Фатих Кэрим - фронтовик шагыйрь

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Фатих Кәрим - фронтовик шагыйрь. Максат: Шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүне йомгаклау; укучыларның иҗади эзләнү күнекмәләрен үстерү; шагыйрь тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштыру; шагыйрьнең тормышы үрнәгендә укучыларда Ватанны ярату хисләре, аны сакларга әзерлек тәрбияләү.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: сугыш ветераннарының тиңдәшсез батырлыгы турында белемнәр туплау РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.

Белергә тиеш:

-үзләренең нәсел - ыруларын

Башкара алырга тиеш: - нәсел - ыру, туганнар, кардәшлек мөнәсәбәтләренә үз фикерләрен белдерү, нәтиҗә ясау Җиһазлау һәм әдәбият:

  • Ф.Кәрим "Илең турында уйла", Казан, 1989;
  • "Мәйдан", 2007 - №6;
  • Татар әдәбияты тарихы, 5 том, Казан, 1989;
  • "Сөембикә" 2007 - № 6, 2008 № 5;
  • компьютер,
  • проектор.

Дәрес барышы,

Дәрес

этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1 Эшчәнлеккә мотивлаштыру


Хәерле көн, укучылар!

Укучылар, бер-берегезгә карап елмаегыз да күзләрегезне йомыгыз, әкрен генә минем арттан кабатлагыз:

"Без - хәзер дәрестә укый башлыйбыз. Без бик игътибарлы. Без барысын да истә калдырабыз". Дәресебезне башлыйбыз.

- Укучылар, бер-берегезгә карап елмаегыз да матур итеп утырыгыз.

Сезнең кәефләрегез ничек?

- Бик яхшы, укучылар. Минем дә кәефем бик яхшы ( укытучы да кояш ясалган смайликларны күрсәтә).

Һәр дәрескә куллана торган, бүген дә онытмаска тиешле нинди өч кагыйдә бар? Шуны искә төшерик.

Җавап биргәндә бу кагыйдәне онытмагыз.

Күзләрегез карап кына тормасын - күрсеннәр, колакларыгыз тыңлап кына тормасын - ишетсеннәр.

Һәрвакыт игътибарлы булыгыз. Мин сезгә уңышлар телим.

Хәерле көн алсу таңнарга!

Хәерле көн сайрар кошларга!

Хәерле көн зәңгәр күкләргә!

Хәерле көн якын дусларга!

Хәерле көн кунакларга!

Укытучы артыннан кабатлыйлар.

Укучылар, кәефләре нинди булуга карап, смайликлар күрсәтәләр.

Тулы җөмлә белән сөйлә;

Игътибар белән тыңла, бүлдермә.

Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

1. Укучыларны уку эшчәнлегенә кертү

Укучылар, тышка карагыз әле, көн нинди? Күк йөзе нинди?

Бөтен җирдә дә шундый матур микән күк йөзе?

Ни өчен матур түгел?


Күк йөзе аяз.

Матур көн, көнебез тыныч, кәефләребез яхшы.

Юк.

Ә бит кайдадыр бомбалар шартлый, йортлар җимерелә, кешеләр, сабыйлар үлә. Балалар - әти-әниләрен, туганнарын, әти-әниләр балаларын югалта.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Илебез гел шулай тыныч, матур булганмы?

Ни өчен?

Сез каян беләсез, илдә сугыш барганын?

Ә бүгенге көндә авылыбызда барлыгы ничә ветеран калды? Кемнәр алар?

1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышына Ямалы җирлегеннән барлыгы ____ кеше Бөек Ватан сугышына киткән булса, шуларның ______ гына сугыштан кире әйләнеп кайта алган. Сәламәтлекләрен югалтып кайткан ул кешеләрнең бик күпләре бик озак яши алмаганар.

Быел Җиңүнең ничә елын билгеләп үтәргә җыенабыз?

Илдә сугыш барганын тагын каян беләсез?

Сугыш турында кайсы авторларның китапларын укыганыгыз бар?

Кайсы авторның китаплары сезгә бик тә ошады?

Юк.

1941-1945 нче елларда сугыш барган.

Әби-бабайлар сөйләгәннәрдән;

Әхнәф бабай белән Шахтимер бабай


70 еллыгын

Әдәби китаплардан.

Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй,

Фатих Кәрим,

Якташыбыз - Нур Баян (Пучы)

3. Уку проблемасын кую Уйлагыз әле, әлеге шигырь юлларын ишеткәнегез бармы, кемнеке икән? "Үзең турында уйлама, Илең турынла уйла. Илең турында уйласаң, Гомерең озын була."

Ф.Кәримнең бу шигырь юллары кемнәргә мөрәҗәгать итеп язылган?

