Урок по татарскому языку для 1 класса «Семья»

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение

средняя общеобразовательная школа № 5

Бавлинского муниципального района

Республики Татарстан









Методическая разработка урока в 1 классе на тему

"Семья. Гаилә"











Учитель татарского языка и литературы

первой квалификационной категории

Галиева Гульназ Илгизовна





Аннотация.

Данная методическая разработка урока составлена на основе концепции коммуникативной технологии Е. И. Пассова по учебнику татарского языка и литературного чтения Р.З.Хайдаровой, Н.Г.Галиевой - Казань: «Татармультфильм, 2012,- («Күңелле татар теле») - для русскоязычных учащихся 1 класса четырёхлетней общеобразовательной школы.

Эта разработка основана на положения ФГОС, достижения психологии и педагогики.



Сыйныф: 1

Дәрес темасы: Гаилә.

Максат: гаилә темасына караган гаилә, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел сүзләре белән таныштыру; сәнгатьле уку, монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; татар теленә карата кызыксыну, игътибарлылык, мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес барышы:

  1. Укытучы. Исәнмесез, кызлар! Исәнмесез, малайлар! Хәлләр ничек? Яхшымы?

Укучылар. Әйе, яхшы, бик яхшы!

Укытучы. Әйдәгез, җырлыйбыз. Җырлыйбызмы?

Укучылар. Рәхәтләнеп җырлыйбыз.

Җыр: - Исәнмесез!

  • Исәнмесез!

  • Хәлләр ничек?

  • Яхшы, рәхмәт! Ә сезнең хәлләр ничек?

  • Бик яхшы, рәхмәт.

Укытучы. Укучылар, дәрестә кем бар? Коля бармы? Эдгар бармы? Ә кем юк?

Укучылар. Аделина юк.

Укытучы. Яхшы, рәхмәт.

  1. Укытучы. Татар теле дәресен башлыйбыз. Кызлар, малайлар, карагыз әле монда. Бу нәрсә?

Укучылар. Бу-тартма.

Укытучы. Әйе, бу тартма. Минем тылсымлы тартмам. Тартма нинди? Кечкенәме, зурмы?

Укучылар. Зур.

Укытучы. Акмы? Карамы?

Укучылар. Ак.

Укытучы. Тартмада нәрсә бар? (Рәсемнәр чыгара). Болар нәрсә?

Укучылар. Рәсемнәр.

Укытучы. (Рәсемнәрне карый) Бу-рәсем. Бу да рәсем. Бу да рәсем... Ничә рәсем? Әйдәгез саныйбыз.

Укучылар. Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты.

Укытучы. Алты рәсем. Бу кем?...

Укучылар. Бу - әни. Бу - әти. Бу - бабай. Бу - әби. Бу-абый. Бу- апа.

Укытучы. Бик яхшы. Кызлар, малайлар- бик яхшы, акыллы балалар.

  1. Әйдәгез уйныйбыз. Кызлар, малайлар, басыгыз. "Бармак" уены.

Бу бармак - бабай,

Бу бармак - әби,

Бу бармак - әти,

Бу бармак - әни,

Бу бармак нәни.

Аның исеме - бәби.

  1. Укучылар, без бүген дәрестә кемнәр турында сөйләшәбез?

Укучылар. Әни, әти, әби, бабай, абый, апа...

Укытучы. Алар барысы бергә ничек атала?

Укучылар. Семья.

Укытучы. Дөрес. Бик яхшы. Бу сүзне тагын гаилә дип әйтәләр. Хәзер дәреслекнең 62 нче битен ачыгыз әле.

  1. "Безнең гаилә" тексты өстендә эш:

  • укытучы укый;

  • укучылар укытучы артыннан кабатлап укыйлар;

  • укучылар мөстәкыйль укыйлар.

  1. Матур язу күнегүләре. Дәфтәргә әни, әти, әби, бабай, абый, апа, сеңел, эне сүзләрен язу.

  2. Ял итү. Физкультминут.

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә түшәм, менә идән,

Менә минем пар кулым.

  1. Рәсемнәр белән эш.

Укытучы. Бу кем? Белмим. Бу кызмы?

Укучы. Юк, кыз түгел.

Укытучы. Бу әбиме?

Укучылар. Юк, әби дә түгел.

Укытучы. Бу бабаймы?

Укучылар. Әйе, бу бабай.

Укытучы. Бабай нинди? Бабай карт (ишарә). Бу - карт бабай.

Шул үрнәктә эшлибез: карт әби, яшь әни, яшь кыз, яшь малай.

  1. (Күкрәккә тагу өчен әзерләнгән рәсемнәр : әби. бабай...)

Әйдәгез уйныйбыз! Басыгыз. Син - кыз. Син - малай. (укучының күкрәгендәге табличкага әби рәсемен беркетә). Хәзер син - кыз түгел, син - әби. Ә син - малай түгел, син - бабай. Син - кыз. Син - малай. ("Кәрия - Зәкәрия" көенә җырлау). Давайте, мы будем хвалить их.

Ул - бик яхшы карт әби.

Ул - бик яхшы карт бабай.

Ул - бик яхшы матур кыз.

Ул - бик яхшы зур малай.

Укытучы.Сез барыгыз да яхшы, матур, зур балалар. Татар теле дәресе бетте. Рәхмәт. Сау булыгыз!

Укучылар. Сау булыгыз!.



© 2010-2022