Сибгат Хәким. Бакчачылар поэмасы

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес темасы: Сибгат Хәкимнең "Бакчачылар" поэмасы

Фәтхетдинова Рәсимә Гасыйм кызы,

Алабуга шәһәре 6нчы урта мәктәбенең

1 нче категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы


Дәрес максаты: 1. Укучыларны С.Хәким иҗаты белән якыннан таныштыру, аның әсәрләре хакында фикер йөртә белергә өйрәтү. 2. Жанр буларак поэмага билгеләмә бирү, "Бакчачылар" поэмасының поэма таләпләренә туры килүен дәлилләү. 3. Укучыларда туган якка хөрмәт, кешелеклелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.
Дәресне җиһазлау. 1. Шагыйрьнең портреты, тормышының төрле чорын чагылдырган сурәтләр . 2. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе. 3. Интерактив такта, презентация материалы, ноутбук, аудиодиск. 4. Магнитофон язмасында С.Хәкимнең "Бакчачылар" поэмасыннан өзек /Фоат Галимуллин укый/, шигырьләренә язылган җырлар (дәрес башланганчы, дәрес азагында яңгырый).
Дәрес планы. I. Оештыру моменты: - исәнләшү; - укучыларны барлау; - уңай психологик халәт булдыру. II. Белемнәрне актуальләштерү. 1. Өй эшен тикшерү: С.Хәкимнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау. III. Яңа материалны аңлату

  1. Дәреснең темасы, максатын әйтү.
  2. Теманы дәфтәргә язып кую.
  3. С.Хәкимнең "Бакчачылар" поэмасының язылу тарихы.
  4. "Поэма" жанрына бәяләмә бирү.
  5. Әсәрнең поэма икәнен дәлилләү.
  6. Әсәрнең эчтәлеге белән танышу, поэманы уку, уку төрләре.
  7. Поэмада күтәрелгән проблемалар, вакыйгалар.
  8. Образларга характеристика бирү.

IV. Дәрес материалын кабатлау, ныгыту, тирәнәйтү. V. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую. VI. Өй эшен аңлату.



Дәрес барышы I. Оештыру моменты. Хәерле көн, укучылар. Әдәбият дәресебезне башлыйбыз. Сыйныфта кем дежур? - Үткән дәрестә без сезнең белән нинди теманы өйрәндек? - Өйгә нинди эш бирелгән иде? - Укучылар, сез С.Хәким иҗаты турында ниләр беләсез? Өй эшен тикшерү /Укучыларның җаваплары тыңланыла: С.Хәкимнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау/
III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру. Укытучы. Бүгенге дәресебезнең темасы: С.Хәкимнең "Бакчачылар" поэмасын уку, анализлау. Дәресебезнең максаты: Сибгат Хәкимнең тормыш һәм иҗат баскычларын искә төшерү; поэма җанры белән танышу, гаделлек, батырлык, кешелеклелек хисләре турында фикер йөртү. Укучылар, кем соң ул шагыйрь? Шагыйрь булу өчен нинди сыйфатлар хас? (җаваплар тыңланыла) - Шагыйрь өчен табигать тарафыннан бирелгән сәләт кенә аз, поэзия закончалыклары белән таныштыручы укытучы, остаз булу шарт. Поэзия өлкәсендә укучы С.Хәкимнең остазы дип кемне әйтергә мөмкин? С.Хәкимнең шагыйрь булып китүенә кем өлеш керткән? (җаваплар) - Әйтелгәннәргә өстәп, шуны искәртәсем килә: шагыйрь булу өчен шулай ук теләк, нык ихтыяр көче, сабырлык һәм тырышлык кирәк. Сезгә мисал итеп укучы С.Хәкимне китерәм. Ул яхшы укый, укудан соң өйдә булыша, арыса да иптәшләре белән уенга чыгып йөгерә. Шул ук вакытта шигырьләр дә яза. "Укытучыларымның иң кадерлеләремнең берсе - туган ягымның берни белән дә алыштырмаслык гүзәл табигате. Ул минем нәни күңелемә кошларның сайраулары, чишмәләрнең челтерәп аккан тавышлары белән тирән кереп урнашты. Икенче укытучым - ул минем мәктәбем, Тукай әсәрләре..." - дип яза С.