Урок по математике на тему: 1 класс. Нумерация. 1 дән 10 га кадәрге саннарны кушу һәм алу. 3 класс. 1000 эчендә язмача нумерация

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урок по математике на тему :1 класс.Нумерация. 1 дән 10 га кадәрге саннарны кушу һәм алу. 3 класс. 1000 эчендә язмача нумерация.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Азнакай муниципаль районы

Карамалы авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

1 класс.Нумерация. 1 дән 10 га кадәрге саннарны кушу һәм алу.

3 класс. 1000 эчендә язмача нумерация.

(Математикадан ачык дәрес)















Эшләде :I категорияле башлангыч

сыйныфлар укытучысы

Багманова Раушан Ракитовна













Тема: 1 класс.Нумерация. 1 дән 10 га кадәрге саннарны кушу һәм алу. Ныгыту дәресе. 3 класс. 1000 эчендә язмача нумерация. Ныгыту дәресе. Максат: 1 класс. 1) Нумерация темасын ныгыту. 2) 1 дән 10 га кадәрге саннарны укый, яза, куша һәм ала, гади мәсьәләләрне белү күнекмәләрен үстерү. 3) Иҗади фикерли белергә өйрәтү. 4) Сәламәтлекнең хәрәкәт активлыгына бәйле булуына төшендерү. 3 класс. 1) 1000 эчендә язмача нумерация темасын ныгыту. 2) Мәсьәләләр чишү, телдән һәм язмача исәпләү, тигезләмәләр чишү күнекмәләрен үстерү. 3) Иҗади фикерли белергә өйрәтү. 4) Сәламәтлекнең хәрәкәт активлыгына бәйле булуына төшендерү. Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация, математика дәреслеге 1 кл. Г.В.Дорофеев; Т.Н.Миракова. 3 класс математика М.И.Моро., тестлар, карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.
  • Исәнмесез укучылар!
Килдегезме дәрескә? Уен, көлке, эшләрегез Калдымы тәнәфестә? Укучылар: Кыңгырауны ишеттек тә Ашыктык без дәрескә. Җиңнәребезне сызганып Тотынабыз зур эшкә. Уңай психологик халәт тудыру. ( елмаеп, хәерле көннәр теләп дәресне дәвам итү)
  • Укучылар, хәерле көннәр сезгә. Сез бүгенге дәрескә әзерме?
  • .....
  • Дәрескә күңел сал укучым,
Сиңа белем, тәрбия бирер укытучың, Һәр сәгатең үтсн синең файдага, Йөзең ак, мәртәбәле булырсың һәр кайда да.
  1. Актуальләштерү
Укучылар безнең бүген математика дәресе гадәти булмас. Аның темасын хәзер сез үзегез ачарсыз. Моның өчен безгә телдән мисаллар исәпләргә кирәк. Җавап бирер өчен безгә кирәкле хәрефләр яшеренгән, бу мисалларда. Телдән исәпләү. (Укучылар телдән мисаллар чишәләр һәм җавапларын тактага яза баралар) 1 класс. 3 класс 3+3=6(н) 45-25=20(ц) 34+5=39(я) 3+4=7(у.) 37-20=17(а) 39-28=11(р) 5+4=9(м) 28-18=(е) 15+14=27(и)



