Проект эше: Яран-гөлләр патшасы

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТР Саба муниципаль районы

Бигәнәй башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе

Эзләнү - проект эше

Проект эше: Яран- гөлләр патшасы


Эшне башкарды: Минанхуҗина Алия

1нче сыйныф

Җитәкче: Гайнуллина Р.Н.













Максат:

1)Яран гөлен орлыктан һәм сабактан үстерү, чагыштыру.

2) Яраткан гөлем турында күбрәк мәгълүмат туплау.

Бурычлар:


  • Гөлгә үсү һәм чәчәк ату өчен шартлар булдыру.

  • Үсемлеккә үсү һәм чәчәк ату өчен нинди этәргеч кирәклеген ачыклау..

  • Кайсы үсемлек тизрәк чәчәк атуын ачыклау..

  • Өйне һәм сыйныф бүлмәсен яшелләндерүдә катнашу.

Эзләнү объекты:

Яранның орлыгы һәм сабагы.

Проект эше: Яран- гөлләр патшасы



Кереш
Безнең өебездә бик күп төрле гөлләр үсә: яран, бегония, миләүшә, кына, тамчыгөл һ.б. Аларны әнием бик кадерләп кенә, иркәләп үстерә. Көн дә алар белән серләшә-серләшә сулар сибә, төпләрен йомшарта. Һәр язда аларны яңа туфракка күчереп утырта. Әниемнән күреп, мин дә гөлләр үстереп карарга булдым, чөнки мин шау чәчәктә утырган гөлләрне бик яратам. Үстерү өчен мин яран гөлен сайладым. Иң беренче мин бу гөл турында мәгълүмат тупладым. Россиядә яранны бүлмә гөле буларак күптәннән үстерәләр икән инде. Шуңа да аларны тәрәз төпләрендә күбрәк үстерергә тырышам. Элек-электән авыл өйләре тәрәзәләрен яран гөлләр бизәп торган. Әбиләребез аларны белми генә үстермә­гәндер инде. Яран булганда, өйдә чиста һава саклана, тын алуы җиңеләя. Аннары һава хуш исле эфир майлары белән туендырыла. Белгәнебезчә, эфир майлары организмдагы йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра. Яран гөлен йокы бүлмәләренә утырту бик уңышлы санала. Яран гөле үскән бүлмәдә йоклавы рәхәт, җиңел була, чөнки алар һәрвакыт һаваны сафландырып тора. Яранны сабактан һәм орлыктан үрчетәләр. Мин ике ысулны да кулланып карарга һәм чагыштырырга булдым.
Үстерү ысуллары
Яранны үстерү өчен мин иң беренче эш итеп чүлмәк һәм балчык әзерләдем. Зур чүлмәктә яран әйбәт үсә, ләкин начар чәчәк ата. Ә кечкенә чүлмәктә утырган гөлдә киресенчә, чәчәкләр күп була. Ә балчык нинди булса да ярый. Уңдырышлы туфракка караганда начары күбрәк файда бирә. 1нче ысул. Башта гөлне сабактан утырттым. Бер тапкыр кулланыла торган стаканга балчык салдым һәм шунда гөлнең сабагын төртеп куйдым да, җылымса су сиптем. Сабактан утыртылган гөлем 2-3 атнадан тамыр җибәрде. Тамыры ныгыгач мин аны чүлмәккә күчердем. Яранны балчык чүлмәккә утыртсаң яхшырак була, чөнки пластмасса чүлмәктә туфрактагы дым озак кибә һәм черү процессы башлана. Минем балчык чүлмәге булмады һәм мин пластмасса чүлмәкнең төбенә дренаж салдым. Дренаж тамырларда суны яхшы тота. Проект эше: Яран- гөлләр патшасы Тамыр җибәргәннән соң гөлем бик яхшы үсеп китте. Яраныма суны күп сипмәдем, чөнки ул артык дымлылыкны яратмый. Яранга су бөркергә һәм яфракларын юарга ярамый. Артык дымлылык чәчәкләрнең бетүенә китерә. Яраным бераз үскәч, мин аның башын кистем. Шуннан соң ул тармакланып китте. Ай ярым-ике айдан соң минм яранымның чәчәкләре дә күренде. Яранымны су сибүдән тыш, ашладым да. Ашлар өчен мин минераль ашламалар түгел, ә бәлки әбием өйрәткәнчә гади матдәләр кулландым. Гөлләр йомырка пешкән һәм ит юган суны ярата икән. Менә мин шуларны кулландым. Гөлләрем шау чәчәктә утырды, чәчәкләре корымыйча озак утырды.
2нче ысул. Чүлмәккә көздән әзерләп калдырган балчыкны салдым һәм өстенә марганцовкалы су бөркедем. Аннан соң яранның орлыгын сиптем. Орлыкларны чәчәк кибетеннән алып кайттык. Орлыкларны сипкәч, су бөркедем һәм целлофан пакет белән каплап куйдым. Проект эше: Яран- гөлләр патшасы 14 көннән орлыклар тишелеп чыкты. Целлофанны алып куйдым. Үсентеләрем 4 яфраклы булганнан соң, аларны аерым чүлмәкләргә күчереп утырттым. Күчергәннән соң алар тагын да яхшырак үсеп киттеләр. Яз башында утырткан гөлләрем июнь аенда чәчәк аттылар. Бу яраннарымның чәчәкләре сабактан үскән гөлнекенә караганда күбрәк иде. Чәчәк аткан вакытында гөлләремә суны күбрәк сиптем. Туфрак корыга китсә, чәчәкләр тизрәк корый.
Яраннарны өйдә генә түгел, урамда да үстереп була икән. Җәй башында яраннарымның кайберләрен урамга чыгарып утырттым. Яранның саф һаваны һәм кояш нурларын яратуы хак икән. Урамдагы гөлләрем бик күп тармак җибәреп үстеләр һәм бик матур итеп чәчәк аттылар. Проект эше: Яран- гөлләр патшасыПроект эше: Яран- гөлләр патшасы Проект эше: Яран- гөлләр патшасы