Хәким үзенең истәлекләрендә. Өй эшен тикшергәндә, без сезнең белән әйткән идек инде, Бөек Ватан сугышы башлангач та, Сибгат Хәким сугышка китә, рота командиры, взвод командиры була. Сугышның башыннан азагына кадәр сугыша, күп тапкырлар яралана. Күрсәткән батырлыклары өчен Дәүләт бүләкләренә: орден, медальләргә лаек була. Сугыш! Шушы кыска гына сүз эченә күпме нәфрәт, күз яшьләре, күпме каргыш сыйган. Ул күпме балаларны газиз ата-аналарыннан аерды, аларның чәчәк кебек гомерләрен аяк астына салып таптады. Сугыш аркасында күпме авыллар, шәһәрләр бомбага тотылды һәм алар урынында хәрабәләр генә калды. Әйе, 1941 нче елның егерме икенче июнендә башланган сугыш күпме кешеләрнең гомерләрен өзде, күпме авыл-шәһәрләрне җимерде. Ләкин, ничек кенә булмасын совет халкы югалып калмады. Алар, кулларына корал алып, сугышның беренче көннәреннән үк, туган илләрен немец гаскәрләреннән азат итәргә ашкындылар. Сугышчылар үзләренең көчләрен дә, гомерләрен дә кызганмадылар. Шулай ук авыллардагы ир-егетләр дә фронтка киттеләр. Алар урынына карт-корылар, хатын-кызлар, бала-чагалар гына калды һәм үзләренең җилкәләрендә бөтен авырлыкларны күтәрделәр. Алар, Җиңү көнен аз гына булса да якынайту өчен, кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр.

С.Хәким иҗатының тематикасы С.Хәкимнең башлангыч чор иҗатында, аерым алганда, беренче поэмаларында төсмерләнгән поэтик фикерләү һәм язу стиленең хасиятләре, нечкә лиризм, хис-тойгы ихласлыгы, халыкчан образлылык, шигъри формадагы төгәллек һәм пөхтәлек алга таба тагы да камилләшә, сәнгатьчә яңа сыйфатлар белән тулыланып, сугыштан соңгы еллардагы тормыш фәлсәфәсен, әледән-әле алмашынып торган вакыйга-үзгәрешләрнең тарихи мәгънәсен, аларның кеше шәхесендәге чагылышын шигъри образларда калку итеп гәүдәләндергән олы хисле, тирән фикерле, гуманистик рухлы поэзия булып формалаша. Ватан сугышы исә шагыйрьнең гуманистик тойгыларын, ватандарлык хисләрен тагын да тирәнәйтә төшә. Сугыш темасы, гомумән, аның бөтен иҗатында калку итеп яктыртыла. «Курск дугасы» (1948), «Дала жыры» (1948), «Бакчачылар» (1952), «Дуга» (1968), «Күги» (1983) кебек поэмаларында шагыйрь сугыш кырындагы күренешләрне бөтен куркыныч дәһшәтендә җанландырып күрсәтү һәм кеше образларының драматик язмышларын тәфсилле тасвирлау белән бергә кеше һәм сугыш, халык батырлыгы, милләт язмышы турындагы уйланулары, фәлсәфи фикерләре белән үреп бара. Шушы ук хасиятләр дөнья, яшәеш турында борчылып уйланулар, сугышка, кан коешка нәфрәт хисләре, дөньяның тынычлыгы өчен көрәш пафосы шагыйрьнең «Торыгыз, Мусалар!», «Немец дәфтәреннән» исемле шигъри цикллары һәм «Эзлиләр Европа буйлап» дигән поэмасы (1981) өчен дә характерлы. С.