Ә үлемнән курыкмыйча, азатлык өчен башын салган күренекле шагыйрь һәм язучылардан тагын кемнәрне беләсез?











Әйе, аларны бер сүз белән ничек атап булыр иде?

Батырлар турындагы мәкалләрнең ахырын тоташтырып бетерегез



Фатих Кәримнеке


Туган иленең азатлыгы өчен көрәшкә чыккан ватандашларына.

(Гадел Кутуй, Нур Баян, Абдулла Алиш, Хәйретдин Мөҗәй, Муса Җәлил, Рахман Ильяс, Рәхим Саттар һ.б.исемнәрен искә алалар.

Герой, батыр.

Батыр яуда беленер.

Батыр ярасыз булмас.

Батыр үз халкын яклый.

Батырга үлем юк.

Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр.


- Без бүгенге дәрестә батыр әдибебез Ф.Кәрим иҗаты белән танышуыбызны дәвам итәрбез. Яшҗ эзләнүчеләребезгә һәрберсенә дә Ф. Кәрим турында мәгълүмат тупларга кушылган иде.Тыңлап китик.

Ф.Кәримнең тормыш юлы.

Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйварында Башкортстанның Бишбуләк районы Ает авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Укымышлы гаиләдә туганлыктан, атасы Валиәхмәт мулладан, укырга кергәнче үк, укырга-язарга өйрәнә. Ул бик кызыксынучан була. Ләкин тормыш кырыс һәм көтелмәгән борылышларга бик бай. Фатихка 9 яшь булганда аның әтисе авырып үлеп китә һәм ул әнисе белән абыйсы тәрбиясендә кала. Авыл мәктәбендә башлангыч белем ала, аннан соң ике ел Бәләбәй педагогия техникумына укырга керә. 1924 елда ул Казанга килә һәм 1925 нче елның көзенә кадәр балалар йортында тәрбияләнә. Фатих язмыш авырлыклары каршында бөгелеп кала торган егет булмый, ул белемгә, яңарышка омтыла. Казанда җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Ул үзлегеннән дә белем ала, читтән торып укый. Тынгысыз иҗат кешесе буларак ул бөтен җиргә дә өлгерә: шигырьләр яза, журналист булып та эшли, активист буларак күп йөри, күпне күрә. 1937 нче елда Фатих Кәрим рәсми хакимият тарафыннан эзәрлекләнә башлый. Мулла улы буларак, сыйнфый көрәшкә зыян китергән, имеш. Шулай итеп, Фатих Кәрим 1938 нче елның 3 нче гыйнваренда кулга алына. Аны 10 елга төрмәгә ябалар. 3 елдан соң, хөкем карарын нигезсез дип табалар. Тормыш иптәше Кадрия бик күп көч куеп гаделлек эзләп, бер шәһәрдән икенчесенә йөрү нәтиҗәсендә иреккә чыгарыла. Ләкин аларга бергә яшәргә насыйп булмый, сугыш башлангач 2 кызы белән яраткан хатынын калдырып, 1941 елның 31 нче декабрендә сугышка китә.

Ул балаларын соңгы тапкыр сугышка китәр алдыннан күрә. Аңа балаларын яңадан күрергә насыйп булмый. Фатих Кәрим туган иленә әйләнеп кайта алмый: сугыш бетәргә санаулы көннәр калгач, 1945 нче елның 19 нчы февралендә командованиенең әһәмиятле боерыгын үтәгәндә Көнчыгыш Пруссиядә һәлак була. Фатих Кәримнең кабере, ерак җирдә, Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә Туганнар каберлегенә күмелә. Шагыйрьгә бу шәһәрдә һәйкәл ачыла. Алда аның кызы Ләйлә дә катнаша.

Дуслары көрәштәшләре пулядан теткәләнгән шинелен, шигырҗ дәфтәрләрен, хатларын һәм итеген Казанга җибәрәләр. Бу әйберләрне язучылар дәүләт музеена бирәләр. Дәүләт музеенда янгын чыгып бик күп кыйммәтле экспонатлар харап ителә. Бу вакытта шинелне Ленинградка җибәрелгән була, шулай ул исән кала.

Иҗаты.

Фатих Кәрим шагыйрь җанлы булып ата-ана нигезендә үк ачыла башлый. Үзе искә алганча, аның әдәбият белән кызыксынуы, әтисе үлгәч, һәр көнне, әнисен елата-елата, аңа "Сак-Сок" бәетен укыуы белән башлана. Әтисенең апасы Мәрямнең, абыйсы Ярлы Кәримнең дә шигырьләр иҗат итүе Фатих Кәримне шигырьләр иҗат итәргә дәртләндерә. Фатих Кәримнең әдәби иҗат эше белән җитди шөгельләнә бышлавы студент елларына карый.Ә таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла.