Йомгаклау
Июль аенда яраннарым мине үзенең матур чәчәкләре белән сөендерде. Аларның чәчәкләре ал, кызыл, чия төсләрдә. Белешмәләрдән укып мин шуны белдем: яраннарның чәчәкләре бик күп төрле була икән. Яраннарның 100дән артык төре бар. Кемнең өенә килеп кермә, һәркайсының тәрәзә төбендә яран гөле үсеп утыра. Беренчедән, бу гөл бик матур, икенчедән, ул бик файдалы. Яран гөле бик күп чиргә дәва: аны нерв авырулары вакытында кулланалар, яран яфрагын остеохондрозны дәвалау өчен авырткан урынга ябалар. Яран яфрагының төнәтмәсен бөерләрдән таш кудыру өчен дә файдаланалар.
Нәтиҗә Cабактан үстерелгән яран гөле орлыктан үстерелгәненә караганда тизрәк чәчәк атты. Тик орлыктан үстерелгән гөлнең чәчәкләре күбрәк һәм матуррак иде. Мин тагын шуны да ачыкладым: яранны ишегалдында да үстереп була икән. Киләчәктә мин үземнең сыйныфташларым белән бергәләп мәктәбебездә яранның күп төрләрен үстерергә уйлыйм. Ә хәзергә мин үз эшем белән бик горурланам.
Кулланылган әдәбият 1."Гаилә учагы" журналы №4, 2010 2.Чуб В.В., Лезина К.Д. Все о домашних цветах. - М.: ЭКСМО, 2004 3.Хессайон Д.Р. « Все о комнатных растениях». - М.: « Кладезь-Букс», 2004 4.Комнатные растения: мини-энциклопедия. - М.: Астель, 2007 5. tipsplants.ru
















© 2010-2022