Хәкимнең гомере буена игътибарын биләп торган мөһим темаларның тагын берсе ул - туган җир темасыдыр. Үзе туып үскән Казан арты төбәгенә, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт хисе шагыйрьнең бөтен иҗатын озатып бара. Казан арты төбәге шагыйрь күңелендә бөтен Татарстанның, бөтен татар халкының шигъри образы рәвешендә гәүдәләнә. Бу хисләр аеруча шагыйрьнең лирик шигырьләрендә, җырларында һәм «Үрләр аша» (1969), «Дәверләр капкасы» (1974) кебек поэмаларында калку чагылыш таба. ("Сусау" җыры яңгырый) Тормышта иҗат кешесенә күп сукмаклар, күп яңа юллар салырга туры килә. Шуларның иң кыены - халык күңеленә юл салу. Шагыйрьне иң беренче яза башлаган юлларыннан алып гомеренең соңгы минутына чаклы көн саен борчый, уйландыра, һаман дәшә - чакыра торган бер нәрсә бар, ул - туган як, туган җир, халык һәм аның рухы. Шагыйрьнең биографиясе үз халкының бүгенге көрәше, биографиясеннән аерылгысыз. "Поэзиянең төп чыганагы - тормыш, ди ул. - Хәзер син кайсы гына шигырьне хәтергә төшермә, аларның нигезендә ниндидер берәр тормыш детале, вакыйга ятканын күрәсең. Ул шигырьләргә карап үзең үткән юлны да хәтта ачык итеп күз алдына китерергә мөмкин. Тормышны үзең аша кичерми торып, юк, бер генә әйбәт шигырь дә тумый, ахрысы" (С.Хәким. Үз тавышың белән. ТКН, 1969. 20 бит). С.Хәким шигырьләренә, аның шигъри дөньясына битараф булу мөмкинме соң? Әлбәттә, юк! Чөнки шагыйрь үзе битарафлыкның ни икәнен белми. С.Хәкимнең төп сыйфатлары - тирән моң, лиризм, хис-фикерләрнең ачыклыгы, форма төгәллеге композиторларны да даими илһамландырып тора. Шагыйрьнең бик күп шигъри әсәренә көй язылган. Әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен С.Хәким Россиянең Максим Горький, Татарстанның иң дәрәҗәле бүләге - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды, ә 1986 нчы елда аңа "Татарстанның халык шагыйре" исеме бирелде. 2. "Бакчачылар" поэмасы өстендә эшләү. Шагыйрь иҗатында хезмәт темасы чагылышын аңлату.
- Ә хәзер инде, укучылар, шагыйрьнең "Бакчачылар" поэмасы белән якыннанрак танышыйк. "Бакчачылар" поэмасын С.Хәким 1952 нче елда яза. Ә 1957 нче елда ул бу поэмага кабат әйләнеп кайта, өстәмәләр кертә. Һәм 1957 нче елда үзгәртелгән вариантта басылып та чыга. Укытучы Түбәндәге сорауларга җавап биреп, поэманың эчтәлеге һәм сәнгатьчә матурлыгы турында сөйләшик әле:
- Нәрсә ул бакча? - Кем ул бакчачы? - Бакчачы образында кем сурәтләнә (гәүдәләнә)? - Поэманың төзелешен искә төшерик, ул ничә бүлектән тора? - Бүлекләр тәмамланган формадамы, әллә бик тыгыз бәйләнештәме? - Бакчачы бәхетне нидә (нәрсәдә) күрә? - Аны кемнәр ни өчен мактыйлар, ачуланалар, тынычландыралар? - Шагыйрь бакчачының хезмәтен ничек бәяли? /Аудиодисктан "Бакчачылар" поэмасыннан өзек тыңлау/ - "Үлемсезлек" сүзен сез ничек аңлыйсыз? "Бакчачылар" поэмасында бакча образына салынган лирик-символик эчтәлек белән вакыйгалар бирелеше арасындагы бәйләнеш табигыйләшә төшкән. Образларны тудырганда монументаль төсмер бирүче сурәтләрдән бигрәк, лирик яңгырашлы детальләр ешрак кулланыла, а патетик пафос исә кими. Бакчачы Сәлим образы безнең алга лирик-романтик табигатьле, шигъри күңелле кеше булып баса. Аның бар омтылышы сугышка каршы юнәлтелгән: җирдә бакчалар үстерү өчен тырышып йөрүе исә совет гаскәрләренең җиңүле алга барулары белән бәйләп бирелә. "Бакчачылар" поэмасының үзәк персонажы Сәлим, табигате, таланты белән бакчачы булып туган. Аның бөтен хыялы Зәй буйларына алмагачлар утырту, аны тагын да ямьләндерү. Образны сурәтләгәндә, С.Хәким үзенчәлекле пафос куллана, шулай ук персонажда романтик сыйфатлар да төсмерләнә. Иштуган авылы Сәлимнең тырышлыгы белән зур питомникка әверелә.
