Классный час на тему Озын толым

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Исәнмесез!Без бүген "Чәчләрең толым-толым"бәйгесенә җыелдык.

Татар кызлары элек-электән үк чибәрлекләре,тыйнак,уңган ,озын толымлы булулары белән дан тотканнар.

Кызларның матурлыгы,зиннәтлелеге,сафлыгы толымына карап беленә ди халык.

Шуңа күрә дә татар кызлары гомер-гомергә тезләренә кадәр чәч үстергәннәр.

Сөбханалла ,күз тимәсен,

Йөзең кояш шикелле,

Ә чәчеңнең һәр бөртеге

Алтын нурлар шикелле.

Иңнәреңдә ике толым,

Әйтерсең лә пар чылбыр.

"Чәч-кызлар горурлыгы"-дип

Халык әйтүе чындыр.

Борын заманнан толым һәр хатын-кызның иң затлы бизәге булган.Аны яратып тәрбияләгәннәр,төрле хуш исле чәчәк-үлән төнәтмәләре белән чайкаганнар,билдән толым үстерергә хыялланганнар.Ә көмеш чулпылар татар кызларының иң зур байлыгы булган.

Ләкин озын чәч,толым матурлык кына,дип уйлаучылар ялгыша. Толымда тылсымлы көч бар.Халыкта коелган чәчләреңне җыеп йөрмәсәң,көчең югала,төрле якка тарала,башың авыртучан була,дип санаганнар һәм шуңа күрә тараганда коелган чәчләрне күмеп куярга кушканнар. Ә чәчләрне үргәнче уртадан юл ясап,башның иң сагы юк,нәзек урыны-чигәне чәч белән каплап куйганнар. Уң яктан яки сул яктан юл ачуны сәламәтлеккә зыян дип санаганнар.Толым никадәр озын булса,усал күзләр карашы,күңелсезлекләр,төрле сихер зәхмәтләре шул чәч буенча төшеп бәреләләр һәм юк булалар.

Бу кызыклы рубрикасы.

1. Аксыл чәчле кызларның(блондинкалар) Толымнары иң куе исәпләнә,аларда уртача 140 мең бөртек була.

2. Кара чәчлеләрдә бу сан 20 меңгә ким.

3. Коңгырт чәчлеләрдә109 мең бөртек.

4. Җирәннрдә 88мең.

Чәчләр төнгә караганда көндез ныграк үсә.Чәч атнага 2,5 мм үсә.

Хатын -кызлар өчен озын толым уртача 91см га тигез.

Дөньяда иң озын толым Һинд монахы Свам Пандрасан дигән ир-атта була,1949 елда аның чәче 8 м дан артып киткән.

Озын чәчле кызлар элек тә,хәзер дә игътибарга лаек.Безнең сыйныф кызларының да чәчләре озын.Аларны бәйгегә чакырабыз.

Конкурсыбызның этаплары:

  1. Кызларның өйдә ясап килгән прическалары.

  2. Сорауларга җавап бирү.

  3. Тапкырлар ,зирәкләр бәйгесе.

  4. Җыр,шигырь бәйгесе.

  5. "Уңган кыз" ярышы.

Лөйсән.

Татар кызы...

Толым-толым үргән чәчкәйләрең,

Чылбыр-чылбыр артка салынган.

Җиргә җитсен өчен очларына,

Талир тәңкәләре тагылган.

Аңлый белсәң,ул толымнар сөйли

Яхшылыгын татар кызының.

Татар кызларына алиһәлек бирә

Шушы сихри чәчләр толымы.

Үстерегез матур толымнарны,

Чулпы белән чәчләр үрегез!

Ии,күрегез әле нинди матур кызларыбыз.Рәхим итегез.

Алып баручы.

Сорауларга җавап бирү.

1.Ни өчен чәч үстерергә булдың?

2. Чәчеңне ничек тәрбиялисең?

3.Чәчең озын булуга шатланасыңмы?

4.Кешеләргә,иптәшләреңә чәч үстерү буенча нинди киңәшләр бирер идең ?.

5 Исемеңнең мәгънәсен аңлат.

Регина.

Татар җыры ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан да ул,инсаф, ягымлы ул,

Үзе салмак,үзе әкрен.

