева, үлгәннән соң, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Совет флотының бер судносына Галя Комлева исеме бирелгән.

НАДЯ БОГДАНОВА

Фашистлар бу кызны ике тапкыр үлемгә хөкем итәләр. Сугышчан дуслары да Надяны озак еллар буена һәлак булганга саныйлар. Аңа, хәтта һәйкәл куялар.

Сугыш бетеп, 15 ел үткәч кенә Надя үзенең исән икәнлеген белдерә.

Надя Богданова Кызыл Байрак ордены, 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

ТАНЯ САВИЧЕВА.

Ленинград блокадасында исән калган, бөтен якыннарын югалткан кыз. Ул көндәлек алып бара.

РЕФЛЕКСИЯ.

Укучылар, сез бүген үткәргән класс сәгатеннән нәрсә дә булса алдыгызмы үзегезгә?

Бигрәк тә кемнең язмышы сезнең хәтерегездә ныграк калды?

Рәхмәт, укучылар.

Хәзер. Әйдәгез, барыбыз да басып, бер минутлык тынлык белән Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алыйк!



© 2010-2022