Открытый урок на тему Антонимнар

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Антонимнар.

Максат:

1. Белем бирү максаты:

Телдәге капма-каршы мәгънәдәге сүзләр һәм аларның кулланышы турында мәгълумат бир

2. Үстерү максаты:

Укучыларның сүз байлыгын арттыру, фикер йөртү сәләтен көчәйтү;

3. Тәрбияви максат:

Халык авыз иҗаты аша әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, игътибарлы булырга өйрәтү

Җиһазлау: компьютер, проектор, дәреслек Ф.Ф. Харисов, Г.Р. Шакирова, Р. К. Сәгъдиева, Л. К. Хисмәтова "Татар теле" 3 нче сыйныф, К., 2013, 39-42 нче битләр), индивидуаль биремле карточкалар, рәсемнәр.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

  1. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү
Оештыру моментының төп максаты: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә. Укытучы:
  • Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез ничек?
  • Кояшлы иртә кебек, Тукай телен, ана телен өйрәнергә дип килдек.

  • "Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Укучылар теләкләр телиләр:
  • Яңа көн тынычлык алып килсен!
  • Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!
  • Әти=әниебезгә ягымлы булыйк!
  • Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

II.Актуальләштерү.

Узган дәрестәге материалны кабатлау.

Без сезнең белән узган дәрестә нәрсәгә өйрәндек?

-Дөрес, укучылар. Ә хәзер ,әйдәгез синоним һәм омонимнарның кагыйдәләрен искә төшереп китик әле.

а) Нәрсә ул омоним?

Төрле мәгънәдәге сүзләр.

Алар бертөрле языла.

Дөрес, шулай булгач омонимнар-әйтелеше һәм язылышы бер үк, әмма төрле мәгнәгә ия булган сүзләр.

Нинди мисаллар китерә аласыз?

Яз (весна), яз (пиши)

Нәрсә ул синоним?

Алар бер үк мәгнәгә ия булалар.

Мәгнәдәш сүзләр.

Бик дөрес! Шулай булгач синоним дип-бер үк яки охшаш мәгнәле сүзләрне атыйлар. Нинди мисал китерә аласыз?

Матур, чибәр, гүзәл.

Зур, дәү, олы.

Ә хәзер бирелгән җөмләләрдән синонимнар, омонимнарны табып карыйк.

Бу чәчәк - кызыл,

Ә монысы- ал.

Кайсын телисең,

Шуны сайлап ал!

Тәрәз төбендә гөлләрем

Чәчәкләргә күмелгән.

Нәрсәгәдер алар да

Куанышкан, сөенгән.

III. Яңа теманы аңлату

- Ә хәзер мин сезгә кечкенә әкият укып китәм. Бу әкияттә узара нинди

мәгънәдәге сүзләр очрар, бүгенге дәреснең темасын бәлки сез әйтерсез.Тыңлап карагыз әле.

" Борын - борын заманда

Ерак түгел Казаннан,

Яшәгән ди кешеләр-

Бары да бер ишеләр.

Сәер булган ди алар:

Тумаган- улмәгәннәр,

Еламый- көлмәгәннәр,

Мәктәпкә дә бармаганнар,

Өйгә дә кайтмаганнар,

Бик куңелсез ди монда:

Көн дә юк ди, төне дә

Гел бер төрле гомергә,

Шуңа күрә бу кешеләр

Яшь тә, карт та түгел ди,

Бу җирдә күптәннән инде

Яз да, көз дә булмый ди,

Кар да юк ди, чирәм дә,

Эссе дә, салкын да тугел.

Уйлап карыйкмы бергә-

Нәрсә җитми бу илгә?!

(Проектор аша әкияттән алып, укучылар әйткән сүзләрне карау).

Игътибар итегез әле, бу сүзләр нинди мөнәсәбәттә?

Капма-каршы мөнәсәбәттә.

Дөрес.

Телдәге капма-каршы сүзләрне "антонимнар" дип атыйлар.

Дәресебезнең темасы үзеннән-үзе килеп тә чыкты.

(Дәресебезгә максат куябыз: " Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне таба белү һәм алар белән эшли белү");

Алсу: ә беләсезме капма-каршы мәгнәле сүзләр табышмакларда да бар бит!

Булат: Шулай шул, ул без өйрәнгән мәкальләрдә дә бар түгелме соң?

Фәрит абый: Дөрес әйтәсез антонимнар халык-авыз иҗатында еш куллланыла.

Азалия: Ә мин бер табышмак беләм, әйтсәм ярыймы?

Әйтеп кара Азалия:

Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак (куян)

Монда нинди антонимнар бар инде?

Җәен, кышын

Алинә: Ә миңа бер мәкаль искә төште:

Аз сөйлә, күп эшлә.

Монда: аз-күп

Ә хәзер экранга күз салыйк әле!

Монда мәкальләр бирелгән, сезгә төшеп калган антонимнарны куерга кирәк була.

1. Тырышлык бәхет китерер,

Ялкаулык ачтан үтерер.

2. Тыйнакның кулы эшләр,

Мактанчыкның теле эшләр.

3. Теле озын кешенең акылы кыска булыр.

4. Азрак сөйләсәң, күбрәк эшләрсең.

5. Азны белмәгән күпне һич белмәс.

Молодцы балалар, сез теманы бик тиз эләктереп алдыгыз.

Физкультминут

Су өстендә бакалар, баталар да калкалар

Баталар да калкалар.

Уңга да иеләләр, сулга да иеләләр

Һәм бер урында сикергәләп алалар.

IV. Дәреслек белән эшләү.

Хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз.

Дәреслекләрнең 40 нчы битендәге, 69 нчы күнегүне эшлибез.

а) Әйдәгез әле без сезнең белән кроссворд чишеп карыйк:

б) карточкалар (көчле укучыларга)

Синоним

Бирелгән сүз

Антоним

Матур

Зур

Дөрес

Эссе

Чиста

Яхшы

Сәламәт

Арзан

Дус

Бирелгән сүз

Антоним пары

Көн

Зур

Биек

Киң

Кич

Матур

Яшь

Якын

Аз

Татлы




В) Экранга карап сүзләрнең антонимнарын табырга.

V. Дәресне йомгаклау. Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек, нәрсәләр белеп калдыгыз.

Билге кую

Өй эше: 41 нче биттәге рәсем буенча, антонимнар кулланып, җөмләләр төзеп язырга.

© 2010-2022