Урок по окружающему миру на тему Грибы (2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


МБББУ "Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе"






2 нче сыйныфта әйләнә - тирәбездәге дөнья

фәненнән дәрес эшкәртмәсе



Тема: «Гөмбәләр патшалыгы»



-

Төзеде: 1 нче категорияле

башлангыч сыйныфлар

укытучысы Гильфанова

Фәнүсә Мәгсүмҗан кызы.


Тема: Гөмбәләр патшалыгы.

Максат: 1) укучыларда гөмбәләр турында терек табигатьнең аерым патшалыгы буларак күзаллау булдыру;

2) гөмбәнең төзелеше белән таныштыру;

3) укучыларның фикерләү сәләтен , сөйләм телен үстерү;

4) туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлау: гөмбәләр турында китаплар, проектор, "Татарстанның Кызыл китабы", слайдлар, карточка "Микология", карточка "Табигать"

Дәрес барышы:

I Оештыру моменты.

- Бер- берегезгә карап елмаегыз, дәрестә бер-берегезгә уңышлар теләгез һәм

дәресне башлыйбыз .

II Үтелгән материалны кабатлау.

  1. Без сезнең белән бүген хыялда гына сәяхәт итәрбез. Ә кая барганыбызны белергә безгә табышмак ярдәм итәр.

Кат - кат үсемлекле, Аллы - гөлле чәчәкле, Эре кызыл җиләкле, Баллы - майлы гөмбәле Чут - чут сайраучы кошлы, Төрле - төрле җәнлекле Кешегә файда бирүче Һаваны чистартучы Ул нәрсә?

(Сл.№1)

  • Укучылар , ә урман нәрсә ул? (Агачлар күп булган урын)

  • Әйе укучылар, урман ул табигый бергәлек. Анда агачлар, куаклар гына түгел, ә үләннәр дә үсә, төрле җәнлекләр яши.

  • Урманның әһәмияте нәрсәдә? ( Үсемлекләр һәм хайваннарның өйләре, кислород бүлеп чыгара, сулыкларны, туфракны саклый, дару үләннәре үсә, су һәм азык чыганагы)

  • Ә кешеләр өчен урманның нинди әһәмияте бар?(Ял итү урыны, ягулык чыганагы, үзагач алалар, дару үләннәре җыялар, урман чиста һава бүлеп чыгара)

  • Әйдәгез, сәяхәтебезне башлыйбыз.. Аңарчы урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп үтик әле. Сл№2(Тавышланырга , кычкырырга, магнитофон уйнатырга, кош ояларын туздырырга, кечкенә җәнлек балаларын тотарга һ.б.ярамый)

  • Молодцы.

  • Әйдәгез искә төшерик әле, табигать нәрсә ул? (Табигать - ул безне чолгап алган кеше кулы белән ясалмаган тирәлек)

  • Дөрес.

  • Табигать нинди ике төркемгә бүленә? ( Терек һәм терек булмаган табигать)

  • Терек Һәм терек булмаган табигать нәрсә белән аерыла? (Терек табигать сулый, туклана, үсә, үрчи һәм үлә)

2. Хәзер мин терек һәм терек булмаган табигатьне аера беләсезме икән, шуны тикшереп карыйм. "Кем игътибарлы" дигән уен уйнап алабыз. Мин терек һәм терек булмаган табигатьне әйтәм, сез терек табигатькә кергән сүз ишетсәгез кул чабарсыз, терек булмаган табигать булса,тик утырасыз. Әзерме? (Уен : салават күпере, агач, үлән, таш, карга, йолдыз, аю, чәчәк, төлке, кар, чыршы, боз)

  • Молодцы, сез бик игътибарлы булдыгыз.

  • Укучылар, ә терек табигатьне нинди 2 төркемгә бүлергә була? (үсемлекләр һәм хайваннар)

III Дәрес темасын һәм бурычларын хәбәр итү

1.Без урманга сәяхәт вакытында табышмакта нәрсә турында әйтелсә , шуңа игьтибар итәрбез.

Табышмак

Утырабыз урманда

Соры эшләпә киеп.

Пешерә дә, кыздыра да

Кешеләр безне җыеп. Сл.№3

- Бу нәрсә? (Гөмбә) Дөрес. Бүген гөмбәләр турында сөйләшербез.(Сл №4) Гөмбәләр кайларда үсә, нинди гөмбәләр ашарга яраклы, кайсылары ашарга яраксыз, гөмбәдән нәрсәләр әзерләргә була- шул турыда сөйләшербез.

