Кисәкчәләр турында төшенчә

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес темасы: Кисәкчәләр турында төшенчә.

Максат: Кисәкчәләр турында төшенчә бирү.

Бурычлар: Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич кисәкчәләре,

аларның язылышы белән таныштыру;

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

Мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Материал: А.Х. Нуриева ,Ч.М.Харисова,"Татар теле" 3 нче сыйныф.48

бит.

Татар теленнән эш дәфтәре, 43 бит

Җиһазлау: ноутбук, проектор,карточкалар,презентация. Кисәкчәләр турында төшенчә

Дәрес планы.


  1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

Мин иртә белән мәктәпкә киләм,иптәшләремнең хәлләрен беләм.

Исәнме,Гөлия!

Исенме,Илһам!

Исәнме,Диләрә!

Хәерле көн , Гөлнара апа!

Исәнмесез,килгән кунаклар!


  1. Актуальләштерү.

  • Укучылар, без сезнең белән нинди сүз төркемнәрен өйрәндек? (исем, сыйфат, алмашлык, фигыль)

  • Әйе. Бик дөрес. Хәзер "Үз оясына урнаштыр" уенын уйнап алырбыз. Моның өчен сүзләр язылган карточкаларны "Исем", "Сыйфат", "Фигыль", "Алмашлык" кесәләренә урнаштырырга кирәк булачак.

  • Группаларда эш.

  • Ни өчендер кулларыгызда кайсы кесәгә дә урнаштырырга белмәгән сүзләр калды. (гына, генә, кына, кенә, да, дә, та, тә) Бу сүзләргә сорау куеп карагыз әле. (сорау куеп булмый.)


  1. Яңа теманы аңлату.

  • Димәк, балалар, сорау куеп булмый торган сүзләр дә була икән. Сорау куеп булмый торган сүзләр ни өчен кирәк? Хәзер шуны ачыклап китәрбез.

  • Таблицага язылган җөмләләргә игътибар итәбез:

Мин мәктәптә укыйм. Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да бар.

Бу китапта матур хикәяләр күп. Әти миңа китап та алып бирде. (3слайд)

  • Беренче җөмләдәге калын хәрефле сүзгә сорау куябыз (кайда? яки нәрсәдә?) Бу сүз нинди сүз төркеме? Кайсы килештә?

  • Ә икенче җөмләдә? Мәктәп тә?(мәктәп-нәрсә? Тә гә сорау куеп булмый.)

  • Укучылар, менә бу сүзләр: да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк (4слайд) татар телендә кисәкчәләр дип атала .Димәк, без кисәкчәләргә сорау куя алмадык.

  • Тагын алдыгыздагы таблицага карап ни әйтә алырсыз?(Кисәкчәләр аерым языла.)

  • Бик яхшы, укучылар. Тагын ни әйтә алырсыз? Җөмләдән төшереп калдырып әйтеп карагыз әле.

  • Димәк, аларны җөмләдән төшереп калдыру яки, һәм, белән теркәгечләре белән алмаштыру мөмкинлеге бар.

  • "Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да бар." Җөмләсен үзгәртеп карыйбыз: Безнең авылда мәктәп белән балалар бакчасы бар. (5-6 слайд)

  • Ә урын вакытта килгән исем белән моны эшләп буламы? (Юк, кушымчалар кушылып языла.)

  • Яхшы, укучылар, инде дәреслекнең 48 нче битендәге кагыйдәне укыйк. Без чыгарган нәтиҗәләр белән тәңгәл киләме икән?

  1. Ныгыту.

1) Дәреслек белән эш. 80 нче күнегү (аңлату, яздырып эшләтү, язганнан соң тикшерү)

2) Уен "Артык сүзне тап!"

Гөмбә, генә, гөрләвек. гөлҗимеш.

Кимерә, күтәрә, көлдерә, кенә.

Та, саф, ак, тар. (7 слайд)

Физкультминутка.

3) Карточка белән эш. Күнегүне язып эшләү.(Кисәкчәләр астына сызарга):

Марат та, Тәлгать тә авылга кайттылар. Вакытларын бер генә дә бушка уздырмадылар. Ял итәргә дә, олыларга булышырга да өлгерделәр. Әбиләре малайларга рәхмәт кенә укып торды.

4Кисәкчәләр турында төшенчәКисәкчәләр турында төшенчәКисәкчәләр турында төшенчәКисәкчәләр турында төшенчәКисәкчәләр турында төшенчәКисәкчәләр турында төшенчәКисәкчәләр турында төшенчәКисәкчәләр турында төшенчәКисәкчәләр турында төшенчәКисәкчәләр турында төшенчәКисәкчәләр турында төшенчә) Уен "Кем күбрәк?" Бирелгән хәрефләрдән кисәкчәләр төзе. (8 слайд)

Кисәкчәләр турында төшенчә

5)Карточка белән эш.Җәяләрне ачып ,җөмләләрне күчереп яз

Идел(дә),Кама(да) - зур елгалар.

Җәен Идел(дә),Кама(да) су коендык.

Бөгелмә(дә),Әлмәт(тә) - Татарстан шәһәрләре.

Бөгелмә(дә),Әлмәт(тә) минем дусларым бар.

6)Тест эшләү "Кисәкчәләр".

  • 1. Кисәкчәләр сүзләргә:

  • а) кушылып языла

б) кушылып язылмый.

2.Кайсы очракта кисәкчәләр бар:

  • а) китап та, түтәлләр дә, яулык та.

  • б) китапта, түтәлләрдә, яулыкта.

  • 3. Тиешле кисәкчә кайсы очракта дөрес куелган?

  • а) Без яшьтән соң эшкә өйрәнеп үсәбез.

  • б) Без яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәбез.

  • 4. Кайсы очракта язма дөрес?

  • а) Кечкенә генә җил капка ачыла да ябыла.

  • б) Кечкенә генә җил капка ачылада ябыла.

V.Рефлексия. Дәрескә йомгак.

  • Балалар, без бүген нинди сүзләр белән таныштык? Аларның үзенчәлеге нәрсәдә? Нинди кисәкчәләр белдегез?

VI.Өй эше.48 нче биттәге,79 нчы күнегү.Җөмләләрне күчереп язарга.


© 2010-2022