Разработка Онытырга мөмкин түгел. .. (Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Онытырга мөмкин түгел...

(Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана)
Бүлмәдә әби утыра. Ул кулына саргаеп беткән өчпочмаклы хат тоткан. Әби хат укып утыра. Аның янына балалар киләләр.

  • Әби, синең кулыңда нәрсә ул?
  • И балакайларым, бу бабагызның сугыш кырыннан язган хаты. Менә быел сугыш беткәнгә 65 ел. Сандык төбеннән шушы саргаеп беткән хатны алып, сугыш турында уйланып утырам әле. Ул еллардагы авырлыкларны, балакайларым, сезгә күрергә язмасын. Бөтен ир-атлар сугышка китеп беттеләр. Тылда төп көч булып, без - хатын-кызлар калдык. Бөтен авырлыкларны, үз иңнәребездә күтәреп, бар көчебезгә тырыштык. Эй, балалар, ул вакытлардагы ачлык-ялангачлыкларны сөйләп бетерерлек түгел. Менә бүген безгә күршеләр кергән, кунаклар килгән. Шул көннәрне искә төшереп үтик әле. Ул вакытларны онытырга мөмкин түгел...

Матурлыгы өчен бу көннәрнең Кемнәр генә корбан булмаган Исемнәрен тарих безгә үзе Саклап килә ерак еллардан! Туган ил хакына, Туган җир хакына Бабайлар башларын салдылар. Безнең гомер өчен алар Мәңгегә чит илдә калдылар.
Җыр «Бабай югалган сугыш кырында»
Сугыш бара һаман бөтен җирдә Күчеп кенә йөри утлары Туктап тора икән, аның бары Тын алырга гына туктавы. Илгә төбәп, безнең өйгә төбәп Атмаса да, туплар корылган. Мин атлаган саен әле һаман Сугыш ярасына орынам. Кулдан-кулга кала килә кылыч Антлар эчеп алга киләбез. Солдатларның варислары булып Солдат булып кала киләбез.
Җиңү дәвам итә! Бүген дә без сафта Ил тыныч! Җир, күк тә Армиябез сакта.
Җыр «Солдат»
Әйдәгез, тарихыбызның тагын бер дәһшәтле чорын искә төшереп, шул көннәргә әйләнеп кайтыйк. 1941 ел. 22нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Сандугачлар сайрап торган матур иртәбезне бозып, илебезнең көнбатыш чикләренә танклар үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәребез, авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра башлады. Берни белми изрәп йлклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап, хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады. Аяусыз сугыш башланды.
Юлбасарлар таптый илебезне. Ватан сугышына мин китәм. Менә - балам. Син әнкәсе аның, Балабызны тотып ант итәм: Синең өчен, шушы балам өчен, Мылтык тотып баскан җиремнән Бер адым да артка чигенмәм.
Батыр егет китте акбүз атта Туздырырга дошман сафларын. Акбүз аты кайтты ялгыз гына, Батыр егет үзе кайтмады.
Дошман уты аның гомерен кискән, Ал кан белән юган яңагын. Соңгы сүзе итеп үлгән чакта Ул тапшырды безгә байрагын.
Кызыл йолдыз аның каберен бизи Җиңеп чыккан хезмәт илендә. Батыр егет! Данлы исемең синең Мәңге калыр безнең күңелдә.
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр, Иң дәһшәтле утка керәмен. Шулай була калса, кояшны да Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм дошманымның Йөрәгенә төзәп атамын, Үзе үлсәм, балаларым кала, Минем гомерем булып, Ватаным.
Әйе, кичә генә мәктәп бусагасын атлап чыккан егетләр, кызлар сугышка киттеләр. Газиз әнкәләре аларны, дошманны җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, дип озатып калдылар. Ләкин аларның бик күбесе кире әйләнеп кайта алмадылар.
Бу чәчләрем минем ап-ак кар, Ак чәчләргә кунган моң-зар, Нигә кирәк Җиргә сугышлар? Сугышканда Җиргә сулыш тар.
Тыныч булсын барлык аналар, Кан коймасын безнең балалар. Таммаса әгәр җиргә алсу кан, Пешәләр ич алсу алмалар.
Күтәрелә ап-ак калалар, Ал гөлләргә чума далалар. Таммаса әгәр Җиргә алсу кан, Алсу булып ата Җирдә таң!
Күз төбемә баткан сырларым - Улларымның киткән юллары... Бу чәчләрем минем ап-ак кар. Бетсен, Бетсен Җирдә сугышлар!
Язмышыңны белмим: Озак көткәнсеңдер. Кайтыр, диеп, Өмет иткәнсеңдер. Илгә кайтасылар Килми идеме соң! Гомер киселүен Тели идемме соң? Кичер, әнкәй, мине, Кичер, әнкәй, кичер! Яу кырыннан Кайта алмавымны... Кичер, әнкәй, кичер Чит ил туфрагында Мәңгелеккә Ятып калгынымны...
Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Безнең батыр якташларыбыз, авылдашларыбыз да яу кырында сынатмый. 100 меңнән артык якташларыбыз орден-медальләр белән бүләкләнде.
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан Китсәләр дә алар кайтмады. Алар өчен бары җилләр генә Ачып-ябып йөрде капканы.
Безнең Зичәбаш авылыннан да 140ка якын кеше сугышка киткән. Ләкин аларның бик күбесе кире әйләнеп кайта алмаган. Бары тик авылыбыз уртасында куелган һәйкәлдәге ташка язылган исемнәре генә, әйтерсең «Без сезнең өчен, Ватаныбыз өчен сугыш кырында ятып калдык. Безне онытмагыз», дияләр кебек. Әйе, без аларны һич бер вакытта да онытырга тиеш түгел. Аларның сугыштан исән-сау кайтканнары да, сугышта алган яраларына чыдый алмыйчан, безнең арадан китеп бардылар. Без аларның батырлыкларын онытырга тиеш түгел.