Экранда таблица пәйда була. 6 7 9 10 11 17 20 27 39 Н у м е р а ц и я Саннарны арта бару тәртибендә язарга һәм хәрефләрне дөрес итеп куярга куярга.
  • Укучылар нинди сүз килеп чыкты?
  • Нумерация.
  • Дөрес, бүген без дәрестә нумерация темасын ныгытырбыз, мисаллар һәм мәсьәләләр чишәрбез.
(Экранда 2013 саны чыга). Бу ничә урынлы сан? Ул кайсы сан артыннан соң килә? Кайсыгыз әйтер, мин бу санны ни өчен яздым? ( 2013 4 урынлы сан. Ул 2012 соң килә. Быел 2013 ел.)
  • Рәхмәт , балалар. Укучылар, әйтегез әле, 2013 нче елда Татарстанда нинди истәлекле вакыйга булачак? ( 2013 нче елда Казан шәһәрендә- Универсиада үтәчәк.) (экранда эмблема пәйда була)
  • Әйе укучылар, 2013 нче елның 17 июлендә мәркәзебез Казанда зур вакыйга- студентларның 27 нче Бөтендөнья җәйге универсиадасы узачак.
  • Укучылар ни өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк соң?
  • Әйе, укучылар, кеше өчен иң кирәклесе-сәламәтлек. Без үз сәламәтлегебез турында үзебез кайгыртырга тиешбез. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? ( спортны яратырга. Көндәлек режимны төгәл үтәргә, физкультура белән дус булырга кирәк.)
  • Сез барыгыз да спорт ярышларын карарга яратасыз. Спортның кайсы төрләре сезгә ныграк ошый? ( көрәш, хоккей, футбол һ.б.)
  • Ә сезнең спорт ярышларын караганыгыз, анда катнашаныгыз , күргәнегез бармы?
-Спортсмен булу өчен ныклы сәламәтлек, күп тырышлык кирәк. Шәһәр ерак булса да, без сезнең белән бүген төрле спорт ярышларында катншачакбыз. Бу ярышларда үзебезнең белемебезне күрсәтербез. Укучылар, җәйге Универсиада нинди спорт ярышлары булачак? (көрәш, йөзү, фехтование, шахмат, баскебол, волейбол, суга сикерү,дзюдо, самбо һ.б.)Универсиада - Беренче халыкара студентлар ярышлары1923 елда Парижда (Франция) үткәрелә. Россиядә беренче тапкыр Универсиада 1973 елда Мәскәүдә үткәрелде. ( экранда слайдлар күрсәтелә) 11. уку мәсьәләсен кую. -Укучылар, безгә ярышларны карау өчен безгә нәрсә кирәк? Анда болай гына кереп булмаячак.( билетлар) -. Әйе. "Билет"ларыгызны алыгыз, ә урыннарны үзегез табарсыз. (" билет"лар укучыларга алдан ук таратыла) Төшеп калган саннарны язарга. (Телдән исәпләү күнегүе.) 1,2,.*,4 3, *, 5, 6, 7 7, *, 9, 10 Дәфтәрләгә число язабыз. 20.03.13. Сыйныф эше. Матур язу күнегүен дә язалар. 1, 5 саннарын язарга Тапкырлау таблицасын кабатлау. (карточкаларда билгеләнелгән саннарның тапкырчыгышынларын язалар. Тапкан тапкырчыгышларны үсә бару тәртибендә куялар һәм иң кечкенә санлы урынга утырталар.) 4*7= 28 4*9= 36, 9*8= 72 ,7*7= 49, 80:8 = 10 .9*9= 81, 7*5= 35, 9*6= 54, 2 санын 2 тапкыр арттыра барып язарга
  • Бик яхшы. Ни өчен иң кечкенә урынлы санны сайладыгыз? ( ярыш яхшырак күренсен өчен)
  1. Уку мәсьәләсен чишү.
(Экранда йөзүче рәсеме пәйда була) -Укучылар бу кем? (йөзүче) -Йөзүче булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? - Дөрес, йөзүче булу өчен физик яктан сәламәт, көчле рухлы, дөрес сулыш ала белергә кирәк. Бу йөзүче билгеләнгән араны нинди вакытта үтәр икән? Без хәзер шушы сорауга җавап эзләрбез. Моның өчен 1 нче сыйныфлар мисаллар эшләр, ә 3 нче сыйныф укучылары тигезләмә чишәрләр.

(укучылар дәфтәрләрдә һәм тактада эшлиләр, төшеп калган саннарны табалар, телдән сөйләп аңлаталар) 3+*=5 4+*=7 2+*=6



