Уку дәресе эшкәртмәсе: Х. Халиков иҗаты. 2 сыйныф

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Уку дәресе.

2сыйныф.

Тема:Хәкимҗан Халиков иҗаты .



Максат:1.Х.Халиков һәм аның балалар өчен иҗат иткән әсәрләре белән таныштыру.

2.Укучыларның фикерләвен үстерү,укуга аңлы караш формалаштыру .

3.Уку тизлеге өстендә эшләү.

4.Дәреслек һәм әдәби китаплар белән эш итәргә өйрәтү.5.Әдәплелек ,үз-үзен дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләү.

Җиһазлау:

1.2сыйныф уку китабы,карточкалар.

2.Х.Халиков биографиясе,портреты,язучы турында төзелгән папка,слайдлар.

3.Хәкимҗан Халиков китаплары :"Зиһен ачкычлары ","Сакчы күркә," "Канатлы мәче", Бәхет чишмәсе", Балалар әдәбияты:"Хрестоматия."

Дәрес планы:

1."Шук бабай" Х.Халиков сүзләре, Илдус Якубов көе.-җыр.

2.Җырның авторы кем?(Х.Халиков.)

3.Х.Халиков биографиясе белән кыскача таныштыру..

4. Х.Халиковның кайсы шигырьләре уку дәреслегендә бар?

5. "Без ничәү" шигырен яттан сөйләү.

6."Карак песи " шигырен уку.

а) укытучы укуы,б) эчтән уку, в) рольләргә бүлеп уку .

г) шигырь буенча әңгәмә: "Кем гаепле :песиме,хуҗамы?"

7.79 бит. "Хикмәт "шигырен уку.

а) укытучы укый,б )укучыларның мөстәкыйль укуы,в) кычкырып уку. г) 80 бит ,сораулар буенча әңгәмә: Хикмәт нинди бала? Чирлеме,ялкаумы?

8. Х.Халиков ялкауларны яратты микән ? "Ялкау зары"шигырен уку.

9. Х.Халиков китаплары белән танышу :

1) сәхнә өчен шигъри-әкият пьесалар .

2 )шаян шигырьләр.

3) тел шомарткычлар.

4) арифметик табышмаклар.

5) грамматик табышмаклар.

6 )әкият шигырьләр.

7) җыр шигырьләр: "Шук бабай", " Тик туган җирдә генә "

10. Йомгаклау. Х.Халиков кем ул?

11. Өй эше: "Хикмәт" шигырен сәнгатьле укырга,тел шомарткычларны ятларга.

Дәрес барышы.

1 . Өй эшен тикшерү.

2. Өйрәнгәнне искә төшерү.

__ Балалар, көз айлары үтеп китте.Инде кыш башланды.Көннәр дә суытты.Салкын кыш турында яңа җырыгызны җырлап күрсәтегез әле ."Шук бабай" җырын башкару.


Гармунсыз да биетәсең,

Ай-яй шаян икәнсең,

Бигрәк инде,тау шуганда

Битне тешләп киткәнсең.

Суык бабай ул кадәр үк

ярамый бит инде,кит инде!


-Ә сез беләсезме,бу җырның сүзләрен кем язган?

- Ул -Хәкимҗан Халиков .

3. Х.Халиков биографиясе белән таныштыру.(слайдта күрсәтү)

Ул 1933елның 16 гыйнварында Әтнә районыМамыш авылында туган.Чембулат авылында җидееллык мәктәп тамалагач,Арча педагогия училищесында укый.Аннан соң ун елдан артык балалар укыта.1963 елда Казанга килә һәм "Ялкын"журналы,

"Яшь ленинчы"(хәзер "Сабантуй") газетасы редакцияләрендә эшли.Х.Халиков балалар өчен шигырьләр яза һәм аларны китап итеп чыгара.Аның балалар өчен: "Йолдызлар ничәү", "Шук бабай", "Тынычлык гөле", "Энәбикә", "Озын колаклы батыр", "Эшләпәле дуслар", "Уйныйсың киләме ?", "Рәхим итегез", "Матурмы син?", "Канатлы мәче", "Зиһен ачкычлары", "Бәхет чишмәсе", "Сакчы күркә" китаплары басылып чыга.

Шагыйрьнең кырыклап шигыренә көйләр язылган

Х.Халиков 2002елның 14 февралендә вафат булган.


4. Безнең уку дәреслегендә аның нинди әсәрләре бар икән? Әйдәгез эзләп карыйк.(Кайдан карасак эзләп табуы тизрәк булыр ?)

- Эчтәлектән.


5.- 37биттә"Без ничәү?"шигыре бар иде. Сез аны яттан беләсез инде.Әйдәгез,сөйләп карыйк әле.(Укучылар яттан сөйли.)


6.- Безнең дәреслектә аның тагы нинди шигыре бар?(61биттә "Карак песи "шигыре.)