- Ничек уйлыйсыз: тормышта чынлап та шундый хәл булганмы, әллә бу хәлләр уйлап чыгарылганмы? (Җавап) - Вакыйгаларда катнашучыларны санап чыгыгыз, нинди образлар үзара бәйләнгән? (Җавап: Сәлим, Зөхрә, Марина, райком председателе, бригадир һ.б./) Уңай геройларга кемнәрне кертерсез? Поэмада тискәре образлар бармы? Булса, алар ни өчен бирелгән? Поэмада пейзаж ничек бирелгән? Һәм ул образларны ачуда ничек ярдәм итә?
- Шигырь эчтәлеге буенча тезислар эшләтү: 1. Фронтта "кызу эш өсте", Совет гаскәрләре немец армиясен җиңеп алга баралар, җиңү яулауга таба юл алганнар; 2. Тылда да көзге урак өсте, икмәкләрне җыялар, кыр, басу-бакчаларда өлгергән уңыш җыела. 3. Сәлимнең кызы Украина фронтында, ә Марина шул яклардан, Сәлим белән беррәттән тырышып эшли. 4. Көчле давылдан соң алмагачларга зыян килә, ә Сәлимнәр бердәнбер кызларына "похоронка" алалар, һ.б. /- үзләре төзегән тезислар буенча шигырьнең эчтәлеге турында фикер алышу/
- Шигырьдә кулланылган сурәтләү чараларын билгеләү. /Поэмадан табып уку, сынландыру, поэтик синтаксис чагыштыру, инверсия, пейзаж, тон ничек укыла?/ - Ә хәзер, укучылар, поэманың эчтәлегенә әйләнеп кайтыйк. Игътибар иткәнсездер, әсәр ике зур вакыйгадан тора һәм алар әсәрне ике өлешкә бүлә сыман. Нинди вакыйгалар ул? Поэманы нинди ике өлешкә бүлергә мөмкин? (Вакыйгалар әйтелә, поэма ике өлешкә бүленә, исемнәр куела) - Кеше хезмәтенең җиңүе булып тау битендә алмагачлар үсте, корыган җирдә бакча пәйда булды. Поэма шушы урында тәмамлана кебек, тик укучы риза түгел. Ул хаклы. Без көткән үзәк драма, конфликт юк. Нәрсә ул конфликт ? (Конфликтның билгеләмәсе искә төшерелә) Конфликт (латинча бәрелеш) - матур әдәбият әсәрләрендә катнашучы кешеләрнең көрәшләре нигезендә ятучы каршылык, бәрелеш. Укытучы. Әсәрдә конфликт бармы? (Җавап) Әйе, конфликт бар, әмма ул 2 төрле: 1) драматик конфликт: сугыш бара, бәрелешләр үлемгә кадәр барып җитә, ә 2) шәхесләр арасында (Сәлим, һәм бригадир, питомникның эшен туктатырга ди). Монда кискен конфликт, көрәш юк. Ә поэманың төп сыйфаты кискен драматизм, конфликт. - Икенче өлештә конфликт бармы? (Җавап) - Кемнәр арасында? (Җавап) - Ул ничек хәл ителә? (Тексттан табып укыла) - Кискен конфликт нидән гыйбарәт? (Җавап) - Әйе, бакчачының зур көч куеп үстергән бакчасы тау буеның яме булып тора. Тик бер көнне көтмәгәндә давыл килә, чиләкләп коеп яңгыр ява, җил-давыл кузгала, алмагачлар шартлап сына, көчле агым яшь үсентеләрне юып алып китә, буа буыла, хәтәр минутлар җитә, авыл халкы, ярдәмгә килә, кырдагы тракторлар канау казый ... - Укучылар, күргәнегезчә, кискен конфликт икенче өлештә. Икенче