А х 5=100 (1 укучы тактада эшли. Калганнар дәфтәрләрдә башкара) -Искә төшерик: нәрсә ул тигезләмә? (билгесез санны эченә алган тигезлек тигезләмә була) Эшнең дәреслешен тикшерү.(экранда чишелеше күрсәтелә). Тигезләмәне ничек чишәбез? (билгесез тапкырлаучыны табу өчен тапкырчыгышны билгеле тапкырлаучыга бүләбез)
  • Димәк, йөзүче ничек йөзә инде? Тизме , әллә әкренме?
  • Тырышкач йөзүче бик яхшы нәтиҗәгә ирешкән. Уңышка ирешү өчен, без нәрсә эшләргә тиеш булабыз? ( тырышып укырга, спорт белән дус булырга)
  • Укучылар, сезнең штангистларны күргәнегез бармы? ( җаваплар тыңланыла, экранда штангист рәсеме күрсәтелә)
  • Укучылар. Штангист штанганы күтәреп, ничә секунд яки минут тора ала икән? Моны белү өчен сезгә экрандагы мисалны чишәргә кирәк булыр. Бер укучы мисалны тактада эшләр. ( бирем экранда күрсәтелә)
7 8 9 600:10:10= 1 * * 2 3 * (6 секунд басып тора ала)

-Күрәсез, штангист бик яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, бик нык тырыша-тырыша эшләгән, физик күнегүләр нәтиҗәсе инде бу, укучылар. 4. физкультминут. Күзләр өчен күнегү ясату. Музыкаль физминутка. Рәсемнәр артыннан күз белән йөртергә.
  1. Ял итеп алдык. Ярышлар дәвам итә. (Экранда җиңел атлетлар пәйда була).
-Укучылар, атлетлар кемнәр алар? (йөгерүчеләр, барьер аша сикерүчеләр, биеклеккә һәм озынлыкка сикерүчеләр). - Җиңел атлет булу өчен нинди кеше булырга кирәк? Ничек уйлыйсыз? (көчле рухлы, үз-үзеңә таләпчән, спортны яратырга кирәк). - Дөрес укучылар, йөгерү сәламәтлекне ныгыта, тын юлларын киңәйтә, кан әйләнешен яхшырта, сәламәтлеккә бик яхшы тәэсир итә. -Әйдәгез әле укучылар, без мисаллар эшләп атлетларның нинди озынлыкка сикергәнлекләрен белик.
3+1= 5.+1= 2+2= 6-3= 3+2= 7-4= 37х10= 56х10= 8х100:4= 840:10-40= 47х10-70= 624-4=
(җаваплар экранда күрсәтелә һәм тикшерелә) (экранда футболистлар командасы пәйда була) -Укучылар , болар кемнәр? (җаваплар тыңланыла). Сез футбол уйнарга яратасызмы? Анда ничә команда катнаша? Һәр командада ничә кеше уйный? - Футбол уены бик җиңел түгел, шуңа күрә бирем дә авыррак булыр. Сезнең аеруча игътибарлы булуыгыз сорала. Биремнәр:

1 класс укучылары төшеп калган саннарны куеп, дәфтәргә карточкалар эшли. *, 7,* *, 4, * *, 5,* 0, *, 2 *, 10,* *, 6, *











Ә хәзер укучылар ял итеп алыйк. Музыкаль презентация астында. Җаваплар экранда күрсәтелә һәм тикшерелә.



3 класс укучылары мәсьәлә чишәләр. (экранда текст пәйда була) Ярышта 2 футболчылар командасы катнаша. 1 командада 16 кеше , ә икенче командада кешеләр беренче командага караганда 2 тапкыр әзрәк . 2 командада бергә ничә кеше булган? -Мәсьәләдә кемнәр турында сүз бара? -Ничә команда уйный? - Мәсьәләнең шартын язу өчен нинди сүзләрне аерып алабыз? - Мәсьәләдә нәрсә билгеле? - Соравы нинди? -Мәсьәләдә ничә сорау билгесе бар? - Димәк мәсьәлә ничә эштән тора? ( мәсьәләнең чишелешен 1 укучы тактада эшли.)









(Экранда байдаркада йөзүчеләр рәсемнәре пәйда була.) -Укучылар, сез экранда кемнәрне күрәсез? Сезнең мондый ярышларны күргәнегез бармы? Ишкәк ишү сәламәтлеккә файдалымы укучылар? Дөрес укучылар, ишкәк белән ишү, мускулларны ныгыта. Бигрәктә егетләргә бик файдалы спорт төре. Ә хәзер 1 нче класс укучылары нәкъ шушы спорт төренә караган мәсьәлә чишәрләр , 3 класс укучылары индивидуаль карточкалар белән эшләрләр. Биремнәр.

