Фәнис Яруллин «Зәңгәр күлдә Ай коена» әкиятен анализлау

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Фәнис Яруллинның "Зәңгәр күлдә Ай коена" әкиятен анализлау.

(4 нче сыйныф, татар төркеме)

Максат: 1. Ф.Яруллинның "Зәңгәр күлдә Ай коена" әкиятен анализлау.

2. Укучыларның логик һәм иҗади фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, уку күнекмәләрен камилләштерү.

3. Укучыларда яхшылык, авыр чакта бер-береңә ярдәм итү хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Ф.Яруллин портреты, китапларыннан күргәзмә, әкият буенча терәк рәсемнәр, Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, "Татар исемнәре ни сөйли?", компьютер, проектор, экран.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

-Исәнмесез , укучылар!

-Имин булсын көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен - анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар,сез Фәнис Яруллин турында нәрсәләр беләсез?Аның нинди әкиятләрен, шигырьләрен укыганыгыз бар? Үзбәя

III. Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштырып китәргә кирәк.(Бер укучы Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштырып китә. Презентация) Үзбәя

-Ә хәзер укучылар, слайдлар буенча әкиятнең эчтәлеген искә төшереп киткәнче, башта әйдәгез, сүзлек өстендә эшләп алыйк .

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге өстендә эш.Бәладән башаяк, галәмәт, чатан аяклы, карлыккан тавышлы сүзләре өстендә эш. (соңыннан слайдта җавап чыга,балалар дәфтәрләренә язып куялар)

2) -Әкият ничек башланып китә? (Бер укучы кычкырып укый)

-Алга таба әкият ничек дәвам итә?(слайдлар буенча кыскача эчтәлеген сөйләү)

-Әкият геройлары сөйләшкән урыннарны өйрәнеп килергә кушылган иде.

Ай - Чуртан

Ай - Гөберле бака

Ай - Айсылу (Укучылар парлап өйрәнеп килгән өлешләрне сөйләп күрсәтәләр)

-...Кыз йөгерә-йөгерә өенә кайткан. Ут кабызган. Курка-курка көзге каршына килгән. Озак кына көзгегә карарга йөрәге җитми торган. Ә караса...Ә караса... ни булган?(Көзгедә гүзәлләрнең дә гүзәле бер кыз басып тора икән. Бик озак ышана алмаган ул . "Битемдәге миңнәрем кая китте икән соң ? - дип уйлаган ул) Үзбәя Ял минуты Хәрәкәтле уен уйнау - белгәннәрне искә төшерү.(Укучылар кара-каршы 2 рәт басып музыкага әйләнәләр,музыка тынгач, бер-берсенә кара-каршы басып, әсәр анализлау ысулларын әйтәләр, җаваптан соң бер-берсенә рәхмәт әйтеп, комплимент әйтәләр) -"Нәрсә ул каршылык?" - "Бер әйбер икенчесенең киресе булу" - "Нәрсә ул конфликт?" - "Персонажларның бер-берсе белән көрәшүе" -"Әкиятнең төп каршылыгы нидә?" - "Көчсез көчлене җиңә"

-"Нәрсә ул сюжет ?- әкиятләрдә вакыйгаларның бер-берсенә бәйләнеп, ялганып баруы." Үзбәя

IV. Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар, сезгә өй эшенә бирелгән Фәнис Яруллинның "Зәңгәр күлдә Ай коена" әсәрен искә төшердегез.Алга таба нәрсә эшләрбез инде, укучылар? - Әкиятне анализларбыз. - Әкиятне анализлау безгә нәрсә бирә соң? - Без әкиятнең мәгънәсен табарга, эченә салынган акыллы киңәшләрне аңларга өйрәнәбез. - Әкиятне анализлар өчен без нәрсәләр эшли белергә тиеш?