Төрмәдә утырганда да, ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием жөйләрендә яшереп тота. Шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә.

… Ә мин калам тынчу таш төрмәдә

Тимер рәшәткәгә баш иям.

Өзелергә җитеп сыкрый күңелем

Сагынудан сине, Кадриям!…

Бөтен тормыш - көн-төн сыкрап эшләү,

Кәгазь дә юк монда, каләм дә.

Килеп житми анаң, балаларың,

Сагынып язган кайнар сәламнәр.

Ф Кәримнең гомере кыска, иҗаты озын.

Иҗат җимешләре.

Ф.Кәрим Тукай, Такташ

Ул төрле җанрдагы әсәрләр - шигырьләр, поэмалар, хикәяләр язган

"Үлем уены", "Кыр казы", "Сибәли дә сибәли", "Кайгы", "Таң", "Окоп", "Пионерка Гөлчәчәккә хат"," Партизан хатыны", "Ант", ""Ватаным өчен ", "Разведчик язмалары", " Аникин" , "Кыңгыраулы яшел гармун" һәм башка бик күп әсәрләр авторы.

Аның бик күп шигырьләре көйгә салынган. "Яз җитә", "Күбәләк", "Кемгә сөйлим серләремне", "Кайтыр әнкәң", "Кала яшьлек", "Син еракта", "Аның дәфтәреннән" җырларын халык яратып башкара.

Хатлары.

Ф.Кәрим гаиләсе белән хатлар аша гына аралашкан. Хатларын кирилицада, ягни русча язган. Ул чорда хатлар адресатка барып җиткәнче кат-кат тикшерелгән. Тикшерүчеләр арасында гарәп графикасын белүчеләр аз булгач, хатларын барып җитмәс дип уйлаган. Гарәпчә язуны укый алмыйча язган хатларын читкә ташланудан курыккан. Аның хатлары туганнарына килеп җиткән, ә Кадриясе язган хатларны аңа тапшырмаганнар. Шулайда Кадрия язган соңгы хат Фатих Кәримгә барып җитә алмый, Кадриягә кире кайта, чөнки Фатих хат килеп җиткәнче үлгән була. Хатыны Кадрия хатны ачмый, соңгы көненә кадәр саклый. Соңыннан кызы Адага тапшырылгач та хат ачылмый сер булып кала. Әлеге хат Казанда һаман да ачылмый - сер.

Ф. Кәримнең кызы Адага язган хаты:

"Кызчыгым, Ада, кадерлем!

Әтиеңнән кайнар фронт сәламе сиңа. Кадерле әниеңә һәм сеңелең Ләйләгә сәлам әйт. Кызчыгым, мин хәзергә исән-сау әле. Син, Адочка, бар көчеңне җыеп, яхшы укырга тырыш, чөнки барлык фронтовикларның - Туган илебезне саклаучыларның балалары «отлично»га һәм «яхшы» билгесенә укырга тиешләр. Укуга бик игътибарлы бул! Укытучыларыңның киңәшләрен төгәл һәм пөхтә итеп үтә.

Һәрвакыт әниеңнең сүзен тыңла, өй эшләрендә булыш.

Бик каты кочаклап үбеп калам. Әтиең Фатих".

Бу хат шагыйрьнең нечкә хисле икәнлегенә дәлил.

Шундый авыр тормышта яшәп тә, иҗат итүеннән туктамаган, зур җиңүгә өметләнгән. Әлеге авырлыкларны җиңәргә аңа сөекле хатыны Кадрия, газиз балалары зур ярдәм иткән.

Физ-минутка Микс фриз груп

1 "Фатих сүзендә ничә хәреф бар".(5)

2 Ф. Кәримнең кызлары ничә?(2)

3 Авылда ничэ сугыш ветераны яши.(2)

4 Ф.Кәримнең туган авылының исеме ничә хәрефтән тора?(3)

5 Сугыш башланган көннең саннарын бер-берсенә бүлегез дә берне кушыгыз. (2:2)+1

Ягез бергәләп китапларына күз салыйк.

Буктрейлер карау.

Ягез бергәләп "Сугыш чоры балалар әдәбияты" китабы белән танышыйк. Ф Кәрим шигырьләрен эзләп табыйк.

"Ант" шигырен уку. (Укытучы укый, автор артыннан балалар пышылдап гожләп укыйлар)

Сүзлек өстендә эш эшләп алыйк. Сезгә аңлашылып бетмәгән сүләр бар.

Әсәрнең төп герое кем? Ф.Кәрим үземе, әллә башка кешеме?

