Ачык дәрес «билгесез кимүчене, киметүчене табу» 4нче сыйныф

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта мәктәбе



Математикадан дәрес эшкәртмәсе

Тема:Билгесез кимүчене,киметүчене табу.

Төзеде:4 нче сыйныф укытучысы Пиркина Гөлфия А.

ноябрь 2013 ел.

Тема: Билгесез кимүчене, киметүчене табу.

Максат: 1. Укучыларны билгесез киметүчене,кимүчене табу алымнары белән таныштыру

2.Укучылар арасында дуслыкны ныгыту,тирә-юньдәгеләргә хөрмәт тәрбияләү.

3.Балаларның хәтерен ныгыту,командада эшләү күнекмәләрен арттыру.

җиһаз: ноутбук,таблица

Дәрес барышы.

Актуальләштерү:

Уңай психологик халәт тудыру

Кунаклар белән исәнләшү.Командада каршыдагы һәм янәшәдәге иптәшләреңне сәламләү.

ТАЙМД РАУНД РОБИН ( командада һәр укучы, билгеле бер вакыт эчендә,круг буйлап сорауга җавап сөйли)

1 нче сорау: вакыт берәмлекләре таблицасын әйтегез.

Бу сорауга җавапны 2 нче өстәлнең 1 нче катнашучысы җавап бирә.

2 нче сорау: масса берәмлекләре таблицасын әйтегез.

Бу сорауга җавапны 1 нче өстәлнең 4нче катнашучысы җавап бирә

3 нче сорау: нинди почмак җәенке почмак дип атала?

Бу сорауга җавапны 2 нче өстәлнең 2 нче катнашучысы җавап бирә

Тема өстендә эш

Кимүче...... тагын нинди сүзләр белән дәвам итеп була?

( таблица белән эш - билгесез кимүчене,киметүчене табу)

Димәк бүгенге дәреснең темасы нинди?

Дәреслек белән эш ,65 бит.

ТАЙМД ПЭА ШЭА(ике укучы,билгеле бер вакытта, тулы җавапларын уртаклашалар)

Тигезләмәләрнең чишелешен һәм дөреслеген тикшерүне аңлат.

№318 Тигезләмәләрне чиш.

64-х=91:7 х-85=350+150

МИКС-ФРИЗ-ГРУП(укучылар музыкага катнашалар,музыка туктагач,катып калалар һәм группаларга бүленәләр.Группадагы кешеләр сорауның җавабына бәйле.)

400 не 100 тапкыр киметегез

600 не 300 тапкыр киметегез

2 не 4 тапкыр арттырыгыз

ХАЙ ФАЙВ

№319 Исәплә һәм дөреслеген тикшер

324544+175737 840103-62524

№320

Сатылган - 176 кг

Калган - ? 145 кг га кимрәк

Барлыгы - ?

1)176-145=31 кг калган

2)176+31=207 кг китергәннәр

җавап:кибеткә барлыгы 207 кг икмәк китергәннәр.

№323

9 см= мм 9 сәг = мин

80 см= мм 80 с = мин с

2м 25 см = мм 2 сәг 25 мин= мин

Йомгаклау

МИКС ПЭА ШЭА(укучылар басалар,музыкага катнашалар,музыка туктагач парлап басалар.Билгеле бер вакыт эчендә сорауга җавапны бер-берсенә сөйлиләр.)

Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек? Билгесез кимүче,киметүче ничек табыла?

Алинаның җавабын ишетәсем килә.

ХАЙ ФАЙВ

Билгеләр кую

Өй эше:№322,324

Сезгә дәрес ошадымы?Әгәр ошаса басыгыз әле .

Рәхмәт!





© 2010-2022