«Билгене белдерә торган сүзләр»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Хәкимова Гөлия Габделфәртовна,

Балтач районы Салавыч күппрофильле лицееныӊ

башлангыч сыйныф укытучысы.

2 нче сыйныфта татар теле дәресе

Тема: Билгене белдерә торган сүзләр

Дәреснең максаты : укучыларны предметның билгесен белдерә торган

сүзләр белән таныштыру;аларны аерып таный

белергә күнектерү ;үз фикерләрен әйтә, дәлилли белер-

гә өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү; табигатькә сакчыл

караш тәрбияләү.

Җиһазлау: 1) тарату материаллары: группалы һәм мөстәкыйль эш өчен

карточкалар.

2) техник жиһазлар: компьютер, проектор, экран, презентация.

Дәрес төре: яңа материалны аңлату.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья, әхлак тәрбиясе.

Белем процессында универсаль укыту эшчәнлеге:

танып белү УУЭ:

- билгене белдергән сүзләрне билгеләү һәм үз фикереңне дәлилләү;

- сораулар куеп, сүзләрне төркемнәргә бүлү,үз фикереңне аңлату;

- билгене белдергән сүзләр кулланып җөмләләр төзү;

фикерләрне тапшыру УУЭ:

-төрле фикерләрне исәпкә алып бер нәтиҗәгә килү;

- үз фикереңне формалаштыру;

- фикерләрне фактлар белән дәлилләү;

- төркемнәрдә ,парларда аралашу күнекмәләре булдыру;

даими УУЭ:

- укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм ныгытуның мөстәкыйль чараларын эзләү;

- предметара бәйләнеш булдыру;

- эшне алгоритмнар кулланып башкару;

- эшнең нәтиҗәсен тикшерү.

Дәрес барышы

I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру этабы.

1. Оештыру өлеше

Исәнләшү.


  • Исәнмесез,укучылар!

  • Исәнмесез,саумысез!

  • Кәефләрегез ничек?

  • Кояшлы иртә кебек.

Анам телен,туган телнеӨйрәнергә дип килдек.

2. Өй эшен тикшерү

-Кемнәр иҗади эш башкарды?.(Иҗади эшләрне тикшерү)

-Эшләрне бәялибез. Рәхмәт.

3. Матур язу күнегүе.(слайд)

Я я Яя ябалак

(Үзбәя)

4. Белемнәрне тигезләү.

-Бирелгән сүзләрне ике төркемгә бүлеп языгыз (слайд)

Укучы,сикерә,туп,җырлый,яза,урындык,эшли,әби,ашый,китап.

-Укучылар, бу сүзләрне нинди ике төркемгә бүлдегез?(төркемнәрдә эш)

-Ни өчен?

-Предметны белдергән сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз?(парларда эш)

-Ничек тамгалыйбыз?

-Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз?

(парларда эш)

-Ничек тамгалыйбыз?

(Үзбәя)

3.Уку мәсьәләсен кую

5-6 төрле тасма эленә. 1 укучы такта янына чыга.

-Бер тасманы алып бир әле.

-Бу тасма кирәк түгел.

-Ни өчен Азат тасманы алып бирә алмый? (парларда эш)

-Ул кайсы,нинди кирәк икәнен белми.

-Укучылар,тасманы ничек аерып алырбыз?

-Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә торган сүзләр ни өчен кирәк икән?

-Предметның билгесен әйтергә.

-Димәк,бүгенге дәрестә нинди сүзләр турында сөйләшербез?

-Билгене белдерә торган сүзләр турында өйрәнербез.

-Рус теленнәндә бу сүзләр турында өйрәндек.

II.Уку мәсьәләсен чишү.

1 бирем

Тасмалар белән эш.

2 бертөрле тасманы (мәсәлән: икесе дә кызыл төстә,берсе озын,икенчесе кыскарак) чагыштыру,аерып алу.

-Укучылар,нинди?кайсы? соравы нәрсәне ачыклый?

­-Предметларның төрле билгеләрен ачыклый,сөйләмне матурлый.

Сыйныфтагы укучылар белән мисаллар китерү(м-н: Алия нинди? Азат нинди?)

2 бирем

-Димәк, нинди?кайсы?сорауларына җавап бирә торган сүзләр нәрсәне белдерәләр?

Нәтиҗә ясау

(парларда эш)

-Билгене белдергән сүзләрне ничек тамгалыйбыз?

-Ә хәзер, нәтиҗәне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыгыз. Дөрес нәтиҗә ясаганбызмы? Безнең ярдәмчеләребез, Әмир белән Әминә, ничек уйлыйлар икән? (дәреслектән кагыйдәне уку)

(Үзбәя)

-Димәк,билгене белдергән сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?

3 бирем

Табышмак чишү(слайд)

Йомры, йомшак, сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә.

-Ул нәрсә? (чеби)

Предметның билгеләрен табу

-Ул нинди?(м-н:сары,йомшак, кечкенә)

-Тагын нинди билгеләрен атар идегез?

-Бу билгеләр чебигә хас, туры килә.

Дәреслектән 68 нче күнегүне эшләү-билгеләренә карап, предметларны табып язу.

(Үзбәя)

4 бирем

"Билгеләре буенча предметларны тап! уены"(слайд)

Ямьле,җылы,кояшлы ......(көн)

Соры,куркак,кылый........(куян)

Акыллы,тырыш,зирәк.....(бала)

(Үзбәя)

-Димәк, билгене белдергән сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?

5 бирем

" Нәрсә ни төсле була?" шигырен уку ( С.Г.Вәгыйзов"Кызыклы грамматика" 151 бит) (төркемнәрдә эш)

Нәрсә ни төсле була?

Абый күрсәтте миңа

Ничек рәсем ясарга.

Ясадым зәңгәр күлне

Зәңгәр бакча эчендә,

Зәңгәр үрдәк йөзеп йөри

Зәңгәр күлнең өстендә.

Зәңгәр күктә зәңгәр болыт

Еракларга ашыга.

Зәңгәр кояш зәңгәр тауга

Батып бара каршыда.

Абый әйтте:"Зәңгәр күктә

Зәңгәр кояш булмый шул.

Уйлап эшлә,

Ал кулыңа

Карандашның төрлесен."

Белешмә сүзләр:зәңгәр күк, яшел бакча, соры үрдәк, кара болыт,

Алсу кояш,сары тау.

-Укучылар, шигырьдә сүз нәрсә турында бара?(табигать турында)

-2013 нче ел- Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы дип игълан ителде. Без бу турыда сөйләшү алып барабыз, алга таба дәвам итәрбез.

-Укучылар,нәрсәләрнең төсе дөрес түгел?

-Нигә алай булып чыккан? (парларда эш)

-Нинди төсләр белән буяр идегез?

(Шигырьне төзәтеп уку)

8 бирем

-Ә хәзер өйрәнгәннәребезне модельләштереп китик.

Модельләштерү

(тактада)

III.Рефлексив-бәяләү этабы

1.Рефлексив кабатлау

-Без бүген нинди сүзләр турында сөйләштек?

-Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә торган сүзләр нәрсәне белдерәләр?

-Ул сүзләр ни өчен кирәк? Тормышта кирәк булырмы?

2. Дәрескә үзбәя кую

-Укучылар, бүгенге эшчәнлегегезне ничек дип бәялисез?

Кемнәр бик яхшы үзләштердем ди?(смайликлар ярдәмендә күрсәтү)

3.Өй эше

1) 69 нчы күнегү

2) -Нинди?Кайсы? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне кулланып хикәя язарга;

3) **


© 2010-2022