Сценарий для 1 класса

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сценарий для 1 классаГомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе "Татарстан республикасы Биектау муниципаль районы Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбе"















Төзеде: башлангыч сыйныф укытучысы

Исмагыйлова Гөлсөя Әхәт кызы

2014 ел. Максат: Укучыларны Әлифба бәйрәменә багышланган кичәгә әзерләү. Бурычлар: 1. Шигырьләр,җырлар ятлатып, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүз байлыгын үстерүне камилләштерү. 2. Тамашачылар алдында үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү. 3. Китапларга, укытучыларга, мәктәпкә карата мәхәббәт, олылау хисе тәрбияләү. Җиһазлау: шарлар, плакатлар (Рәхмәт сиңа,Әлифба), балаларга тотарга Ә,Л,И,Ф,Б,А хәрефләре, күчтәнәчләр, биюләргә киемнәр.
Катнашалар: I нче сыйныф укучылары, укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар.


















Зал бәйрәмчә бизәлгән. Почмакта өстәл тора. Әти-әниләр утыралар, I нче сыйныф укучылары башка бүлмәдә булалар. Дәү әни белән дәү әти керә. Дәү әти: -Исәнмесез, безнең кадерле, нәни дусларыбыз! Без бүген сездән килгән хатларны укып, аларга җаваплар табарбыз, рәсемнәрне карап үтәрбез. Дәү әни: Дәү әтисе, карале, монда никадәр күп хатлар килгән. Хатларның төрлесе -зурысы, калыны, кечкенәсе дә бар. Менә шушы хатны укып карыйк әле. - Исәнмесез, "Күчтәнәч" тапшыруы! Сезгә Актаныштан Гүзәлия хат яза. Мин 3 нче сыйныфта укыйм, миңа 9 яшь. Мин үзем шигырьләр иҗат итәм. Шигырьләрем күбрәк мәктәп, укытучым, бергә укыган иптәшләрем турында. Алар - минем иң яраткан дусларым.