өлеш үзе генә дә тәмамланган кисәк, авторның әйтергә теләгән төп фикере дә нәкъ шушында, бәлки, беренче өлеше кирәкми дә, артыктыр ? (Җавап) Тагы конфликт бармы? (Табигать белән кеше арасында конфликт бар) - Әйе, дөрес. Поэманың беренче өлеше бакчачының драмасын көчәйтү, арттыру өчен кирәк. Әгәр ул тир түгеп сазлыкны киптермәсә, кәсләрне төпләп шул җир өстендә бакча үстермәсә, ә әзер бакчага килеп урнашса, бакча ул кадәр үк кызганыч та булмас иде. Үзең, күңел биреп, көч куеп ясаган әйбер һәрчак бик кадерле була бит. - Икенче өлештәге конфликтны бакчачы башкача хәл итә ала идеме? Тексттан табыгыз. (Тексттан юллар белән дәлилләнә). Ләкин бакчачы үзенчә хәл итә, ярдәмгә авылдашлары килә. Авыр вакытта һәрчак бер-береңә ярдәм итәргә кирәк - Конфликт, сез беләсез, эчке һәм тышкы була. Тышкы конфликт бетсә дә, эчке конфликт калды. Поэмадан моны дәлилләүче юлларны табыгыз. /Җавап. Питомникта үсентеләр күп, былтыргы кебек җиргә күмәсе килми/ - Укучылар, дөрес әйтәсез. Тәндәге яра вакыт үтү белән төзәлә, ә йөрәктәге һай төзәлер микән!? - Автор бу әсәре белән безгә ни әйтергә теләгән? Сүз монда бакчачы һәм алмагачлар турында гына барамы? (Укучыларның җаваплары тыңлана) Укытучы : - Монда сүз бакчачы, агачлар турында гына бармый. Шагыйрь поэмада кешелеклелек идеяләре күтәрә. С.Хәким безгә матурлык һәм кеше, кеше һәм табигать, хис һәм акыл, кеше даны хакында тәэсирле итеп сөйләп бирә. Матурлык булган җирдә явызлык та яши. Матурлыкны саклыйм дисәң - явызлыкка каршы аяусыз көрәш ач. Матурлык сөйгән кеше явызлык белән көрәшергә өйрәнергә тиеш. Явызлыктан куркып, матурлыкны юк иткән кеше язмышы - иң данлыксыз, иң газаплы язмыш булып калачак. Шагыйрь үз әсәрендә менә шуларны әйтергә теләгән - Сибгат Хәким битарафлыкның ни икәнен белми дигән идек. Ул җиргә, илгә, табигатькә, кешеләргә гашыйк. Ул тормышны ярата. Ә тормышны ямьсезли торган барлык күренеш-сыйфатларга ул каршы шигырь, поэма, баллада, мәкаләләре белән көрәшә. Укытучы. Ә хәзер дәреслектәге сорауларга җавап бирербез. (Дәреслек белән эшләү) - Тормышта без еш кына акылга өстенлек бирәбез. Хисләребезне тыярга тырышабыз, йөрәк ярсуына буйсынмыйбыз. Әмма кайвакыт кешеләргә акыл белән түгел, ә йөрәк белән килергә кирәк. Чөнки матурлык тудырган хисләр, алар кешенең иң саф, иң изге хисләре - монда акыл, салкын логика көчсез, еш кына үтергеч. Шагыйрь менә шуларны әйтергә теләгән. Күпме кешелеклелек, күпме әхлакый хаклык бу идеяләрдә. Шагыйрь поэмасында кешелеклелек турында яза. Кешелекнең чын йөзе, аның тәртибе, бүгенгесе, киләчәге турында уйлый. Уйлап кына калмый, баш күтәрә, ярсый, даулый.