2.Укытучы сөйләве.

  • Галимнәр озак вакытлар гөмбәләрне кайсы төркемгә кертергә белмәгәннәр.Үсемлекләрнең нинди өлешләре бар әле? ( тамыры, сабагы, ботаклары, яфрагы, җимешләре). Гөмбәләрнең мондый өлешләре бармы?

(юк) Димәк ул үсемлек була алмый. Хайваннар төркеменә кертергә буламы? (юк ) Һәм аны берсенә дә кертмәгәннәр, гөмбәләрне аерым патшалык итеп йөртә башлаганнар. Галимнәргә бу организмнарның 100 меңгә якын төре билгеле. Гөмбәчеләр 25ләп төрен җыялар.Сл.№5

- Гөмбәләрне җыеп нишләтәләр?( Пешерәләр, кыздыралар, киптерәләр,

тозлыйлар, кышка әзерлиләр)Сл."6.

-Сез нинди гөмбәләрне таныйсыз, нинди гөмбәләрне җыйганыгыз бар?

3. Укучыларның презентацияләрен карау, сөйләүләрен тыңлау.

- Укучыларга гөмбәләр бунча иҗади эзләнеп презентацияләр әзерләргә кушылган иде. Иң беренче сүзне Бигимов Рамильгә бирәбез. (Ак гөмбә турында сөйли)

- Сүзне Ишанов Равилга бирәбез. (Баллы гөмбә (опята) турында сөйли).

- Сүз Габдрахманова Гөльярга бирелә. (Каен гөмбәсе(подберёзовик)турында сөйли)

Укытучы калган ашарга яраклы гөмбәләр турында кыскача гына аңлатып китә. Сл№8-24

  • Урманда ашарга яраклы гына түгел, кешеләр өчен куркыныч, агулы

гөмбәләр дә үсә. Ашарга яраклы барлык гөмбәнең дә диярлек аңа охшаган агулысы бар, кайберләрен инде күрдегез. Гөмбә җыйганда бу турыда һәрвакыт истә тотарга кирәк.

- Куркыныч гөмбәләр белән танышыйк әле. Хәзер сүзне Гарипова Альбинага бирәбез. (Томсык гөмбә (поганка) турында сөйли).

-Тагын бер агулы гөмбә белән танышу өчен сүзне Шакурова Ильвинага бирәбез.( Чебен гөмбәсе (мухомор)белән таныштыра).

Укытучы ялган баллы гөмбә турында сөйләп китә.Сл.25-27

  • Кирпеч төсендәге ялган баллы гөмбәнең эшләпәсенең аскы ягы караңгы төстә, сабында боҗрасы юк, йомшагы саргылт төстә, начар исле. Агулы

гөмбә! Төп гөмбәсенең агулымы юкмы икәнен белү өчен суга салып карарга кирәк. Ялган баллы гөмбә суга салгач карала һәм зәңгәрләнә.

  • Шампиньон һәм томсык гөмбә, агулы аксыл гөмбә охшаганнар.


  • Бу гөмбәләрне истә калдырыгыз. Алар кеше өчен куркыныч. Ләкин аларны юк итәргә ярамый. Ни өчен? ( Агулы гөмбәләр белән кайбер хайваннар дәвалана, бәҗәкләр өчен яшәү урыны, кечкенә җәнлекләр һәм кошлар гөмбә эшләпәсенә җыелган суны эчәләр)

  1. Укучылар, ә нинди гөмбә дәвалаганын беләсезме? Бу кара каен гөмбәсе. Ул каенда үсә. Аның белән ашказаны авыруларын дәвалыйлар. Күбегез пенициллин даруын беләсездер. Пенициллин гади яшел күгәректән ясалган. Сл.29-30

5 . Күзгә күренми торган гөмбәләр турында сөйләү

  • Гөмбәләр дөньясы бай һәм төрле-төрле. Кеше гөмбәләр белән урманда гына очрашмый. Ипи кисәге күгәрдеме- бу гөмбә. Дымлы бүлмәдә стенага яшел әйберләр үсеп чыктымы - бу да гөмбә, алма бозылдымы

Бу да гөмбә эше. Иске кәгазьләрдә дә гөмбәчекләр яши икән. Анда яшәүче гөмбәчекләр кешене җиңелчә генә саташтыра,: аңны үзгәртә, кәефне күтәрә, иҗади активлыкны арттыра икән. Менә шуңа күрә дә безгә күптәнге китаплар яңаларына караганда кызыграк тоела икән.