Үстергән дә безне чын дуслык,
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса, яшәр гомергә,
Бөтен җир шарында тынычлык. - Сезнең тапшыруыгызны бик яратып карап барам, һәрберсен көтеп алам. Дәү әни, сез мәктәп турында бер матур җыр куеп, минем сыйныфташларымны куандыра алмассызмы? Сезгә зур рәхмәтләр белән - Гүзәлия. -И, балакаем, бигрәк матур итеп язгансың инде.... Тапшыру ахырында син сораган җырны куярбыз. Дәү әти: -Карале, дәү әнисе, мин нинди хат таптым. (Зур конверт тартып чыгара.) Нәрсәләр бар икән бу конверт эчендә? (Ача, һәм укый башлый.) -Исәнмесез, "Күчтәнәч" тапшыруын алып баручы дәү әни һәм дәү әти! Сезгә бу хатны Биектау районы Ямаширмә авылының I нче сыйныф укучылары яза. Без барыбыз да сезнең тапшыруны бик яратып карыйбыз. Шуңа күрә сезне үзебезнең тиздән булачак (бәйрәм буласы көн күрсәтелгән була, мәсәлән, 15 нче февраль) "Әлифба" бәйрәменә чакырабыз. Сезнең белән үзебезнең уңышларыбызны бүлешәсебез килә. Сезне көтеп, I нче сыйныф укучылары. Дәү әни: -Карале, дәү әтисе, бүген бит 15 нче февраль!!! Балаларны көттереп булмас бит инде, әйдә, тизрәк барыйк! Ә сезгә, кадерле тамашачылар, Гүзәлия сораган матур җырны куеп китәбез..... Җыр "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" Бу җыр вакытында бүлмәгә балалар үтәләр һәм урындыкларга кереп утыралар. Җыр тәмамлангач, малай белән кыз чыгыш ясый. Малай: Бүген бездә бәйрәм була, Инде менә ничә көн, Бик тырышып әзерләдек Шушы бәйрәм кичәсен. Кыз: Без тырышып биегәнне, Без җырлаган җырларны Без сөйләгән шигырьләрне Бәйрәмдә кем тыңлармы? Урыннарыннан басып кына 1 нче бала: Әниләр тыңлар аны. 2 нче бала: Әтиләр тыңлар аны. 3 нче бала: Дәү әни тыңлар аны. 4 нче бала: Дәү әти тыңлар аны. 5 нче бала: Апалар тыңлар аны. Сүз укытучыга бирелә. -Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, кунаклар! Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме! Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар", диләр бит безнең татар халкында. Булдырдыгыз! Бүген безнең класстагы һәрбер бала укый белә.Чын күңелемнән котлыйм сезне, укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме! Бер бала елый башлый. Укытучы аның янына килә һәм сорый: -Нишләп елыйсың , Айгөл? -Без "Күчтәнәч" тапшыруына дәү әти белән дәү әнине чакырып, хат язган идек, көтеп тормыйбызмени? Бәлки килеп җитәрләр. Ишек шакыйлар. -Менә, килеп тә җиттеләр! Айгөл барып ишек ача һәм дәү әни белән дәү әтине каршы ала. Дәү әни: -Исәнмесез, кадерле нәни дусларыбыз, кадерле кунаклар, укытучылар, әти-әниләр. Сезнең хатыгызны укуга юлга чыктык. Безне олылып, хөрмәтләп чакыруыгызга бик зур рәхмәт сезгә! Укытучы аларны урыннарга утырта. Укытучы: -Кадерле кунаклар, озын юлларны кыскартып, безнең бәйрәмебезгә килгәнегез өчен, сезгә бик зур рәхмәт! Безнең белән бергәләп күңел ачыгыз, бәйрәм итегез. 6 укучы берәм-берәм чыгып шигырь сөйлиләр. Әлифба сүзе килеп чыга. «Ә» - «Әни» дип телем ачылган, Әни сөйгән, назлаган. Кайсыбыз соң дәфтәренә «Ә» хәрефен язмаган?!
"Л"- Ләк-ләк килгән безгә төнлә... Күрүен мин күрмәдем. Әни тапкан болдырдагы Энекәшле төргәген.
"И"- Иген үскән, биек үскән, Башаклары тулып пешкән! Комбайннар туктап тормый, Ашлык суга җырлый-җырлый.
"Ф" - Фил бүрәнә ташып йөри Кара урман эчендә. Һаман тора күз алдымда, Күрсәм дә тик..... төшемдә.
"Б" - Бака,бака,бакака! Бака җәйне ярата. Болыт күрсә: "Яңгыр килә!"- Диеп, хәбәр тарата.
"А"- "Алма" диләр алларын да, Яшелен дә, агын да. Гел аласы килеп тора "Алма" дигән чагында. Әлифба керә. Әлифба: Мин Әлифба, таныйсызмы? Танымыйм дип тормыйсызмы? Юктыр, юктыр, ышанам, Сезне күреп шатланам! Исемдә һәрберегезнең Күңелле йөзләрегез. Яхшы дигәч, укытучыгыз, Елмайды күзләрегез. Хәзер инде зур кешеләр, Балалар булдыгыз сез. Төрле-төрле китапларны, Яратып укырсыз сез. Ул китаплар бик күп төрле, Анда барсы язылган, Елгалар һәм диңгезләр, Җир дә түгәрәк икән. Күк йөзенең юк чите, Космонавтлар белде, Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр, Бар да могҗиза икән. Машинистлар, тегүчеләр, Пешекчеләр, тимерчеләр, Урманчылар, шахтёрлар, Космонавтлар, актёрлар, Трактористлар, врачлар, Җырчылар, савымчылар- Барысы да кайчандыр Беренчегә кергәннәр. Парта артына утырып, Әлифбаны күргәннәр. Укытучы: -Дөрес, күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр. Әйдәгез әле, без дә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен күрсәтеп китик. Ә син, Әлифба, утырып балаларны тыңлап тор. 1 нче бала: Сизелмичә үтте көннәр, Хәреф арты хәрефләр. Башка китап көтә безне, Әкиятләр, шигырьләр. 