- Әсәрдәге каршылыкларны,конфликтны табарга кирәк. Вакыйгаларны,мәгънәсен табарга кирәк. Әкиятне өлешләргә бүлеп гомумиләштерергә кирәк

4)-Укучылар, "Зәңгәр күлдә Ай коена" әсәре, сезнеңчә, нинди жанрга керә?(әкият)

- Ни өчен?(ди сүзе, Ай, Чуртан, Гөберле бака җанлы итеп күрсәтелә, тылсым көче бар - Айсылуның миңнәре юкка чыга) -Ә бүген, укучылар, без катлаулырак төзелешле әкиятне анализларбыз. Әкиятне өйрәнү тәртибе барыбызга да аңлашылсын өчен әкиятнең кыскача эчтәлеген, ягъни сюжетын сөйләргә кирәк. Сюжет нәрсә әле ул, укучылар? - Сюжет - әкиятләрдә вакыйгаларның бер-берсенә бәйләнеп, ялганып баруы. - Димәк, нәрсә эшлибез инде? - Әкиятнең вакыйгаларын сөйләп чыгабыз. (Бер укучы әкиятенең кыскача эчтәлеген сөйли. Күмәкләшеп әкиятнең вакыйгаларын барлап чыгабыз, эчтәлекне тагын да кыскартабыз.) Үзбәя IV. Уку мәсьәләсен чишү.

-Димәк,әкиятнең төп геройлары кемнәр?(Ай, Айсылу, Чуртан, Гөберле бака)

-Әкияттә Ай нинди? (якты, матур)

- Айсылу Айга ни дип эндәшә?(сөйкемле Ай, ди)

-Бу сүзне сез ничек аңлыйсыз?

-Сөйкемле - күңелгә ошый торган, матур дигәнне аңлата. Бу матурлыктан да матуррак сыйфат, чөнки бөтен матур кеше дә сөйкемле булмаска мөмкин.

-Тышкы яктан Айны сурәтләп бирдек, эчке яктан ул нинди?(чисталыкны ярата, ялганлый белми)

-Ай ни өчен суда коена?(кешеләргә якты булсын өчен)

-Ул үзе өчен кайгырамы? (юк, ул батса, кешеләр караңгыда калачак)

-Ул ничек сөйләшә? Нинди сүзләр куллана?(зинһар, рәхмәт)

-Димәк, ул нинди?(әдәпле)

-Ай образы аша Ф.Яруллин нинди кешеләрне күз алдында тоткан?

  1. Айсылуның тышкы кыяфәте нинди?(ике як битендә дә уч төбе кадәр миңе бар, ул үзен ямьсез ди)

-Айның ярдәм сорап кычкырганын ишеткәч тә, ул нишли?(йөзә белмәвен дә онытып, суга ташлана)

-Айсылу нинди кыз?(кыю, ярдәмчел, яхшы күңелле, әдәпле - һәр сыйфаты дәлилләп күрсәтелә)

3) Укучылар, Ай һәм Айсылу сүзләрендә нинди уртаклык бар?

-Айсылу("Татар исемнәре ни сөйли"дигән китаптан Айсылу исеменең мәгънәсен карау) - Ай кебек сылу, чибәр, күркәм дигәнне аңлата. Элек-электән кешеләр өчен Ай - бөек, изге, буй җитмәслек дәрәҗәдә булган. Кешеләр Айның матурлыгына, нәфислегенә сокланганнар һәм балалары да Ай кебек нурлы, якты йөзле булсын өчен, ай сүзе кергән исемнәр кушканнар.

5) Әкияттә тагын нинди образлар бар?(чуртан) Бер укучы чуртан балыгы турында сөйләп китә. (слайд)

- Ә әкияттә Чуртан нинди? (карт, көнче)

-Чуртан Айның бата баруын күргәч нишли?("Тешләрем сызлап тора шул", - ди, Айның бата баруына сөенеп. Чөнки ул Айдан бик көнләшеп йөри икән. Бәладән башаяк, дип китеп бара. )

-Менә мондый кешеләрне битараф дип атыйлар.Аларның кешедә кайгысы юк.

6)Гөберле бака турында бер укучы сөйли.(слайд)

-Ә әкияттә Гөберле бака нинди? (ямьсез, чатан аяклы, карлыккан тавышлы)

-Ай ярдәм сорагач, Гөберле бака нәрсә дип җавап бирә?("Гөберле баканың тавышы сандугачныкыннан матуррак", - дип кычкырсаң, коткарырмын ди.)

- Ни өчен сандугачныкыннан матуррак ди?(Сандугач - иң матур сайраучы кош)

-Димәк, аның сандугач дәрәҗәсенә менәсе килә - ул дәрәҗәгә омтыла.

-Ай ул кушканча кычкырган булса, ул Айга ярдәм итәр идеме?(әйе)

-Гөберле бака образы аша Фәнис Яруллин үз ягын гына кайгыртучы, дәрәҗәгә ирешер өчен , теләсә нинди адымга барырга әзер торучы кешеләрне биргән.