Рәхмәт сезгә исән калганнар, Мәңге хәтердә Һәлак булганнар.
Бүген бездә балачаклары сугыш елларына туры килгән тыл ветераннары - сугыш чоры балалары.Әйдәгез, аларның балачак хатирәләрен тыңлап үтик. (Сүз тыл ветераннарына бирелә)
  • Хөрмәтле, тыл ветераннары, без сезнең алда бурычлы.Сезгә олы хөрмәтебезне белдереп, сезнең алда баш иябез.
Барам урам уртасыннан - Күзләрем капкаларда. 1әр өйнең сугышка киткән Кемедер кайтмаган да.
Кемнең улы, кемнең ире, Кемнең яры, җанашы. Исемнәре - капкаларда, Йөрәкләрдә - ярасы.
Кайтмый калганнар сафыдай Йолдызлар капкаларда. Билгесез түгел батырлар, Кайларда ятсалар да.
Җыр «Кирәкми безгә сугыш»
Булмасын ул, булмасын, Кирәкми безгә сугыш. Булмасын бер куркыныч Булсын бөтен ил тыныч. 4 хәвефле ел, 1418 коточкыч көн һәм төн дәвам итте Бөек Ватан сугышы. Һәр көнне 79000 кеше һәлак булды. Ләкин халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 елның чәчәкле язы алып килде. Яшен уты катыш давыл үтте, Күк күкрәтеп, ялкын яудырып. Давыл тынды бөек җиңү данын Безнең кулыбызда калдырып.
Давыл үтте безгә канат биреп, Дошман явын җирдән себереп. Давыл үткәч була торган ямьне Безнең күңелебезгә иңдереп...
Җир туй ясый бүген, җир шатлана, Бүген Бөек Җиңү бәйрәме. Җилфер-җилфер итә туган илнең Данга манган кызыл байрагы.
Давыл тынды...ләкин тәнебездә Сызлап тора авыр яралар. Ут эченнән чыга белгән халык Яраларын гына дәвалар.
Җиңү данын илнең солдатлары Гасырларга алып барырлар. Туар еллар безнең батырларны Хөрмәт белән искә алырлар.

Кирәкми безгә кан кою Кирәкми безгә сугыш! Безнең теләк - якты, матур, Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Аяз булсын күгебез, Якты кояш көлсен гел. Туган илем,, туган җирем Тыныч, имин булсын гел.
Үскәчтен дә дошман булмыйк беребез дә «Дуслык» сүзе булсын безнең илебездә. Шатлык кына таратыйк без өйдән-өйгә Тик кунакка йөрешик без илдән-илгә!
«Тынычлык» дип барыгыз да сез дәшегез Бөтендөнья балалары, берләшегез! Килер безгә гомумбәхет дәвере бер. Җир бомбасыз Җир шарына әверелер!
Җыр « һәрвакыт булсын кояш»

Шишкина Роза Ильинична

Зичәбаш авылы

Кабан-Бастрык төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч класс укытучысы

© 2010-2022