Презентация на тему Җиләк-җимешләр

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Язучы Р.Вәлиева һәм Г.Рәхим иҗаты.

Әдәби уку дәресенә (УМК перспектив башлангыч мәктәп, 2,4 сыйныфлар өчен) технологик карта

Гөлгенә Вафина,

Арча районы, Субаш-Аты башлангыч мәктәбенең 1 нче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

2 класс 4 класс

Тема

Р.Вәлиева "Замана баласы"

Г.Рәхим "Песнәк"

Теманың максаты

-Укучыларны замана баласына булган таләпләр белән таныштыру, шигырьне сәнгатьле итеп укый белергә өйрәтү;

-Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

-Белем алырга,хыялланырга өйрәнеп үсәргә теләк уяту.

-Укучыны безнең якта кышлаучы кошлар белән таныштыруны дәвам итү,

-Шигырьне сәнгатьле итеп укый белергә өйрәтү,

-Кошларга ярдәм итү,аларны саклау хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы

Яңа белем һәм күнекмәләр бирү

Дәрес тѳре

Әңгәмә, дәрес-эзләнү

Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр

Замана баласы кем ул, нинди була? Замана баласына хас сыйфатлар:хыялга, фантазиягә бай

Безнең якта кышлаучы һәм күчмә кош рәсемнәре

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУЭ

Укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Тема буенча терминнарны һәм төшенчәләрне белү; аларны дөрес куллану.

Шәхси: Үзбәяләү сәләте формалаштыру,иҗади эшчәнлек булдыру.

Регулятив: әңгәмә кору, куелган сорауга җавап бирә белү.

Танып - белү : Белем туплау,тормыш тәҗрибәсеннән чыгып сорауларга җавап бирү.

Коммуникатив: сүзлек хәзинәсен баету, күзаллауларын баету, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Эшләү киңлеге булдыру


Предметара бәйләнешләр



Эш формалары


Ресурслар

Тѳп

Ѳстәмә

Әйләнә-тирә,сынлы сәнгать.

Фронталь, кечкенә группаларда, индивидуаль, парлап.

Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова «Әдәби уку» дәреслеге, 2,4 класс;

Методик кулланма,2, 4 класслар өчен.Күрсәтмә һәм таратма материал, презентация, рәсемнәр, тест


Дәрес

этабы

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укыту һәм үстерү технологиясе

Һәр этапның УУГ

I этап. Оештыру ѳлеше, мотивация

Максат - укучыларны дәрескә оештыру, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

Смайликлар сайлыйлар.

-Исәнмесез, укучылар!

Якты чырай, яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Хәерле һәм матур көннәр

Телим бөтенегезгә.

-Бүгенге уку дәресебезне яхшы кәеф белән, бер-беребезгә елмаю бүләк итеп башлап җибәрик. Ә хәзер смайликлар сайлап алыйк әле.

-Димәк, барыбызның да күңеле күтәренке, йөзебез шат! Барыгызга да уңышлы дәрес телим!

ШУУГ: бер-берең белән исәнләшү,

теләк теләү

II этап. Актуаль-ләштерү.

Максат -өйгә бирелгән эшләрне тикшерү, бәяләү.

2кл. өй эшен укырга әзер-ләнә.

4 кл. Өй эшен укый.

Песнәк рәсемен буяу


-Хәзер өйгә бирелгән эшләрне тикшереп үтик.



Проблема-лы сорау кую


2 кл. сезгә "Мин үскәч кем булам" темасына кечкенә генә хикәя язып килергә иде. Шуларны укырга әзерләнеп утыры-гыз. -Кычкырып укыйлар.

Сезнең бик зур хыялларыгыз бар икән. Алар тормышка ашсын иде.

4 кл. сезгә "Песнәк" турында язып килергә иде. Шуны укып күрсәтегез әле.

-Ә хәзер, песнәк рәсемен буйый торыгыз.(һәр укучыга рәсем өләшенә)

-Афәрин, булдыргансыз!Сез ничек уйлыйсыз, бу күчмә кошмы?

ТУУГ: Өй эшләре буенча укучылар чыгышы һәм үзара тикшерү. Бәяләү.

III этап. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Максат -дәреснең темасын әйтү,укыласы шигырь, хикәянең авторлары белән таныштыру.