2 нче бала: Әлифба башлана Сузып "А" авазын. А-ана, А-авыл, А-Ватан, Казаным. Иң матур, иң изге, Сүзләрдән башлана. Ал акбур, яз әле Шуларны тактага. Концерт номеры: җыр "Кояшлы ил" 3 нче бала: Алдыңда Әлифба, Каләмең кулыңда. Акыллы дус алар Тормышың юлында. 4нче бала: Хәрефләр төрле-төрле, Хәрефләр тере-тере. Үзләре сәйлән-сәйлән, Бииләр әйлән-бәйлән. 5 нче бала: Тезелгән, әнә, бергә, Сүзләргә әйләнергә. Рәхим ит, дустым, әйдә, Хәрефләр бәйрәменә! 6 нчы бала: Шатлык балкый бүген йөзебездә, Моңсулык бар күзебездә. Беренче битеңнән соңгы битеңәчә Зур юл үттек үзебез дә. Концерт номеры: «Шәрык биюе» 7 нче бала: Бәхетле мин, Әлифбам, Анам телен өйрәндем. Үстем инде, Әлифбам, Тәртипкә дә өйрәндем. 8 нче бала: Әлифба, син алып кердең Безне белем иленә. Тырышлык та, ялкаулык та, Шушы илдә беленә. 9 нчы бала: Әти-әни теле белән Башладым юл башымны, Шуңа күрә йөзем нурлы, Киләчәгем өметле. 10 нчы бала: 39 хәреф белән Таныштык без тиз генә, Олы ярдәмче булдың син, Рәхмәт сиңа, Әлифба! Бергә әйтәләр: Рәхмәт сиңа, Әлифба! Концерт номеры: Җыр "Әлифба" Укытучы: Балалар, мин сезне азрак тикшереп карыйм әле... 1. Нәрсә ул алфавит? 2. Анда ничә хәреф бар? 3. Тартык авазлар ничә? 4. Сузык авазлар ничә? 5. Ә икесе кайда? 6. Алфавит кайларда кулланыла? Уен "Исемнәр алфавиты". Үз исемнәренең беренче хәрефләре буенча алфавит тәртибендә тезелеп басу. Концерт номеры: "Рус халык биюе". Дәү әни: Балалар, сез бик акыллы, тәртипле балалар. Әлифбаны да бик әйбәт беләсез икән. Без дә сезне сынарга булдык, табышмаклар алып килдек. Р. Корбанның "Табышмаклы алфавит" шигыреннән. 1. Алтын була, көмеш була, Ләззәт бирә күңелгә. Колагында һәр кыз бала Аны тели күрергә. 2. Зарланмыйм һич чылата дип, Орып яңгыр яуса да. Нәни генә болыт чыгып, Тамчы тамчыласа да, Иләкләп хәтта койса да, Качам аның астына. Дәү әти: 3. Дәваланыйм дисәң чирдән, Аны эч тә, йокла. Рецепт белән генә бары Ул биредә аптекада. 4. Таянып йөрергә ярый Аксаган бабайларга. Ярый ат итеп уйнарга Кайчакта малайларга. 5. Үлән генә ашый үзе, Гайрәт чәчеп карый күзе, Егәр-көче ташып тора, Зур мөгезле башын бора.
Дәү әни: Булдырдыгыз, балалар, бик бердәм, дус җавап бирдегез! "Дуслык турында җыр" Р.Корбан сүзләре, М.Минһаҗев көе. Укытучы: Хөрмәтле әти-әниләр! Сезнең зирәклекне дә тикшереп карыйк әле. Мәктәптә укыганнарыгызны искә төшереп үтик. 1. Башында чыпчык утырган сакчы нишли?(йоклый) 2. Яңгыр яуганда карга нинди агачка утыра? (юеш) 3. Нинди ай башка айларга караганда кыскарак? (май-3 хәрефле) 4. Нинди сорауга "әйе" дип җавап биреп булмый? (син йоклыйсыңмы?) 5. Нинди савыттан бернәрсә дә ашап булмый? (буш) 6. Страус үзен кош дип атый аламы? (юк, ул сөйләшә белми) 7. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына) 8. Суда нинди таш? (юеш) 9. Кара мәче нинди ишектән чыга?(ачык) 10. Ике көн рәттән яңгыр ява аламы? (юк, төн бар бит) Концерт номеры:"Татар халык биюе» Әлифба: Менә, дуслар, минем сездән Китәр сәгатем җитте. Яратыгыз әти-әнине, Сөекле туган илне. Әти-әни җир йөзендә Иң кадерле кешеләр, Туган илне икенче төрле Ватаным минем, диләр. Уңышлар теләп калам мин Зур үсегез һәммәгез, "5" ле белән дус булыгыз, "3" ле эләктермәгез. Бергә: Рәхмәт сиңа, әлифба!!! Хуш, хуш, әлифба! Концерт номеры: шигырь "Пәрәмәч" Ш.Галиев. Дәү әни, дәү әти: -Балалар, безгә дә китәргә вакыт җитте. Без сезгә сюрприз әзерләгән идек, тик никтер сюрпризыбыз соңлады... (Шулвакыт ишектән олимпиада символы булган "Ак аю" керә. Бу ел олимпиада елы булганлыктан "Ак аю" кертелә. Ләкин сюрпризны үзгәртеп була.) Ак аю: - Дәү әнием, дәү әтием, соңга кала яздым, җитешмәмен дип курыктым...Букчам бик авыр булды. Балаларга бүләккә китаплар һәм нәни үземне алып килдем. Балалар, сез мине таныйсызмы соң? Балалар җавабы. Дәү әни: -Әйдә, аюкай, балаларга бүләкләрне таратыйк та, кайтырга чыгыйк. Безне өйдә Актырнак белән Йомшаккай көтеп тора бит. (Китапларны һәм олимпиада символы булган нәни ак аюны тараталар, китәләр.) Укытучы: Кадерле балалар! Безнең әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар- әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик. Балалар барысы бергә: Сезгә зур рәхмәтебезне Җиткерәбез һәммәбез. Олы ярдәмегез өчен Башыбызны иябез. Концерт номеры: җыр" Туган тел" Җырны җырлап бетергәч, балалар үз куллары белән эшләгән бүләкләрен әти-әниләргә тапшыралар. Сүз әти-әниләргә бирелә һәм шушы матур нотада бәйрәм тәмамлана.














Кулланылган әдәбият 1. Рафис Корбан шигырьләре.(Казан, 2013ел) 2. "Иң матур сүз " Закирова К.В.(Казан, 2012 ел) 3. Р. Миннуллин шигырьләре. 4. "Нәниләргә әлифба" китабы Т.Шакирова төзегән, Җ. Дәрзаман шигыре кулланылды.(Казан, 2012ел) 5. В.Хәйруллина шигырьләре. 6. Ә.Ерикәй шигырьләре. 7. Шигырьләр "Ачык дәрес" газетасы. (2008 ел)

© 2010-2022