Конспект внеклассного мероприятия Исемең матур, кемнәр куйган?

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Исемең матур , кемнәр куйган?

Тел, сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе,

тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы,

һәркемгә үз исеме - күңеленә иң якын,

иң кадерле сүз - исем.

(Гомәр Саттар-Мулилле)

Максат. Татар исемнәре, аларның барлыкка килүе, ясалыш үзенчәлекләре, мәгънәләре турында мәгълүмат бирү; үз исемеңнең мәгънәсен ачыкларга омтылыш тудыру; татар теленә карата кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү,татар исемнэре кергэн жырлар,шигырьлэр.жырлы уеннар ойрэну,татар исемнэренэ хормэт тэрбиялэу.

Материал. Г.Ф.Саттаров "Татар исемнәре сүзлеге", "Салават күпере" журналы, интернет ресурслар.

Эзерлек:укучылар командаларга буленеп,остэл артына утырлар,командирларгын исемнэре-чэчэк исемнэреннен ясалган хатын-кыз исемнэре,эмблемалар ясау

Алып баручы:

- Исэнмесез,укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

Бүген безнең дәресебездә кунаклар да бар.Кунаклар булгач,дәресебез тагын да куңелле үтәр.

Утырыгыз.Бүгенге дәресебезнең темасын рэсемнэргэ карап кем эйтеп бирер икэн?(слайд1)

Молодцы.укучылар!Дөрес ,балалар,без буген Исемнәр турында сойләшәчәкбез.(2 слайд)

Э,кешегә исем ни өчен бирелә?(җаваплар) Булдырдыгыз. Э,сез беләсезме,Борынгы заманнарда кешеләрнен исемнәре булмаган.алар төркем-төркем-ыруг булып яшәгәннәр.Һәм шул ыругларның үз исемнәре булган.Соңга таба кешеләрне бер -берсеннән аерыр өчен шәхси исемнәр ,кушаматлар ялгызлык исемнәре барлыккак килгән.

Кеше исеме баш хэрефтэн башлап язылырга тиешле гади бер суз генэ тугел.Исем кешегэ гомер буена йорту очен бирелэ.Исем кешене бизэргэ,матурларга,аны баетырга,тулыландырырга тиеш.Исем ул синен нэселеннен йозе ,байрагы.

Нинди исемнәр була сон? эйдэгез эле тынлап карыйк (3 слайд)

1 укучы:

Дөньядагы һәр нәрсәнең исеме бар. Кешеләр, җанварлар, шәһәр һәм авыллар, елгалар-күлләр, диңгезләр һәм океаннар, таулар һәм чокырлар, юллар һәм сукмаклар, тыкрык һәм урамнар, кинотеатр һәм завод-фабрикаларның, татлы конфетлардан алып океан пароходларынача, җыйнап әйткәндә, безне чолгап алган барлык нәрсәләрнең исемнәре бар.

2 укучы:

Куренекле татар-башкорт шагыре Шаехзада Бабич кеше исемнэрен гажэеп бер бакчага тинли.Ул, «бакчада" нинди генэ исемнэр юк:Сэхипжамал.Голжамал,Галиябану,Марзия кебек элеккеге исемнэр дэ,хэзерге кыска эйтелешле-Алсу,Марат,Азат,Алина дэ ,хэттэ бик сэер исемнэр :Фикус,Памир,Брилиантта бар анда.

Әйе,дөрес!Хэрбер халыкта кеше исемнэренең шактый кызыклы һәм бай тарихлы,үзәнчәлекле традициияләре ,исем кушу йолалары бар.

Исем белән бәйле нинди традицияләр бар сон?

3 укучы:

Татар халык элек-электән балага исем кушуга бик җаваплы караган.Исемеңнен җисеменә туры килүен теләгән.Балага исем кушу-бик җаваплы,зур Һәм мөһим вакыйга.Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә "Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул,э менә начар исем алу-котычкыч" ,диелә.

Алып баручы:Менэ.Наилә,чит ил мәкальәрен искә тошереп алгач,әйдәгез әле,сезнең белән кыскача,чит илләрдә нинди йөллалар бар икәнен карап китик.(4 слайд)

Менэ,мэсэлэн,эрмәннәрдә,исем кушу-Карасунк дип атылар,гайләдә бала туу белән,яшь эни белән эти,бакчада яшь гранат агачы утырталар,бу балага сәламәт һәм куп буынны булсын очен дип .Исемне әби-белән бабай сайлый һәм 40 көн кешеләргә күрсәтмиләр.