1класс өчен 3 класс өчен индивидуль биремнәр. Мәсьәлә экранда 1 вариант. 362-2= 553+4=

күрсәтелә. 362-60= 553+40=

Көймәдә ярышу өчен 362-300= 553+400=

ике команда катнаша. Кызлар 4, 2 вариант. 624-3 = 475+2==

ә малайлар 1 гә күбрәк. 2 команда 624-20= 475+20=

да ярышта ничә кеше катнашкан? 624-600= 475+200=

Мәсьәләдә кемнәр турында сүз бара?

-Кызлар ничә булган7

-Малайлар ничәү?

-Мәсьәләдә нәрсә табарга кирәк?

-Шартны язу өчен нинди сүзләрне аерып алабыз? (экранда мәсьәләнең шарты күрсәтелә)

-Мәьәләдә ничә сорау билгесе бар? Димәк, мәсьәлә ничә эштән тора?

Мәсьәләне бергәләп чишү. Чишелеш экранда күрсәтелә.(җавабын яздыру.)

-Укучылар сез экранда кемнәрне күрәсез? Бу спорт төре белән күбесенчә нинди милләт кешләре шөгыльләнә? Дөрес укучылар. Ә көрәшче булу өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш? Әйе, көрәшче сәламәт, физик яктан нык әзерлекле, зирәк һәм тапкыр булырга тиеш. Хәзер мин дә сезнең зирәклегезне тикшереп карыйм әле.

1 класслар сезнең өчен. Игътибар белән тыңлагыз. 3 класслар сезнең өчен.

Без ничәү? Чикерткә җәен һәр тәүлекнең яртысын

Әтием бар, йоклаган. 1/3 ен биеп, 1/6 ен җырлап

Әнием бар, үткәргән, ә калган вакытын кышка әзер-

Ике апам, ләнгән. Ул тәүлекнең ничә сәгатендә

Әниемнең әнисендә кышка әзерләнгән?

Бик яратам. (12 сәгать йоклый, 8 сәгатен бии, 4 сәгатен

Шулай булгач, җырлап үткәрә. Кышка әзерләнергә вакы-

Без барыбыз ничәү инде? ты калмый.)

(6 кеше: әби, әти,әни, 2 апам, мин)

  • Рәхмәт балалар. Хәзер белемнәребезне барлап, тест эшләп алырбыз. ( һәр балага эшләр таратыла, җаваплары экран ярдәмендә тикшерелә)

1 класс. 3 класс.

< , >, = 1. Әгәр 1000 нән 100 не алсаң ничә була?

9*8 1) 90 2) 900 3) 1100 1 * 3 5 * 3 4 * 3 6 * 7 10 *5






2. 399 га 1 не кушсаң ничә була? 1) 400 2) 40 3) 600 3. 200-х=199 тигезләмәсендә Х ничәгә тигез? 1) 10 2) 1 3) 1000 4. 1000 не 100 тапкыр киметсәң ничә була? 1) 200 2) 20 3) 10 5. 300 см ничә метр? 1) 3 м 2) 30 м 3)300 6. 3м 65 см ничә см. 1) 36 см 2) 365 см 3)356 см


-Хәзер укучылар эшләрегезнең дөреслеген тикшереп, үзегезгә үзегез билге куярсыз. ( тест җаваплары экранда күрсәтелә. Укучылар үзләренә билге куялар) -Укучылар. Без бүген дәрестә бик күп төрле эшләр башкардык. Ныклы белемнәр алу өчен безгә спортсменнар кебек көчле, нык булу өчен һәр көнне даими спорт белән шөгыльләнергә, иртә һәм кич зарядка ясарга, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнарга, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәклеген истән чыгармагыз. Мин сезнең спортсменнар кебек матур, көчле булуыгызны телим. Матур кеше- сәламәт кеше. Ә кешенең ни дәрәҗәдә сәламәт булуы аның хәрәкәт активлыгына бәйле. "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" дип юкка гына безнең халык әйтмәгән бит. Рефлексия. Бүген без дәрестә нинди эшләр башкардык?

  • Мин эшләргә өйрәндем...
  • Мин аңладым....
  • Миңа авыр булды...
  • Миңа ошады...
  • Минем кәефем...

Йомгаклау. Билгеләр кую.
Өй эше. 3 сыйныф. № 23, 24 51 бит.



















© 2010-2022