Разработка праздника Әлифба бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлифба бәйрәме Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү. Җиһалау: биремнәр белән карточкалар, магнитофон

Укытучы. Хәерле көч, кадерле әти-әниләр, кунаклар, укучылар!

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

Үзе бәйрәм балачак!

Балачакның шат еллары,

Балачакның шат җырлары

Мәңге истә калачак!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачак

Мәңге истә калачак.

"Укытучыма" җыры.

Укучы:Матур итеп киендек,

Ак бантиклар бәйләдек.

Сумкабызны алдык та

Мәктәпләргә юнәлдек.

Укучы:Без сафларга төзелдек,

Сыйныфларга юнәлдек,

Бәхет юлы шуннан булыр,

Без шуңарга төшендек.

Укучы:Өйрәтерләр безне монда

Бер - беребезне якларга.

Өйрәтерләр саф татарча

Матур итеп сөйләргә.

Укучы:Күктә йолдыз якты яныр

Төннәр аяз булганда.

Безгә тормыш матур булыр

Тырышып белем алганда.

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры

Укытучы. Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана. Бәйрәмебез котлы булсын! Бүген без сезнең белән "белем иленә" сәяхәткә чыгарбыз. Анда сезгә инде таныш булган 38 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы.

Укытучы:

Без поездга утырасы станциянең исеме әлегә билгеле түгел. Аны белмичә без кузгалып китә алмыйбыз. Ләкин борчылмагыз, табышмакның җавабын әйтсәгез, шул станциянең исеме булыр.

Аз да түгел, күп тә түгел,

Утыз сигез төп- төгәл.

Тәртип белән тезегез,

Рәттән әйтеп бирегез,

Аны белә һәр бала,

Бу рәт ни дип атала? (Алфавит)

Станциядә безне поезд көтә. Вагонга кереп утыру өчен билетларыбыз да бар. Ә алар чын булсын өчен хәрефләрдән сүз төзергә кирәк.

Һәр билетка хәрефләр язылган: кәмпәт (мәктәп), фәтдрә (дәфтәр), тпаик (китап) . Укучылар билет алалар. Кем сүзне белеп укып күрсәтә шул урынына кереп утыра.

Урындыклар "поезд" итеп тезелгән.

Укытучы:

Менә хәзер юлга кузгала алабыз.

I тукталыш "Тапкырлык" станциясе

1)Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт.(кыяр)

2)Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган)

3)Җир астында алтын казык-

Бик тәмле тамыразык.(кишер)

4)Утыра бер ак чүлмәк

Үстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

5)Түгәрәк_ ай түгел,

Сары- кояш түгел,

Тәмле- шикәр түгел,

Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)

6)Тышы яшел, эче кызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле белсәң! (карбыз)

7)Җәен соры ,кышын ак,

Кылый күз, озын колак.(куян)

8)Бернәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (керпе)

9) Үзе ул бал ярата,

Кыш буе йоклап ята..(аю)

10)Сорыдыр төсе.

Үткендер теше ,

Урманда йөри.

Бозаулар эзли.(бүре)

2. Әниләр өчен табышмаклар.

Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата.(Ай һәм Кояш)

Алмаш-тилмәш өчкүз яна:

Яшел,сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

булыша ул көнозын. (Светофор)

Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел-тегелгән.(Китап)

Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә ,кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.(Гөмбә)

3. "Татар телле заман" "Кайсы артык" уенын уйнау.

А) кишер, кәбестә, алма

Б) карга, сарык, күгәрчен

В) карандаш, диван, шкаф

Г) буре, эт,аю

II тукталыш "Җырлар"

"Мин үсәм, үсәм, үсәм" һәм "Жили у бабуси"

III тукталыш "Белем иле"

Монда безнең Әлифбабыз һәм яратып укыган башка китапларыбыз яши.

Балаларның каршыларына "Әлифба" килеп чыга.

Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ә хәрефе

"Әни" дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефен язмаган.

Л хәрефе

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны

Сары булгач бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

И хәрефе

Иген үскән, биек үскән,

Башаклары тулып пешкән!

Комбайннар туктап тормый.

Ашлык суга җырлый - җырлый.

Ф хәрефе

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә тик ... төшемдә.

Б хәрефе

Бөрлегәнем, җиләгем дип,

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

А хәрефе

А хәрефе алмада

А хәрефе агачта

А хәрефен яратабыз

Өйрәнәбез иң башта.

1 нче укучы:

Әлифба - тормышта

Беренче баскычым

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

2 нче укучы.

Өйрәттең син миңа

Ватанны сөяргә,

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә.

Рәхмәт сиңа, Әлифбам,

Хәзер мин укый беләм.

3 нче укучы:

Әлифба. Әлифба,беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә - зур бәйрәм шикелле.

Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең,

Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

4 нче укучы

Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,

Сүз төзеп укуы кызыклы, күңелле!

Әлифба. әлифба, китәсең бит инде,

Җыр итеп җырлыйбыз, иң соңгы битеңне.


  • Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)

  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)

  • Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)

  • Шигырьне дәвам итик: Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!...

Ребуслар

Әлифба

Китәм сездән, балалар,

Шатланып, горурланып.

Укуның да, язуның да

Төп нигезен бирдем дип.

IV тукталыш"Зирәклеләр"

(Математика керә)

М. Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

  • Укырга

  • Язарга

  • Санарга

  • Дус,тату булырга

  • Җырларга

  • Биергә

  • Туган илне сөяргә

М. Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйм әле.

Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтәм.

1) Әни уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Алсуга ул биргән шар,

Илгизәргә самовар.

Илсур улына барабан,

Гөлназ кызына диван,

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган?

2) Керпе гөмбәгә барган

9 ак гөмбә тапты

3 не куйды энесенә

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

3) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да!

4) Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә?

5) Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык?

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.

Бергә. Рәхмәт сиңа, математика

V тукталыш Тылсымлы сүзләр

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә сезнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Исәнмесез, дусларым!

Мин Азбука буламын.

Күрәм, күп өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Мин дә сезгә биремнәр әзерләдем .

(Биремнәр)

Рәхмәт, сынатмадыгыз! Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Хушыгыз, дусларым! Туган тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез.

  • 1 укучы: Кадерле укытучыларыбыз! Әти-әниләребез!

  • 2 укучы: Сезнең алда вәгъдә бирәбез!

3 укучы: Тырышып укырга

4 укучы: Ялкауланмаска,

5 укучы: Артка калмаска!

6 укучы: "2" ле алмаска!

7 укучы: Сәламәт булырга.

Барысы бергә: Әйдәп барарга, "5" кә укырга.


© 2010-2022