III. Йомгаклау. - Укучылар, бүгенге дәрестә без нинди яңа мәгълүмат алдык? - С.Хәкимнең без бер дә икеләнмичә туган ягын чын күңелдән яратучы шагыйрь дип әйтә алабыз. Ул халыкчан, шул халыкчанлык ул - халык күңеленә, аңына чыкмас өчен керә алу шигырендәге хисләрне башкаларда да уяту. Нәтиҗә. Шигырьләрдә горурлык хисе киң чагылыш таба. Автор укучыларга туган якны яратырга, сакларга, аның киләчәге турында уйларга куша. Сугыш вакытында да, сугыштан соң да туган ил, туган җир темасы, дошманга нәфрәтен белдергән әсәрләр шагыйрь иҗатында зур урын алдылар. Сугышка нәфрәтен, авылдашлары өстенә төшкән ачы хәсрәтне үз шигырләрендә сөйләп, аңлатып бирә ул. Бөтен тормышын һәм иҗатын ул Татарстанга, үзе туып үскән Казан артына булган мәхәббәте белән сугара. Аның әсәрләрендә мәңге үлми торган халык моңы бар. Ләкин шагыйрь туган ил төшенчәсен Казан арты белән генә чикләми. Ул төшенчә Татарстанны, хәтта бөтен Рәсәйне дә сыйдыра.
- Бүгенге дәрес безне нәрсәгә өйрәтте? /- Шагыйрьләрнең туган якка, аның табигатенә мәхәббәте. - Туган ягының киләчәге турында кайгырту./ - Нинди әсәрләр поэма дип атала? - Аңа (поэмага) хас үзенчәлекләрне санагыз. - Поэманың билгеләмәсен дәфтәргә язып алыгыз.
Укучылар, безнең тормышыбыз бакча белән тыгыз бәйләнештә. Шуңа күрә дә әдипләребез бакчалар, бакчачылар турында күп язалар. Менә шуларның берничәсен генә атап китәм: бакчачыга багышланган шигырьләр: М.Җәлил " Бакчачы" Нәби Дәүли "Бәхет кайда була?" И.Юзеев "Бакчачы турында баллада" һ.б. Киләчәктә без бу әсәрләр белән тирәнтен танышырбыз әле. - Бакчачы хезмәте белән шагыйрь хезмәте арасында нинди ураклык бар? (Укучыларның җаваплары тыңлана) - Бакчачы агачлар утырта, алар бик озак үсеп җимешләр бирә, аларның җимешләрен бакчачы үзе күрмәскә дә мөмкин, ләкин аның үстергән агачлары бик күп кешеләрне киләчәктә куандыра, шатандыра ала, шагыйрьнең әсәрләре дә шулай ук, үзе яшәгән чакта мактау, дан-шөхрәтләр алмаса да, киләчәк буыннар өчен яшәү үрнәге булып торалар. Шагыйрь үзе исән булмаса да, аның әсәрләре яши, укучыларын куандыра. Сезгә дә киләчәктә уңышлар, мәңгелек исем теләп калам. IV. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую. V. Өй эшен аңлату. 1. Дәреслектән поэма турындагы материалларны укып танышырга. 2. Поэманы тулысынча сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.

© 2010-2022