КВН-Уңыш бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

КВН-Уңыш бәйрәме

КВН-Уңыш бәйрәме

Катнашалар: 3нче сыйныф

Кызыл калфак - Шайхиева А.

Бүре -Хасанов Р.

Хуҗа Насретдин - Загидуллин Р.

Җитәкче: Калимуллина А.И.

«Уңыш бәйрәме»

КВН

Катнашалар:

Кызыл калфак - Шайхиева А.

Бүре -Хасанов Р.

Хуҗа Насретдин - Загидуллин Р.

К.к. Уф! Туйдым бу дөньясыннан. Уңыш бәйрәме җитә башласа, йөрәк җилкенә башлый. Үзәккә үтте бит шушы бүре, перемирие төзегән булып шунда. (Тәрәзәдән тәрәзәгә йөри). Ходаем, кара әле, Золушкада үзенең кабриолетына утырып мәктәпкә уңыш бәйрәменә китте, җитмәсә сапогилы мәчесен дә утырткан. Бу бүрегә бернәрсә дә кирәкми. (кычкыра) Бүре, бүре дим!

(Халаттан, сөлге тотып, ваннадан бүре килеп чыга).

Б. Куркыттың бит нигә шулкадәр кычкырасың.

^ К.к. (төче телләнеп) Бүре, бүрекәем, суперменчик, әйдә без дә барыйк әле уңыш бәйрәменә.

Б. Ничә ел йөрдең бит әле берүзең. Бүген дә үзең генә бар. Бернидә булмас. Юк-юк бармый. Беренчедән буген хоккей, аннары футбол, юк кыстама да, бармыйм. Әле үзең әбиеңә пирожкилар пешердеңме соң. (бармак бөгеп саный башлый) Кишернекен, кәбестәнекен, кабакныкын шунда. Әле карап-карап торам да, шалканың да һаман йолкынмаган, икенче этаж тәрәзәсен каплап утыра. Анны кем йолкыр?

К.к. Бүрекәем дим, барыйк Инде. Менә чакыру кәгазе дә җибәргәннәр. Алып баручылар булырсыз дигәннәр. Золушка да кабриолетына утырып ките Инде. Мәчесен дә утырткан.

Б. Суперменчик имеш, бурекәем имеш. Уф! Кабып йотар идем үзен. Ә өскә, өскә ничек нәрсә кияргә. Теге мәче кракодил кожысыннан тегелгән сапогиен кигәндер әле. Нәрсә киябез дим?

^ К.к. Барабыз әйеме, йөрәк маем, киенә тор, хәзер (сөенә-сөенә чыгып китә).

Б. Үземнең дә барасы килә инде.(башын кашый, уйлап тора), әллә барыйк микән. Теге җөнтәс мәчедән кайсы җирем ким соң минем.

^ К.к. Киттекме Инде бүрекәем?

Б. Әй, әйдә киттек, уңыш бәйрәменә.

Концерт номеры "Шофёр булам"

(Машина тавышы килә) Әйләнеп керәләр.

К.К. Исәнмесез балалар, килгән кунаклар. Бәйрәмебезне башлыйбыз. Без бүген укучылар белән бергәләп уңыш бәйрәменә җыелдык.

Б. Һәерле кич хөрмәтле дуслар!

… Һәммәгезгә, һәммәгезгә,

Олыгызга кечегезгә.

Эштә уңган, хезмәт сөйгән

Кадерле укучыларыбызга,

Кунакларга дусларга!

К.к. Без Инде бу очрашуны

Күптәннән бирле көттек.

Сезнең дә көткәнне белеп

Без монда килеп җиттек.

Тик алып килмәдек гөлләр бәйләме,

Ә китердек сезгә кайнар дуслык сәламе.

^ Б. Бүген без уңыш бәйрәменә багышланган КВНга чакырабыз.

К.к. Туктале, Бүре, ашыкма, минем бер тәкдим бар.

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәктә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Б. Кызыл калфак әйдә командаларны сәхнәгә чакырыйк. Командалар, рәхим итегез! (Командалар чыгалар)

К.к. КВНны бащлап җибәрер өчен безгә жюри сайларга кирәк. Нинди тәкъдимнәр булыр._____________________________________

^ К.к. Ярар, жюри да сайланды. Хәзер сүзне командаларга бирәбез.

1 конкурс. Приветствие

Командалар җыр җырлый.

К.к. Бүре әйттем бит мин сиңа күңелле була дип. Ә син ышанмаган идең. Әйдәле жюри бәя чыгарганчы

Концерт номеры тыңлап китик.

- Сүз жюрига бирелә.

Б. Да-а, кичә кызганнан кыза бара, Ошый бит әле бу миңа, хоккеең бер кырыйда торсын.