Һиндестанда бала тугач та тәрәзә тобенә вазада роза чәчәге куялар,шунда ук шушы йортка бик куп кунаклар,туганнар килә башлый.Кунакнын хәрберсе узе белән шафран чәчәге һәм бик куп җиләк-җимешләр буләк итәләр.Бу,бала акыллы,тәртипле һәм өлкән кешеләргә хөрмәт белән карасын дип телиләр. Исемне әтисе-әнисенен исемнәренәнә ошатып куялар.

Японнарда бала туу белән ,яшь эти урамга чыгып әтәч куып йорергә тиеш,бу малай туын анлата,ә кыз туса,өй каршындагы агачларга кызыл тасма бәйли .Һәм баланын бишегенә песи яткыралар,бу песи балага куз тәмәсен дип анлата.Исемне,аларда бик кызык куялар,бала янына бик куп уенчыклар,эш кораллары тезәләр,кайда бала үрелә шул хөнәргә атап исем кушалар.

Э,казахларда ,бала туу белән исемне ата кеше табарга тиеш.Һәм өйгә әбисе белән бабасы беренче булып керергә тиеш,алар кермиче кешеләрне,кунакларны кертмиләр.Әтисе яклап борынгыдан килгән гөреф-гадәт: нәселдән килгән бишекне буләк итәләр,3 көн итле ризыклар әзерлиләр,кунакларны су белән коендыралар,бу балага сәламәт булсын дип теләү.Менә шулай,балалар!

Алып баручы: Гайлә.Туачак сабыйны өйдә зур түземсезлек,олы өметләр белән көтеп алалар.Яңа туган бала гайләне ныгыта.Гайләдә бала туу зур шатлык санала.

Дөньяга яңа кеше килә.Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләрдә алып килә.Аларнын берсе исем кушу.Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә,ул исемнең җиңел әйтелешле,яхшы мәгънәле булырга тиешлеген истә тоту зарури.Күркәм исемнәр куп булгага,һәрбер ата-ана шулар арасыннан үзенә ошаганын,күңеленә хуш килгәнен заманча булганын сайлый ала.

Алып баручы: Сез,балалар,ойдә узегезнен туып ,исем куштрыру турында кызыклы моментларын һәм уз гайләгезнең йолаларын белешеп килергә тиеш идегез.Әйдәгез әле,хәзер сезне тынлап карыйк.Татар халкында нинди йолалар бар икән,шуны тынлап китик:

(Балаларнын өйдә эшләп килгән эшләрен укып карап китү)

Алып баручы: Рәхмәт,балалар!Булдырдыгыз! Исемне берэү дә сорап алмый.Исем куйганда без әле бик кечкенә булабыз һәм исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә.Ул аның гомерлек юлдашына әверелә,һәр кеше үз исеменнә шулкадәр кунегә ки,ул анын иң кадерле сузенә әйләнә.

Алып баручы:Э,хәзер,әйдәгез уен уйнап алыйк!Мин сезне бирегә чакырам,без сезнең белән "Йөзек салышлы "уйнап алабыз.Кемгә йөзек төшә,шул узенең исемен нәрсә аңлатканын әйтә. Башладык!

(уен уйнау)

Утырыгыз! Безнең балалар барыбызнын да исемнәребез бик матур,җисемнәребезгә туры килеп тора.

Алып баручы: Э,хәзер әзрәк башваткычлар уенын уйнап алыбыз,мин сезгә,мәкальләр әйтәм,ә сез алрны ничек аңлыйсыз,шуны әйтеп бирерсез.

"Исемсез кеше-канатсыз кош."(җаваплар)(9 слайд)

Балалар,сез бу мәкальне ничек анлысыз?(канатсыз кош оча алмый,ул бәхетсез.Исемсез кешегә дә яшәү бик чтен,ана ничек эндәшергә белмиячәкләр,ул да бәхетсез)

"Исем кешене бизәми,кеше исемне бизи" (җаваплар)(10 слайд)

Исемне ничек бизәп була ул?Исемне яхшы,әдәпле, шәфкатьле эшләр белән бизәп була.Исемең бик матур булса да ул кешенең тәртибе бик начар икән,ул кеше инде һәркемгә дә ямьсез булып күренә.