Укытучы сөйләгәнне тыңлыйлар.



2кл. тыңлый,сорауларга җавап әзерли

4кл. эчтән укый



"Замана баласы" шигырен сәнгатьле укый

2 кл. белән Р. Вәлиеваның "Замана баласы",

4 кл.белән Г.Рәхимнең "Песнәк" хикәясен укырбыз.Ә хәзер аларны язган авторлар белән таныштырып китәм.

Р.Вәлиева да. Г.Рәхим дә балалар язучылары. Алар сезнең өчен төрле темаларга хикәяләр, шигырьләр иҗат иткәннәр.Без инде беренче тапкыр гына аларның әсәрләрен укымыйбыз. Аларның һәр язган хикәяләре, шигырьләре матур, эчтәлекле итеп язылган.Менә бүген дә Р.Вәлиева сезне "Замана балалары" дип атый.Замана балалары хыялланырга яратучы, фантазиягә бай балалар. Менә сез дә өйдә язып килгән эшләрегездә вакытлыча гына һөнәр ияләре булып алдыгыз. Г.Рәхимнең "Песнәк" хикәясе дә исеменнән үк күренгәнчә песнәк дигән кош турында барыр. Без кошлар турында белемнәребезне киңәйтербез.Менә бу китапта бик күп кошлар турында язылган, сезгә дә укырга тәкъдим итәм.




РУУГ:

биремнәрне мөстәкыйль үтәү

Мин укыганда

шигырьдәге бала сезгә ошадымы?

-Ул акыллы баламы?

-Кайсы ягы ошады?-сорауларына җавап табып утырасыз.

"Песнәк" хикәясен эчтән укырга, сорауга җавап табарга:

-Песнәк нинди кош?

IV этап Физкульт-минутка

Максат -укучыларны ял иттерү

ТЕЙК ОФ (бас)- ТАЧ ДАУН (утыр)

Мин сезгә кош рәсемнәре күрсәтәм. Әгәр дә таныш кош булса басасыз,таныш кош булмаса-утырасыз.Аңладыгызмы?

Башладык: карга, чыпчык, керәшә,саескан, күке, сыерчык. ябалак, сандугач ...

КУУГ:фикеләү сәләтен үстерү

V этап.Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Максат -белемнәрне ничек үзләштерүләрен тикшерү

4кл. Сорауга җавап бирә

2кл.Эчтән, мөстәкыйль укыйлар

4кл.укыту-чы укый

-Сорауларга җавап бирәләр.

-мөстәкыйль укып утыралар.

-шигырьне чылбыр рәвешендә кычкырып укыйлар

-Сорауга җавап табылдымы?

( укучылар җавап бирә)

-Укытучы укый башлый.

-Укуны укучылар дәвам итә.

-Тест эшләү

ТБУУГ:дәреслек материалын укып сорауга җавап табу

VI этап. Яңа белемнәрне ныгыту.

Максат -

укучыларның белемнәрен ныгыту.

өстәмә материалдан песнәк турында уку

2кл.парлар-да эшлибез.

4кл. "Песнәк" шигырен укый

Замана баласына туры килгән рәсемнәрне табып , тәртип буенча куярга кирәк.

(парларда эшләү)

Кошлар" дигән китаптан песнәк турында табып укырга кирәк.

-Укучылар кычкырып укый.

ШУУГ: парларда эшләү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

VII этап.

Өй эше

Максат -

өй эше бирү, аңлату.

Көндәлекләр-гә өй эше язу

Өй эше яздыру

-Шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә

-План төзергә, сөйләргә өйрәнергә.

VIII этап.

Рефлексия.

Максат:

дәресне анализлау,

үзбәя

-Смайликлар сайлау.

-Үзбәя

1.-Дәрес сезгә ошадымы?

-Үзегезне ни өчен мактар идегез?

-Укучылар, без максатыбызга ирештек. Сез бик актив булдыгыз,дәрестә булыштыгыз, рәхмәт,Сезгә!

Дәресебез ахырына кадәр кәефләр әйбәт булды, смайликлар шуны күрсәтә.

2.Үзбәя

РУУГ: үз-үзеңә бәя бирү


© 2010-2022