- Преподавателю
- Начальные классы
- Жомлэ кисэклэрен кабатлау
Жомлэ кисэклэрен кабатлау
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Киямова Л.Г. |
Дата | 19.02.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Поделитесь с коллегами:
Сыйныф: 5 нче. Дәрес: Татар теле (рус. гр.) Тема: Җөмлә кисәкләрен кабатлау. Максатлар: 1. Җөмлә кисәкләрен гомумилләштекабатлау. 2. Укучыларда җөмләнең баш хэм иярчен кисәкләрен дөрес билгеләү, күнекмәләрен ныгыту, дөрес куллану. 3. Дәрескә, татар телен өйрәнүгә кызыксынуунчыклары, уяту. Дәресне җихазлау: Кыш бабай хаты, "серле таякчык", чыршы, тукталышлар язылган карточкылар, билетлар, чыршы уенчыклары, плакатлар. Дәрес барышы: - Оештыру өлеше.
- Сыйныфта уңай халәт оештыру.
- Деңур укучыны тыңлау.
- Дәреснең темасын, максатларын кую.
- Укучылар! Безгә бүген Кыш бабайдан хат килде. Менә ул. Әйдәгез аны укыйк әле(бер укучы укый)
- Ягез, укучылар! Барабызмы Кыш бабайның чыршысын бизәргә.
- Әйе.
- Димәк, бүген без сезнең белән кызыклы автобуста Кыш бабайның урманына сәясәткә барырбыз. Ә юлда барганда җөмлә кисәкләре турында булган белемнәребезне искә төшерербез.
- Менә без автостанциядә (плакат өленә).
- Хәзер безгә билетлар алырга кирәк. Ә билетлар өй эшен эшләгән укучыларга гына бирелә.
- Өй эшен тикшерү.
- Әйдәгез өй эшен тикшерик.
- Молодцы! Биремне барыгыз да үтәгәнсез, димәк, барыгыз да билетлар аласыз.
- Төп өлеш.
- Менә сез үз урыннарыгызга утыргансыз, әйдәгез бер-берегез белән таныштырып үтегез әле.
- Телдән диолог төзү.
- Бик әйбәт. Менә без беренче тукталышка җитәбез. Ул "сүзлек" дип атала. Монда
- Безнең янга дусларыбыз да утыра. Аларның кемнәр икәнен белү өчен безгә төшеп калган хәрефләрне куярга кирәк.
- Сүзлек эше.
- Моны җөмлә дип атап буламы?
- Әйе.
- Дөрес бу җөмлә.
- Бу җөмләгә кергән сүзләр нинди җөмлә кисәкләре була икән?
- Баш кисәкләр.
- Каян белдегез?
- Песнәк - кем? - ия була;
- Оча - нишли? - хәбәр була.
- Ә хәзер шул ук сүзләр ярдәмендә миңа бу җөмләне зурайтыбрак, төгәлрәк әйтегез әле?
- Күктә песнәк оча. Зәңгәр күктә песнәк оча.
- Ә хәзер сез өстәгән сүзләр нинди җөмлә кисәкләре була икән?
- Иярчен кисәкләр.
- Ә төгәлрәк?
- Зәңгән - нинди? - аергыч.
- Күктә - кайда? - хәл.
- Җөмләләрне дәфтәрләргә язып куегыз.
- Физминутка.
- Тема (дәвамы).
- Әйдәгез, искә төшерик әле, җөмләнең баш кисәкләре безгә ни өчен кирәк?
- Ия- җөмләдә сүз кем яки нәрсә турында сөйләнгәнен белү өчен.
- Хәбәр- нишләгәнен белү өчен.
- Димәк җөмләдә без сүзнең нәрсә турында барганын да, аның нишләгәнен дә белдек. Җөмләне аңлагач, безгә калган сүзләр кирәкми дә була. Нигә кирәк икән соң безгә җөмләнең иярчен кисәкләре?
- Алар җөмләне матуррак, төгәлрәк әйтергә ярдәм итәләр.
- Ә хәзер без "Китап" тукталышына килеп җитәбез. Барыбыз да китапларны ачабыз, хәм 11 нче күнегүне карыйбыз. (дәфтәрләрдә эш).
- Хәзер юлыбызны дәвам итик. Юлда кызыграк булсын өчен Кыш бабай сезгә "серле таякчыгын" җибәргән. Әйдәгез аның ярдәмендә җөмләлр төзеп алыйк әле.
- Менә без "Урман" тукталышына да килеп җиттек.
- Дәресне йомгаклау.
-
Ә менә без бизәргә тиешле чыршы.Бу чыршыны бизәүне дә үз кагыйдәләре бар.
Сезнең алларыгызда төрле җаваплар язылган кар бөртекләре, уенчыклар ята. Сезгә минем сорауларыма дөрес җавап табып, чыршыны бизәргә кирәк булачак.
-
Әйтегез әле, нинди җөмлә кисәкләре була?(баш кисәкләр, иярчен еисәеләр).
-
Җөмләнең нинди кисәкләре баш кисәкләр дип атала?(Ия, хәбәр).
-
Ниндиләре иярчен кисәкләр була?(аергыч, тәмамлык, хәл).
-
Җөмләнең иярчен кисәкләре безгә ни өчен кирәк?(җөмләне төгәлрәк, матуррак, зуррак итә).
-
Өй эшен бирү.
-
Өй эше "Кышкы урман" исемле кечкенә генә хикәя язып килергә.
-
Менә укучылар, чыршыга карагыз әле аның никадәр уенчыклар бизи. Чыршыда никадәр күп уенчыклар булса, димәк сезнең дә белемнәрегез күп. (Билгеләр кую).
-
Дәрес тәмам.