7) Укучылар, Айның шундый бәлагә таруына кем гаепле соң?(Сукыр тычкан)

-Ул моны юри эшлиме?(Юк, сукырларча, ул бит - сукыр тычкан)

-Бер ялгыш аркасында нинди бәлаләр килеп чыга. Нинди изге, бөтен дөньяны яктыртып торган Ай бака ефәгенә, пычракка урала.

8) Әйдәгез, хәзер Айсылуга кайтыйк. Айны коткаргач, кызда нинди үзгәрешләр була?(Айсылуның миңнәре юкка чыга)

- Ай аның яхшылыгына ничек җавап кайтара?

- Бу мәкальләрнең кайсылары бу әсәргә туры килә? (Слайдда яхшылык турында мәкальләр)

Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.

Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.

Яхшылык ташны да эретә.

Яхшылык җирдә ятмас, яманлык суда батмас.

Яхшыдан эш кала, яманнан үч кала.

9) Гөберле бака да Айга ярдәм иткән булса, ул да чибәрләнер идеме?(Әйе, тышкы яктан яктан гына, ләкин күңеле шундый ук калыр иде )

-Димәк, тышкы матурлык кына чын матурлык түгел.

10) -Әкият нәрсә турында? (яхшылык турында)

- Әсәрнең төп идеясе нинди? Язучы безгә нәрсә әйтергә теләгән?

(Кешегә яхшылык эшләсәң, сиңа да яхшылык эшләрләр)

-Әйе, тормышта да Чуртан , Гөберле бака кебек көнче, битараф, үзе турында гына уйлаучы кешеләр дә очрарга, көтелмәгән вакыйгалар да килеп чыгарга мөмкин. Ләкин әйләнә-тирәбездә Ай кебек дәрәҗәле, бөек булса да кешеләр турында кайгырта торган; Айсылу кебек яхшы күңелле , һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган кешеләр дә бик күп. Әйләнә- тирәбез дә шундый матур.

11) Ф.Яруллин табигатьне ничек матур итеп сурәтли, ул нинди сурәтләү чаралары, чагыштырулар куллана?(Ай үзенең болыттан ишеп ясаган баскычының йомшак басмаларына сак кына баса-баса күккә күтәрелә; болытлар әкият тыңлап, тыныч кына яталар; йолдызлар бер-берсенә зөбәрҗәт ташлар ыргытышып уйныйлар һ.б. )

12) Фәнис Яруллин әкиятләрендә мәрхәмәт, шәфкать, яхшылык төшенчәләре зур урын алып тора. Сезнең өчен иң кадерле бүләк нәрсә? - дигән сорауга ул: "Кешенең яхшы мөнәсәбәте. Әгәр кеше бер-берсенә чын күңелдән , авырсынмый ярдәм кулы сузса - ул бөтен бүләкләрдән дә кадерлерәк ," - дип җавап биргән ул. (слайд) -Кем арасында монда конфликт?

Ай - Чуртан

Ай - Гөберле бака -Кайда монда каршылык? - яхшы мөнәсәбәт- начар мөнәсәбәт, - яхшылык- начарлык, әдәплелек-әдәпсезлек. Үзбәя

V. Рефлекция.(Йомгаклау.)

-- Укучылар,без дәрестә нәрсә эшләдек?

-Без әкиятне анализладык. - Укучылар,әйе, без әкиятне анализладык. Ә төп максатыбыз нәрсә иде әле? - Әкиятнең мәгънәсен табу. Аның эченә салынган акыллы киңәшләрне аңлау. - Дөрес. Әкиятнең мәгънәсе - безгә кирәкле ягы нидә соң?

- Язучы безгә әйтергә теләгән:Кешегә яхшылык эшләсәң, сиңа да яхшылык эшләрләр. Үзбәя

VI.Өй эше( теләк буенча) 1. "Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр" дигән темага хикәя язарга. 2. Әкияткә карата рәсем ясарга. 3. Әти-әниләрегездән яхшылык турында мәкальләр язып килергә.

4) Әкият язып карарга.

VII.Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Халикова Нурсинә Дәлиф кызы

Түбән Кама шәһәренең 15нче урта

белем бирү мәктәбенең

ll квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



© 2010-2022