2 конкурс. Икенче конкурсның тәртибе шул. Ике командадан берәр кеше чыга. Яшелчә жиләк - җимешләрне танырга тиеш. Күз бәйләнә.

^ Концерт номеры_______________________________________

К.к. 3 конкурс. Бүре карале, син ашарга яратасың. Һич җиткерә алмыйм мин сиңа, әбиемә пешергән пирожкиларны да урлап ашап бетерәсең. Бәлки бу конкурстан соң мин синнән тынып торырмын, кайткач ашарга пешерәсе булмас.

Салат ясау. Ике командага берничә төрле яшелчәләр бирелә. Билгеләнгән вакыт эчендә үзләре уйлап табып, салат ясарга тиеш, аңа исем бирелә һәм яклана. Салатлар жюрига тапшырыла

^ Концерт номеры_________________________________________________

-Сүз жюрига бирелә.

Б. 4 конкурс - мода күрсәтү, Ну кайткач баш бетә инде. Теге күлмәк ошады, бу күлмәк ошады дип теңкәгә тия инде теге Кызыл калфак. Ну чурт с ним, карап карыйк эле.

^ Мотоцикл тавышы килә.Башта сәхнә артында. «Сатам, сатам…» дигән тавышлар килә.

Ишектән «Сатам, сатам…» дип Хуҗа Насретдин килеп керә.

Б. О, привет Хуҗа Насретдин, нәрсә сатасың инде анда тагын, бизнесменга әйләнеп беттең синдә.

Х.Н. Менә уңыш бәйрәме дип ишетеп килдем.. Кешеләр дә күп җыелган, кунаклар, балалар күп икән. Әзрәк доход кертергә кирәк, кәбестә сатам, кирәкмиме?

^ Б. Нишлим мин синең кәбестәң белән, болай да Кызыл калфак ит ашатмый үтерә бит инде. Айга карап улыйсы килә, у-у-у.

К.к. Бик вакытлы килдең әле син Хуҗа, Син бик тапкыр, оста телле. Менә командирларны сынап карыйсы иде. Бәлки син җәза табарсың?

^ Х. Була ул. Хәзер мин аларны. (Кулларын ышкып куя, җиңнәрен сызгана башлый) Хәзер командирлар конкурсы булсын. Аларны биетеп карыйк әле. Куегыз әле татарча бию

5 конкурс - командирлар конкурсы.

Татарча бию.

- Сүз жюрига бирелә.

^ Б. Хуҗа, кил әле, кил. Слушай, сине бик яхшы алдый диләр. Менә мин бер кайчан да алданмыйм.

Х. Бик алдар идем дә, алдар капчыгым өйдә калган. Өйгә кайтып килер идем дә кәбестәмне сатып бетерәсем бар.

^ Б. Ярар бар, мин сата торам, бар кайтып алып кил. Бар, бар.

Х. О, шәп булды, хәзер килеп җитәм, син сат-сат.

Б. Кому кәбестә, ал әле кәбестә, кәбестә.

К.к. Нишләвең бу, Бүре?

Б. Менә Хуҗа килгәнче кәбестәсен сатам, ул мине барыбер алдый алмаячак, капчыгын алып килсә дә, чуртын алып килсә дә.

^ К.к. Надан, ул кәбестәсен кергәнче үк инде сарык белән кәҗәгә ычкындырды, ышанмасаң бар, чыгып кара.

Б. Неможет быть (сүгенә-сүгенә чыгып китә)

К.к. Ә без дәвам итик.

Б. (Ухылдый-уфылдый керә) Ну тоткан булсам точно кабып йота идем. Хондасына утырып чапты. Ну Хуҗа. Ну погоди! (Йодрык күрсәтә).

Ярар, бер тотармын әле барыбер.

Хәзер 7 конкурс- рәсем ясау. Һәр командадан бер кеше чыга, күз бәйләнә.

^ Концерт номеры._____________________________________________

Шушының белән КВН ның ахыры җитте.

- Сүзне жюрига бирәбез.

-Бүләкләүләр.

Туган илкәем, сөйгән җиркәем

Иртәнге саф нурга күмелә.

Урман буйлары, басу юллары

Бигрәк инде матур күңелгә.

Уяна сабый, елмаеп карый

Иртәнге саф кояш нурына.

Матур уйларым, татлы хыялым

Кушылсын шат хезмәт җырына.

. Иртәнге нурлар, иң якты уйлар,

Кая барсам минем күңелдә.

Һәрвакыт шулай сайрасын тургай

Туган илнең аяз күгендә.

Хушыгыз! Сезгә барыгызга да уңышлар телибез. Киләсе очрашуларга кадәр!

© 2010-2022