Әлеге шигырь нәрсә турында?

Юлбасар, ант сүзен ничек аңлыйсыз?

Шагыйрь кемгә ант итә? Ант сүзләрен табып укыгыз.

"Ант итү" не сез ничек аңлыйсыз? Ант иткәнегез бармы?

Кайчан ант итәргә мөмкин?

Сугыш булмаган вакытта ант итәргә буламы?

Шагыйрь туган илен, халкын, хатынын, баласын яратуын ничек белдерә?

Шигырьнең лирик герое нинди хисләр кичерә?

Сугышка китүче солдат ни өчен баласын тотып ант итә?

Сабыйның күз карашы нәрсә дип әйтә кебек?

Бу әсәр кайчан язылды икән? Сез ничек уйлыйсыз?

Шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?

"Ватаным өчен" шигырен уку. (Автор артыннан балалар пышылдап гожләп укыйлар)

Автор үзенең хатын соңгысы дип атый.Ни өчен?

Син автор белән килешәсеңме? Шагыйрь бу хатын кайчан, кайда язган дип уйлыйсыз?

Шигырь юллары белән дәлилләгез.

Ватан төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Автор үлсә дә үкенми, мондый фикер кайсы юлларда чагыла?

Сез бу юлларны таптыгызмы? Шул юлларны дөрес интонация белән укыгыз.
















«Яз җитә» җырын тыңлау,җырлау.











Бик күп солдатларның хисен үз мисалында чагылдыра.

Ант- ил, халык алдында биргән вәгъдә

Аңлатмалы сүзлек, татарча русча.

Сүзлек өстендә эш

5.Яңа белемнәрне ныгыту.

Ике шигырьне нәрсә берләштерә?



Кайсы шигырь ныграк ошады? Ни өчен?

("Ант" шигыре, "Ватаным өчен" шигыре )

"Ант" шигыре Бөек Ватан сугышына китәр алдыннан язылган "Ватаным өчен" шигыре сугыш вакытында язылган.

Лирик герой - совет солдаты. Туган илен фашистлардан саклар - коткарыр өчен сугышка китә. Ватан өчен баласы белән ант итә.


6. Яңа белемнәрне куллану.


Бергәләп тест эшләп алыйк.

Тест

1. Фатих Кәримнең туган авылы

А. Ает

Б. Җаек

В. Баек

2. Тормыш иптәшенең исеме.

А. Кәүсәрия

Б. Кадрия

В. Ләйлә

3. Кызлары

А. Ада, Лэйлэ

Б. Ләйлә, Ландыш

В. Кәдрия, Ләйлә

4. Фатих Кәрим кем ул?

А Шагыйрь

Б Җырчы

В артист

5. Ф.Кәрим кайчан туа?

А 1909 елның 9 гыйварында

Б 1945 елның 19 февралендә

В 1930 елның март аенда.

Тестны эшләп чыккач, бер-берсе белән алыштырып тикшерәләр.

(Тактадан тикшерү.)

Раунд тейбл.(бу структурада һәр кеше чиратлап бер кәгазьдә әйләнә буенча сорауга җавап яза)

Ф.Кәрим кем ул, нинди ул?

7. Рефлексия.

Шулай итеп бүгенге дәресебездә кемнең нинди иҗат җимешләре белән таныштык?

Әлеге шигырьләр безне нәрсәгә өйрәтә?


Ф Кәрим сугышта һәлак була, әмма ул халык күңеленнән китәме?

Өй эшенә "Самэри 800 сум " структурасынын кулланып "Фатих Кәрим безнең күңелләрдә " дигән темага хикәя языгыз.

"Ант","Ватаным өчен" шигырьләрен ятларга.

Ф.Кәримнең берәр иҗат җимешен укып класстан тыш уку дәфтәренә языгыз.(барысына да)

Сүзебезне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Бөек Ватан сугышы елларында Туган илебез азатлыгы өчен гомерләрен бирергә әзер торучы батырларыбыз турында, дошманга нәфрәт белән сугарылган сәнгатьчә югары дәрәҗәдәге әсәрләрне анализладык.

Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк, аларның сугышчан юлларын өйрәник. Батырлар исеме буыннан буынга күчсен. Фатих Кәрим - әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрләребезнең берсе.

Исәннәрнең кадерен белик!

Үлгәннәрнең каберен белик!

Илебез тыныч булсын!

Дәресебез тәмам!


Тынычлыкның кадерен белергә, сугышта һәлак булганнарның батырлыгын онытмаска, исемнәрен мәңгеләштерергә һәм киләчәк буыннарга да тапшырырга.

Юк, аның шигырҗләре, исеме үлемсез.



© 2010-2022