Шул җыр белән сәфәр чыгып

Тарих үрләреннән килгәнбез,

Татар җырын җырлап таралганбыз,

Татар җырын җырлап җиңгәнбез.

Мин хәзер дә үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәләм,

Кайгы килеп ,башым иелсә дә,

Сөенсәм дә җырлап җибәрәм.

(С.Гәрәева)

Җыр сәнгате бәйгесен башлыйбыз.

Рәмис.

Эшен белгән кешегә

Алтындыр бу дөнья.

Эшен белмәгән кешегә,

Ялкындыр бу дөнья.

  1. Бәрәңге әрчү бәйгесе.

  2. Сәдәф тагу ярышы.

Мәкальләр ярышы.1әр мәкаль әйтү.

-Уңган кеше уяну белән сикереп тора.

-Уяна да көлә,эшләргә дә тели.

-Эш сөйгәнне ил сөя.

-Эшле кеше-көчле кеше.

Рамил.

Тапкырларга,зирәкләргә

Бездә урын түрдән.

Кайда?Нәрсә?Кайчан була?

Әйтсен шуны белгән.

Табышмак бәйгесе.

1.Син туктасаң,туктый,

Син барсаң,бара.

Нәрсә ул?Уйлап кара!

2.Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре,

Бу ни була-эзләле!

3..Кечкенә генә абзый,

Сикерә-сикерә баз казый,

Шуны әйтсәң дә ярый.

4.Урманда бар,кырда юк,

Мунчада бар,өйдә юк.


  1. Аягы юк,кулы юк,

Ишек ачуга, өй эченә йөгерә

Бу ни була,кем белә?


  1. Казанның уртасында ни бар?

  2. Тугай кайчан сайрый?

  3. Кара диңгезгә төшкән таш нишли?

  4. Уңга таба мин һәркемнең

Иң яраткан кешесе.

Сулга таба тегү тегә

Олысы һәм кечесе.(әни,инә)

11.Исе юк ,төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

12.Беренче иҗеге-камышлы су,

Икенче иҗеге-чәчәк.

Икесен бергә куша алсаң,

Һәрбер кеше киячәк.

13.

Тимер чыпчык,сүс койрык.

14.Тешләре бар,авызы юк,

Үзе чәйни,үзе йотмый,

Ашаганы-агач он.

5.

Бу хәрефләр баш хәрефсез-

Истә тотыйк шул хакта.

Шуңар алардан башланмый

Бер сүз дә язган чакта.

Вадим.

Аллы-гөлле җепләр белән,

Кызлар кулъяулык чигә.

Сездәй гүзәл кызлар белән

Безнең биисе килә.

Бие-бие биюче,

Биюче мин диюче.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Биюче шәп,беренче.

Лилия.

Татар кызы..

Сөбханалла күз тимәсен

Озын толымнарыңа!

Бәхетле мизгелләр генә

Чыңлап гомер-гомергә.

Торсын синең бизәкле

Көмеш тәңкәләреңдә.

Озындыр толымнарың,

Чулпыларың ялтырый.

Урамнардан узган чакта

Еракларга яңгырый.

Елена.

Син ул-татар кызы,

Сокланырлык үзеңә!

Толымыңда гүзәллегең,

Кистерә генә күрмә!

Кистермәгез,үстерегез,

Матур озын толымнар!

Без -татар кызлары ,диеп

Чыңлатыгыз чулпылар.

Александр.

Мәктәп юлына мин бастым

Кулыма китап тотып

Илемә хезмәт итәрмен

Белемле булып үсеп.

Бүген әле мин бәләкәй

Әнием ярдәм итә.

Тырыш,укы,ди ул миңа

Балачак бик тиз үтә.

Әнием дөрес әйтәдер

Ул бит инде зур үскән

Әнием эшләп йөри

Мәктәп юлларын үткән.

Бала чагым бушка үтмәс

Мәктәп юлларын үтсәм

Киләчәгем матур булыр

Белемле булып үссәм.

(Хазигалиев Рамил Валиевич)

Кичә ахырында җиңүчеләр билгеләнә.Призлар тапшырыла.

-Иң матур прическа.

-Иң матур җырлаучы.

-Иң оста шигырь сөйләүче.

-Иң зирәк кыз.

-Иң сөйкемле кыз.


© 2010-2022