1) укытучы укый. 2) укучыларның мөстәкыйль укуы. 3) рольләргә бүлеп уку.

4) шигырь буенча әңгәмә: (Кем гаепле :песиме,хуҗамы?Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?)

7. -Безнең дәреслектә язучының "Хикмәт" дигән шигыре дә бар. 79нчы битне ачыгыз әле.

а) укытучы укуы .б) укучыларның мөстәкыйль укуы . в) кычкырып уку. г) 80 бит,сораулар буенча әңгәмә. д) шигырьне уку

8. Хикмәт эшләмичә тик яткан,балалар эшләгәннәр.Без дә шул уңган балалар кебек эшләп алыйк әле!(Физминут)

Тышка чыктык,

Ике кулга пычкы тоттык.

Утын кистек,зиң-зиң.(утын кисү хәрәкәте)

Ике кулга балта тоттык.

Утын ярдык,дак-док,дак-док.(утын яру хәрәкәте)

Булдырдыгыз,сез бик тырыш икәнсез.

9. -Ә Х.Халиков ялкауларны яратканмы икән?. "Ялкау зары"дигән шигырен тыңлап карагыз әле.(шигырьне уку)

10. Х.Халиков китаплары белән танышу:

-Балалар Х.Халиков гади генә шигырьләрдән башка да күп һәм төрле жанрларда иҗат иткән.

Слайдта 1)шигъри-әкият пьесалар,

2)шаян шигырьләр,

3)тел шомарткычлар,

4)арифметик табышмаклар,

5)грамматик табышмаклар,

6)әкият шигырьләр,

7)җыр шигырьләр- язулары күрсәтелә.

Укытучы һәр жанрга карата мисаллар китереп,алар белән таныштырып чыга,слайдларда Х.Халиков әсәрләренә карата ясалган рәсемнәр күрсәтелә.

Мәсәлән: 1)Сәхнәдә уйнау өчен шигъри-әкият пьесалар язган. Алары "Зиһен ачкычлары " һәм "Сакчы күркә" китапларында "Ирек кошы"әсәре .(укытучы укый)

2) Шаян шигырьләре "Сакчы күркә" китабында.(5бит"Озын телле малай" -укучы укый)

3) Тел шомарткычлары-"Сакчы күркә" һәм"Зиһен ачкычлары" китабында.(карточкаларны өләшү-Карточкаларда балаларның сөйләмендәге кимчелекләрне бетерү өчен сайлап алынган, шагыйрь иҗат иткән тел шомарткычлар, аларны кычкырып уку).

4) Арифметик табышмаклары-"Зиһен ачкычлары","Канатлы мәче",Сакчы күркә"китапларында.( алдан сайлап куелган берничә табышмакка җавап табу)

5 )Грамматик табышмаклары-"Зиһен ачкычы"69бит-73бит.

(берничә табышмакка җавап табу,җавапларны слайдларда күрсәтергә мөмкин)

6) Әкият -шигырьләре-"Канатлы мәче"китабында"Чыпчык баласы Чырчыр турында әкият"(39бит)(укытучы укый.)

"Бәхет чишмәсе"китабында да бар

7)Аның шигырьләренә көйләр язылган -(җырларын тыңлау).

"Тик туган җирдә генә".133бит.

"Бәхет чишмәсе" китабында116бит.

11.Йомгаклау.Х.Халиков кем ул?Ул нинди әсәрләр иҗат иткән?Сезгә иң охшаганы кайсысы булды?

Алдагы дәрестә без аның сезгә иң охшаган әсәрләрен укуны дәвам итәрбез. Китапханәдән Х.Халиков китапларын алып килерсез.

12.Өй эше:"Хикмәт"шигырен сәнгатьле укырга.

Тел шомарткычларны ятларга.

Тел шомарткычлар:

Берсе елый,берсе җырлый.

Йомабикә -елак бикә

Йокысыннан елап тора.

Йосыф исә егет менә-

Егылса да җырлап тора.

Кире.

Киресенчә әйтергә

Кирәк лә ул кирегә:

Кил, дисәгез, бирегә,

Йөгерәчәк кирегә.

Камышлы күл камышлары.

Сабый чактан таныш миңа

Камышлы күл камышлары.

"Хуш килдең дип пышылдый күк

Кыштырдаган тавышлары.

Кыланчык.

Кар бөртеге кадәр дә юк

Кыланчыкның кылган эше

Әллә ниләр кырган кебек

Кырга сыймый кырган эше.

Ара-тирә.

Кайчагында Нургали дә

Тырыштыргалаштыргалый,

Ара- тирә колагын да

Юыштыргалаштыргалый.

Саран Сара.

Саран Сара саный-саный

Сарыгына салам сала.

Саран гына сарыгына

Саламны да санап сала.

Беләсеңме?

Үзе яхшының

Эше дә яхшы,

Үзе яхшыга

Кеше дә яхшы.


























© 2010-2022