2 сыйныфта технология дәресе өчен план-конспект

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

2 сыйныфта технология дәресе

Тема:Пластилиннан "Космос"композициясе ясау

Максат:галәм турында белемнәрне ныгыту;пластилиннан композиция ясау

Универсаль уку гамәлләре:

.Регулятив.:куелган максатка карап,эшчәнлегеңне планлаштыру;эшеңнең дөрес башкарылуын мөстәкыйль бәяләү һәм кирәк вакытта төзәтүләр кертү

Танып-белү: -булган шартларга карап мәсьәләне чиәүнең иң эффектив юлын сайлау;башкаларның эше белән үз эшеңне чагыштыра белү

Коммуникатив.: - башкаларны тыңлый белү;үз фикереңне үзгәртергә сәләтле булу;башкаларның фикерен дә кабул итү

Шәхескә кагылышлы.: - :иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Җиһазлау:үрнәккомпозиция,йолдызлар,телевизор,презентация,пластилин,җәймә,

таякчыклар

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше

2.Дәрес темасын аңлауга әерлек

-Балалар,бүгенге дәресебезне минем бөек шагыйрь-Г.Тукай сүзләре белән башлыйсым килә:

Күктә ни булмас дисең ,очсыз-кырыйсыз күк бит ул.

Бәлки бу сүзләрне берәрегезнең ишеткәне бардыр,бәлки юктыр.Уйлап карагыз әле,ни өчен Г.Тукай шулай дип әйткән икән? Очсыз-кырыйсыз дип ул нәрсәне атый?Дәресебезнең темасы да Г.Тукайның әлеге сүзләре белән бәйле булачак.Ягез,кайсыгызда нинди фикерләр бар?____________-

Барыгыз да төшенеп бетмәдегез ахрысы,әйдәгез мин сезгә табышмаклар әйтәм,җавапларын тапкач,бәлки дәресебезнең нәрсә турында барганын белә алырбыз.(Фикерләребезне тагын да ныгытып куяр өчен мин сезгә табышмаклар әйтәм)

Болын тулы сарыкка тик бер генә көтүче. (ай ,йолдызлар)
Ул булса, көн була, Ул булмаса, кем була? (
кояш)
Әй түбәсендә ярты ипи.
(ай)

Мич тулы пәрәмәч, Уртасында бер калач. (ай,йолдызлар)

Димәк,дәресебезнең темасы нинди булачак?(космос)Кояш,ай,йолдызлар турында булды табышмакларыбыз. Бүген безнең классыбызга да бер йолдыз атылып кереп дәресебезнең темасын калдырган.Әгәр хәрефләрне үз урыннарына куйсагыз,космос сүзенең татарчасы-димәк безнең дәрес темасы килеп чыгачак. Галәм .(Әгәр балалар хәрефләрдән гамәл сүзен җыя алмаса,сүзлеккә мөрәҗәгать итергә мөмкин)Дәресебезнең максаты нинди булыр икән?Без нәрсә ясарга өйрәнербез дип уйлыйсыз?Ни өчен без пластилиннарыбызны әзерләдек микән?

3.Булган белемнәрне актуальләштерү.

Элек-электән үк кешеләр күк йөзен серле бер дөньяга тиңләгәннәр.Без бу турыда сөйләштек тә инде,шулай бит.Җирне өч фил яки өч кит күтәреп тора,дип уйлаучылар да булган,аның түгәрәк икәнен дә белмәгәннәр.Ә хәзер без барыбыз да беләбез,җир нинди формада.(түгәрәк)Җир бер урында гына торамы?____________Ә балалар сезнең уйлап караганыгыз юкмы,димәк без үзебез дә шул иксез-чиксез киңлектә очабыз булып килеп чыга.бит,шулаймы?Планетабыз-безнең космик кораблебез.Ә ни өчен без егылып төшмибез,ни өчен очканыбызны сизмибез,искә төшереп китик әле_______________

Галәмдәге бу сәяхәтебез вакытында бездән башка тагын нәрсәләр бар микән?

Ә менә планеталар турында белемнәребезне ныгытып алыйк әле.Группа белән эш.Мин сезгә галәм объектлары исемнәрен өләшәм,шулар арасыннан бары тик планета исемнәрен генә аерып алырга һәм тиешле тәртиптә ураштырырга кирәк.Кайсы планета -беренче,кайсы 2нче...(Джотт Тотс структурасы)

Группада эшләү кагыйдәләре искә төшерелә

Тикшерү-кайсыларыгызда бер хата да чыкмады-басыгыз.Кайсыгызда 1 хата чыкты?Басыгыз.

4.Дәрес темасы буенча практик эш.

Бүген без пластилин белән эшлибез.Әйдәгез, пластилин белән эшләгәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешбез,искә төшерик әле.

Ә хәзер практик эшебез-"Галәм" композициясен ясауга керешербез.Уйлап карагыз әле,композициягез өчен нәрсәләр ясарга була?Сез нәрсә ясар идегез?_______ Г.Тукай әйтмешли,анда ниләр булмас,шулай бит,чит планета кешеләре дә,оча торган тәлинкәләр дә булырга мөмкин.

Эшебез группада булачак.Димәк ,группага бер композиция ясыйбыз.Менә шушы зәңгәр битләргә үзегез бүлешеп ясаган предметларны урнаштырасыз,эшегезне соңыннан тактага чыгарып эләрлек булсын,шуңа күрә ясаган әйберләрегезне битегезгә беркетеп,ябыштырып куегыз.Балалар,эшкә керешкәнче Группагызда кемнең нәрсә ясавын сөйләшегез һәм эшегезне башлагыз.Ә мин сезгә уңышлар гына телим.

Музыка астында практик эш

5.Физ.минутка("Космонавтлар" )

6.Эшләрне бәяләү.

Эшләрне яклау

7.Рефлексия

-Балалар,дәрес сезгә ошадымы?Кәефләрегез ничек?Әйдәгез менә шушы йолдызлар арасыннан

үзегезнең кәефкә туры килгәнен сайлап алыгыз да тактага ябыштырып куйыйк әле.Рәхмәт.Дәрес сезгә ошаган икән мин канәгать,димәк куйган максатларыбызга ирештек дигән сүз.Дәрестә нинди яңалыклар алдыгыз?Сез белмәгән нинди сорауларга җаваплар таптыгыз?Ягез әле.....Рәхмәт. Г.Тукай сүзләренә кире әйләнеп кайтсак,күктә ни генә булмас,һәрберебезнең үз йолдызы да бардыр,ә менә бу йолдызлар сезнең бәхет йолдызларыгыз булсын һәм алар һәрчак балкып янып торсын. Барыгыз да бәхетле булыгыз,бәхетле гаиләләрдә үсегез, иксез-чиксез күкнең серләрен ачарга бәлки үзегезнең өлешегезне кертерсез,планетабыз тыныч булсын.

Дәресебез шушының белән тәмам,барыгызга да рәхмәт.

Сарман районы "Сарман гимназиясе"нең башлангыч сыйныф укытучысы

Һадиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы




© 2010-2022