Авторская работа

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Яңа Сәрдек башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе





"Туган як"

3 нче сыйныфта

дәрестән тыш эшчәнлек өчен төзелгән

авторлык программасы







Гараева Вәсилә Василовна







2013 - 2014 нче уку елы




Аңлатма язуы Туган якны яратырга өйрәтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү- патриотик тәрбия бирүнең беренче адымы. Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе тормышта зур роль уйный. Укучыларны җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр - Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү патриотизм тәрбияләү өчен мөһим шарт булып тора. Бишек җырларыннан, ана теленнән башлап, балаларыбыз әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне яратырга тиеш - әти-әнисен, дусларын, үзе уйнап үскән яшел чирәмле урамын, өен, кичке шәфәкъ балкышын, туган якларын калдырып киткән торна тавышларын, яңа чабылган үлән исен ...Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең патриоты була ала.Үзенең кече Ватаны табигатенә рухы белән бәйләнгән кеше генә һәр агач, чәчәк, җәнлек, бөҗәк һәм һәр кеше язмышы өчен үзендә җаваплылык тояр. Туган як тарихын өйрәнү халыкның иҗади көчен, гореф-гадәтләрен һәм игелекле традицияләрен тулысынча өйрәнүне күздә тота.Укучы үзе яши торган төбәкнең традицияләрен, халкын, тарихын, мәдәниятен, табигатен, аның үзенчәлекләрен аеруча яхшы белергә тиеш. Тарихны сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый.Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда гына , үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына үзе өчен ачышлар ясый һәм белмәгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала.
Программаның актуальлеге - без, егерме беренче гасыр кешеләре, үз халкыбызның, үз туган ягыбызның гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәргә тиешбез. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Хәзерге заман бездән , укучыларда милли үзаң формалаштыру, Туган җиренең тарихын белеп , аның чын патриоты булырлык укучылар тәрбияләү, үзләренең нәсел тамырларына, үз гаиләләренең үткәненә кызыксыну уяту бурычы куя.
Өйрәнү объекты: туган як: аның социаль, культура һәм табигый тирәлеге.
Максат: үз халкының рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү;укучыларда эзләнү-тикшеренү, материалны системага салу күнекмәләре формалаштыру;туган як белән кызыксынуларын үстерү һәм мәхәббәт тәрбияләү;

Бурычлар:укучыларга үзләренең нәсел тамырларына, үз гаиләләренең үткәненә кызыксыну уяту;туган як тарихына бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү;укучыларда милли үзаң формалаштыру; предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем - мәгълүматларны камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу; өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү.
Башка фәннәр белән бәйләнеше:

  • Рәсем
  • Технология
  • Әйләнә -тирә дөнья
  • Әдәби уку

Программа 3 класс укучылары өчен атнага 1 сәгатьтән 34 сәгатькә, бер уку елына төзелгән.
Үткәрү формалары:
  • Интеграль дәрес
  • Дәрес викторина
  • Дәрес КВН
  • Дәрес сәяхәт (экскурсия)
Эшчәнлек төрләре:
  • Индивидуаль
  • Парларда
  • Группада
  • Коллективта

Эшчәнлекнең нәтиҗәсе:
  • Укучыларны дәрестән тыш эшчәнлеккә тартып, аларның активлыгын үстерү.
  • Мәктәп, район, республика, Россия күләмендә оештырыла торган интелектуаль уен, конкурсларда актив катнашу.
  • Балалар арасындагы дуслык, бердәмлек, коллективта үз - үзеңне тотуның югары мөмкинлекләре.








Программаның эчтәлеге
I бүлек. Татарстан- Туган җирем (7 сәгать) Географик картадан Татарстан республикасын табу. Үзенчәлекләре. Татарстан территориясен текст ярдәмендә тасвирлау. (Төньяк, Туган як, озынлык,километр, көньяк, горизонт, Россия) Практик эш: Татарстанның территориясенә карта ярдәмендә характеристика бирү. II бүлек Туган якның күптөрле табигате. (21 сәгать) Климат һәм рельеф үзенчәлеге. Татар язучыларының табигатьне сурәтләгән әсәрләре. Р.Хисмәтуллин "Июль аланы" М. .Мирза "Кышның китәсе килми".К.Каримов "Кышкы мәтрүшкәләр" Җир асты байлыклары: файдалы казылмалар (нефть, балчык, ком, ком-чуерташ һ.б) аларны куллану. Тышкы кыяфәте буенча 2-3 файдалы казылманы чагыштыру, тиңдәш кисәкләр ярдәмендә аларга характеристика бирү. Татарстанның туфрагы. Экологик проблемалар Су объектлары: елга, күлләр, чишмәләр. Ялгызлык уртаклык исемнәрне кабатлау.Татар язучыларының елга күлләр турында әсәрләре. Туган авылының чишмәләре проект эше. Болын, урман, елга үсемлекләре. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр. Дару үләннәре: файдасы Һәм кулланылышы. Туган якның дару үләннәре проект эше. Татарстанда үсә торган гөмбәләр. Аларны җыю тәртибе искә төшерү. Татарстандагы бөҗәк, балыклар. Сыйфатларны кулланып тасвирлау хикәяләре төзү. Татарстандагы кошлар. Туган якның кышлаучы кошлары проект эше. Татарстандагы кышлаучы кошларның танырга өйрәнү. Татарстанның культуралы үсемлекләре. Кыргый һәм йорт хайваннары "Минем яраткан йорт хайваным" проек эше. Дәрес сәяхәт "Бай һәм төрле минем туган ягым". Дәрес КВН "Туган якның күптөрле табигате" III бүлек Туган як кешеләренең яхшы эшләре (6 сәгать) Безнең якташлар -Ватанны саклаучылар . Күренекле шәхесләре турында әңгәмә. Бөек Ватан сугышы геройлары. Татарстанның күренекле кешеләре. Татарстанның күренекле кешеләре. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары турында материаллар туплау, өйләрендә булу. Фәнни-тикшеренү эшләре башкару. Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар белән очрашу, алар турында стенд эшләү. Мәктәп , мәдрәсәләр тарихын өйрәнү, ветеран укытучылар , чыгарылыш укучылары белән очрашулар үткәрү, мәктәп тарихын язу күздә тотыла. Мәктәп музеена экскурсия. Төбәгебездәге күренекле кешеләрнең тормышларын өйрәнү, кылган гамәлләрен хөрмәтләү, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләү. Дәрес-викторина «Бел һәм ярат Туган ягыңны». Дәрес - проект « киләчәк паркы»