Алып баручы: Кеше исеменәре -гәҗәеп бер бакча дидек.Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек,исемнәр бакчасында да төрле җимешләр-исемнәр бар.Менә без сезнең белән узебезнең исемнәребез ни аңлатканын ачыкладык,ә шул ук вакытта без узебезнең фамилияләребезнең нәрсә аңлатканын ,каян килеп чыкканын беләбезме сон?Безнең,фамилияләребез узебезнең бабаларыбыз исемнәреннән ясалган. "Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз,дигәннәр борынгылар." Ул вакытта гына кеше туган иленең,туган төбәген,туган йортын,үз халкының чыгышын белә.Төрки халыкларында борын-борыннан җиде бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү,нәсел шәҗәрәсен язу гадәте булган.Ул 16 гасырда башлана.Шәҗәрә -нәсел-ыруның кемнән башланып ,ничек тармакланып китүен күрсәткән схема,нәсел агачы.(11 слайд)

Балалар өйдә уз шаҗәрәләрен ясап килделәр,хәзер алар шулар белән таныштырып китәрләр.

Балалар,булдырдыгыз,э кем игътибар итте,борынгы чор белән һәм хәзерге вакытт исемнәре аерыла мы?Дөрес,борынгы чорда,кешеләргә озын исемнәр бирелә: Галиябану,Гөлсирин,Сәрбиназ,Миңненур,Зөфәр,э хәзер Алина,Марат,Азат,Данил.Татарлар арасында рус һәм чит ил телләреннән кергән исемнәр дә кузәтеп була,шулай мы?

Бу кыска,исемнэр бездә,татарларда революөиядән сон бик ешь бирелә башлый.Барлыгын,сез балалар өлкән сыйныфларга кучкәч танышырсыз,әлегә,кыскача әйтеп китәм,революөиядән соң,бик нык татарларны,мөселманнарны кысалар,олы исемнәрне руслар әйтергә авырсыналар,шуна курә исемнәрне кыскарту китә: мәсәлән:Марзия-Марияга,әйләнә,Сәрия-Соняга,Гөлия-Галя.

Ләкин,балалар,сез кузәткәнсез дер,хәзерге яшләр,бала туу белән,борынгы исемнәргә кире кайта башладылар.

Эйдэгез ,эле сезнең белемегезне тикшереп карыйк: Исемне уйлап тап!дигән уен уйнап алабыз.

Гөл+(наз,нара,ия,сирин,...)(12 слайд)

Сәр+(ия,биназ,нә....)

Мөх+(тәр,әммәд,лисулла....)

На+(ил,зым,сар,фик...)

"... Бала язмышы әти - әни кулында. Һәр бала үз милләтенең вәкиле булып үсә. Бездә дә күбрәк дини тәрбиягә өстенлек бирелә башлады. Бу балага дини эчтәлекле гарәп исемнәре кушуда чагыла. Үзебезнең милли исемнәребез юкка чыкмасыннар . Аларны кире кайтарабыз, гарәп теленнән дә матур мәгьнәле исемнәр сайлыйбыз. Шунда гына -Тәрбиябез милли дә, дини дә була".

Татар шагырьләре һәм язучыларыбыз мәкаләләрдә, шигыйрьләрендә, милли мәгарифнең, татар халкының әдәбиятыбызда, мәдәниятыбыздә, тәнкыйт- тәрбиябезнең сыйфаты мәсьәләләрен күтәрәләр, бөтен җаннары - тәннәре белән татар милләтен саклап калу өчен тырышалар. Моның өчен татарларны укытырга, җәмәгать фикерен формалаштырырга, мөселман булган хәлдә, татар икәнебезне онытмаска кирәк!

Алып баручы: Вакыт бара,чаба....Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора.Буыннарны онытмыйк,һәрчак истә тотык.Узебезнен сыйныф сәгатен шундый сузләр белән тәмамлыйсым килә:"Исем -ул синең тормышың,юлыңнан күтәреп барган үз байрагың"

Бу сүзләрне беркайчан да онытмагыз!Үз исемегезне горур йөртегез,аңа тап тошермәгез!

.

© 2010-2022