4.Дәреслек белән эш.

  • Гөмбә нинди өлешләрдән тора икән. Дәреслектән укып чыгыгыз әле.

( Укучылар укыйлар ) Сл.31

  • Гөмбә нинди өлешләрдән тора инде? ( Эшләпә, аяк, гөмбәлектән тора)

  • Агачлар белән гөмбәләр ничек бәйләнә? ( Гөмбәлек җепләре агач тамырлары белән үрелеп бара һәм үсемлеккә туфрактан су һәм тозларны суырырга ярдәм итә. Гөмбә үзе үсемлектән аның организмында яктыда барлыкка килгән туклыклы матдәләрне ала. Шулай итеп агачлар һәм гөмбәләр бер - берсенә булышып яши.

IV. Физкультминут (бераз ял итеп алыйк әле)

  • Бергәләшеп,җыйналып,

Без барабыз урманга (бару хәрәкәтләре ясыйлар)

"Хәерле юл " теләп безгә

Күктә кояш елмая. ( уң кулларын өскә күтәреп болгыйлар)

Канатларын җилпи- җилпи,

Күбәләкләр очалар. ( кулларын як-якка җәеп селкиләр)

Ал, кызыл, сары, зәңгәр-

Нинди матурлар алар! (кулларын өскә күтәреп селкиләр)

Яшел урман аланында

Без гөмбәләр эзләдек. (чүгәләп йөриләр )

Агач башында уйнаган

Тиеннәрне күзләдек. ( торалар, өскә карыйлар )

Матур чәчәкләр кочып,

Гөмбәле кәрзин тотып,

Без кайтабыз урманнан

Бераз гына арылган ( әкрен генә урыннарына утыралар)

- Укучылар, гөмбәләрне ничек җыярга кирәк ? ( укучылар җаваплары)

V. Гөмбә җыю кагыйдәләре. Кеше урманда кунак кына. Шуңа күрә үзеңне тыйнак тотарга кирәк. Гөмбәне кисеп җыярга, гөмбәлеккә зыян китермәскә. Шулай җыйганда ул урында гөмбә берничә ел үсәргә мөмкин

Истә тотыгыз! Табигатьтә бөтенесе дә бәйләнгән.Агачлар һәм гөмбәләр үзара дус яшиләр. Күп гөмбәләр билгеле агачлар һәм куаклар белән дус. Аларның исемнәре дә шул агач исемнәре белән бәйле. Мәсәлән : чыршы һәм нарат янында җирән чыршы гөмбәсе, җирән нарат гөмбәсе ,майлы гөмбә, усаклыкта - усак гөмбәсе, ал гөмбә, каенлыкта - каен гөмбәсе, гөреҗдә, ал гөмбә , йөнтәс гөмбәләр үсә.

Мондый дуслык агачка да, гөмбәгә дә файдалы. Гөмбәләр урман кискәннән соң калган төпләрне бик тиз чолгап алалар. Бу гөмбәләр - урман санитарлары. Алар агач төпләрен черетәләр, урманны чистарталар. "Кызыл китапка " кертелгән гөмбәләрне карау .

VI. Ныгыту. Уеннар. Сл.32

1.Уен. "Дәвам ит".

  1. Гөмбәне ала, татарча исемен әйтә.

  2. Гөмбәнең русча исеме.

  3. Ашарга ярыймы,юкмы.

  4. Нинди агач белән дус яши.

  5. Двойнигы

2. Уен "Кем күбрәк?"

Гөмбәләр турында кем күбрәк истә калдырды микән? Гөмбәләргә кагылышлы сыйфатларны санарга кирәк. Ләкин бер генә сүз яки сүзтезмә белән әйтергә ярый.

Тәмле, агулы, яши, үсә, туклана, чистарта, дәвалый, хуш исле, сасы

3.Ике төркемгә бүленеп кроссворд чишү.


  1. Пластилиннан гөмбә ясау. Нинди гөмбә ясалганын калганнар танырга тиеш.

V. Дәрескә йомгак

- Нинди яңалык белдегез?

VI . Өйгә эш

- 86-87 битләрне укырга,

гөмбәнең төзелешен дәфтәргә ясарга.

© 2010-2022