Программаның тематик бүленеше

Тема

Үткәрү формалары

Татарстан- Туган җирем

1

Татарстанның картасы

Әңгәмә

Презентация

2

Татарстанның тарихы

Әңгәмә

Презентация

3

Татарстан дәүләт символлары

Буклет ясау.

4

Татарстанның географиясе

Әңгәмә

Презентация

5

Татарстан башкаласы Казан.

Дәрес сәяхәт

6

Татарстанда төрле милләт халыклары яши.

Телдән журнал.

7

Татарстанның шәһәрләре. Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсия ясау.

Дәрес сәяхәт

Туган якның күптөрле табигате

8

Туган якның җир өслеге

Әңгәмә

Презентация

9

Җир асты байлыклары

Кроссворд "Туган

якның җир

асты байлыклары"

10

Татарстанның туфрагы

Экологик дәрес.

11

Елга, күлләр,чишмәләр

"Идел елгасы"

турында хикәяләү

тексты төзү.

12,13

Челтер - челтер чишмә ага. Туган авылның чишмәләре проект эше

Дәрес - проект

14

Болын, урман, елга үсемлекләре

Дәрес КВН

15

Дару үләннәре

Телдән журнал.

16,17

Туган якның дару үләннәре проект эше

Дәрес - проект

18

Татарстанда үсә торган гөмбәләр

Әңгәмә

Уен

19

Татарстандагы хайван, бөҗәк, балыклар

Үзләренә ошаган темага класс белән презентация төзү. Мәсәлән "Күбәләк табигатьнең бизәге"

20

Татарстандагы кошлар

Презентация төзү.

Тасвирлау элементлары

кулланып

«Минем яраткан хайваным» хикәя төзү.

21,22

Туган якның кышлаучы кошлары проект эше.

Дәрес - проект

23

Татарстанның культуралы үсемлекләре.

Әңгәмә

Презентация

Уен

24

Кыргый һәм йорт хайваннары.

Буклет ясау

25,26

"Минем яраткан йорт хайваным" проект эше

Дәрес - проект

27

Дәрес сәяхәт "Бай һәм төрле минем туган ягым"

Дәрес- сәяхәт

28

Дәрес КВН "Туган якның күптөрле табигате"

Дәрес -КВН

Туган як кешеләренең яхшы эшләре

29

Безнең якташлар -Ватанны саклаучылар

Ватанны саклаучы солдатларга хат язу

30

"Алар даны мәңгелек!" Бөек Ватан сугышы геройлары.

"Минем бабай" сочинеие язу, котлау открыткасы ясау

31

Татарстанның күренекле кешеләре

Күренекле авылдашлар белән очрашу үткәрү

32

Татарстанның күренекле кешеләре. Хезмәтләре - хөрмәтле.

Дәрес очрашу

33

Дәрес-викторина «Бел һәм ярат Туган ягыңны».

Мәктәп музеена экскурсия

34

Дәрес - проект « Киләчәк паркы»

Дәрес - проект

Әдәбият.

  1. Әминов А. М. Татар халкы һәм Татарстан тарихы. - Казан, 2002.
  2. Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана. - Казань, 1995.
  3. И.Х.Мияссарова "Табигать һәм балалар" Татар гуманитар институты, 2003.
  4. И.И.Рәхимов, К.К.Ибраһимов" Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы" "Мәгариф", 2007
  5. С.Ш.Шәрипова "Әбугалисина һәм халык медицинасы" "Татарстан китап нәшрияты", 1995.
  6. Ф.Җ,Ибраһимова "Табигать бизәкләре" "Мәгариф", 2002
  7. Живой мир энциклопедия Москва, 2007
  8. "Кем ул. Нәрсә ул." 1 - 3 том" . Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1983, 1985, 1987.


© 2010-2022